Котлыйбыз, Юбилейлар

04.10.2018 10 (октябрь), 2018

Йөрәге аша «дөнья уза шаулап…»


РӘМИС АЙМӘТКӘ 50 ЯШЬ

Рәмис Аймәтнең «Шомырт салкыннары» (2000) җыентыгы затлы шигърияткә ияләшкән татар укучысын хис-кичерешләрнең көче, тирәнлеге, үзгәрүчәнлеге, газаплы-әрнүле иң югары ноктага кадәр күтәрелә алуы белән гаҗәпләндереп, әдәбият мәйданына үзенчәлекле шигъри сүз остасы килүе хакында хәбәр биргән иде. Егерме елга якын һәр кичерешне сызланулы күңел кыллары аша уздырып, укучы йөрәгендә дә үз моңының кайтавазын тудырып иҗат итә ул…
Р.Аймәт җанында мең-миллион хисси тирбәлешләр тулы кешене сурәтләү объекты
ясый, лирик героен үзенчәлекле, башкаларга охшамаган, беркемне дә кабатламаган,
кешелекнең бар кайгы-шатлыгын кичерергә сәләтле шәхескә әйләндерә. Шул ук
вакытта хис-кичерешләрнең сәбәбе, күнегелгәнчә, тышкы дөньяда түгел, геройның үз
җанында, фикер-күзаллауларында булып чыга. Нәтиҗәдә, Р.Аймәт иҗатында кешенең
эчке матурлыгы, рухи көче, акылы-фәлсәфәсе – яшәешне хисси кабул итүдә, яшәү
мәгънәсе исә – һәрдаим көчле хисләр кичереп тә, яхшылыкны һәм матурлыкны алга
куеп яшәүдә дигән фикер ассызыклана. Татар шигърияте өчен яңа сүз, үзгә аһәң, ят
фәлсәфә бу.
Еш кына шагыйрь мондый кичерешләрнең сәбәбен кешенең кешелек асылында
таба. Мәсәлән, «Кошмы? Колмы?» (1997) шигырендә Иреккә чыгаруны сорап
ялварган лирик геройның авыру халәте – кешелекнең уртак сызлануы: күңелендә
хөр яшәргә омтылыш белән кол булып тууында дип күрсәтелә. Монда сүз аерым
лирик «мин»нең ирек сөюе яки аның иреген чикләүче тышкы сәбәпләр турында
түгел, бәлки, гомумән, һәр кешедә тән һәм җанның тәңгәл килмәве: җан биеклеккә
омтылып, очарга, күкләр иңләргә теләп тә, канатларсыз тәннең җиргә бәйләнгән
булуы хакында бара. Лирик субъектның «Кошлар кавеменнән мин» дип риторик
эндәшүе болай яңгырый: «Чыгарыгыз мине Иреккә! / Киңлекләрне иңләп очар
идем, / Канат җәеп җирне кочар идем, – / Тартыла ла җаным биеккә, / Тартыла
ла җаным биеккә».
Риторик эндәшнең күплек сандагы билгесезлеккә адреслануы, кабатлаулар,
омтылышлар хакында кинәт кенә шәхси дулкынга күчеп сөйли башлау хискичерешләрне
киеренкеләндерә һәм хәрәкәткә китерә: таләптән – теләккә, аннан
– ялваруга, өметсезлеккә кадәр ара узып, хисләр, ахыр чиктә, өмет һәм өметсезлек
арасында тирбәлә. Икенче строфада, лирик герой «коллар нәселеннән» булуын
әйткәндә, хәтта иреккә омтылышның, ирек хакында уйлау-хыяллануның да йөрәктә
«богау чыңы» зеңләтүе бу омтылышның беркайчан да тормышка ашмаячагын
ахыргача ныгыта: «Әйләнде лә җаным өрәккә! / Ялварыплар күкләремә баксам, /
Кыйгак-кыйгак кына канат каксам, – / Богау чыңы зеңли йөрәктә, / Богау чыңы
зеңли йөрәктә».
Шуның белән бергә кешенең, оча алмаячагын аңлап-белеп тә, күкләргә
омтылуы – иң олы хыял, иң якты, кеше җанын түбәнлеккә төшүдән саклап
торган сыйфат итеп күтәрелә. Югары омтылышларның җирдә матди яшәү
мәҗбүрияте белән тәңгәл килмәве лирик герой күңелендә тирән борчылу һәм
сагыш, моң китереп чыгара, әмма ул – җиңү сагышы, якты сагыш; кешенең матди
башлангычны рухи башлангычка буйсындырып яшәве бу хискә горурлык өсти.
Лирик герой күз алдына менә шундый – тирән кичерешләргә, фәлсәфи карашка
ия шәхес булып калка.
«Тантана» (1998) шигырендә бу мотив тагын да үстерелә. Кешеләр – шул ук
кошлар, тик аларның канатлары киселгән. Лирик герой да шуларның берсе –
канатлары сынган, «Куырылган канаттан кан тама» торган җир кешесе: «Мин яшим…
Бер Тәңрем кайларга язгандыр: / Күпме соң дөньяда хак яшем? / Һәр үлән сабагы,
һәр яфрак, һәр җисем – / Ул минем иң якын кардәшем… / Канаттан кан тама. /
Кемгәдер – тантана…»
«Канаттан кан тама, / Кемгәдер – тантана…» юлларының кабатлануы лирик
геройның – җир тормышыннан канәгать һәм шашып яшәргә ашыгучы кешеләр
арасында ялгыз булуын ассызыклый. Аның күңеленә кардәш-җандашлар – бары
тик «һәр үлән сабагы, һәр яфрак, һәр җисем». Әмма бу герой, классик әдәбият
геройларыннан аермалы буларак, шушы кешеләр төркемен әйдәп, башка юлга
чыгарырга яки үзгәрергә чакырырга омтылмый. Ул бары тик үзенең халәте – сагыш
һәм чарасызлык, җан сызлавы турында сөйли. Бу халәтне тудырган сәбәпләрнең
булмавы берничә укылыш вариантына ишарә ясый һәм «семантик бушлык», лакуна
ролен үти. Бу бушлык укучы тарафыннан төрлечә тутырыла ала.
Кайчакта шагыйрь лирик субъект кичерешләрен укырга ачкыч сүз яки фраза, ягъни
символ калдыра. Әйтик, «Ярты юлда» шигырендә шундый фраза шигырьнең исеменә
чыгарылган: ул башлап ташланган эшләргә дә (татар мәкале белән интертекстуаль
бәйләнештә), кеше гомеренең тиз узуына да ишарә итә.
Шигырьдә тирән сагыш, моң, кайгы халәтендәге лирик герой тудырыла. Аның
кайсыдыр бер мизгел эчендәге кичерешләре шундый көчкә ия ки, әйтерсең лә алар
тормыш агышын, вакыт хәрәкәтен, җиһанны туктаткан: «Хәрәкәтсез җиһан – нидер
көтә бар да, / Онытылып дөнья аһ-зарыннан».
Үз чиратында, дөнья «аһ-зары» лирик герой күңелендә кайтаваз таба, аның
җанындагы аһ-зарга әйләнә, күңел халәте поездлар китә алмый торган вокзал кебек
күзаллана башлый: «Китәлмичә тора поездлар да / Актарылган күңел вокзалымнан».
Бу халәтнең сәбәпләрен ачмый-ачыкламый гына, тормыш хәрәкәтен туктатырлык
көчкә ия гаять тирән, галәми авыртулы кичерешләр берәм-берәм санала.
Күп кенә шигырьләрдә хис-кичерешләрнең һәм моң-сагышның сәбәбе яшәешнең
чикле булуы белән аңлатыла. Автор һәр очракта да тормыш сурәтен детальләп тергезү
аша моңа төшендерә бара. Мәсәлән, «Җәйнең соңгы җыры» (1998) шигырендә җәйне
озату, тормышка ашмаган өмет-хыяллар белән саубуллашу гаҗәеп төсмер ала: «Инде…
үтте! Ерак офык аръягында / Җанкаемның яшел кошы – оча гына. / Мин үлмимен,
юк, үлмимен / – китәм бары / Дөрләп янган чуар төсләр кочагына. / Мин үлмимен, юк,
үлмимен / – күчәм бары / Лепердәшкән яфракларның җыр-моңына. / Иярәмен җан
җылымны саклап барган / Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына».
Яшел җәй – очып киткән яшел кош, көзге чәчәкләрнең кызыллыгы, яфракларның
сагышлы җыры, киек казлар чылбыры, «салкын көзнең шәрә җиле» бию, яңгыр –
ел фасыллары алмашыну картинасын тудыра. Кешеләштерү-сынландыру һәм җәй
белән лирик герой янәшәлеге, көтелмәгән шәхсиләшкән метаморфоза-үзгәрешләр
әсәрнең төп эчтәлеген – җәй җырын – яшәешнең чиклелеген аңлаган, үтеп барган
һәрнәрсәне җаны аша уздырып саубуллаша алган кеше монологына әйләндерә.
Җилле көз һәм лирик геройның күңел халәте аерым-аерым торган чынбарлыклар
түгел, бәлки бер үк вакытта пейзаж да, «мин»нең эчке кичерешләре дә. Үзен
яшәештә «күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп» барган соңгы тамчы итеп күзаллаган бу
кеше һәр үзгәреш-тирбәлешне җаны аша уздыра һәм кичерә белә. Әйләнә-тирә
дөньядагы һәр хәрәкәт аның йөрәгендә сагыш тудыра (яралый яки үзен галәм күз
яшенә әйләндерә).
Хисләрнең киеренкелеге, бер чиктән икенчесенә ташланып торуы, лирик геройның
дөньяны җаны аша уздырып, кичереп яшәү сәләте иҗат эше белән бәйләп куела.
Күп кенә шигырьләрдә лирик герой – шагыйрь, иң олы газап яки иң якты шатлык,
иң олы өмет – иҗат тудырган хис булып аңлашыла. Мәсәлән, «Очыш көтәм» (1994)
шигырендә илһам чаткысының, янып, шигырьгә әйләнү мизгеле тергезелә, аның бәгырьне яндырып, күзләрне каплап, иҗатчыны бар дөньядан аерып иҗат ителүе
шагыйрьнең дә гадәти кеше түгел, бәлки үзенчәлекле хис-күзаллаулар дөньясында
яшәүче булуын тагын бер кат раслый. «Шагыйрь» (1998) шигырендә шагыйрь образы
тагын да төгәлләшә төшә: һәрбер мизгел «аның җанына» туктала, кабер казып китә;
уч кадәрле йөрәге аша «дөнья уза шаулап», «йөрәгендә күпме ямаулык», учында
йолдыз кабыза, җан аклыгын саклап кала ала, шигырьдә эреп югала… Әлеге сыйфатлар
Р.Аймәт шигырьләрендәге лирик геройда кабатлана, аның чын мәгънәсендә хис кешесе
булуын тәэмин итә.
«Хис белән яшәүче» лирик герой – кайчакта үзен «мәңгелек иренендә (…) Дога»
(«Мин әле тумаган…», 1998) итеп тоя. Катлаулы фәлсәфә кешене «тумаган», тумаган
килеш «яшәп арылган», күкләрдә үзенә җеназа укыла торган адәм баласы итеп күз
алдына бастыра: «Бу дөнья – гарасат мәйданы, / Әллә соң яшәү дә – бер җәза?! /
…Мин әле тумаган, ә инде / Күкләрдә укыйлар җеназа».
Сызлану фәлсәфәсе төрлечә тәэсирле, ассоциатив образ тирәсенә туплана. Тумаган
килеш, кешегә күкләрдә җеназа укылу – гомернең чиклелеген, аның мизгелдән дә
кыскарак булуын ассызыклый, «Ничә кат туамдыр? Язмышым / Күгендә гел тимер
рәшәткә» дигән юллар кешенең яшәештә ирекле булмавын күрсәтә, тормышның
кешегә авырлыклар гына китерүе чиктән тыш арттыру юлы белән ясалган «дөнья –
гарасат мәйданы» һәм «яшәү – җәза» раслаулары ярдәмендә җиткерелә, «…ишетәмсез
/ Җанымда галәмнең гүләвен?» фикере исламдагы көзге тәгълиматын хәтерләтә; «Ак
биләвем»не җую – кешеләрнең күңеле каралу хакындагы мифка ишарә ясый… Шул
рәвешле, күпсанлы ассоциацияләр кешенең галәм, яшәеш нигезләренә кагылышлы
сызланулы кичерешләрен өскә калкыта.
Тышкы дөньяны, табигать яки әйбер образларын лирик геройның хис-кичереш
халәте белән янәшә кую әлеге образларны символлаштыру юлына әйләнә. Мәсәлән,
«Төш» (1994) шигырендә алма-өмет – коелган алмаларга, тормышка ашмаган
хыялларга әйләнә. Еш кына Р.Аймәт хисләрне гаять катлаулы, шигырь юлларына
әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә торган үзенчәлекле образлар ярдәмендә көчәйтә.
Мәсәлән, «Ялвару» (1999) шигырендә мәхәббәт сорап ялваручы, чарасызлык чигенә
җиткән лирик герой үзен «язмыш сынавында» гөрселдәп ауган имән кебек күзаллый:
«Язмыш суккан имән кебек мин дә / Аунап ятам җирдә – ни чара?! / …Канатларым
тамырлана инде, / Тамырларым канат чыгара…
Канатлары тамырланган, тамырлары канат чыгарган имән – кеше җанын телгәләгән
омтылышларның көче турында сөйли.
Лирик герой хис-кичерешләрен иң киеренке чиккә җиткерү, гаять тәэсирле тышкы
тирәлек образлары белән янәшә кую «Без генәме?» (1997), «Китү» (1995), «Син
киткәч» (1996), «Ул төнне дә» (1997), «Элегия» (1992) кебек күпсанлы мәхәббәт
лирикасы үрнәкләрендә аеруча ачык. Бәхеткә ирешүнең мөмкин түгеллегенә төшенү
мәхәббәткә багышланган шигырьләрдә хисләрнең сызланулы, тормышның тәртипсезхаотик
булуына китерә.
ХХI гасыр башында Р.Аймәт иҗатында милләт язмышы мотивы ачык билгеләнә
торган шигырьләр пәйда була. Аларда үзгәртеп кору чорының иҗтимагый-сәяси
шигарь-лозунглары татар халкы тарихына күчә, «без» образы хасил була. Әмма,
мондый шигырьләрдә дә кичерешләр шәхсиләшә: аларның эчтәлеге лирик геройның
татар халкы язмышындагы аерым сәхифәләргә рухи-эмоциональ мөнәсәбәте төсен
ала. Мәсәлән, «Тәрәзә» (2001) шигырендә рәшәткәле тәрәзә символы үз иле белән чит
илләр арасына тимер пәрдә корган, үз халкын рәшәткәле тәрәзәләр артына яшергән
совет идеологиясенә ишарә ясый: «Өсләремә рәшәткәләр ава, / Якты хыялларны
кыя-кыя. / Ябыла бара күңел тәрәзләре, / Европага тәрәз уя-уя…»
Шигырь шул чорда иҗат ителгән һәм совет чорында формалашкан күзаллауларны,
мифларны җимерүгә хезмәт итә торган күпсанлы текстлар белән бер дулкында язылса
да, анда вакыйгаларга шәхси мөнәсәбәт һәм бәя күзәтелә. Бу бәя көтелмәгәнчә
яңгырый: рәшәткәләрне вату лирик геройның якты хыялларын тормышка ашырырга
ярдәм итмәү генә түгел, бәлки аларның үзләрен җимерә. Шигырь башында
үтешли генә С.Хәким иҗатыннан татар укучысына халыкның инкыйлабка кадәрге тормышының символы буларак таныш «карындыклы тәрәзә» образы кулланыла.
Лирик герой тарафыннан үзгәртеп кору чираттагы «Европага тәрәзә ачу, тәрәзә ую»
буларак бәяләнә, анысы исә күңел тәрәзәләрен ябу дип атала. Чөнки ул татар милләте
вәкилләрен тамырлардан, традицияләрдән, «карындыклы тәрәзә»ләрдән аера,
ераклаштыра, өзә. Тирән иҗтимагый-сәяси фикер инкыйлабка кадәрге тормышны,
советчыл идеологияне генә түгел, үзгәртеп корулар вазгыятен дә көтелмәгән
яссылыкта тәнкыйтьләп уза. <…>


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «Казан утлары» журналының 10 нчы (2018) санында укырга мөмкин.

Фото: vk.com