Яңа исемнәр

03.10.2018 10 (октябрь), 2018

Әкиятсез балачак (повесть/дәвамы)


Повестьны башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=47922

Сынау

Соңгы арада безнең төркемдәге малай-кызларның укуы хөртиләште. Йә тегесе, йә монысы мәктәптән «икеле» алып кайта. Моның өчен детдом директоры тәрбиячебезгә шелтә ясар, ә ул балаларның иманын укытыр. Бу юлы тәрбиячебез Рәйфә апа, барыбызны җыеп, соңгы арада икеле алганнарның кирәген бирде.
− Икмәк череткечләр сез! – диде, төкереген чәчә-чәчә. Җылыда йоклаудан,
эчегез шартлардай булып ашаудан башка бернәрсә дә белмисез. Хөкүмәт
сезне асраганчы, берәр чучка фермасы ачса, файдасы күбрәк булыр иде. Сез
бит безнең балалар күрмәгән рәхәтлектә яшисез. Ә үзегездән тырнак очыдай
булса да файда килсәче…
− Булыр әле берәр заман, − бу сүзне әче телле Әмилә ычкындырды.
Көтмәгәндә шулай бүлдерүләренә Рәйфә апа чыгырыннан чыкты:
− Ах, син шайтан таягы! Мин сөйләгәндә, авызыңны учың белән йомып
утыр, йолкыш.
− Мин шайтан таягы түгел…
− Бияләй авызыңа хуҗа була алмасаң – мә сиңа! – Рәйфә апа калын табанлы
тапочкасын салды да Әмиләгә очырды. Тәрбиячебезнең бу «коралы» чәпкә
тиде, кызның кулында шак итеп калды. Авыртуга түзә алмыйча, ул елап чыгып
китте. Барыбыз алдында берәүнең авызын шулай япкач, аның кәефе күтәрелде.
Ул үзен тагын да иркенләбрәк тотып, безне олы ләззәт белән әрләргә кереште.
Шулай итеп, берәү дә өлешсез калмады.
− Уйлап йөрдем-йөрдем дә шундый карарга килдем әле, − диде ул, туктаусыз
әрләшүдән тирләп беткән зур күзлеген сөртеп, − кем эшләми – шул ашамый,
диләр халыкта. Мин бу мәкальне «кем укымый – шул ашамый» дип үзгәртер
идем. Шуңа күрә бүгеннән алып конкурс үткәрергә булдым. Кем дә кем шушы
чирекне «өчле»сез тәмамлый, шул бөтен төркемнең бер көнлек полднигын
ашаячак. Сез ризамы шушы шартка?
Күпләре ризалыгын белдерде. Тик Динар исемле малай гына өнсез калды.
Дөресен әйткәндә, аның башы шул икелеләрдән чыкканы юк. Көн дә диярлек
мәктәптән бер сумка икеле тутырып кайта. Күпләр, аңардан көлеп, «Академик»
дигән кушамат та тагып куйган.
− Ә син нигә эндәшмисең, Академик? – Рәйфә апаның соравы мыскыллы
яңгырады.
− Әлләче… – Динар аптырап калды. – Әгәр дә полдникка берәр җимеш
бирелсә, шулар барысы да ботаникка гына эләгәме?
− Хәлеңнән килсә, син дә ботаник бул, − диде тәрбияче.
− Ярар, Академик, инәлтмә инде. Ризалаш та куй, барыбер син җиңеп
чыгасың бит, − балалар арасыннан берәүнең шулай әйтүе булды, барысы да
шаркылдап көләргә тотынды.
Тәрбиячебезнең бу конкурсын берәүләр уңай кабул итсә, кемдер авыр
көрсенеп куйды. Тик ничек кенә булмасын, Рәйфә апаның сүзен егып кара!
Аның кигән тапочкасы йә кулындагы ачкычлар бәйләме синең арт сабагыңны
укытырга әзер генә тора.
Тәмле-татлы белән балалар йортында безне әллә ни иркәләмиләр.
Башкаладан дәү-дәү кунаклар килгәндә генә рәхәтләнеп калабыз. Ә болай
сирәк-саяк алма бирелсә дә, аны көчлерәкләр тартып ала, йә мәктәптән
соңлабрак кайтсаң, урлап ашап куялар. Кайсы вакытта алманы чиләге белән
ашыйсы килеп китә…
Безнең төркемдә әлеге көндә егермеләп бала тәрбияләнә. Әгәр дә мәгәр
мин тик яхшы билгеләргә генә чирекне тәмамласам…. ай, күз алдына китерүе
дә кыен. Шулкадәр алманы миңа тоттырсыннар әле! Менә мин кызарып
пешкәнен алып, шатырдатып тешлим. Вәт булыр иде бәйрәм! Шушыларны күз
алдыма китереп, авызыма әчкелтем сыекча йөгерде. Куй, юк белән котырынып,
нәфесемне аздырмыйм әле. Әллә эләгә сиңа, әллә юк. Үз өлешеңнән колак какмасаң, бик хуш инде. Ничек кенә булмасын, укуда алган яхшы билгеләрең
үзең өчен. Тырышып карарга кирәк…
Рәйфә апа игълан иткән шушы конкурс башланып китте. Кемдер укуга
җаваплырак карый башлады, ә кемнәрдер өчен бу сөйләшү булды ни, юк
ни. Болында үскән чәчкәләрнең күп төсле булуы кебек, безнең төркемдәге
балаларның да холык-фигыле төрлечә. Арада тәртиплеләре, эт ялкаулары да,
аз сүзлеләре дә, гайбәт капчыклары да бар.
Безнекеләр, мәктәпкә барган саен, төрле маҗараларга очрап кына тора. Ул
вакыйганың шаһитлары, детдомга кайтуга, барысын да түкми-чәчми ачып сала.
Академик-Динар белән булган кызыклы хәлне ишетмәгән кеше юктыр. Ул
да укуга салкын караганы өчен, шундый хәлләргә тарып кына тора. Динар
мәктәпкә беркайчан да китап-дәфтәр күтәреп йөрми. Аның сумкасында ел буена
бердәнбер «общий» дәфтәр ята. Шунда, искә төшкәндә бер, математикадан
да, физикадан да, географиядән дә бер-ике юл язып куя. Күрәсең, ул «общий
дәфтәр» дигәнне шулай аңлый.
Математика дәресе бара икән. Динар класска кергән дә, соңгы рәткә
үтеп, дүрт утыргычны янәшә куеп йокларга яткан. Моны укытучы да
күрмәгән. Шулай итеп, дәрес кызганнан-кыза, ди. Укучылар, чиратлап такта
алдына чыгып, төрле мәсьәлә чишә. Берзаман бәхәсләшеп китәләр. Берәү
классташының эшен дөрес дип таный, кемдер исә хатасын исбатлый.
− Апа ул дөрес эшләде. Сез өйрәткән формула буенча бит!
− Кит, юкны сөйлисең! Шыр хата!
Укучылар арасында бәхәс әллә күпме дәвам итәр иде. Шул арада иң соңгы
рәттән кемдер сөрән сала:
− Нәрсә каркылдашасыз анда?! Ичмасам, кешечә йокларга пакуй бирегез!
Укытучы да, малай-кызлар да тынып кала. Эшнең нидә икәненә төшенгәч
кенә, рәхәтләнеп көләргә тотыналар. Баксаң, безнең Академик дәрестә икәнен
бөтенләй оныткан.
Динар, ничек кенә булса да, дәрескә йөри әле. Ә менә Даянның уку дип
исе дә китми. Исем өчен генә мәктәпкә барып кайта. Бик теләмәсә, барып та
тормый. Иртәнчәк детдомнан чыгып китә дә юл уңае таныш-белешләренә
сугыла. Шунда туйганчы тәмәке борхылдатып ала. Анда-монда йөреп вакыт
үткәрә дә төшке ашка тып итеп кайтып та җитә.
Укуга шулай талпынып тормавының сәбәбен дә аңлата.
− Ә мин физкультура техникумына укырга барам, − ди ул, исе дә
китмичә. – Анда барыр өчен әллә нәрсә белергә кирәкми. Бары көчең генә
булсын. Менә күрерсез: берничә ел башкала техникумында укырмын да
авылыбызның мәктәбенә директор булып килеп төшермен әле. Ну шулвакыт
миңа «икеле» куеп җәфалаткан укытучыларга көн бетәчәк. Үзләрен яланаяк
кузга бастырачакмын.
Ә менә Әмилә соңгы арада яхшы укый башлады. Өй эшенә ниндидер
җаваплылык белән карый ул. Мәктәптә сине бар дип тә белми, эргәңә килеп
сөйләшми, өйгә эшне эшләргә тотынса, артыңнан калмый. Күрсәтеп, аңлатып
бирүне сорый.
Мәктәптә Әмилә үзен эре тота. Шуңадыр да класстагы укучылар аның
белән аралашуны мәртәбә дип саный. Барысы да белә – Әмилә әкәм-төкәм
белән сөйләшеп тә тормый. Җитмәсә, аның теле ачы.
Әмилә гәүдәгә юантык кына. Мәктәптә бер кыз аны кимсетмәкче булып
болай дигән:
− Юан кызларны шултиклем кызганам. Аларга егетләр ничек карый икән…
Әмилә һич тә югалып калмаган:
− Егетләр эт түгел, сөяккә ташланмыйлар. Мин, киресенчә, ябыкларны
кызганам, − дигән ул, исе дә китмичә.
Беркөнне тәнәфес вакытында Әмилә яныма килеп утырды. Кәефең ничек
дип сорады, нинди уй-хыяллар белән йөрүемне дә белеште.
− Менә мин сиңа карыйм да сокланып туя алмыйм, − диде классташым,
елмаеп, − мәктәпкә көн дә вакытында киләсең. Белмәгән нәрсәң юк –
укытучының һәр соравына дөрес җавап бирәсең…
− Куй, шаштырма.
− Нишләп шаштырыйм, ди! Синең кебекләрне очратканым юк әле. Беләсең
килсә, Ильяс, синең белән аралашу үзе зур бәхет! – дип, ут өстәп җибәрде
Әмилә.
Тик торганнан классташымның мине мактавына аптырап куйдым. Бигрәк
татлы телгә әйләнгән бит!
Тәнәфестә Әмилә янә яныма килде дә:
− Кара әле, Ильяс, синең башыңда әллә компьютер утырамы? Каян
шултиклем күпне беләсең? – дип сорады.
− Дәресләрне калдырмасаң, аны гына барысы да белә инде…
− Әйдә, башыбызны алмашып торыйк, − диде ул, мут елмаеп.
Әмиләнең нигә үзен болай тотуын озак кына төшенми йөрдем. Исе китеп,
мине мактай бит! Булмаган хәл! Берәр «әтнәкесе» бардыр, мөгаен. Иң соңгы
дәрес – математика башланыр алдыннан гына төшендем.
− Ильяс, акыллым, сиңа бер үтенечем бар иде, − Әмилә, уңайсызланган
булып, минем яныма килде, − хәзер математикадан имтихан булачак. Шул,
кайсыбер формулаларда буталам да куям. Әллә синең белән бер партага
утырыйм микән?! Шунда, бер-ике урында, ярдәмләшеп җибәрерсең…
Менә нәрсәдә икән Әмиләнең киң күңеллелегенең сәбәбе. Ә мин, исәр,
җылы сүзгә эреп, аның максаты турында уйлап та бирмәгәнмен. Үземне
чынлап та җылы сүзләргә лаек дип ышанып йөрдем. Әмма бу хакта соңыннан
гына аңладым.
− Әйдә, утыр! Миңа бер тамчы да авырлыгы юк, − дип әйткәнемне сизми
дә калдым…
Дәресләр бетәр-бетмәс, «кем узар»дан детдомга йөгерәбез. Моның сәбәбе
дә бар. Гадәттә, төркемдә дежур кеше, төшке аш вакыты җиткәч, барысына
да өстәл әзерли. Ашын сала, һәр кешегә исәпләп, икмәк тарата.
Соңлап килсәң – ашың күптән суынган инде. Салкын ашның ни тәме, ни
бәрәкәте юк. Авызыңны ачып, аягыңны көчкә сөйрәп йөрсәң – бөтенләй ашсыз
калуың да бар. Шулай булгач, йөгерми кая барасың?!
Бүген классташым Әмилә тагы да сөенечле хәбәр сөйләп китте. Чын булса
– төшке ашка груша бирәләр икән! Ур-ра-ааа! У-уух, тизрәк кайтырга иде.
Менә шул татлы җимешне рәхәтләнеп тешләячәгемне күз алдыма китерәм…
Иреннәрем буйлап аның тәмле суты ага, имеш. Татлы хыяллардан авызда бал
тәме барлыкка килгәндәй булды. Шундый вакытта гелән берәр каршылыгы
чыгып тора. Ичмасам, дәресләре азрак түгел. Башкалар күптән кайтып китте.
Ничек кенә түзәргә икән? Әллә соңгы дәрестән качып кайтыйм микән? Алай
итсәң, азак укытучыдан эләгәчәк. Ә груша, агачтагы алланып пешкән җимеш
кебек, күңелне ымсындырып тора…
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, мәктәптән соңлап кайтырга туры килде.
Өстемне дә алыштырмый, ашханәгә чаптым. Ох! Хәзер теге грушаны
ашаячакмын. Ашыйм дигәч тә, умырып кабарга мин ул тиклем үк комсыз
түгел. Җимешнең тәмен татып, ләззәтләнеп сутын суырачакмын…
Өстәл янына тиз генә килеп җиттем дә аптыраштан катып калдым. Мин
көн буена хыялланган, балланып пешкән груша урынына алдымда күгәреп,
бәлҗерәп беткән җимеш ята иде. Үз күзләремә үзем ышанмый, кулыма алган
идем, җимеш сытылып китте дә, бармакларыма сыек лайла ябышты. Әйтерсең,
баядан бирле йөргән хыялым сытылды. Кулымдагы черек җимешне өстәлгә
ташладым да ашханәдән чыгу ягына юнәлдем…
Берничә көн үткәч, җимешнең череккә әйләнү серенә төшендем. Баксаң,
Даянның этлеге икән. Җитмәсә, мыскыл итеп, детдомдагы чүплектән черек
грушаны алып, өстәлемә куйган. Шул көндә груша ашамаганым өчен түгел,
черек җимеш салуы өчен җаным көйде.
Ниндидер татлы ризыктан мәхрүм калу тойгысы күңелдә озак сакланмый
ул, кайберәүләрнең күңел череклеге гомер буена истән чыкмый. Ярый әле ул
«череклек» тик үзендә генә калса. Теге чактагы сытылган груша кебек исе
дөньяга таралучан шул…
Уку чиреге «һә» дигәнче үтте дә китте. Груша тарихы да, иртәнге томан
кебек хәтер күгендә эреп, күптән юкка чыккан иде. Беркөн төшке аштан
соң барыбыз да бүлмәгә җыелдык. Сәбәбе күптән билгеле. Рәйфә апа чирек
тәмамлану уңаеннан җыелыш үткәрә.
− Мин үз сүземдә торам, − дип башлады тәрбиячебез. – Әгәр исегездә булса,
бергәләп конкурс игълан иткән идек. Шунда җиңүчегә төркемнең полдникка
бирелгән алмаларын тапшырырга сүз бирдек. Сез дә ризалаштыгыз. Вәгъдәне
үтим, − дип, Рәйфә апа алдыма бер пакет алма куйды. – Үпкәләштән булмасын,
бу чиректә Ильясның гына «өчле»ләре чыкмады. Рәхәтләнеп сыйлан, Ильяс!
Авыз ачып, бер сүз дә әйтә алмый калдым, Рәйфә апа чыгып киткән иде
инде. Төркемдәшләрнең барысы да миңа текәлгән. Аларның карашлары
җанымны кимергәндәй тоелды. Көн саен чирекне яхшы тәмамлау хакында
хыяллансам, хәзер килеп «өчле» чыкмау өчен үкенеч тойгысы биләде. Пакетны
алдым да алмаларымны таратырга тотындым. Шулчак кемдер:
− Даянга бирмә! Ул теге чакта сиңа черек груша салды, − дип пышылдады.
Чират иң артта утырган Даянга җиткәндә, пакетта нибары бер генә алма
калган иде. Кызарып пешкән зур соңгы алманы мин аның учына салдым.


Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: playbuzz.com