Бәян

03.10.2018 №9(сентябрь),2016

Ташлы туфрак (ахыры)


Гата әткәләре 1921 елгы ачлыкта үлгәннән соң туды, әтисен бөтенләй күрмәде. Михнәтне күп кичергәнгәдер, Гатага җиде яшь тулганда, балаларын ятим калдырып, әнкәсе дә якты дөньядан китеп барды. Үлгәндә хәлсез тавышы белән уртанчы улы Фатыйхка пышылдады: «Бәләкәй энеңне ташлама, улым!» Ташламады аны абыйсы. Гата, мәктәпкә йөреп, дүрт сыйныфны тәмамлады.
Аннары көтү көтте, бөтен эштә дә абыйсының ярдәмчесе булды.
Зур абыйлары үз гаиләләре белән яши, Фатыйх абыйсы да өйләнде. Ә
апасы еракка кияүгә китте, хәбәре юк. Инде тормыш көйләнеп бара сыман.
Кәҗүннәй урманыннан агач кисеп, искесе янәшәсенә яңа йорт җиткереп
чыктылар, сыерлары бар. Их, әткәсе-әнкәсе дә булса иде!.. Инде буй җиткереп
килгәндә, абыйсы белән җиңгәсе җилкәсендә ятарга теләмәгән үсмер бәхет
эзләп авылдан чыгып китте.
Җәй уртасы җитеп килгән, юкәләр шау чәчәктә утырган чак иде. Шәһәр
вокзалы янына кеше күп җыелган. Гата килеп җитте дә, үзе чамасындагы бер
егеткә карап:
– Монда нәрсә бирәләр? – дип сорады, ә тегесе:
– Атаң башы! – диде дорфа гына. Гата китә башлагач, ул:
– Эшкә язалар, вербовщиклар килгән, яңа шәһәр төзергә кешеләрне
чакыралар, – дип аңлата башлады.
– Кайда икән соң ул шәһәр?
– Җир читендә! Комсомольск на Амуре дип атала ди!
– Миңа да эш бик кирәк тә соң, ундүртем генә тулды шул әле!
– Ә син уналтыдамын дип әйт, гәүдәң озын күренә, бергә китәрбез! Миңа
да уналты, ә исемем Вәсил минем, Васька дип йөртәләр.
– Гата!
– Гришка булырсың! Әйдә, бас минем янга!
Көтмәгәндә шулай үзгәрде дә куйды аның тормышы. Кичтән Вәсилләргә
кайтып чоланда йокладылар, кечкенә йортта алар унбер бала икән. Юлга бераз
ризык – иске бәрәңге юнәттеләр.
Икенче көнне көндез, исемлек буенча тикшереп, аларны поездга
утырта башладылар. Менә поезд шуышкан еландай әкрен генә кузгалып
китте, малайларны куркытып, каты итеп паровоз кычкыртты. Озатучылар
вагондагыларга кул болгый, саубуллаша, якыннарының исән-сау эшләп
кайтуларын тели иде.
– Китү шушы инде, озак барачакбыз, – диде Вәсил, тәрәзәгә карап, энеләренә
кул болгагач.
Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелди дә текелди. «Коры паёк» дип бераз
икмәк бирделәр, кайнар су титанда, күпме телисең, шулай алырга ярый. Кызык!
Вагондагылар яңа шәһәр турында гәп корды:
– Шәһәр карурманда, тайга уртасында булачак ди.
– Кытай чигенә якын икән.
– Әй, ул гынамы, бездә әле иртә, ә анда инде кич, кояш бата ди!
– Менә хикмә-әт!
Шултикле ерак микәнни, ниндирәк икән соң ул шәһәр?
– Бөек юлбашчыбыз Сталин чакыруы буенча яңа төзелешкә барабыз,
иптәшләр! Сез – комсомоллар, илебезнең ышанычлы яшьләре, сынатмассыз
дип уйлыйм, – диде вербовщик. – Ә хәзер кем нәрсә эшли белә, нинди һөнәргә өйрәнергә тели, шул турыда сөйләшик. Җир казучылар кирәк булачак, урман
кисүчеләр, балта осталары, ә ташчылар бармы арагызда? Урынга барып
җиткәч, теләсәгез, яңа һөнәргә өйрәнерсез!
Бу вагондагы халыкның күбесе җир сөргән, икмәк үстергән гади җир кешеләре,
тик авыз тутырып ипи ашамаган, матур тормыш күрмәгән крестьяннар иде.
– Балта-пычкы тоткан бар инде, җирен дә казырбыз анысы, яшәр куыш,
ашарга икмәк, хезмәт хакы булсын!
– Булыр! Сезнең өчен озын-озын бараклар төзелгән инде анда!
1935 елның август башында «төзүчеләр бригадасы» Хабаровск дигән
шәһәргә килеп төште. Аларны шунда ук елга вокзалына алып килделәр дә,
«Коминтерн» пароходына төяп, Амур елгасы буйлап төньякка таба алып
киттеләр. Киң, зур елга буйлап пароходлар, йөк төягән баржалар уза. Амурдан
хәтта Тын океанга да барып җитәргә мөмкин икән! Күз күрмәгән, колак
ишетмәгән җирләрне кызыксынып күзәттеләр Гата белән Вәсил. Яннарында
урыс, татар, бурят, башкорт егетләре бар иде, тагын чукча, коряк, хант кебек
әллә кемнәр җыелды, гаиләле, балалы кешеләр – һәркем үз телендә сөйләшә,
шаулашалар! Нинди генә милләтләр юк икән монда!
Көндез һава эссе иде, кичкә таба бераз салкынайтты. Бу тирәдә сазлыклы
җирләр күп, диләр, шуңадыр һавага черки, вак чебен таралды. Безелдәп муенга,
биткә ябышалар, алардан качып котылыр хәл юк, тән кычыта. Урынга барып
җитеп, тизрәк юынасы, вәгъдә ителгән баракларга урнашасы килә.
Пароход иртән Пермское дигән авыл янына килеп туктады. Килүчеләрне ике
ир каршы алды. Тирә-юньдә баткаклык, юл юк, йортлар аз күренә, бараклар
төзелеп бетмәгән икән, икенче ярда үтә алмаслык куе урман – күз күреме
җиталмаслык булып җәелгән яшел тайга… Халык яр буенда ук шаулаша
башлады:
– Ә шәһәр кайда?
– Где обещанное жильё?
– Безне монда һич кенә дә көтеп тормаганнар бит!
– Ничек шалашта яшәмәк кирәк?
– Обманули нас!..
Халыкны бригадаларга бүлделәр. Гаталар бригадасын якындагы Дземги
дигән авылга алып килделәр. Мондагы җирле халык нанаецлар икән. Телләре
аңлашылмаса да, үзләре юаш, игелекле күренә, ярдәм итәргә тырышалар.
Кайберәүләрне, жәлләп, шунда ук үз торакларына алып киттеләр.
Яңа җирдә яңа тормыш шулай башланды: ачлы-туклы халык землянкалар
казыды, шалашлар ясады, брезент палаткалар корды, торыр куыш әтмәлләде.
Сазлыклар белән уратып алынган тайгада йөзәр еллык мәгърур наратлар,
кедр агачлары ябалдашлары белән күк йөзен терәп торалар сыман. Яшькелт
хәтфә келәмдәй үлән арасыннан табып нарат җиләге ашады егетләр, тик
бригадирлар аларга озак юанырга ирек бирәме соң?! Кул пычкылары белән
юан-юан агачларны бүрәнәләргә кисү башланды, тайга эче шау-шуга күмелде.
– Ерак түгел Хабаровскига тимер юл салучы ГУЛАГ тоткыннары урман
кисә, анда барып чыга күрмәгез! – дип кисәтте бригадир.
Бер бригада ауган агачларны кисеп, бруслар ясар өчен лесозаводка ташыды,
икенчеләре бруслар ясады, чөнки йортлар һәм баракларны кышкы салкыннарга
кадәр төзеп куярга кирәк иде.
Ерак Көнчыгышның табигате кырыс, бик үзенчәлекле, быел октябрь
ахырында ук чатнап торган салкыннары белән кыш килде.

Бөтен илдән җыелып килгән «төзүчеләр» дә, армия хезмәтендәгеләр дә,
тоткыннар да түзә алмаслык авыр шартларда егермешәр сәгать эшли башлады.
Җыелышларда – купшы сүзләр, ә тайгада пычкы, балта тавышлары тынып
тормады. Бик зур авырлыклар белән булса да, йортлар, кибет, телеграф-почта,
хастаханә төзелде. Һәр елны яңадан-яңа кешеләр килә торды, шәһәр халкы
күзгә күренеп артты. Хезмәт энтузиазмы югары булса да, салкында авырып
яки туңып үлүчеләр дә күп иде.
Гатаның иптәше Вәсил телгә оста, хәйләкәрлеге дә бар, эш дип артык
бетеренми. Яңа килгәннәрдән Жиган кушаматлы һәм ерак Днепр буеннан килгән
Микола Жук исемле егет белән дуслашты ул. Акчага кәрт уйнатып, Гатаны
да әздән генә төп башына утыртмады. Ярый әле Гата кемнең кем икәнен тиз
төшенде. Ипи карточкасын уенда оттыргач, шунда бүтән кәрт тотмаска ант итеп
сүз бирде һәм сүзендә торды, ай буе ачлы-туклы йөреп, гомерлек сабак алды бит!
Бер кичне кинога баргач, егетне «Ударник» клубына, хор түгәрәгенә
чакырдылар. Түгәрәктә татар яшьләре дә байтак булып чыкты. Монда халык
җырларын, төрле маршлар, русча романслар өйрәнделәр. Тик татар җырлары
гына бөтенләй ишетелмәде. Бер кичне Гата түзмәде, күкрәген тутырып сулыш
алды да татар халык җыры «Рәйхан»ны сузып җибәрде:
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Их Рәйхан,
Исемең матур, кемнәр куйган,
Сине лә күреп кем туйган!..
Бөтенесе – музыкантлар да, җырчылар да тын калып татар җырын тыңлый!
Чал дулкынлы Амур өстенә татар моңы тарала! Дөньяга сибелгән татар
халкының ачы язмышын бәян итмәсә дә, үзәкләрне өзеп елыйсыны китерә иде
бу җыр! Милли җанлы гади бер егетнең үз телен, илаһи моңын, гореф-гадәтен
сакларга омтылуы чагыла иде аның җырында! Барысы да кул чаба башлады.
– Ещё, ещё спой, Гриша!
– Вот, татарчонок, дай-ёт, артист настоящий!
Тавышы көчле, сулышы киң иде егетнең. Ул татар халык җыры
«Карурман»ны сузып җибәрде:
Кара да гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә…
Татарча аңлаганнарның күзләрендә яшь ялтырады. Хорга йөрүчеләр
арасындагы өлкәннәр дә, чибәр кызлар да бу зәңгәр күзле озын буйлы егеткә
сокланып карап торды, бар да аны мактады, котлады. Сашка исемле егет белән
бергә кайтырга чыктылар.
– Син кайсы якныкы?
– Башкортстаннан, Яңавыл стансасыннан. Ә үзең?
– Мин Саратовтан, Сарытаудан, чын исемем Сәхип минем.
– Бәй, анда да татарлар бармыни?
– Һе, татар булмаган җир юк ул! Элекке татар җирләре бит ул Сарытау.
Минем мәрхүм әнием дә татар кызы, мин аны бик ярата идем, әле дә сагынам.
Синең әниең бармы? Җиде яшьтән ятим дисеңме? Син кайсы бригададан әле?
Безгә яңа барактан бүлмә бирәчәкләр, әйдә бергә керәбез!
– Ярар, бик шәп булыр!
Бер айдан яңа баракка күчтеләр алар. Сашка бик акыллы егет булып чыкты.
Вакыт сизелми дә үтте. Егетләр бөтен көч-дәртләрен биреп эшләделәр.
Шәһәр күзгә күренеп үсте, матурланды. Озын булып төп урам – Комсомоллар
проспекты шәйләнә башлады. Ул бер яктан – шәһәрне, икенче баштан Дзёмги
бистәсен бергә тоташтырды. Амур буенда шәһәрнең яңа районнары булып
«Пожарный» һәм «Аварийный» бистәләре калыкты. Вакытлыча төзелгән
электростанцияләр эшчеләрнең гомум торагындагы бүлмәләрне яктыртты,
күңелләрне җылытты.
…Бөтен дөньяны аклыкка күмеп, тагын кыш килде, яңа ел башланды.
Беркөнне Сәхип:
– Синең якташың Васька кеше үтергән! – дигән хәбәр алып кайтты, – кичә
кич урамда бер егетне талаганнар, акчасын алып, пычак белән чәнечкәннәр
ди. Бүген Миколаны, Васьканы кулга алганнар, ә Жиган юкка чыккан!
Коточкыч хәл! Гата Вәсилнең гаиләсен, әнисен күз алдына китерде… Яхшы
күңелле, әйбәт кенә егет иде бит, нишләгән ул, кемнәргә ияргән?.. Нинди
аяныч язмыш! Тик һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, бәхете дә, тынычлыгы
да үз кулында!
Якташының киләчәге турындагы уйлар аңа һич тынгы бирмәде.
Армиягә алыныр вакыты җиткәч, ул туган авылына кайтып килергә уйлады.
Башкортстанга – Яңавылга кайтып җитеп, поезддан төшкәч тә, урам буйлап
Вәсилләр йортына таба китте ул. Вәсилнең әнисе йорт алдында йөри иде,
капкадан кереп аңа эндәште:
– Исәнмесез, апа! Мин Вәсил яныннан кайттым, хәтерегездәдер, без бергә
киткән иек! Менә ул сезгә күчтәнәчләр җибәрде!
Озын кара плащ кигән ыспай егет сәләмә киемле, чабаталы малайга һич
тә охшамаган иде.
– Шулаймыни, нишләп үзе кайтмай, хат та язмай башлады хәзер.
– Анда эш бик тыгыз, апа. Яңа шәһәр төзибез бит, вакыт юк. Язар әле,
борчылмагыз!
Дөресен әйтергә кыймады егет. Ашыгып хәрби комиссариатка китте.
Авылына кайтып, туганнары белән күрешү шатлыгы бераз басылгач, әти-әнисенең
каберенә барды, аннары урман-кырларны карап кайтты.
Хәрби хезмәткә чакырып көтелгән повестка килде. Ни гаҗәп, армия
сафларына алынгач, Гатаны берничә егет белән Ерак Көнчыгышка
билгеләделәр. Кайткан юл белән кирегә, аннан да арырак – Сахалин утравына
таба алып киттеләр аларны. Хезмәт итә башлаганда, аның урыс телен белүе дә,
җырга осталыгы да бик ярап куйды. Бер кәлимә сүз әйтә белмәгән якташлары
алдында да, башка солдатлар каршында да дәрәҗәсе югары иде. Җитмәсә,
ротада Гатаны башлап җырлаучы – запевало итеп билгеләделәр. Хезмәт итүнең
авырлыгы әллә ни сизелмәде. Ату коралларын да тиз үзләштерде егет. Тик
җиде ел буе шушында булырмын дип юри дә уйламаган иде. Хезмәт срогы
бетеп өлгермәде, 1941нең июнендә немец фашистлары башлаган канлы сугыш
аны шулай озынайтты да куйды. Көньяк Сахалинны Германиянең союзнигы
булган японнардан сакладылар алар.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен чыңлатып,
бары тик 1946 елда гына туган авылына кайтты Гата! Авылда туган-тумача
белән күрешеп, хәл белеп, бераз ял итәрмен дә, тагын Амур буйларына
китәрмен, дип уйлаган иде ул. Тик абыйсы аны калырга күндерде:
– Китмә син, кал, апаем, без бит ир туганнар икәү генә калдык, икебез ике
җирдә булаекмени? Туган бик кирәк ул, кадерле ул туган! Өйләнеп җибәрерсең,
өй бар, авылда күпме чибәр кызлар, татар кызлары! Тегендә китсәң, берәр
марҗага кабарсың. Читтә дә читән башына элеп куймаганнардыр… Ә эш
кайда да җитәрлек ул хәзер. Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан булу
яхшырак түгелмени?
– Ярар, беләм, монда кирәгрәктер шул мин, зур абыйларның балаларына
да ярдәм итәргә кирәк, әтисез үсәләр бит!
Кичке уенга чыккан беркөнне ул бар дөньясын оныттырган Фәһимә исемле
матур кыз белән танышты. Кыз да бик ошатты үзен.
Сөйләшергә уртак темалар да күп: бер үк юллардан йөргәннәр икән
бит! Озакка сузмадылар, өйләнешеп тә куйдылар. Гатаның иске йортын
сипләп күтәрделәр дә яңа урамга башка чыктылар. Морҗа чыгару белән,
Фәһимә идәннәрне юды, өйне чистартты. Әнкәсе белән тәрәзәләргә челтәр,
пәрдә кордылар, мич буена кашага элделәр. Урын-җирне кабартып, сәкегә
мендәрләрне өйделәр, каплап куйдылар. Эштән кайтып кергән Гата ишек
төбендә тукталып калды, соклануын яшермәде:
– Ай-һай, бигрәк матур булган бит үз өебез! Хур кызлары төшкәндер монда!
– Әйдә, кияү, ашыбыз җитеште, тары оныннан тәбикмәк тә пешердем!
– Әй безнең әби! Алтынга тиң бит ул! Бабай яшь чагында ук белгән.
«Җирдәге алтынны алмам, Тәлиганы алырмын!» дип өйләнгән бит аңа!
Әбисе канәгать, үзе кеткелдәп көлә. Ана назы күрми үскән егет әбисен
яратты, хатыны да тырыш, эшчән, булдыклы иде.
Фәһимә белән Гата икәүләп киңәштеләр дә туй сыман мәҗлес үткәреп
алырга булдылар, азрак ит юнәттеләр. Абыйсы умартадан бераз бал бирде.
Кунаклар чакырылды, өстәлгә булган ризыклар куелды. Әнкәләре чөгендердән
дә әллә нинди ризыклар әзерләде. Абый-җиңгәләренә мәҗлес тә, аларның
матур куышы да ошады. Балавызлы балдан куелган әче бал шәп иде, кунаклар
хушланып утырдылар, аннары Гатаның көр тавышына кушылып җырлап
җибәрделәр:
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап,
Сезне күрәсем килә!
Апалары алып килгән ал чәчәкле матур кытай ашъяулыгы бигрәк ошады
Фәһимәгә. Әдибә апасы да кияүдә инде. Ул Кемеровода эшләгәндә үк үз
якларыннан килгән татар егете Габдулла белән танышты. Өстенә кара драп
пәлтә, башына тәбәнәк каракүл бүрек кигән чандыр гына бу егет, Әдибәне
эштән көтеп ала, фатирына озатып куя. Сүзгә дә оста үзе.
– Яңавылда безнең үз өебез бик зур, биек. Минем әткәй күрше авылда
колхоз рәисе булып эшли, – ди ул, сер бирмәгән кызга карап.
Тора-бара Әдибә дә бу шома егеткә ияләшә, үз язмышын бәян итә: ничек
авылдан китүләрен, чит җирләрдә яшәүләрен, әткәсе, абыйсы турында,
авылдагы кимсетелүләр турында сөйли. Бер-берсен яратып йөреп, берничә
айдан алар өйләнешәләр дә туган җирләренә кайтырга булалар.
Яңавыл кырындагы авылга кайтып төшкәч, Әдибә артына авып китә яза:
аларны җимерек йортта күп балалы ярлы гаилә каршы ала. Иренең шундый оста ялганчы булып чыгуына исе китә Әдибәнең. Авылга кунакка килгәч,
әнкәсенә, сеңлесенә елый-елый сөйли ул бу хәлләрне.
– Кызым, балага да узгансың, баланы ятим итеп яшәрсеңмени, аерылышу
бездә булмаган хәл, кеше көлдермә! – ди әнкәсе.
Әнкәсенең сүзен аяк астына салмый Әдибә, иренең ялганнарына өйрәнсә
дә, тик аңа бер ышанычы да калмый. Бераздан аларның кызлары туа. Фәһимә
кырык чакрым дип тормый, бәби котларга апаларына җәяүләп барып җитә:
он, бәрәңге күтәрә, сөтен-каймагын ала, кызчыкка матур итеп күлмәк тә тегә.
Бераздан әнкәсе дә бала карарга дип анда китә. Әдибә сатучы булып эшкә
урнаша, ә кияү ит комбинатында тракторчы булып эшли. Әкренләп Яңавыл
кырыена йорт сала алар, тормыш дәвам итә. Тик Әдибә өчен аның бер кызыгы
да булмый. Ә Фәһимәләрнең гаиләсендә бер-бер артлы дүрт кыз дөньяга килә.
***
Шулай сизелми дә еллар үтә, оныклар үсә…
…Сабырлыгы, акыллы киңәшләре белән кешеләр күңелен яулаган Тәлиганы
хәзер инде авыл халкы үзара Акъәби дип йөртә. Күзләренең төсе җуелып,
битен-маңгаен җыерчыклар сарса да, зиһен үткенлеген җуймаган Тәлига янына
күрше-күлән һаман да киңәшкә керә әле. Үз гомерендә беркемгә дә бернинди
начарлык кылмаган Тәлигага ни өчен соң язмыш шундый авыр сынаулар бирде
– утларына салып яндырды да бозларына салып туңдырды?.. Соңгы вакытта
ул бер ноктага текәлә дә уйга бата. Ирен, улын уйлый, аларның сөякләре,
кадерсезләнеп, кай җирләрдә ята икән? Әгәр алар исән булса, үз нигезендә
картаймас идеме әллә Тәлига?! Юк, хәзерге тормышыннан зарланмый, кызы
да, кияве дә кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр үзен. Әмма үз нигезеңдә адымнарың
да бүтән, үз йортыңда һавасы да җанга шифа шул…
Ястык почмагын учы белән чытырдатып кысып, Тәлига үз җанын биләгән
сагыш-сагыну аша тулган айга текәлде. Аның сагышы айга да күчә һәм ай
да аның белән бергә өзгәләнә, гүя ай да «үз нигезем» дип пышылдый сыман
тоелды. Әй, җүләр, айның үз нигезе була димени инде?! Ә бәлки иксез-чиксез
галәмдер аның нигезе? Кем белә… Тәлиганың җыерчыклы йөзеннән әкрен генә
күз яшьләре ага да ага. Юк, күз яшьләре түгел, аның үз нигезеннән читтә үткән
еллары, язмыш сынаулары да ташка әйләндерә алмаган күңел хисләредер ул.
Үз нигезең…
Ә нигезенә кайтты, барыбер кайтты Тәлига. Ташлы туфракларны күргән
Тәлига… Ул чор кешеләре язмышыдай кырыс, җаннарны өтеп алырдай салкын
февраль аенда кайтты ул. Кызлары-кияүләре, бакыйлыкка күчкән әниләре
җәсәден, ике-өч минутка гына булса да үз ихатасына алып кереп, җиргә куеп
тордылар. Шул мизгелдә, февраль күгендә кинәт кыска гына вакытка ялтырап
кояш күренде. Җем-җем килгән ниндидер яктылык бормаланып очып, күккә
күтәрелде. Шуны гына көткәндәй, кояш болытлар артына яшеренде, җиңелчә
генә җил исеп куйды һәм бу яктылык зәңгәрсу караңгылыкта эреп югалды…


Әсәрне башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=5128
  2. http://kazanutlary.ru/?p=47782
  3. http://kazanutlary.ru/?p=47896

Картина авторы: Алексей Иванович Корзухин; ped-kopilka.ru