Редакция тормышыннан, Фото

02.10.2018

«Казан утлары» редакциясендә Халыкара өлкәннәр көне


«Казан утлары» журналы редакциясе коллективы Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Мөхтәрәм кунакларыбыз арасында олуг шәхесләребез — Равиль Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин (Рәдиф Гаташ),  Рашат Низамиев (Рашат Низами), Рәфикъ Юныс,  Мансур Вәли-Барҗылы, Тәгъзимә Шиһабиева, Флёра Сабирова бар иде.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызга да рух ныклыгы, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез имин һәм бәхетле озын гомер телибез. Алдагы көннәрегездә дә якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп яшәгез! Бәйрәм белән!

 

Фото: Фәнил Гыйләҗев