Яңа исемнәр

02.10.2018 10 (октябрь), 2018

Әкиятсез балачак (повесть)


Әни тавышы

Детдомда яши башлавыбызга атна чамасы вакыт үтте. Ничектер авыр мондагы тормышка өйрәнү. Күңелсез дә, кулга эш тә бармый. Бар уебыз – туган авылыбызга, йортыбызга тоташа. Эх, тормыш! Нигә шулай килеп чыкты икән? Нигә генә әти-әниебез безне иртә калдырып китте? Аларсыз яшәве кыен. Якыннарыбызга
бәйле берәр нәрсә искә төшсә, күзгә яшь килә. Тик монда күз яшьләрен күрсәтергә
ярамый. Башка малайлар сине әләкләп, оялтырга гына тора. Шуңа мин детдом
артындагы каенлыкка чыгам да, берәү дә күрмәгәндә, туйганчы елыйм.
Шушы арада төшләр дә әллә нинди булып керә. Имеш, әниебез тере
икән! Ул кайдадыр эш белән генә киткән дә менә-менә кайтырга тиеш. Ә без
апаларым белән өйне җыештырып, аның кайтуын көтәбез. Беләм, әни берәр
кая барса, буш кул белән йөрми. Менә ул күчтәнәч тулы сумка күтәреп килеп
керәчәк. Хәзер кайтыр, хәзер. Шулчак дертләп уянып китәм дә чарасызлыктан
тешләремне кысам. Кире кайтмас шул инде безнең әниебез, дим.
Берзаман бүлмәгә Алия апам атылып килеп керде:
− Ильяс, кара, нәрсә таптым! – Кулындагы соры кассетаны болгый-болгый,
яныма килеп басты. Үзе шултиклем куана. Шатлыгыннан нәрсә эшләргә белми,
урынында сикергәләп-сикергәләп ала.
− Нәрсә соң ул?
− Хәтерлисеңме, мин элек әнинең җырлаганын яздырган идем. – Ул йотлыга-йотлыга
әйтеп бирде. – Әле өйдән алып килгән әйберләремне карап утырсам,
шул кассета килеп чыкты. Ышанасыңмы?
Куанычыбыздан кочаклашып алдык. Нинди бәхет! Әниебезнең тавышы
калган. Хәзер аны ишетәчәкбез. Дулкынлануымнан нәрсә әйтергә дә белмим.
Куллар калтырый. Ә күңелдә шундый рәхәтлек.
− Шаяртмыйсыңмы? – дип кабаттан сорап куйдым. Апамның шушы
сөенчесе шаярту булудан нык курыктым. Менә-менә минем күз алдыма әнием
килеп баскандай. Хәзер ул безгә эндәшәчәк. Ә без аны йотлыгып тыңларбыз.
− Кеше шундый нәрсә белән шаяртамы инде!..
Тиз генә тәрбиячебезгә барып, магнитофон сорап алдык. Безнең төркемдә
ул берәү, төрле бәйрәмнәрдә генә чыгаралар аны. Тәрбияче безгә бер генә
сәгатькә биреп торды.
Апамның бүлмәсенә кердек, магнитофонны кабыздык та кассетаны куйдык.
Икебез генә тын да алмый язманы тыңлый башладык. Тәүдә ниндидер шатыр-шотыр
иткән тавыш ишетелде. Тик әнинең җыры гына һаман юк. Шушы
минутларда йөрәгемнең ярсып тибүе. Әйтерсең лә без әниебез белән кабаттан
очрашырга җыенабыз. Күз ачып йомарбыз да, иң газиз кешебез безнең алга
килеп басар.
Алия апам нинди башлы булып чыкты. Ул элек өйдә гел шулай шаяра иде.
Безне йә җырлата, йә шигырь сөйләтә дә – шуны магнитофонга яздыра. Менә
бит, әниебезнең тавышын яздырырга кемнең башына килсен?
О-о-о… Теге язма башланды…
« – Әни, әйдә теге яраткан җырыңны җырла әле.
− Әй, балакаем. Гел җырлап яшәп булмый. Өй тулы эш. Менә тиздән әтиегез
кайтырга тиеш.
− Ән-ни, җырла инде…
− Әбзәлил бәетенме?
− Әйе.
− Ярар, күгәрченкәем. Башта чак кына тарихын сөйләп үтим. Бу бәет безнең
авылдан чыккан. Аны Шөгәеп чәчән Роза Аккучуковага багышлаган. Хәзер
бу бәетне радиодан еш кына җырлаталар».
Шушы урында язманы туктатып тордык. Тын алып өлгерергә кирәк.
Тамакка төер тыгылгандай булды. Әнинең тәүге сүзен ишеткәч, тән чымырдап
китте. Икебезнең дә күзгә яшь килде, тик моны бер-беребезгә күрсәтергә
тырышмадык. Күзгә-күз карамадык та. Оялдык. Шулчак үзебезне әниебез
белән аралашкандай хис иттем. Бу безнең әни. Тере! Аның тавышы шултиклем
йомшак, ягымлы. Һәр сүзе колакны иркәли. Әниемнең «балакаем» дигән сүзен
ишетер өчен, тоташ җир шарын җәяүләп үтәргә әзермен. Әни… Апам, мыш-мыш
килеп, магнитофонның төймәсенә басты, һәм бүлмәгә моңлы тавыш
таралды:
Сандугачлар тавышына нигә кинәндем икән?
Моңы барның бәхете күбен алдан күргәнмен икән!
Әй, сандугач моңнары… Йөрәгем ярсулары…
Сандугачлар сайраганда – йөрәгем янулары…
Бу бәетне тыңлагач, эчкә шултиклем җылы йөгерде. Күңелгә дә җиңел
булып китте! Аңлата алмаслык рәхәтлек кичердем. Барлык кайгылар да,
көндәлек мәшәкатьләр дә онытылгандай булды. Менә никадәр шифалы икән
әниебезнең тавышы. Күңелем белән шушы мәлдә үземне балалар йортында
түгел, ә өебездә чәй эчеп утыргандай хис иттем. Хыялым белән туган йортка,
якыннарым янына очтым. Ә әнинең татлы тавышы дәвам итте:
«Менә шулай, балакайларым. Иманлы булып үсегез. Шул вакытта сездән
дә шәп кеше булмас дөньяда…»
Тавыш өзелде… Эх, нигә күбрәк яздырмаган икән Алия?! Әнинең соңгы
сүзләреннән дертләп киттем. Иреннәр калтырый. Ул сүзләрдә үгет-нәсихәт тә,
сагыш та, хушлашу билгесе дә бар сымак.
Без озак кына шым утырдык. Әнине югалтуыбыз шулкадәр авыр булса да,
аның тавышын ишетү – безнең өчен олы бәхет. Әйе, әни тавышы шундый
кадерле икән! Аның сүзләрен ишетү белән күңел күтәрелеп китте, бу дөньяда
әле без ялгыз түгелбез. Әнинең тере тавышы бар! Ә теге йөрәкне өзгеч моңлы
бәет һаман баштан чыкмый. Юк, без барыбер бәхетле… Әни тавышы белән!
Хәзер безнең көннәр яктырак булып китте. Туганнарым белән бер бүлмәгә
җыелабыз да теге кассетаны тыңлыйбыз. Зөлфирә сеңлебез бигрәк йотылып
тыңлый аны. Чөнки әни «күгәрченкәем» дип еш кына аңа әйтә иде. Шул
сүзне ишеттеме – түгелеп елый. Без дә битебезне каплыйбыз – бер-беребезгә
күрсәтмәс өчен. Бәетне тыңлыйбыз, «иманлы булыгыз» дигән васыятен
ишетәбез дә – тасма бетә…
− Әнине тагын ишетәсе килә, − дип, Зөлфирә кабаттан куюны сорый.
Кадерлебез белән «очрашу» янә кабатлана.
Әнинең «иманлы булыгыз» дип әйтүе генә дә нинди көч бирә! Укырга
барсаң да, шул сүз колактан чыкмый. Әни тавышы безне курчалап, бөтен җирдә
озатып йөргәндәй тоела. Шуңадыр да, мәктәптә укыганда, тырыш булдык,
икеле алып кайту оятның-ояты иде.
Берзаман Даян безнең кассета турында ишетеп калган. Ә ул вакытта
радиодан яңгыраган шәп җырларны магнитофон аша кассетага яздыралар
иде. Даян тәрбиячедән магнитофон алып торган, тик кассетасы юк. Шуңа
безнекенә яман кызыккан.
− Синдә кассета бар дип ишеттем. Шуны миңа бирәсең! – диде башлык,
каты тавышы белән боерып. Аннан ничек кенә шүрләсәм дә, тын калмадым:
− Ул кассета үзебезгә кирәк. Анда әниебезнең тавышы яздырылган.
− Кемнең тавышы яздырылган – анысы миңа кызык түгел. Әгәр тукмалмаем
дисәң, тиз генә алып киләсең…
Шулчак Алия апа килеп чыкты. Күрәсең, Даянның миңа усал итеп
каравыннан эшнең нидә икәнен аңлаган.
− Нигә бәйләнәсең энемә? – Апам яклашырга тотынды.
− Ә син нигә, кыз башың белән, кысылып йөрисең? – Даян урыныннан
сикереп торды, менә-менә сугыша башларга әзер. – Мин аңардан кассета
сорадым. Табачак… Тапмый гына карасын!
− Ильяска тиеп кенә кара. Абыйларым килсә, кирәгеңне бирәчәк. Ул сиңа
кассетаны каян алсын? Үземдә генә бар, тик аны үлсәм дә, берәүгә дә бирмим!
Әйдә, киттек моннан, − дип, апам мине алып китте.
− Күрсәтермен әле… – Даян кырын карап торып калды.
…Алия апа белән, шатланышып, мәктәптән кайтып киләбез. Куанырлык
та шул. Бүген апам «бишле»ләр алган. Минем дә көндәлеккә яхшы билгеләр
кунаклады! Әгәр укулар шулай яхшы барса, «хорошист» та булырбыз әле!
− Ильяс, ә син беләсеңме бүген нинди көн? – Апам имтихан алгандай сорап
куйды.
− Әлләче… – кинәт нәрсә дип җавап бирергә белмәдем.
− Кит! Оят! Бүген әниебезнең туган көне!
Чынлап та, ничек шул көн баштан чыккан икән! Әйе, әнием исән булса,
бүген аңа 44 яшь тулыр иде.
− Әниебез шуны күрсә, ничек куаныр иде, − дип, авыр көрсенеп куйды апам.
Бу матур көнне әнине ешрак искә алырга кирәк. Шуңа төшке аштан соң,
бөтенебез дә Алия бүлмәсенә җыелып, теге кассетаны тыңларга килештек.
Әни тавышын көн дә тыңларга әзер без.
Төркемебезгә кергәч, Алия үзенең бүлмәсенә юнәлде. Мин дә үземә кереп,
мәктәп костюмын алыштырырга булдым. Биш минут чамасы үттеме-юкмы,
кызлар бүлмәсеннән берәүнең кычкырып елаганы ишетелде. Дерт итеп калдым.
Нәрсә булган икән дип, шул бүлмәгә омтылдым. Карасам, Алия апам идәнгә
утырган да нәрсәдер актарып эзли, үзе туктаусыз елый. Тумбочкадагы барлык
китаплары, дәфтәрләре һәм башка әйберләре идәндә тузышып ята.
− Нәрсә булды? – дим аптырап.
− Урлаган… Шушында гына ята иде… – үзе яхшылап бернәрсә дә әйтә
алмый, туктый алмый түгелеп елый.
− Нәрсәне? Кешечә аңлат әле…
− Безнең кассета! Әнинең тавышы! – Апамның бу хәбәреннән иреннәрем
калтырап китте, башка эссе йөгерде. Әйтерсең лә тәннән электр уты үткәрәләр!
Шунда ук Даян искә килеп төште. Аның гына эшедер. Мондый мәлдә үземнең
нәрсә эшләгәнемне белми идем. Минем белән әллә кем идарә иткән кебек тоелды.
Бер минутны да югалтырга ярамый. Чаптым Даянның бүлмәсенә. Ишеген шакып
тормаенча, ук кебек атылып килеп кердем. Карасам, ул караватына сузылып яткан
да музыка тыңлап кинәнә. Аңа бер сүз әйтмичә, җан көчем белән магнитофонга
барып ябыштым. Башлык, аптырап, урыныннан сикереп торды.
− Син нәрсә, салага, акылдан яздыңмы?
− Бир кассетаны. Анда – әнием! – ачуымнан җан көчемә кычкырдым.
Мондый гамәлемнән Даянның күзләре акайды. Йодрыкларын төйнәп,
сугышырга омтылды. Ярдәмгә апам килеп керде дә тырнаклары белән аның
битенә ябышты. Китте талаш, тартыш, кычкырыш… Әгәр шау-шуга тәрбияче
килеп кермәсә, бу алышның нәрсә белән бетәсен белерлек түгел иде.
− Нәрсә өчен үлешәсез хәзер? – дип туктатырга тотынды тәрбиячебез.
− Ул безнең кассетаны урлаган. – Алия күз яшен тыя алмый сөйләп бирде.
– Анда әниебезнең тавышы яздырылган.
Тәрбияченең җавабы кыска булды. Шулай да ул безнең яклы иде:
− Хәзер үк кире бир! – диде Даянга. – Ә магнитофонны башка сорап
йөрмәгез. Кабинетыма бикләп куям.
Без теге соры кассетаны алып чыгып киттек. Шулай җиңел кайтара алуыбызга
куанып бетә алмадык. Әгәр шунда авызыбызны йомып йөрсәк, иң кадерле
әйберебездән колак кагар идек. Азак, тәрбияче булмаган чакта, Даян хет әллә нәрсә
эшләсен. Тукмалсам да курыкмадым. Иң мөһиме – әниебезнең тавышы безнең белән.
Үзебездәге магнитофонны бикләп куйгач, икенче төркемгә сорап бардык.
Шунда ук тыңларга булдык. Тик… без иртә шатланганбыз икән. Кассетаның
теге ягын да, бу ягын да әйләндереп тыңлап карадык. Әниебезнең генә тавышы
табылмады. Даян аның өстенә әллә нинди рок җырлары яздырып бетергән.
Шушы мәлдә нинди тетрәнү кичергәнебезне аңлыйсыздыр.
Әнә шулай соңгы шатлыгыбыздан мәхрүм булдык. Без инде әниебезне
икенче тапкыр югалттык. Мәңгегә…


Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com