Уены–чыны бергә

01.10.2018

«Адин чурт!»


Бер башкорт артистының малае рус мәктәбенең беренче классына укырга керә.
Беренче көнне үк малай өенә җылап кайта.
– Нәмә булды? – дип сорый әтисе.
– Мине татарин дип үртиләр, – ди малай, мышкылдап.
– Ә һин иртәгә әйт уларга. Мин татарин түгел, башкир, диген! – дип өйрәтеп җибәрә әтисе.
Икенче көнне тагын да ныграк җылап кайта малай.
– Нәмә булды инде тагын? – ди әтисе.
– Үртиләр, – ди малай.
– Мин өйрәткәнне әйттеңме һун?
– Әйттем… – ди малай. – Татарин, башкирин – адин чурт, дип көләләр!


Фото: pixabay.com