Бәян

02.10.2018 №9(сентябрь),2016

Ташлы туфрак (дәвамы)


Дегтярка мәктәбендә дә яралы солдатлар өчен госпиталь ачылды. Өлкән сыйныф укучыларын госпитальгә дежурга билгеләделәр. Ундүртенче яшь белән баручы кызга эш кайда да күп иде, Әдибә дәресләр бетүгә әнкәсенә ярдәм итәргә йөрде.
Тәлига төнге сменадан арып кайтса да, бераз хәл алуга, Ревдага, төрмәгә
ашыкты. Бүген кабул итү көне икән. Иренең хәбәрен белә алмый озак йөрде
ул. Бер атна элек кенә урау юллар аша хәбәр килеп иреште: 58 нче статья
белән гаепләнгән, бик ябыккан, кыйналган Әгъзамны Бәдрәш авылы мулласы
дизентерия белән авыручылар барагында күргән! Хәле бик начар иде, ашарга
бирмиләр ди, исән микән, исән булса, тиздән аларны Чиләбегә күчерергә
мөмкиннәр, дип әйтергә кушкан.
Үзбәкстанда чакта ире алган зур чуклы шәлен сатып, бераз ризык юнәтте
дә, ашарга әзерләп, төрмә капкасы янына китте Тәлига. Озын, биек таш
койма буендагы чират акрын бара, кайберәүләрнең әйберен кире боралар,
алганнарыныкын бик озак тикшерәләр. Инде чират җитә дигәндә генә, кабул
итү пунктын шап итеп ябып куйдылар. Ашыйсы килүдән, арудан күңеле
болганса да, ул тагын көтәргә булды. Бер сәгатьләп вакыт үтүгә, такта тәрәзә
күтәрелде, ачулы йөз пәйда булды.
– Фамилия? Статья?
– 58 нче, Фахров Әгъзам, – диде хатын, куркуын җиңеп.
– Такой не числится! Следующий…
– Нәрсә дигән сүз инде бу, нишләп не числитсә?
Хатын чираттагы халыкка, артындагы озынча ябык иргә сораулы караш
ташлады.
– Юк , диделәр сиңа, бар, өеңә кайт! – диде ир, йомшак кына итеп.
Хатын тагын берәр хәбәр булмасмы дигәндәй, бераз көтте.
Ярсып, үкси-үкси елады ул баракка кайтканда. Гаепсез кешене дә юкка
чыгара торган нинди залим дөнья бу? Иблисләр бастымыни аны? Кайда икән,
ач, авыру килеш нинди җәфалар чигә икән аның газиз ире? Исән микән, юк
микән? Сораулар җавапсыз иде.
Кызлары да, үзе дә бик сагындылар әткәләрен, кичләрен үзәкне өзеп, гел
аны сөйлиләр, искә төшерәләр дә елашып алалар. Аннан башка ничек яшәргә?
Кадере юк кешенең бу илдә!
Атна саен барды Тәлига төрмә капкасы янына. Нишләргә? Ни өчен кулга
алдылар ирен? Гаебе нидә? Кайчан суд булган? Тик мондый сорауларга җавап
бирергә теләүче дә юк иде. Нишләргә соң?
Илдә канкойгыч сугыш бара, безнең гаскәрләр һаман чигенә, диләр. Ниләр
күрербез, билгесез… Улы ут эчендә, хатлары бик сирәк килә, шулай да борчыла,
киңәшләр бирә үзе: «Авылга, Башкортстанга кайтып китсәгез, яхшы булыр
иде, әнкәй, – дип язган ул. – Илдә чыпчык үлми! Котылып чыккач, сезне
әткәй дә авылдан эзләр. Фашистларны җиңгәч, сугыш беткәч, мин дә авылга
кайтырмын! Ышаныгыз, Җиңү безнең якта булыр!»
Ачлык дигән бик яман нәрсә үзен еш искә төшерә башлады. Мәктәптән
кайткач, кызларга ашарга берни юк! Кечесенә иртән бер кашык балык мае
эчертә Тәлига. Эштә бирелгән паёк бик тиз бетә. Сугыштагы улы да, төрмәдәге
ире дә сыйланып ятмыйлар бит, алар да ач йөридер, дип юата хатын үзләрен.
Түзәргә кирәк, бөтен ил өстенә килгән хәсрәт бит бу!
– Помнишь, апа, Ташкентта базардан сухофрукты алып кайта идек, – ди Фәһимә.
– Анда булсакмы… – Әдибә уйга калды. – Әллә, әнкәй, чынлап та авылга
кайтабызмы?
– Кайда яшәрбез соң, балакаем? – Аннары уйланып торды да: – Без узарга
тиеш юллар бетмәгәндер шул әле, – дип куйды…
Иртән эшкә килгәч, яңа гына смена начальнигы итеп билгеләнгән Настя
исемле хатын Тәлигага таба карап сөйләнде:
– Безнең арада халык дошманы хатынына урын булмаска тиеш!
– Нәрсә сөйлисең син, Настя, нинди халык дошманы ди ул?
– Аның улы сугышта танкист, командир, – диештеләр хатыннар.
Тәлига аптырашта калды. Кичкә инде ул катгый бер фикергә килгән иде.
Ашыгып өенә кайтты, аннары Мөкәррәмә янына китте.
– Зәкидән хат һаман юкмы?
– Юк, Тәлигакаем, исән булса, бер язар иде, берәр нәрсә булгандыр, әллә
ранин булып ята микән…
– Сугыш бит ул, төрле хәл булырга мөмкин, Әгъләмемнән дә бик сирәк
килә хәзер. Нимес Мәскәүгә уктала ди бит!
– Әй, ул каһәр суккырының муенын кайчан борырлар инде! Бик авыр бит
тормышлар!Үзегез ничек кенә яшәп ятасыз соң?
Хәлләрен сөйләп биргәч, дусты:
– Ни әйтсәң дә, туганнарың – апаң, җиңгәләрең янында җиңелрәк булыр.
Кызларың үсеп килә, кайт илеңә! – диде ул. – Иреңнән хәбәр булса, йә улыңнан
хат килсә, авылыгызга җибәрербез, анысы өчен борчылма!
Саубуллашканда, Мөкәррәмә кызларының кечерәйгән киемнәрен төреп
Тәлигага бирде.
Мәктәпкә баргач, кызларга төрле яктан сораулар яуды:
– Файка, вы ещё приедете?
– Ада, ты дальше учиться будешь или работать?
– А дежурить в госпитале ты уже не будешь?
Фәһимә почтага барып, Мәйсәрә апасы белән дә хушлашырга өлгерде.
– Абыеңнан хат киләме, нәрсәләр яза?
– А я сама ему писала, – диде кызкай, горурланып. – Сестра только адрес
написала.
Үзләренең авылларына кайтып китәселәрен әйткәч, Мәйсәрә күңелсезләнде,
кызны кочаклап алды да хат язып торырга кушты.
Дус-ишләр белән хушлашып, әйберләрен күтәреп, алар тагын вокзалга
киттеләр. Репродуктордан Левитанның көчле тавышы яңгырады:
– Передаём сводку Совинформбюро!
Хәбәрләрдән ниндидер кырыс, күңелсез чынбарлык тарала, шул җанга
үтеп керә иде.
Тәлига тирә-якка карады. Вокзалда хәрбиләр күп. Ул үзенең улын, аның
хушлашып хезмәткә китүен, үзләренең бергәләп аны озатып калуларын, аннары
шушында иренең кулга алынуын исенә төшерде.
Вокзал янында ыгы-зыгы. Диварларда сугыш турындагы плакатлар,
фашистларны дөмбәсләүне төшергән карикатура рәсемнәре.
Танклар, сугышчылар төялгән эшелоннар туктап та тормый, Көнбатышка
таба китә тора. Каршы якта килеп туктаган составтан станоклар бушаталар.
Икенче вагоннан сәләмә киемле немец әсирләрен төшерә башладылар. Әдибә
белән Фәһимә, шаккатып, шуларны күзәтте. Менә ул фашистлар, кешелекнең
дошманнары! Күпме шәһәр-авылларны җимергән, яндырган, күпме кешеләрне,
солдатларны үтергән алар! Мәктәптә укытучылар сөйләгән, киножурналларда
күрсәтелгән вәхшилекләрен искә төшерде Әдибә. Ул йодрыкларын кысып,
нәфрәт белән тегеләр ягына карады:
– Абыкаем, күбрәк кырыгыз сез бу хәшәрәтләрне! – диде кыз, пышылдап.
…Таш-таулар арасыннан поезд алга омтыла. Вагоннар иске, салкын.
Красноуфимск станциясенә дә җиттеләр. Алда – Яңавыл – Туган җир! Ничек
каршы алыр аларны туган авыл? Кемнәргә кайтырга икән ике бала белән?
Авылдашлар, туганнар ничек икән – ничә еллар үтте бит инде. Бөгелмәде,
сыгылмады, сындырырга тырыштылар – сынмады. Тик барыбер бик авыр икән
лә кайтып керүе. Шундый уйлар тынгылык бирми, эчке дерелдәү йөрәккә кадәр
үрмәли иде.
Эленке-салынкы болытларны куып, көзге җил исә. Поезддан төшеп, вокзал
алдына чыгуга, аларны салкын һава бөтереп алды. Килешле генә башлык
астыннан бүселеп чыккан саргылт бөдрәләрен эчкәрәк яшереп, кара-көрән
юка пәлтәсен тарткалады Фәһимә. Көчәйткечтән тигез тавыш яңгырады:
– Санитарный состав прибыл на первый путь!
Сугыштан кайтучы яралы ирләрен каршыларга поезд янына хатын-кызлар
ашыга. Кайсылары кул арбасы тартып килгән. Киемнәр тузган, йөзләр сагышлы…
Кемнәрнеңдер газиз баласы йә кадерле ире кан эчендәдер, үлем белән
тартышадыр… Кайсысы кулсыз, аяксыздыр… Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән
ташлама шуларны! Минем улым ничек икән, исән микән балакаем?..
Вокзал янында бер гарип солдат, агач аягын агач арбасына сузып утырган да күшеккән куллары белән өздереп гармун уйный. Баш очындагы чаганның
сирәк сары яфракларын сары сагыш итеп җил туздыра.
– Өши башладыңмы, кызым? – дип, Тәлига юл капчыгыннан калын
шакмаклы шәлен алды. Унбер яшендә генә булса да, буйга тартылып, озынаеп
киткән кызын шәл белән төреп, чукларын артка тартып бәйләп куйды. Кызчык
бераз җылынып киткәндәй булды. Олысы бирешми, ныклырак анысы… Хатын
авылга кайту өчен ат белешергә китте.
Җиде еллап гомер үтеп китсә дә, Яңавыл әллә ни үзгәрмәгән икән. Вокзал
янында шул ук бер-ике катлы агач йортлар, алар искерә төшкән дә җимерек
ихаталар гына күбәйгән. Монда юлаучылар аз, атлар янында берничә кеше
кайнаша. Тәлига белешә торгач, бер бабай белән сөйләшеп килеште. Арык атның
иске генә арбасына булган әйберләрен төяделәр дә кайтыр юлга чыктылар.
Көн болытлы, агачларның шәрә ботаклары салкын җилдә селкенә, арба
тәгәрмәче туң җирдә шыгырдап бара. Кызлар үзара русча нидер сөйләшәләр,
тик уйга баткан хатын берни дә ишетми. Ул һаман фронттагы улы, бәлагә
тарган ире, авылдагы туганнары турында уйлый. Аның бетмәс уйларын бүлеп
бабай сорап куйды:
– Йә кызым, читтән кайтасызмы, ирең сугыштамы?
– Әйе, Сверлау ягыннан, – диде ул теләр-теләмәс кенә, чит кеше алдында
ачылып китә алмыйча .
Көн кичкә авышып, җиргә караңгылык иңә башлагач, алда авыл шәйләнде.
Авыл башындагы зиратны уздылар, арырак кура җиләге бакчасы утырта
башлаганнар икән. Йортлар искергән, читән-коймалар да сирәкләнгән. Утын
әзерләргә ирләр юк шул хәзер. Чишмә тавы гына элеккечә һаман биек, аста
үсеп утырган тал-тирәкләр юанаеп үсеп киткән. Бер чакрым да юктыр, янәшәдә
генә Мәликә түтәсе яшәгән Урал авылы шәйләнә.
Менә ничек кайтып керергә язган икән туган авылга!.. Хәтерендә
Тәлиганың… Китәр алдыннан председатель, халыкны җыеп:
– Бу кулаклар белән сөйләшмәгез, ярдәм итмәгез, йөрешмәгез! – дип үгетләп
маташканда, Мәликә түтәсе:
– Үз туганым! Синнән куркып тормам! Ишектән кертмәсәң, морҗаларыннан
төшәрмен! – дип чәчрәп чыккан. Менә шул куркусыз түтәсенең кечкенә өенә
ике бала белән кайтып төште Тәлига. Елашып, кочаклашып күрештеләр,
сөйләштеләр. Әгъзамның фаҗигале язмышы өчен бик борчылды түтәсе.
Үзләренең дә ир туганнарының берсе теге елларда ук атып үтерелгән
иде, ә энеләре сугышта. Төпчек энеләреннән хәбәр юк икән. Бар җирдә дә
җитмәүчелек, юклык күренеп тора, авылларны нужа баскан!
Урал дигән кечкенә авылда Тәлига җиң сызганып эшкә тотынды. Таҗетдин
җизнәсенә ияреп урман кисте, карлы-бозлы эскертне каерып, малга салам
ташыды. Әдибә дә колхоз эшенә чыкты. Көннәр кыскарды, төннәр озынрак
була башлады.
Октябрь бәйрәменнән соң Фәһимә дүртенче сыйныфка үзләренең Салих
авылы мәктәбенә барды. Мәктәп салкын, укучылар күп түгел. Укытучы
Мәрзия апа балаларны яңа кыз белән таныштырды. Арифметика дәресе иде,
парта өстендә укучыларның саргылт кәгазь кисәкләре, каләмнәре ята. Фәһимә
өр-яңа дәфтәрләрен алды (сугышка кадәр абыйсы Горькийдан посылка итеп
җибәргән иде аларны), барысына да уртасыннан берәр табак алып өләшеп
чыкты. Дәрестә кызның сорауларга рус телендә җавап бирүе генә малайларга
кызык: алар тып-тын калып тыңлыйлар. Апалары дәрес материалын бу кыз аңласын өчен русчалап та кабатлый. Өч-дүрт ай эчендә укытучы апасы кызны
ярыйсы гына татарчага өйрәтте, иптәшләре дә ярдәм итте, үзләре русча аңлый
башлады. Февраль бураннарында бер чакрымдагы Уралдан мәктәпкә бару,
аннары Мәликә әбиләренә кайтып йөрү бик арыта. Аннары ачлык та тинтерәтә!
Үзе бала күрмәгән Мәликә түти кызларны өнәп тә бетерми ахры, әнкәләрен чәй
эчәргә чакырганда, кызлар читтән карап торалар. Тәлигага бу газап, әлбәттә.
Елга аша чыгып чыршы, элмә кисәргә барганда, кайчак Фәһимәне дә ияртә
әнкәләре, фермага утын, сарыкларга элмә кайрысы алып кайталар.
Сугышның иң авыр чорлары иде бу. Авылда әле бер йортка, әле икенчесенә
кара хәбәр килә. Дегтяркадан хат алдылар: «Зәки Сталинград өчен барган
сугышларда авыр яраланган, аяксыз икән, госпитальдә ята икән. Исән калуына
бик сөендек! Язгы ташулар үткәч, бәлки кайтарырлар. Ә Әгъзам турында берни
белә алмадык!..» Мөкәррәмә шулай язган иде.
Ай артыннан айлар үтте. Чәчү башланыр алдыннан һәр хуҗалык басуга тирес
чыгарырга тиеш. Мал-туар урынына абзар-кураларда җилләр генә киләп сала…
Абзар артларында электән калган тиресне, тиресле җирне кырып-себереп кырга
ташыдылар. Югары уңыш алу өчен ниләр генә эшләмәделәр. Җиргә коелып
калган башакны берәмләп чүпләделәр. Тылда калган халык ач булса да, фронтка
кирәк икмәк! Бөтенесе дә фронт өчен, җиңү өчен тырышып эшләде.
Беркөнне Тәлиганы җиңгәсе чакырып җибәргәч, кызларын ияртеп аларга
барды ул. Җиңгәсе авыл хәлләрен сөйләде:
– Бер-ике уч бодай алып кайтканда тотылган Әсманы төрмәгә алып киткәч,
ике баласы өйдә япа-ялгыз калды бит! Ачтан үлмәгәйләре… Шунда күчеп
яшәсәгез, сабыйларга зур таяныч, ярдәм булыр ие, – диде җиңгәсе. Шулай
итеп, алар Салихта яшәп калдылар.
Дүрт балага ашарга юнәтү бик авыр инде, тик нишләмәк кирәк! Илгә килгән
хәсрәт бит!
Тәлига үҗәтләнеп эшкә ябышты. Яшәү өчен көрәш дәвам итте.
Ашлыклар өлгереп җиткәч, уракка төштеләр. Иртә таңнан кара төнгәчә
кырда, басуда хатыннар. Председатель очраган саен ашардай булып карый,
Тәлигага бәйләнә. Бүген дә:
– Менә миннән йөз чөереп, Әгъзамны сайлаган идең дә, ул кайда да мин
кайда! Ул кем дә мин кем! – диде ул, масаеп. – Бүген кич минем янга амбарга
килерсең!
Үзеннән әче бал исе килә. Тәлига читкә тайпылды:
– Дөньяда ир заты беткән дисәләр дә, сиңа карыйсым юк, бәйләнмә миңа,
Габделхәй! Әнә авылда күпме ялгыз хатыннар…
– Ачка катарсыз әле… – Тегесе сүгенеп китеп барды.
Тәлига йөрәге ярсуга түзә алмыйча тагын ире турында уйлады. Намусын
сатып ләззәт ала торган хатын түгел лә ул! Сизә, исән түгел инде аның Әгъзамы!
Сугыш чыккач, ашарга бирмичә ачтан интектергәннәр, газаплап үтергәннәр
аны! Төшенә дә гел шулай керә. Яратышып яшәделәр алар, тик бәхетләре
генә гомерсез булды! Чын хуҗа иде, балалары өчен дә үлеп тора иде әткәләре.
Кич Әдибә эштән елап кайтып керде. Кызлар фермадан кайтканда, хуҗа
очрап аны арбадан куып төшергән:
– Нәрсә дип син, кулак калдыгы, колхоз атына утырып йөрисең, бар, җәяү кайт!
Бәрәңге утыртырга җир бирмәве дә үчлектән инде, аны кызлар да аңлый.
Урта Азиядә алынган матур киемнәр бәрәңгегә алыштырылып бетте.
Тагын яңгырлы, пыскак көз җитте. Басу читләренә агачлардан тәңкә-тәңкә алтын коела! Җилләр яфрак туздырып йөргәндә, укырга күрше Күрдем
авылына киткән Фәһимәләр атнага бер-ике тапкыр гына кайта башладылар.
Бер ялда, абыйларыннан инде өч ай хат килмәвенә аптырап, Ленинградтан
эвакуацияләнгән рус хатыны Полина янына керде кызлар, бергәләп
командование исеменә хат яздылар. Җавап көттереп килде: Курск юнәлешендә
барган, миллионлаган корбаннарны йоткан коточкыч авыр бәрелештә – танк
сугышы дип аталган мәхшәрдә булган абыйлары хәбәрсез югалган икән! Ачы
хәсрәттән Тәлига йоклый да, ашый да алмады. Берничә айдан бу гаиләнең
бөтен өметен өзеп, һәммәсен зур кайгыга салып, кара мөһерле хат килеп төште:
«Сезнең улыгыз танкист Фахров Әгъләм Орлов өлкәсенең Чегатаево авылы
янында батырларча һәлак булды», – диелгән иде бу хатта. Баһадирдай улы
танкта янып үлгән бит! Аның фаҗигале төстә һәлак булуы – соңгы ышанычның,
өметнең өзелүе иде…
– Улым, багалмам! Җиңеп кайтырбыз дигән идең! Шулчаклы инсафлы,
акыллы булып үсүләрең кемнәр өчен булды соң? Бөтен өметем синдә генә ие бит!
Елап туйгач, ул үз-үзенә:
– Хуатит! Тукта, Тәлига! Күпме еласаң да, кире кайтмаслар бит инде!
– диде. Тәне буйлап, чеметтереп әллә нәрсәләр йөгерешкән сыман булды.
Тәлиганың кечкенә нәфис гәүдәсе тагын да бәләкәйләнде. Аның тормышы
тоташ югалтулардан гына тора микәнни соң? Кызлар да, абыйларын уйлап,
кара кайгыга батты, әнкәләре өчен борчылды.
– Әнкәй, син чирләп егылсаң, без нишләрбез, бигрәк бетерендең! Ашарга
юньле ризык та юк бит ичмасам!
– Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас! – дип куйды ул.
Данлы җиңүләрне, сугыштагы уңышларны хәбәр итеп, озак көтелгән яз
җитте. Кардан арчылган урыннарда яшел үлән баш калкытты.Үлән кабарып,
яшел хәтфә өстендә беренче чәчәкләр – умырзаялар күренде. Һавадагы яз исе,
сыерчыклар килүе күңелгә рәхәтлек өстәде. Урман инде яшелләнә башлады,
агачлардагы нәни яфраклар рәхәтләнеп кояш нурында коена! Менә тиздән
кузгалак, юа, какы үсеп чыгар! Фәһимә җентекләп үләннәрне карый. Черек
бәрәңге боламыгы ашап эчләр авырта инде! Оны булган кеше берәр учлап
кына арыш онын боламыкка салып болгата, аш ясый. Үзләренә карата булган
мөнәсәбәткә, ачлыкка түзалмыйча, Әдибә апасы Кемеровога эшкә китеп барды.
Мәктәптә укулар әйбәт кенә бара, җиденче сыйныф бит, сынатмаска
инде. Ярый әле укытучылар әйбәт: хәлгә керәләр, ярдәм итәргә тырышалар,
киләчәккә зур өмет уяталар. Фәһимә дусты Наилә белән һәрчак бергә, серләре
дә уртак, киләчәккә төрле план коралар, туйганчы икмәк ашау турында да
бергә хыялланалар. Менә бүген дә пионервожатый Әнгам (булачак халык
шагыйре Атнабаев) политинформация үткәрде. Укучыларыннан бер-ике яшькә
генә өлкәнрәк булса да, озынча гәүдәле, шинелен кысып буып куйган бу егет
Фәһимәгә аерым игътибар итә. Тик кыз аңа күтәрелеп карарга да ояла.
– Сиңа ничек карады… сиздеңме? – ди Наилә.
– Кит инде, сүләмә юкны! – Фәһимә кызарып читкә карый. – Мәктәпне
тәмамларга вакыт җитеп килә, имтиханнар турында уйла.
Тугызынчы май көнне мәктәптә укучыларны быргы-барабаннар тавышы
астында «линейкага» тезеп бастырдылар. Завуч тантаналы итеп:
– Балалар! Бүген илдә зур шатлыклы хәбәр! Фашистларга каршы дүрт ел буе
барган канкойгыч сугыш тәмамланган! Ишетәсезме, сугыш беткән, балакайлар!
Җиңү безнең якта! Совет армиясенә, бөек Сталинга дан!
Рус теле укытучысы Гайшә апалары да, Мәрзия апалары да елый иде!
Бар да дәррәү «ура» кычкырды! Бала чагын сугыш афәте урлаган яшь буын
шатлыгыннан нишләргә белмәде! Дәресләр булмады, укытучылар да, укучылар да
өенә, авылларына сөенеч хәбәр алып кайтырга ашыкты. Нәдим, Җәмилә, Наилә,
Марс, Фәһимәләр – алты-җиде бала авылларына елый-елый йөгереп кайттылар:
– Җиңү, Җиңү! Сугыш беткә-ә-ән!!!
Авыл халкы урамга чыкты, шатлыктан кочаклашып елашулар башланды.
Кемнәрдер мәтәлчек атты, ура кычкырды. Яулыклар, ирләреннән калган иске
бүрекләр һавага очты. Яраланып кайтканнар да шатлыктан күз яшьләрен сөртте.
Чит җирләрдә ятып калган якыннарын юксынып та, әрнеп тә, исәннәренең
кайтуына өметләнеп, шатланып елаучылар да – һәммәсе бер- берсен Җиңү бәйрәме
белән котлады! Бу шатлык аһәңе әйтерсең лә дулкын булып Җир шары буйлап
тарала, киләчәктә тормышларның яхшырачагына ышаныч, өмет тудыра иде.
Сугышта һәлак булган улын, гаепсезгә төрмәгә эләгеп юкка чыккан ирен
уйлап, Тәлига үксеп-үксеп елады. Бәхетлеләрнең ирләре кайтыр…
Күз яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап сузылды да сузылды. Ә аңа тагын
да нужа арбасына җигелеп, дөнья йөген тартырга, җан сакларга гына түгел –
кызларын тормыш юлына чыгарырга кирәк иде.
Элек үзләренеке булган зур, алты почмаклы матур йорт колхоз карамагында,
өстә колхоз идарәсе, астын китапханә иткәннәр. Килендәшенә баргач, озаклап,
күз яшьләрен йотып карап тора Тәлига өйләренә, ихатасына:
– Исәнме, газиз йортым!
Әнә түрбакча, бу якка караган өч тәрәзә, аларның күптән буявы уңган! Бакча
да ташландыкка әйләнеп беткән. Себерелгән чиста ишегалды буйлап, салмак
елмаю белән, әкрен генә атлап, каршысына ире килә сыман… Йөрәге, бөтен
җаны әрнү-сызлаулардан сыкрый, газапка чума ул, күзләреннән яшь тәгәрәп
төшә. Кереп урап чыгасы килсә дә түзә. Күптән үзенеке түгел шул инде! Их, дүрт
почмаклы түгел, хәтта өч кенә почмаклы булса да, үзләренең йорты булсамы!..
Сугыш беткәч, орден-медальләр тагып, авылга ирләр кайта башлады.
Әсманың ире дә кайтып җитәргә тиеш, кая барырга? Тагын кемгә йортка
керергә? Авылдашлары, ахирәтләре булдыралганча ярдәм итәргә тырыштылар,
киңәш бирделәр. Тик һәркемнең гаиләсендә ярлылык, ачлык, җимереклек һәм
юклык! Мәликә апасы тагын үзләренә чакырды.
– Олы кызым безне үз янына Күмертауга алдырмакчы, бер дә чыгып китәсем
килмәй шул, – диде Тәлига апасына.
Әдибә Кемерово ягында эшли башлаган, почтага телефонистка булып
урнашкан иде.
– Фәһимәңне кияүгә бир! Сугыштан кайткан, өе булган берәр кешегә!
– Ни сүләйсең, аңа әле уналты да тулмады бит!
– Тулыр нибуч! Авылда кызлар буа буарлык, алучы булса, димен инде.
Юраганы юш килгәнме, уналты яшь ярымнан кияүгә бирде ул кече кызын.
Тулып пешкән җиләк кебек, чибәр, килешле, эшчән кызга күз атучылар булды.
Фәһимә Гатаны сайлады, кияү тугыз яшькә зуррак иде. Ата-анасыннан калган
кечкенә генә иске өен яңартып башка чыктылар, шунда яши башладылар.
Чистартып, ташларын җыеп, бәрәңге бакчасы ясадылар, аны коймалап
алдылар. Бу ана хыялының иң югары, тантаналы ноктасы иде бит! Үзенчә
бәхетле иде ул, кызын урнаштырып кала алуына, аның юньле кешегә тап
булуына бик шатланды. Чөнки Гата – дөньяның ачысын-төчесен татыган,
акыллы, төпле егет иде.


Бәянның АХЫРЫН сайтыбызда АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ күзәтеп барыгыз.
Әсәрне башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=5128
  2. http://kazanutlary.ru/?p=47782

Фото: pixabay.com