«Хәзинә» әдәби конкурсы

03.10.2018

Күпер (повесть/ахыры)


…Икенче көнне иртә белән иртүк Камил миннән теш өчен гафу үтенергә дип килгән. Арсень, документларына кул куйдырып, кайтып киткән иде инде. Мин Камилгә: «Телемә күрә тешемә эләкте, үзем гаепле, гафу үтенмә, хатыныңны гаепләмә», – дигәч, без аерылыштык. Кич белән мин, янгын машиналарының Камилләр ягына баруын күреп, рәискә сораулы караш ташласам, ул: «Камил алып кайткан бурасына ут төрткән», – диде.
Шул кичне салынасы йортның бурасы түгел, ә минем Камилгә ышанычым,
хөрмәтем, өметем янды. Минеке генә түгелдер, бөтен авыл халкы өчен
көтелмәгән чир килү иде бу.
Камилнең эчүе шул дәрәҗәгә җитә, аңа «белая горячка» булган дип
сөйлиләр, аның белән очрашудан качалар, Кәшифә апаны кызганалар. Күпме
вакыт узгандыр, хатыны Гәүһәр, кызын алып, ташлап киткән икән, дип
сөйләделәр.
Шул хәбәрдән соң Камилнең үлеп терелүе турында сүз таралды.
– Сүз генәдер шәт?
– Сүз үтерә дә, терелтә дә.
Хатыны ташлап киткәч, матчага кыстырып куелган хат конвертына:
«Ашауның тәме, яшәүнең яме калмады», – дигән язу калдырып, урам коесына
сикерә ул. Пинжәген кое чыгырына элеп, түфлиләрен бурага сөяп калдырырга
ушы җитә. Иртә белән кое суына дип чыккан Зөлфирә, әүвәл чыгырдагы
пинжәкне, аннары затлы түфлиләрнең кемнеке булуын белеп, гаҗәпләнсә
дә, тиз генә чиләгенә су алып китмәкче була. Коега караса, анда кеше башы!
Камилнеке! Зөлфирә авылны аякка бастырырлык тавыш белән кычкыруын
сизми дә кала:
– Камил үлгән, Кәшифә Камиле!
Тавышны ишетеп җыелган халык арасыннан Гыйният абзый, кулындагы
дилбегәсен тиз-тиз биленә бәйләтеп, үзен коега төшертә дә, Камилне кочаклап,
өскә күтәртә. «Мәетне» җиргә сузып салып, Кәшифә апага әйтергә кемнедер
чаптыралар. Кәшифә апа чыга, ә синең әниең – безнең иң кадерле Ак әбиебез,
ишеткән хәбәрдән һушсыз калып егыла. Шуннан мантый алмый, дөнья куя.
Урыны оҗмахта булсын…
Ә Камил җирдә «ах-ух» килеп бераз аунагач, күзләрен ачып: «Миңа ни
булды? Мин кайда?» – дип сорый. Кемдер аңа «тәмугта», ди. Урам коесының
суы тирән түгел – ияккә кадәр генә икән… Халык Камилне «үлеп терелде» дип
сөйләсә дә, рәисебез, нефтяниклардан таныш начальнигы белән сөйләшеп,
аны мәҗбүри дәвалый торган профилакторийга озаттыра. Ак әбине Кәшифә
апа безнең зиратта күмелгән Зәнәбирә апа кабере белән янәшә җирләтә. Үзең
күрерсең. Шуннан соң күпме гомер узса да, Камилнең исәнлеге турында да,
кайдалыгы турында да ишеткәнем булмады. Кызын «садикта икән, хатыны
биеп йөри икән, Камил фатирында яши икән», дип, Казанга бал сатарга барган
Рамил сөйләде. Малаен артистлыккамы, гитаристкамы укытмакчы булып,
белгән кеше эзләп театрга барган икән, Камил эшләгән оркестр җитәкчесе
– Бакиров фамилияле композитордан ишетүенчә, аны штаттан чыгарсалар
да, күңелләрдән чыгарып ташлый алмаганнар. Башта ул «Туймазынефть» карамагындагы профилакторийда дәваланган. Аннары, үзара килешеп,
«Әлмәтнефть» санаториена күчергәннәр. Шунда ятып, ул пациентлардан
ансамбль оештырган, эчүдән туктаган, бакчачы булып хезмәт хакы ала икән.
Кайсы мәгълүматлар хакыйкатькә якындыр – минем өчен ул атасыз
үскән баланың имансызлыгына дәлил генә, – диде Хәтиф. Минем өчен дә ул
онытылып барган хатирә генә иде. Мин аның турында «онытмадым», дип
әйтә-яза алмыйм. Ул минем хәтердә дөньяга килүе дә, югалуы да серле булган,
театр артистлары арасында еш очраган фаҗига каһарманы буларак яши иде.
Режиссёр буларакмы, сценарист буларакмы – әсәр иҗат итәргә туры килсә,
«запас персонажым» буларак, аның миңа зыяны юк иде.
Мөмкинлек булмауданмы, талант җитмәүдәнме, «запасыма» дөньяга
чыгарга һаман чират җитмәде. Камилне күрмәвемә, аның оста гитарист
булуын онытуыма күпме вакыт узгандыр, бердәнбер көнне эш телефоным
шалтырады: «Беларусфильм»нан килгән режиссёр ассистенты шалтырата
икән. Аларга Макаренконың «Педагогическая поэма»сы буенча төшерелгән
фильмны «озвучивать» итәргә ике татар артисты кирәк икән. «Желательно,
музыкант-актёр. Фильм многонациональный», – диде ассистент.
– Театрга мөрәҗәгать иттегезме?
– Ерак гастрольләргә киткәннәр. Бер айсыз кайтмаслар.
Ризалашып, сценарийларын алып калдым да уйга талдым: берсенә үзем
барсам, икенчесенә кем?
– Камил! – диде хәтер.
– Бу юлы үзем Бакировны эзләп киттем. Ташкент гастрольләрендә икән.
Телефон номерларын табып бирделәр. Сөйләшергә заказ биреп, ике көн узуга,
ниһаять, Ташкент: «Композитор Бакиров тыңлый. Сез кем?»
– Мин – мин!
Максатымны әйтеп, шаярып сөйләшүдән, «Ташкент ягы» мине аңлап:
«Камил хәзер Каменка шифаханәсендә дәвалана ич!» – диде.
– Туберкулёз эләктергәнмени?
– Маскировка өчен. Аны чыгару өчен телевидениедән «опекага алабыз»,
дигән язу китереп, баш врачка бирергә кирәк. Санаторийга акчаны нефтьчеләр
бирә. Язуың алардан булса, абруйлырак. Очрашканга кадәр хуш. «Пип-пип…»
Бакиров кушканнарны аныңча эшләп, дәваланучылардан интервью алырга
дигән сәбәп-сылтау табып, оператор Таһир белән Каменкага килсәк, Камил,
кеше җыеп, гитара чиртеп утыра. Гаҗәпләнүен дә, шатлануын да сиздермәде,
ишек ягына күрсәтеп, «тамашачыларын» чыгаргач: «Монда да килеп таптыгыз.
Ни кирәк?» – диде, исе китмәгән кыяфәттә.
– Үзең кирәк?
– Өч борынга керергәме?
Барысы турында да аңларлык итеп сөйләгәч, ул: «Бу гитара белән булмый,
үземнекен китерергә кирәк», – диде.
– Проблема булмас, дидем мин, аның ризалыгына ышангач.
– Мине чыгарырлармы соң? Чыгарсалар күпмегә? Нинди шартларда? –
диде ул, курыккандай.
…Камилнең һәр соравына канәгатьләндерерлек җавап биреп, билетлар
алып, Минскига барып урнашканда, «Беларусфильм»дагы эшләрнең иң кызган
чагы иде. Безне, иң «шәп» дигән очсыз гына кунак йортына урнаштырып,
килүнең икенче көнендә «озвучка»га чакырдылар. Ун сменалык эшне өч
сменада бетергәч, безгә «унбиш смена эшләделәр», дигән ведомостька кул куйдырып, кесә тулырлык акча бирделәр. Кибетләрдә йөреп, күчтәнәчләр
алуга, режиссёр ассистенты кайту өчен билетлар китерде. Иртәнге сәгать җиде
тулгач китәсе. Төне буе алган бүләк, күчтәнәчләребезне төрештердек. Шунда
Камил: «Упаковка – тоже искусство», – диде дә туктап калды.
– Нәрсә булды? – дип сорадым.
– Синең бүләк бирер хатының, күчтәнәч бирер балаларың бар. Ә мин
боларны кемгә дип алдым инде? – диде ул.
– Синең дә хатының, кызың бар.
– Алар миннән бернәрсә дә алмыйлар шул.
– Алырлык итеп бир, сез бит аерылышмаган.
– Үземне җиңә алсам ярый ла… Ә җиңә алмасам? Атып бәрергәме?
Сүз җаен китереп, үзем белән булган хәлне сөйләдем.
– Бер елны миңа Казан янындагы Васильево санаториена путёвка бирделәр.
Мин анда барырга хатынны күндердем. Шатланмаса да, ризалашып китте
хатын. Мин өч бала белән өйдә калдым. Икенче көндә борылып кайткан
бу. Бассейнда коенырга эчке киемнәр кирәк икән. «Су процедуралары
билгеләделәр», – ди. Китте дә ун көн кайтмады. Күңелгә корт керде бит. Нигә
кайтмый? Өч баланы ияртеп киттем. Регистратурадан аның кайсы палатада
ятуын сорасам: «Ул квартирага урнашты, ике бүлмәнең берсендә алар…» –
диде марҗа.
– Кем белән?
– Иптәше белән.
– Аның иптәше мин. Менә паспортым.
– Мин бит сезгә «ире белән», димәдем. «Иптәше белән», дидем. Иптәше
аның Рабига атлы. Әнә журналга шулай теркәлгән.
Бераз тынычланып, хатынның фатирын эзләп киттек. Барып керсәк, мич
янындагы эскәмиядә хатыным кер юып маташа.
– Нигә син процедурада түгел?
– Сәгате җитмәгән.
Сәгать карарга дип диварга карасам, мич кырыена сузылган бауда ирләр
күлмәге эленгән.
– Иптәшең кайда?
– Бильярдка китте.
– Палкой күкәй толкать?
– Белмим – нәрсә толкать итәдер. Ул үзе аерым дөнья, күп сөйләшми.
– Сөйләшмәсә дә, керен синнән юдырамы?
– Кем әйтә?
– Әнә ич, юып элгәнсең, – дидем дә тартып алдым күлмәкне баудан.
– Син нәрсә, мине кеше белән дошманлаштырасың киләмени? Элеп куй
урынына!
– Дошманлаштырасым түгел – аерасым килә, балалар хакына! – дидем
дә, берни аңламаган балаларны елатып, пригородный поезд платформасына
киттем. Хатыным аптырап, сүзсез карап калды. Кичкә чемоданы белән
әйберләрен алып кайткан. Елый да балаларны сөя, миңа бернинди сорау да
бирми.
…Соң дип тормадым – кабат Васильевога киттем. Теге йортка барып керсәм,
хатынымның ике фатирдашы да аптырашта иде, өченчеләре (ягъни минем
хатын) кая китүен әйтмәгәнгә. Фатирдашларының берсе – минем хатын белән
бер бүлмәдә яшәгән икән, ирләр киеме киенеп, ирләр булып йөрүче өченчеләре аерым бүлмәдә ялгыз яшәүче «трансвестит» («кыз тәкә») икән! Нихәл итим,
ул кичне эш бүлмәмдә генә йоклап, икенче көннең иртәсендә гафу үтенергә
кайттым.
– Гафу иттеме соң?
– Итмәсә, минем белән илле ел яшәмәс иде.
– Минеке гафу итмәячәк!
– Ә син аңа багышлап махсус көй яз да, итальянлылар кебек, тәрәзенә килеп,
серенада җырла. Кызың ишетеп, сезне кавыштырыр.
– Минем аңа багышлап язган өч көем бар. Уйнап күрсәтимме?
Уйнады Камил. Аның көйләре сүзсез монолог, тойгылар көлтәсе, хисләр
дулкыны иде. Бераздан ишекне шакып, купебызга проводница килеп керде дә:
– Сезгә кунаклар бар, кабул итегез! – диде.
Шунда ук билендәге каешына кобура таккан иргә ияреп, ап-ак сакал-мыеклы
бер карт керде дә:
– Не удивляйтесь, мы не надолго, – дигәч, портупеелысы чыгып, ишекне
япты.
– А вы продолжайте, играйте, – диде карт, Камилгә карап, үзе минем янга
утырды. Күкрәгендәге депутат значогы, кораллы озатучы белән йөрүе аның
гади пассажир түгеллеген күрсәтә иде.
Камил уйнавыннан тукталмады. Игътибар белән тыңлаучы «тамашачыбыз»,
көй алышынган саен, аның исемен атап, сүзләрен хәтерләргә тырышып
утырды: «Өй артында шомыртым, серен сөйли миләшкә», «тиз генә кайтырмын
дигән идем», дип, һәр көйгә иярергә маташты. Үзеннән-үзе: «Сез татарча
беләсезмени?» – дип сорарга мәҗбүр булдым.
– Мин – татар авылы детдомында үскән кеше, – диде значоклы. Яшен
тизлегендә күңелемдә төрле хатирәләр уянгандай булды. Мин бу сәер
пассажирны таныган кебек тә идем. Тик бу турыда аңа әйтеп, сораулар бирергә
базмадым. Ныгымаган ышанычым югалудан курыктым.
Камил чираттагы көен уйнаганда, кунак «Идел бит ул, киң бит ул, Идел
өсләрендә йөзгән аккошларга тиң бит ул», дип җырлагач, карт, борылып, күз
яшьләрен сөртте дә: «Рәхмәт сиңа, улым!» – диде.
– Улым, дидегезме? – диде Камил.
– Әйе, – диде бабай – шулай тоям.
Мин тагын аның йөзенә карадым. Аның «ул» булуына ышанычым артты
гына түгел, шигем бөтенләй калмады. Ә Камил, уйнаудан туктап, берсеннән
икенчесе урынсызрак сорауларын яудыра.
– Иделнең юклыгын беләсезме? Ул бит хәзер җырларда гына калды.
– Җырны онытмавыгыз мактауга лаек.
– Сез татар музыканты идегезме әллә?
– Мин музыкант та, татар да түгел. Әйттем ич, татар авылы детдомында
тәрбияләнеп, Уфада институт, Мәскәүдә аспирантура, Минскида докторлык
катыргылары алып, хәзер номерлы объектта, исемемне әйтергә ярамаган
субъект булып, радиация үткәрми торган пыяла формуласы өстендә гомер
кыскартучы вазифасындагы гади академик мин.
Шунда мин «сушилкада борчак киптерүне хәтерлисезме?» дип чак-чак
сорамый калдым. Сорауларны Камил тезде:
– Безнең академик Арбузов нефтьтән аракы ясарга өйрәткән. Сез пыяла
формуласы эзлим, дисез.
– Инде таптым!
– Шуның өчен сезгә бу значокны тактылармы?
– Значок – ышаныч символы.
– Символга караганда дәүләт премиясе өстенрәк түгелме?
– Алары миндә икәү.
– Детдомыгызда беләләрме бу хакта?
– Без тәрбияләнгән детдомны япканнар, – дип ишетәбез.
– Япсалар да, анда тәрбияләнгәннәр кайтып йөри, – дип әйтүемне сизми
дә калдым мин. Авыздан ычкынганны кул белән тотып булмый – хәбәремнең
тәэсирен көтеп утырам. Кунагыбыз, борылып, миңа карады. Нидер әйтергә
теләде. Камилдән гитарасын сорап алды да, «Сагыну» көен уйнады. Аннары
кинәт:
– Бу гитараңның тарихын беләсеңме? – дип сорады.
Камил: «Миңа аның тарихы түгел, яңгырашы кирәк», – диде.
– Алты кыллысы да, җиде кыллысы да, гавайныкы да әйбәт яңгырыйлар.
Аермалары нидә?
– Аерма кемнең ничек уйнавында.
– Тапкыр җавап. Шуны раслап Сәйдәшнең «Әдрән диңгез»ен» уйнасаң,
мин канәгать булыр идем.
– Ул көй гавай гитарасында әйбәт чыга.
– Ә мин шушы гитарада да әйбәт яңгыратам. Бир әле…
Чынлап та әйбәт уйнады ул. Гитараны Камилгә кайтарып биргәндә: «Кеше
дә шулай үзгәрми сакланса иде. Кызганыч, бөтен дөнья үзгәрә. Без су коенып
үскән Мәләвез елгасы хәзер инеш кенә булып калган, имеш.
– Мәләвез безнең елга ич!..
– Ул безнеке дә. Минем энем шунда икенче тапкыр туган кеше.
Мин тагын, түзә алмый: «Исеме кем аның», дип сораганыма үкенәм.
– Хикмәт исемдәме? Ул хәзер кара алтын чыгарудагы яңа ысулларның төп
авторы.
– Кайда соң ул?
– Мәскәүдә.
– Мәскәүдә дә нефть чыгамыни? – диде Камил, тагын дорфа гына.
– Чыгара белсәң, кайда да чыга ул. Чыгара белүчеләрне Губкин институтында
энем әзерли. Башкортстан, Татарстан нефтьчеләренең күбесе аның шәкертләре.
– Мактанучылардан ишеткәнем булды, – диде Камил, сөйләшүне туктатырга
теләгәндәй.
Ә мин исә сүзне башларга да, аннары барысы турында ачыктан-ачык
сораштырырга да инде әзерләнеп беткән идем. Кунагыбыз, урыныннан
калкынып, визит карточкасын миңа сузды да: – Вакытыгызны алганым өчен
гафу итегез, рәхмәт белән үз купема чыгам. Әле юл озын. Сорауларыгыз булса,
әңгәмәне минем купеда дәвам итәрбез, – диде.
Сорауларым күп иде, әлбәттә. Ни өчен әле ул безне танымаганга сабышты,
аннары нигә Кәшифә апаның язмышы белән кызыксынмады, баласы бармы,
булса, кайда һәм кем ул хәзер? Аның мине тануы шиксез, әлбәттә, әмма
Камилне үз улы дигәне шикләндерә. Сәбәпләрне дә табарга була иде.
…Безнең бу очрашуга тиңләшерлек вакыйгаларны әдәби әсәрләрдә дә, кино-
спектакльләрдә дә укыганым, күргәнем юк иде. Уйланып, хыялланып күпме
ятканбыздыр, ишек шакып тагын керде әрсез кунагыбыз.
– Гафу итегез, зинһар, – диде ул, Камилгә карап, сезнең туган елыгыз
кайчан?
– Мин карт инде, Сталин үлгән елны, 5 мартта туганмын.
– Әтиегез кайда, кайчан вафат?
– Ватан сугышында.
– Кайсы?
– Наполеонга каршы сугышта, – диде Камил, дорфа гына.
Урынсыз сорау бирүен аңлаптыр:
– Гафу үтенәм, – диде дә үз купесына чыкты төн кунагы.
Камил ятып йоклагач, кердем мин бу серле академик карт янына.
Озак сөйләштек. Әтисе детдомнан алып китеп, яңа тормышы башлангач,
Мәләвезтамак авыл Советына хат язып караса да, «Сез эзләгән кеше
Свердловск өлкәсендә, торф эшендә, бала үстерә», дигәннән тыш җавап
килмәгән. Өйләнмәгән, мәхәббәтенә хыянәт итмәгән. Турыдан-туры булмаса
да, кинаяләп сөйләшүдән, без кемнәр турында сүз алып баруыбызны да, бер-
беребезне дә аңладык, кемнең кем булуын белдек шикелле.
Әтисе күптән вафат икән аның, туганнары Польша белән Литвада яшәп,
кайберләре шунда җирләнеп, исәннәре белән хәбәрләшеп торалар икән.
Диннәре төрле булса да, телләре төрки, имеш. Әңгәмәбез озакка сузылса да,
аерылышканда, бер-беребезгә ниндидер вәгъдәләр дә бирешмәдек, кунакка да
чакырышмадык. Шунысын тану кирәктер: бу кеше минем берәр әсәремнең
каһарманы булырга лаек, дигән нәтиҗәгә килдем шикелле.
Минскидан кайтып төшкәч, безне үз машинасында улым каршы алды.
Аның шатлыклы йөзе, елмаеп сөйләгәннәре хәзер дә колагымда, күз алдымда.
Улым турында шуны гына яза алам: безне каршы алгач, дачасына бәрәңге
утыртырга дип китә дә, орлык бәрәңгесен чүпләп тутырырга дип нәүрәпкә
төшкәч, метан газы белән агуланып шундук вафат була. Аның фаҗигале
үлеме турында без икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шул хәбәрдән мин,
инсульт бәреп, инфаркт булып, шикәр авыруы башланып, урын өстенә аудым.
Хәрәкәтсез, үлем килүенә ышанмыйча, берничә тапкыр больницада ятып, өч
ел дигәндә, ниһаять, өйгә чыгарылгач, пенсиягә озатылуымны, озак эшләгән
«специалист» буларак, рәхмәт йөзеннән, гади хәбәрче итеп вакытлыча эштә
калдырылуымны белдем. Үз хәлем хәл дигәндәй, әллә кайдагы Польша-Литва
төркиләренең шәҗәрәсен эзләү түгел, ул хакта уйланырга да теләгем юк иде
хәтта.
Дүрт чатлы таякка таянып, даруханәгә һәм кибетләргә чыга башлагач,
ниһаять, беркөнне эшкә барып, күренергә булдым. Һәркемнең үз эше,
үз мәшәкатьләре баштан ашканлыгын беләм, тиз-тиз хәл белештем дә
документларымны алырга кадрлар бүлегенә кердем. Анда минем исемгә килгән
телеграмма көтеп ята икән. Шуны бирделәр. Карчыгым белән икебезне «Бер
очрашу – бер гомер» дигән якташлар бәйрәменә чакырганнар. Телеграммага
«Рәис» дигән имза куелган.
– Колхоз беткән – дигәннәр иде, нинди «рәис» булыр, – дип, аптырашта
калдым да, Камилне табып, сораштырырга булдым. Бәлки, Кәшифә апа аңа
хат язадыр, хәбәрләшеп торалардыр, дип уйладым.
Театр оркестры дирижёры Бакировны телефон аша табып сорагач,
Камилнең күптән авылына кайтып китүен, хатыны Гәүһәр белән кушылуын
белдем. Бу эшкә үземнең дә катнашым бар, дип шатлансам да, минеке ише
чирдән котылган кешеләрнең кабат «ычкынулары» ихтималыннан, Кәшифә
җиңгәчәй исеменә «Нинди бәйрәм?» ул дип телеграмма «суктым». Рәтләнсә,
җавапны Камил бирер, дип уйладым.
Ялгышмаганмын, Камилдән: «Праздник встречи воспитанников детдома,
праздник встречи односельчан, праздник открытия моста и других объектов.
Камил» дигән хәбәр килде.
Бәйрәм 15 июльдә буласы икән. Аңа кадәр әле егерме көнләп вакыт бар
иде. Ничек кайту, күчтәнәчкә ниләр алу, даруларымның кайсылары кирәклерәк
булыр, дигән вак-төякне хәл итү белән вакыт узуын сизми дә калганбыз.
Китәргә өч көн калды дигәндә, Минскидан Садриев атлы кинооператор
килеп төшә. Командировкага. Миңа да шалтыраттылар, ул сине белә, дигәч,
бардым. Станислав Говорухин белән Казан телевидениесендә бергә эшләп,
Мәскәүдә укыгач, Белоруссиягә практикага җибәргәннәр икән. Шуннан
ул «Беларусфильм»га урнашып, кинооператор булып эшләп калган. Аның
катнашы белән дөнья күргән «Педагогическая поэма» фильмы республикада
бик абруйлы депутат-академикның күңеленә хуш килгән. Садриевның
әйтүенчә, «ул үзе авыл детдомында тәрбияләнеп, кеше булганнар турында
фильм төшерү кирәклегенә хөкүмәт чиновникларын инандыра алган.
Чыгымнарны нефтьчеләр институты да, министрлыгы да үз өстенә алыр»,
дигән.
– Белоруссиядә андый институт та, министрлык та, нефть тә юк, – диләр аңа.
– Юк икән – үзем түлим, үзем күтәрәм, – ди дәүләт премияләре лауреаты.
Тәкъдим сүзе, уеннан чынга әверелеп, утыз минутлык документаль фильм
төшерергә режиссёр һәм аның группасын билгелиләр. Татарстаннан килеп,
дәрәҗәләргә ирешкән Садриев фильмның операторы була.
…Ул Казан студиясе тарихын оешуының беренче көннәреннән үк белә, мине
дә театрда эшләгән чактан телевидениегә күчкән көннәремә кадәр хәтерли
икән. Үземне яхшы яктан күрсәтергә теләп, кайчандыр аның белән төшергән
туган авылым күренешләрен, дусларым тәрбияләнгән детдом, Агыйдел,
Мәләвез кадрларын архивтан табышып бирергә вәгъдә иттем. Садриев андый
кадрлар сакланырга тиешлеген белеп килсә дә, табылып, кулына алгач, чиксез
шатланды.
Тиешле рәсмилекне үтәп, документлары әзер булуга, кайтып китәргә дә
ашыкты. Фильм эшләнеп беткәч, худсоветка тапшырганда хәбәр итәрбез, ничек
тә килергә тырыш, диде. Әлбәттә, ярар, барырмын, дидем, бара алмасымны
белсәм дә. Дөресен әйткәндә, фильм төшерү өчен мин табып биргән архив
материаллары гына җитмәсен аңлый идем.
Иртәгә бәйрәм дигән көнне оныгым машинасында юлга чыктык. Ерак
арага… Көтү кайткан чакка туры килгәч, сыер сауганда бүлдермик дип, Кәшифә
апаларга кергәнче, әткәй-әнкәй каберләрен зиярәт кылырга бардык. Хәтиф
тә мәрхүм булган икән. Гыйният абзый да, Зөлфирә җиңги дә. Һәркайсының
рухына белгәнебезчә дога кылдык. Аннан урап кайтуга, безнең килгәнне
белгәннәр, табын әзер, чәй кайнаган иде. Татарстан нефтьчеләре эшләп биргән
яңа чишмә суыннан икән. Тастымалларны сыкканчы, самавырны екканчы,
яңа чишмә суының чәен эчеп, гөбәдия ашап сыйлангач, хатирәләребез
белән уртаклаша-уртаклаша, таң атуны да сизмәгәнбез. Күбрәк Камил белән
Гәүһәр сөйләве, алар сөйләгәнне Кәшифә җиңгәчәйнең дөресләп, кайчак
«арттырмагыз», дип утыруы хәтердә. Кыскасы, һәркайсыбыз шат, бәхетле
иде ул кич. Кәшифә җиңгәчәй кызыл кирпечтән салынган йортын мактаса да,
коляска белән кереп-чыгып йөрергә баскычларының биеклегеннән канәгать
түгел иде. Кияү коймагы белән чәй эчкәч, бәйрәм булачак мәйданга, Мәләвез
елгасы аша салынган күпер янына киттек.
Елганың ике ягында да, бәйрәмчә киенгән халык. Учак якканнар. Кайсы
шашлык кыздыра, кемнәрдер пылау казаны тирәсендә таптана. Тауны тишеп
чыккан кара торбадан мәрмәр улаклар буйлап берсеннән икенчесенә агучы
яңа чишмә суында бит-кулларын юып, учлары белән су эчәләр, берсен-берсе
фотога төшерәләр, су сибешәләр. Мәләвезнең ике як ярына да кунаклар килгән
машиналар тезелгән. Күбесе Татарстанныкы булса да, Башкортстаннан да,
Удмуртия белән Пермь өлкәсеннән, Саратовтан, Самарадан да бар иделәр.
– Иң зур машиналар Мәскәү кунакларыныкы, – диде Камил.
Хуҗаларын мәчеттә Рәис хәзрәт кабул итә икән. Сәгать унике тулуга,
мәчеттән унҗиде кеше чыгып, ике башы да тарттырып бәйләгән чаршау
белән капланган күпер янына ясалган эстрада-сәхнәгә менеп тукталдылар.
Танышлар күп булмаса да, әүхәтле кешеләр иде. Халык такта эскәмияләргә
утырды. Колхоз бетеп, авыл советы «җирле үзидарә»гә әверелгәч, шуның
рәисе булган безгә таныш – Рәис абый, хәзер «по совместительству» мәчеттә
халыкка хезмәт итүче мулла – сүзне башлады. Иң әүвәл, килештереп, кыска
гына дога укыды. Аннары килгән кунакларның һәркайсын исеме белән атап
таныштырып чыкты. Күбесе фән докторлары, кандидатлар, дәрәҗәлеләр иде.
Барысына да биргән хәер-сәдакалары, бигрәк тә төзүчеләргә хезмәтләре өчен
рәхмәт әйтеп, дога кылды хәзрәт.
Аннары, сүзне кунакларның кайсына бирергә белми, киңәшләшеп алды да,
арттарак торган берсенә карап:
– Сүз нефть министрлыгы вәкиле, Мәскәү кунагы профессор Кротовка
бирелә, – диде.
Профессор чыгып басуга, бөтен мәйданга күз йөртеп алды да:
– Хөрмәтле авылдашлар, исән-саулармысыз, һәммәгез дә?! – диде, саф
татар телендә.
Халык моны көтмәгән, ахры, дулкынлануын сиздерде.
Мин аның беренче сүзеннән үк үзебезнең Вәсил икәнен таныдым.
Олыгайган, картайган иде, әлбәттә. Ул детдомда үсүе, Мәләвезтамакта Кәшифә
апаның кул астында тәрбияләнүе, анасының кабере шушы авыл зиратында
булуы, әтисе килеп алгач, кайларда укып, кем булуы, хәзер кайда һәм кем
булып эшләве турында сөйләгәч, абыйсы Вәдим турында сөйләргә күчеп,
аның турында чыккан китапларны кызыксынучыларга таратырсыз, дип, Рәис
хәзрәткә бирде. Аннары ярдәмчесеннән папкасын сорап алды:
– Хөрмәтле авылдашлар! Якташлар! Кунаклар! Бик авыр булса да, әйтергә
тиешмен. Бу бәйрәмгә без абыем белән бергә кайтырга дип сөйләшкән идек.
Әмма аның Чернобыль фаҗигасеннән соң эләктергән авыруы теләгебезне
үтәтмәде. Абыем шушы авыл, детдомга кагылышлы фильм төшерү
мәшәкатьләре белән йөргәндә, көтмәгәндә вафат булды. Үз акылында,
васыятьләрен әйтеп үлде. Мәләвезтамак детдомын тулысынча тергезеп
булмасын белгәнлектән, ул, кайчандыр аның бер бүлеге булып эшләгән
сукырларны музыкага өйрәтү мәктәбен тергезү турында хыялланды. Шуның
өчен дип ул дәүләт премиясе, төрле уйлап табулары өчен бирелгәннәрдән
җыеп барган акчаларын шул мәктәп төзелешенә бирүне миңа йөкләде. Мин
әлеге эшне бик теләп башкарам һәм сертификатны җирле үзидарә рәисе Рәис
хәзрәткә тапшырам.
Гадәт буенча, халык бик озак кул чапты, сөйләшүләр булып алды. Шаулашу
беткәч, халык тынычлангач, Вәсил тагын сүз алды. Үзенең суга батуы, авылның
яшь бер егете, котырып аккан суга ташланып, аны коткаруы, үлемнән алып калуы турында хисләнеп сөйләде дә сүзне Татарстан нефтьчеләре исеменнән
килгән вәкилгә бирде.
Бу вәкил бик матур нотык әзерләгән икән. Башта татар-башкорт милләтенең
ике тән, бер җан булуы турында, какшамас дус булырга тиешлекләре турында
сөйләде. Аннары күпер башларына тарттырып эленгән чаршауларны чишеп
алырга боерды. Чаршаулар төшүгә, күпернең ике башында да аркылыга
тарттырылган кызыл тасмалар күренде. Вәкилгә ике кайчы китереп бирделәр.
Берсен ул үзендә калдырды, икенчесен Рәис хәзрәткә бирде дә тасмага
якынлашты. Рәис хәзрәт күпернең тау ягы башына чыкты.
– Мин бүген, тасмаларны кисеп, дуслык, татулык, бердәмлек күпере ачуны
игълан итәм. Бу безнең Татарстан нефтьчеләренең Башкортстандагы дусларга
бүләге, – диде вәкил. Кул чаптылар.
– Күпер, җирле үзидарә әһелләренең киңәше белән, «Дуслык күпере» дип
атала. Гранит тактага язылып, күпернең ике як баганасына да беркетелгән
сүзләр озак яшәсен иде. Яшәсен дуслык! – дип сүзен бетерде ул.
Шунда, коляскада утырган Кәшифә җиңгәчәй, дулкынлануыннан: «Без
аны «Әүдах күпере» дип йөртәчәкбез», – дип кычкырды. Аңа каршы әйтүче
булмады. Шуннан соң тасмалар киселеп, күпер аша башта җәяүлеләр, аннары
машиналар чыгып, әзерләнгән нигъмәтләре белән бер-берләрен сыйлашу,
бәйрәм итү башланды.
Татарстан вәкиле тагын сүз башлады: «Төзеләчәк сукырлар мәктәбенең утыз
кешелек штатын тотуны безнең оешма үз өстенә ала. Әлбәттә, абитуриентлар
составының яртысы Татарстаннан булу шарты белән. Тиешле документларны
әзерләп, тиз арада җибәрербез. Детдом янындагы комлы чокырдан сузылган
яңа чишмәнең суын авыл өйләренә кертү безнең өстә кала.
Рәис хәзрәтнең күзләре яшьләнгән иде.
– Хөрмәтле кунаклар! Мондый бөек эшләрне башкарып чыгарга минем
генә көчем җитмәс. Шуңа күрә, халык җыелудан файдаланып, бу эшләрне
тормышка ашырыр өчен, мин җаваплы бер кеше билгеләүне сорар идем.
– Андый кеше бармы соң? – диде Вәсил.
– Бар, – диде Рәис, – ул – безнең авылдашыбыз Камил Әүдах улы.
– Гаепләмәгез, авылдашлар, – дип, тагын сүзгә катышты Вәсил. – Улым
сүзен кемнән ишетсә, бала, шуның гына улы була ала.
– Ә ул сүзне әйтер кеше мәрхүм булса? – диде Кәшифә җиңгәчәй, Вәсилне
аңламыйча.
– Мин ул сүзне ишеттем һәм бер генә дә түгел, әнкәй, – диде Камил,
ышаныч белән.
Җыелган халык шаулашып, дулкынланып алды. Өлкәнрәкләр серне беләләр,
белсәләр дә, кычкырып әйтмиләр, яшьрәкләр өчен бу мөһим мәсьәлә түгел,
аларга тизрәк концерт-биюләр башлану кирәк иде.
Камил дә шуны көткән булса кирәк:
– Авылның – күперле, минем әтиле булуым хөрмәтенә концерт карагыз!
– диде ул.
Калганын язып торуның кирәге юктыр…


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47249
  2. http://kazanutlary.ru/?p=47530#
  3. http://kazanutlary.ru/?p=47587
  4. http://kazanutlary.ru/?p=47774
  5. http://kazanutlary.ru/?p=47879

Фото: pixabay.com