«Хәзинә» әдәби конкурсы

01.10.2018 9 (сентябрь), 2018

Күпер (повесть/дәвамы)


Аерылышу

Гәүһәр – Арсень «МАЗ»ында, Камил Хәтиф «полуторкасында» паромга юл тоттылар. Шуннан соңгы булганнар турында мин яңа өйне күрә алмый калган әнкәйне мәңгелек йортка озатырга кайткач кына ишеттем… Гөнаһлымын…
…Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, эштәге интригалардан котылып булмау
тоткарлады дияргә җыенмыйм. Барысы да булды. Җайлаштык һәммәсенә.
Әнкәй килгәләсә дә, үземнең авылга кайта алмавымның сәбәпләрен дә,
гамьсезлегемне дә акларлык түгел. Хәтиф сөйләгәннәргә өстәп, Кәшифә
җиңгәчәй әйткәннәргә ышанганда, әнкәй мине актык сулышына кадәр кайтыр
дип көткән.
Инде, читкә тайпылмаска тырышып, Хәтиф сөйләгәннәргә күчәм:
«Паромга кадәр юл әйбәт булды. Чулманны чыккач, начарланды гына
түгел», бетте юл: урман арасы чокыр-чакыр, асфальт күрмәгән, тракторлар
боздырган баткаклык.
Камилнең «юкка ризалаштым» дип үзен сүгүдән, хатынын гаепләүдән
башка сүзе булмады. Паром чыгып, дүрт сәгатьлек алтмыш чакрым юлны күз
алдына китерерсең. Ә менә Чыршылыга җитеп, ашханәдә тамак ялгап чыккач,
булганнарны күз алдына китерү дә минем җенемне чыгара…
…Сайланып торырлык түгел – ни тәкъдим итсәләр, шуны ашагач, Арсень
тәмәке тартам, дип, алданрак чыкты, Югары Калҗалыдан күчкән Гәүһәр,
авылдаш хатыннары белән очрашып, гәпләшеп калды. Мин Камилнең
буфетчыга акча түләгәнен көтеп тордым. Янәсе, «чит җир, ни булмас!»
Ашханәдән чыксак, минем «полуторка» янында өч-дүрт ир машина
тәгәрмәчемә карап торалар иде.
– Тәгәрмәчең шартлаган ич, нәрсә көтәсең? – диде Арсень.
Төрле яктан киңәшләр башланды. Кемдер гараждан алмаш көпчәк сорауны
хупласа, күпчелек «ямарга» дигән фикердә иде. Үзем дә ямау яклы идем.
– Күпме вакыт кирәк? – диде Камил, сәгатенә карап.
– Кимендә 45 минут.
– 45 минут көтеп торганчы, без барып, түбәсен булса да сүтә торабыз, –
диде Гәүһәр.
– Шулай дөрес булыр, – диде Арсень.
Камилнең бу якларга кайтканы булган икән – «юлны беләм», дип, хатынын
Арсеньга утыртып озатты да, почтаның кайдалыгын сорап, шунда китте. Ә
мин, камераны сулы мичкәгә салып, тишеген эзләп калдым. Күпме маташсам
да, тишек табылмады. Нипельне борып, тынын чыгарганнар иде. Тәҗрибәм
булса да, башта ук шул нипельне тикшермәвемә хурланудан, моны беркемгә
дә сиздермәдем; насосны алып, «тын кереттем» дә башка көпчәкләрне дә
тикшердем. Маташа торгач, ярты сәгатьләп вакыт узган да булып чыкты.
Камилне көтеп, ничә минут утырганмындыр, ул күренүгә, тиз-тиз моторны
кабыздым.
Акча ваклатып йөргән икән.
– Йөк төяшергә анда кунып ятучы көтүчеләрне ялларбыз, – диде. Без
кузгалып киткәндә, 45 минут вакыт узган иде. Урын юлдан турыга гына
барырга булдык. «Тегеләр киткән болын юлыннан өч-дүрт чакрымга
кыскарак», – диде Камил.
– Югары Калҗалы авылына Калҗалы елгасының күпере аша чыгарга
кирәк булганлыктан, зур «МАЗ» машинасының күперне җимерүеннән куркып
калдык. Шөкер, күпер исән, «МАЗ» теге якка чыккан иде инде. Тик аның
күперне чыккач тукталуы, Арсень белән Гәүһәрнең киемле килеш су керүләре
генә гаҗәпләндерде. Судагыларга «Ни булды?» дип кычкырдым.
Арсень: «Күрмисеңмени? Буксуем! Комга утырдык!» – диде, машинасы
астында аунап яткан чыбык-чабыкка күрсәтеп.
– Сез бит көнне комга утыртасыз! – диде Камил аңа, «синнән» «сезгә» күчеп.
Мин, тросны алып, «МАЗ»ны «полуторкага» тага башладым. Иң гаҗәбе
шул: мин тарттырганчы ук «МАЗ» урыныннан купты. Камил аны сиздеме-
юкмы, сорамадым да, әйтмәдем дә. Сүтеләсе йортка җитеп тукталдык. Өйне
ничек сүтеп төяү турында сөйләү озакка китәр. Кыскасы, шушы авылда үсеп,
Ижевскидан ялга кайткан ике егет очрап, безгә бик зур ярдәм күрсәттеләр.
Үпкә дә белдерделәр:
– Аккош күле чокырында тукталып торган чагыгызда никадәр кычкырсак
та ишетмәдегез. Без бит Иж елгасының теге ягыннан чыгарга көймә көтә идек,
сез ишетмәгәч, йөзеп чыгарга туры килде.
– Мотор кызган иде. Шуны суытырга тукталган идек.
– Суыттыгызмы соң? – дип көлешү белән сүз бетте.
Бу сөйләшүне дә Камил ишеттеме-юкмы, белмим. Әмма йөзе кып-кызыл
иде.
Эшне бетереп, көнендә кайтырга никадәр тырышсак та өлгермәдек. Көтүче
Вакыйф абзыйның ташландык өендә төн кунарга туры килде.
…Кайту юлын бару юлыннан кыскарак та, шомарак та, диләр. Шулайдыр:
унике сәгать килгән юлны җиде сәгатьтә кайтып, йөкне аударгач, Арсень
йөгеннән бер бүрәнәнең төшеп калганы беленде. Ул турыда сүз куертмый гына
рәхмәт әйтешеп, Кәшифә апа пешергән бәлеш белән «пирәшләгәч», тәнәфескә
чыктык. Шунда мин Арсеньнан: «Бүрәнәгез төшеп калганны да сизмәслек
сүзегез булдымыни?» – дип сорарга җөрьәт иттем.
– Сүз түгел – күз җитмәгән. Арттан килүчегә ышанылган, – диде Арсень,
безгә төрттереп.
Ул хаклы иде. Гаебемне танысам да, Камилгә сиздермәдем. Ә менә аның
әйткәннәрен сиңа әйтми кала алмыйм. Чөнки, …чөнки ул рәнҗетте мине.
– Кем?
– Камил.
– Ничек?
Ашау әйбәт, хуҗалар юмарт, сүз күп – тәнәфес озакка сузылды…
…Икесе дә гарип туган кызларыбызны җитәкләп, мине чакырырга дип
хатыным килгән иде. Балаларны кешегә күрсәтеп, кызганган сүзләр ишетмәс
өчен, бик тиз генә кайтып та китте ул. Камил аптырап калды. Беренчедән, аның
шундый гарип туган балаларны күргәне булмаган. Икенчедән, «каннарыгыз
туры килмәгәнлекне белә торып, икенче бала табуыгыз гаҗәпләндерә», – диде
ул миңа.
– Бездән рөхсәт белән тумый ич алар.
– Рөхсәтне син бирергә тиеш!
– Кемгә?
– Хатыныңа!
– Минем рөхсәтсез тапкан балабыз юк.
– Димәк, гарип балаларыңның башкадан туган булуы ихтималда юк?
– Ничек?
– Ничек булсын? Бер кичкә – кер мичкә, дип, «үтечкәгә» биреп торасың
да икенче каннан сәламәт бала үстерәсең. Эт тә, бет тә белми. Икегезнең, юк
– өчегезнең арада гына кала.
– Син үз инициативаң белән хатыныңны, чит бер егеткә биреп, урманга
җибәргән кебекме?
…Шунда мин искәрми калдым: кулында нәрсә булгандыр – ул авызга сугып
бер тешемне сындырды. Күрәсеңме – буш урын шуның истәлеге. Авызым
тулы канны төкереп тормадым, Арсеньга утырып, үзебезгә кайттым. Ул бездә
кунды. Шунда иң кәттә серен сөйләде.
– Гаҗәп тә серле кеше булган икән коллегаң.
Сернең гаҗәбе соңрак әле:
– …Әрәмәлек юлларын узганда, тизлек рычагын тотып барган кулым, машина
сикергәндә ычкынып, янымдагы ханымның тезенә төшә. Ул, минем кулымны
алдыра, ләкин аягын кыймылдатмый. Минем кул һаман, машина сикергән
саен, бот буйлап өскә шуыша, – дип дәвам итте ул монолог сөйләгәндәй. –
Менә торгач, кулым «мамык күпергә» җитеп тукталды. Бармакларым кайнар
«чишмәгә» юлыгып, коена башлауга, машина кабат тирән чокыр аша сикерде.
Сикерүгә кинәт сүнде дә. Ә мин үземне-үзем тыя алмаслык хәлдә калдым.
Шунда Ижның теге ягында көймә чыгаруны сорап кычкырдылар. Кирәк бит!
Ул чак без инде үз көймәбездә тибрәлә идек.
– Ышанмыйм.
– Мин дә ышанмыйм. Әмма дөресе шул. Ушыма килеп, машинаны кабат
кабызганда, үзем дә, аунаган утыргычым да кан гына… Тиз-тиз барып, күперне
чыккач, суга ташландык. Калганын беләсең. Су кешене батыра да, коткара да
икән. Хатын-кызлар кебек…


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47249
  2. http://kazanutlary.ru/?p=47530#
  3. http://kazanutlary.ru/?p=47587
  4. http://kazanutlary.ru/?p=47774

Фото: pixabay.com