Хикәя

21.09.2018 №4 (апрель),2017

Курчак өе кебек авылда (ахыры)


Хикәяне башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=24726

Әминәнең бетмәс-төкәнмәс уйларын бүлеп, хуҗа бүлмәсеннән бер төркем белгечләр чыга башлады. Кемдер исәнләште, кемдер юк. Әминәне каян белсеннәр инде, барысы да килгән кешеләр бит, авылныкы юк та бугай. Алар таралуга, Әминә, Рәсимәдән сорап та тормыйча, хуҗаның ишеген ачты да:
– Исәнмесез, Марат Мәрдиевич. Керергә ярый микән? – диде, сузып кына.
– Кергәнсең бит инде, – диде хуҗа, кара янган йөзенә елмаю пәрдәсе тартып.
– Әйдә, утыр. Нәрсә анда синең?
– Зарланудан файда юк, мактанырлык эрәт юк, дияргә инде, Марат
Мәрдиевич. Менә инәй карчыкны озаттым. Китте дә барды…
– Нишлисең инде, беребез дә мәңгелек түгел. Яшен яшәгән, ашын ашаган
дигәндәй.
Ул арада аларның сөйләшүен бүлеп, ишектән склад мөдире Гөләндәм килеп
керде. Борын яфрагында кечкенә борчак кадәр калкып торган миңе аңа аерым
бер сөйкемлелек өсти иде.
– Исәнме, Әминә апай. Йомыш беләнме? – диде ул, хуҗаның өстәле янына
узышлый.
– Килгән идем әле менә, – диде Әминә, Гөләндәмнең йөзеп кенә хуҗа янына
атлаганын күзәтеп. Авылны нефтьчеләр үз канатлары астына алгач, Гөләндәм
Әминә урынына складка эшкә килде. Райпо кибетендә сатучы иде элек. Бик
уңган-булган ханым. Сату, кибет, склад – аның урыны. Кирәк кешесенә карап
елмая белә, ә файдасыз белән алыш-биреше юк. Менә хәзер дә Гөләндәм,
үзенә бик ышанган хәлдә, хәтта үзен беркадәр хуҗаларчарак тотып, Марат
Мәрдиевичнең каршына ук килде дә:
– Марат Мәрдиеч, документларга кул гына куеп җибәрегез әле, – дип,
өстәлгә накладнойлар куйды.
– Үзең карадыңмы, яхшы, яшь итме? Кара аны, миңа сүз әйттерерлек ясама!
– дип, документларга имзасын сырлады да Гөләндәмнең кулына тоттырды. Ул,
үз дәрәҗәсен белеп кенә рәхмәт әйтеп, кәгазьләрне алды һәм күкрәген алгарак
чыгарып, башын югары тотып, ишеккә юнәлде.
«Нәкъ моның урыны икән бу склад», – дип уйлап куйды Әминә, Гөләндәмгә
карап. Ишек ябылуга, Әминә хуҗага борылды.
– Марат Мәрдиевич, мин бит…
– Әле син мондамыни? – диде ул, Әминәгә карамыйча гына, өстәл
тартмасыннан нидер актарып. – Нәрсә анда синең?
– Минем шул иде инде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инәй мәрхүмәгә
рәшәткә ясатып булмасмы дип килгән идем сезнең янга. Сугыш ятиме, гомер
буе шушы колхозда эшләгән. Гараждагы егетләргә сезнең бер сүзегез җитә
инде, – дип, сүзен түгәрәкләде Әминә.
– Кызык кына сез. Монда нәрсә, нефтьчеләр ярдәм итә дигәч тә. Үлгән бер
карчыкка рәшәткә ясый башласаң, материал кайдан җиткерик ди без.
Хуҗа кинәт чыккан җәйге өермә кебек күтәрелеп бәрелде.
– Сугыш ятиме дип, әллә повестканы минем әти биргәнме?! Тапканнар
Әндри казнасы.
Ул аты-юлы белән, Әминә моңа кадәр ишетмәгән әшәке сүзләрне катлап-катлап
тезде, һәм: «Сугышка кем җибәргән, шул ясасын. Рәшәткәне шулардан сора!..» –
диде дә, берни булмагандай, телефоннан кемгәдер шалтыратырга тотынды.
Әминә, дәресен өйрәнмичә такта алдына чыгып баскан бала кебек, башын
аска иеп дәшми торды. Аннан, егылмасам ярар иде дип, аякларын көч-хәл
белән генә сөйрәп, Рәсимә янында да тукталмыйча, тизрәк урамга ашыкты.
Ике куллап баскыч култыксасына тотынды, башын кулларына салып,
беравык күзләрен йомып торды. Колаклары чыңлады-чыңлады да бөтенләй
томаланды. Ул арада бөтен дөньясы зырылдап әйләнергә тотынды. Тамакларын ачыттырып елыйсы килде, тик яше чыкмады. Эченә салкын кереп, калтыранып
куйды. Иртәнге яктылыкның эзе дә калмаган. Аның карашы тагын бая күз
явын алырлык матур, төзек булып күренгән авыл өстенә юнәлде. Җайлап кына
мәрхәмәтсезлек, кансызлык тамыр җибәреп килгән күз явын алырлык матур,
төзек авыл җанны өшетерлек шыксыз, үзәгеңә үтәрлек салкын икән.
Тәмам кимсенгән, рәнҗетелгән Әминә тагын шуңа игътибар итте: көзге
җил шәһәр ягыннан килгән иләмсез болытларны, йолыккалап-тарткалап, авыл
өстенә каплап йөри иде…


Фото: pixabay.com