Шигърият

11.09.2018 9 (сентябрь), 2018

Айбагар


Бу шигырь минем шәхси
карашларыма нигезләнеп язылды.

Мәчет өстендәге айны
Алдан күргән төркиләр.
Айга багуны татарга
Керәшеннәр теркиләр.

«Ай багар…
Татар кешесе
Айга багар», – дигән ул.
Ярымайны олылаудан
Мөселманга туры юл.

Керәшен – сатлыкҗан, димә,
Бу – сүзе күңеле тарның.
Ул саклаган ай багарын,
Ярымаен татарның.

«Кояш» сүзен борынгылар
«Көн» диеп атаганнар.
«Айбагар»ны «көнбагыш» дип
Үзгәрткәннәр татарлар…

…Мәчет өстендә ярымай.
Кагылмасын ла ятлар! –
Айга багучы яисә
Ай багар кеше – татар!..

Менә шуннан керәшенне
Татардан куып кара…
«Керәшен – сатлык», – диген дә
Мәчет башына кара.

Күр, анда бит керәшеннәр
Саклап калган ярымай!
Ай багар – син, айга багар
Карт бабай һәм яшь малай!..

Кем саклаган ярымаен,
Ай багуын татарның?!.
Керәшен ул – сатлык, димә,
Бу – сүзе күңеле тарның…


Фото: flnka.ru