Каләм тибрәтүчеләр

08.09.2018

Кырым


 

Саубул, диңгез, ерак Кырым иле,
Бакчасарай, Кырым ханы өе,
Изге хатирәләр, «елак фонтан»,
Пушкин үзе аңа җырлаган дан!

hәр ягында — ошбу җирдә биек таулар,
Бездәге күк булмаса да, үсә таллар.
Бу туфракка кардәшләрнең каны тамган,
Арысландай гаярь ирләр башын салган!

Озатып калды башын иеп бер ак тополь,
Каршылады мәшhур шәhәр — Севастополь.
Батыр ис(е)мен юкка гына ул алмаган,
Дошман явын иң беренче каршылаган!

Сәфәремне дәвам итәм, Ялта — алда,
Җылы диңгез, зур дулкыннар бәрә ярга,
Сулыш алу шундый рәхәт, чиста hава —
Бар сырхавың-чирең монда син дәвала!

Әйе, якташ, күркәм, хозур Кырым җиле,
Ташкыяда замок — «Карлыгачның өе»,
Ә шулай да якын миңа Арча җире,
Бернигә дә алыштырмам туган илне!

Марсель Шарапов. Арча районы


Фото:  Марсель Шарапов