Уены–чыны бергә

27.08.2018 8 (август), 2018

Өмә


1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга
кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда,
әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган
Ворошиловны хәтерләтә ул.
Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный
чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый
башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак
кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне
Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.
Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере
классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле
күзлек пыяласы аша яшьләр ягына – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр
кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:
– Болар иҗатта Фәйзуллинны бөрер, ахры, – дип, үзалдына сөйләнеп алды.
– Ни дисез, Аяз абый? – дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.
– И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай-парин. Кара инде, ул – кыяфәт! Ул –
буй! Ул – чибәрлек! И-и-и-их!
– Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый,
– диде Хәйдәр.
– Слушай-парин, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике
том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп…
И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай-парин… Ул арада:
– Фәйзуллин алтын тапты! – дип кычкырдылар. Борынгы стена тирәсендә юкка
булашмаган икән.
1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан
Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы 13 кул үрелде. Маңгаеннан
шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны
тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын
дигәнең хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга кызыгучан.
Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды һәм…
бөтенесе тын калды. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин
үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде…
– Авыр күренә, – диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.
– Юарга кирәк моны,– диде Хәйдәр.
Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафинны очкылык тота башлады. Икеләнү-
шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны, акча мәсьәләсендә
тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген
бозып:
– Алтын… – диде. – Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин.
Ялгышмыйм…
Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды
да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга
тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде – көчкә туктаттылар.
Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы
нигез буйларын казыдым, югыйсә. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургуч бөкедән
гайре ник бер нәрсә чыксын? Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни!
И-и-их».
Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән
Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:
– Төкерәм алтыныгызга! – дип, көрәгенә ябышты.
– Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, – диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш
күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү
эшендә ул башлап йөри иде.
Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Ә кичен Мөдәррис Әгъләмов, Казансу ярында ярык
көймә өстенә утырып, «Советский спорт» гәзите укый иде. Шулчак су киңлекләренә
күтәрелеп караса, иңрәеп Равил Фәйзуллин йөзеп бара. «Көн дә йөзә, сәламәтлеген
ныгыта егет, – дип уйлады Мөдәррис – үз шигырьләреннән дә озаграк яшәр, ахрысы…»


Фото: «Казан утлары» архивыннан