Уены–чыны бергә

22.08.2018 8 (август), 2018

Балык башы


Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп банкетта утыра икән. Өстәлдә балык ризыгы мулдан, хәтта кыздырылган чөгә, табан башлары да өем-өем тора.
Марсель Гали, бер балык башын кызыгып алып, чәнечке белән чемченә-чемченә ашарга азаплана торгач, янәшәсендә йотлыгып карап куйган Равил Фәйзуллинга:
– «Балык башыннан да тәмле нәрсә юк дөньяда», дип, авыз суларын китерә идең, бик җайсыз нәрсә икән, – ди.
– Костюмнан, галстук буып, кем инде балык башына тотына, – ди Равил Фәйзуллин. – Аны бит болай ашамыйлар. Аны бит!.. Ялгызың гына калып… Ишекне эчтән ике йозакка бикләп… Билдән чишенеп ташлап… Муенга сөлге салып… Терсәктән мае акканчы ике куллап ботарлый-ботарлый… Җиде тавышка сызгыртып, җелеген суыра-суыра… Ара-тирә рәхәт кычкыргалап… Башны артка ташлап, мәмрәп торган итен тел өстенә сала-сала… Мырлый-мырлый ашарга кирәк!..


Фото: jp.123rf.com