Редакция тормышыннан, Фото

20.08.2018

«Иске Казан» фестивалендә


15-21-нчы август көннәрендә ТРның Биектау районында «Иске Казан» аланы узды.
«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә.
Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли остаханәләрдә укучылар эшче һөнәрләр белән танышалар, үзләрен төрле  һөнәрләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

«Сәләт-Иске Казан» аланында Сәләт хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар:
— сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу;
— балаларның җәйге ялын оештыру;
— эшче һөнәрләр белән танышу, кызыксындыру.

«Сәләт-Иске Казан» аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә Татарстаннан һәм күрше регионнардан җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла.

20-нче август көнне алан кысаларында «Иске Казан» фестивале дә үткәрелде. Әлеге фестивальдә «Казан утлары» редакциясенең мөхәррирләре мастер-класс үткәрде.

Фото: Наил Кадыйров

selet.biz