Повесть

20.08.2018 8 (август), 2018

Адаштырма, буран… (дәвамы)


Улының бу газапларын Маратның әнисе дә, мөгаен, күреп торадыр. Юк-юк, газаплануын теләмәс иде ул аның.
Малай, икәүләп, соңгы кат шәһәргә килгән көнне исенә төшерде. Әнисе әллә авыртудан, әллә эчендәге ялкыннан күп сөйләшмәскә тырыша иде. Улы табып биргән эшкә йөрмәс булды. «Сукыр кычыткан төнәтмәсе эчкән идем, чистый похмельгә әверелде», – дип акланды. Үзе малайга аркасы белән баскан көенчә елады да елады. Нигә елаганын малай аңламады. Кулын әллә эт тешләгән, ул юанаеп шешкән иде. Ниндидер өрәкләрдәй билгесез затларга иярде, алар һаман ишәя барды. «Чирлегә чебен ияләнә, балам», – дип авыр сулады беркөнне әбисе. – Иблис үзенә иярткән инде аларны. Бер басып алса, ычкындырмый инде, явыз. Шайтанга иярүдән дә олырак бәхетсезлек юк җир өстендә. Адаштыра ул, юлдан яздыра адәм баласын. Харап итә.
Иблис чебен генә түгелдер, мөгаен, дип фикер йөртте Марат шул чакта. Ул нишләргә белмәде: берчакны, төнлә торып, аракы кибетенең тәрәзәсен ватарга уйлады. Сатмасыннар аның әнисенә ачы агуны. Күрмиләрме алар нишләгәннәрен? Анда бит олы-олы апалар эшли. Тик ул уянганда, кояш инде сөңге буе күтәрелгән иде. Малай, тукыма ертыгы аша төшкән кояшка карап, янә бер кат сәер уйлар кичерде. Алар урамында кибетләр берәү генә түгел ич! Берәү… икәү… өчәү… дүртәү… Күп икән лә. Ул аларны күз алдыннан үткәргән саен пошаманга төште һәм: «Ватарга ташың җитмәс!» – дип, эчтән борчылып, тартылып-киерелеп куйды. Аннан вату-җимерүнең дә иблис шөгыле икәнен ул әбисеннән ишетеп белә иде. Бу юлга басарга ярамый. Төзү-торгызу – монысы егетләр һөнәре.
Һәм беркөнне малай, мәктәптән кайтышлый, әнисенең фатирлары ишеге төбендә ятуын күрде. Ул аны, гадәттәгечә, исерек дип уйлады. Тик әнисе суламый иде инде…
Малай авыр уйлардан куырылып куйды. Уйларын ниндидер бер куанычлы хәлгә күчерергә тырышты. Бүгенге көндә шәһәрдә аның бердәнбер куанычы Хан иде. Урамдагы тугры дустына – кара чутыр эткә ул шулай дип исем кушты. Баштарак эт бу исемне бар дип тә белмәде. Соңрак, авырлык белән булса да, бераз ияләшә башлады шикелле. Дөресрәге, подъезд тирәсендә һаман нидер эзләнеп, кемнедер көтеп йөргән сукбай эт, һич көтмәгәндә, аның якын дустына әверелде. Шулай итеп, Марат ашханәдән ипидер, калган котлет-ит кисәкләрен дәфтәр битенә төреп җыеп чыгу язмышыннан котыла алмады.
Алар сыйныфындагы иркә кызларның күпчелеге ашханәдә тавык итенең майлы җирен яки тиресен йолкып, аерым савытка – өстәл почмагына өеп куялар. Маратның эткә алып кайтуын белгәнгә, шулай итәргә сөйләштеләр алар. Рәйсә бигрәк тә сайлана. Аңа еш кына мае гына түгел, ите дә ошап бетми. Чемченеп бер-ике телем каба да калганын өстәл почмагындагы тәлинкәгә китереп сала.
Эт үзенә тәм-том тутырып кайткан малайны мәктәп ишеге төбеннән үк каршы килеп ала. Койрыгын болгый-болгый ашап туйгач, майлы авызларын ялый-ялый, рәхмәт әйткәндәй, моңсу күзләрен тутырып, Маратка төбәлеп тора. Шуннан ике тәпиен малайның иңнәренә куеп, битен ялый. Маратка рәхәт була. Аны шәһәрдә бер генә җан иясе дә бу тиклем яратмый ласа.
Колакларын салындырып, телен чыгарып, подъезд төбендә утырган чемкара этнең гади генә җан иясе түгеллеген өлкәнрәкләр һаман әйтеп торалар.
– Җүнле эт тә шундый язмышка дучар булсын инде! Адашкандыр ла, бичара, – дип кызганып та куештыралар. Кайберәүләр:
– Мөгаен, вокзалларда яман, ташландык әйберләрне табып бирүче булгандыр бу, – диләр.
Артыгын хәрәкәтчән шул ул, уйнак та. Шуңа әйтәләр микән кешеләр, белмәссең? Мондый этләрне җиде-сигез ел эшләтәләр дә аннары хуҗалары өйләренә алып китәләр, имеш. Ә этләр белән эшләүче ул хуҗалар кинологлар дип атала, ди.
Күптән түгел әбисенә кайтканда, тимер юл вокзалында Марат үзе дә шундый хәлгә тап булды. Аулак почмакта яткан бер пакет кешеләрне тәмам пошаманга төшергән иде. Барып ачып карарга берәү дә батырчылык итмәде. Тыгыз әйләнә ясап, ерактан гына карап тордылар. Берзаман эт җитәкләгән кинологлар килеп керде. Берсе эткә: «Эзлә!» – дип әмер бирде. Эт пакетны әле бер яктан, әле икенче яктан якынаеп иснәп карады да янына ук сузылып ятты. Шуннан аны теге кешеләр ачып карадылар. Аннан бер малайның иске бүреге генә килеп чыкты. «Минем кебек, авылга әбисенә кайтканда, мөгаен, берәүсе онытып калдыргандыр инде», – дип уйлады Марат. Кешеләр дә көлешә-көлешә таралышты.
Әйе шул, Ханга охшаган иде ул эт тә. Ә Хан ул эт ише генә дә түгел. Әбисе әйтмешли, дөнья бәһасе торырлык!
Берзаманны менә нинди хәл булды бит әле. Ничектер ул көнне дәресләре дә соң бетте, аннан соң футбол секциясенә дә керделәр. Мәктәптән малай яктыда да, караңгыда да берүзе кайта. Бу юлысы да аның юлдашлары юк иде. Сизми дә калды: көтмәгәндә үзен ниндидер ят малайлар әйләндереп алды.
– Акчаңны минем учка куй! – дип боерды олы гәүдәле, туң йөзлесе.
– Акчам юк минем, – дияргә генә өлгереп калды Марат, Ханның улый-улый өргәнен ишетте. Тавыш килгән якка күз ташласа, ни күрсен, Хан, уктай атылып, аңа якынлашып килә иде. Яман кәсепкә керешкән малайларны чалбар балакларыннан эләктерердәй булып куды Хан. Кая басканнарын да белмәделәр тегеләр! «Итәге яманны эт кабар», – дияргә ярата Маһинур әбисе. Кайчакта: «Кешенең түгел, этнең дә кирәк чаклары була», – дип тә җибәрә. Дөрес әйтә икән шул. Башкача, Марат яшәгән тирәгә килеп тә йөрмәсләр алар.
Шуннан Хан аны мәктәптән үзе каршы ала башлады.
Шулай итеп, яп-якты зәңгәр күзле Рәйсәдән кала, Маратны шәһәргә бәйләп тоткан тагын бер җеп пәйда булды.
Әнисе юк, әтисе бу хакта уйлап та карамый хәтта. Үги әнисе дә зур кешегә саныйдыр. Үсеп җиткән егетне ничек озатып йөрсен инде ул? Хәер, үзе дә моңа ризалашмас иде. Япа-ялгызы йөрергә өйрәнгән бит инде ничә еллар буена…
Буранның йөзе дә, күзләре дә ак икән, дип уйлады малай эчтән генә. Гүя, ул аларны күрә иде. Ул күзләрдән, гүя, хатирәләр коела, юк, юк, буран аларны әйтерсең лә биектән торып аның җанына сибә. Сибә дә, еландай боргалана-сыргалана ап-ак сыртын кабартып, шуышып аяк астыннан үтә. Тагын шул күренеш кабатлана… Тагын хатирәләр куера…
Йортка аракы дигән афәт кергәнче матур яшәделәр кебек әтисе белән әнисе. Дөресрәге, малай күңеле ул чакларның рәхәт мизгелләрен ташламый. Әтисе дә әнисенә «йомрыкаем, йомшаккаем», дип кенә торды. Кайбер вакыйгаларны ул әле дә аермачык хәтерли. Яңа ел кичендә шәһәрнең үзәк чыршысы янына алып баралар иде Маратны. Ап-ак күбәләкләр уйнагандай, яп-якты кар ява иде. Шунда әтисе, шаярып, әнисен җиргә екмакчы булды.
– Җир шарын селкетәсең бит, җүләр, монда яшәгән халыкка нинди үчең бар синең, ә? – дип тартышты әнисе, егылмаска тырышып. Рәхәтләнеп көлде малай әнисенең тапкырлыгыннан. Аннан үзе әтисен аударырга теләп этте. Әтисе, чынлап та, улын кочып, кар көртенә чумды. Мәликә икесен дә тартып торгызды да өс-башларын какты. И рәхәт тә булган иде соң шул чакта! Малай тоя: әтисе Мәликәсен ярата. Алар яшерен хисләрен күз карашлары аша гына сиздерсәләр дә, моны җир йөзендәге бөтен кеше, хәтта агачлар, чәчкәләр дә күрер иде, мөгаен.
Аннан алар икесе дә Маратны да яраталар иде бит. Бер Яңа елда Кыш бабайны өйгә дә чакырдылар хәтта. Ә Кыш бабай үзе генә түгел, янәшәсендә Кар кызы да бар иде. Бүләкләре дә капчыклап! Дәү кызыл капчыкны хәтерләмәскәме?!. Маратның аны шул мәлдә үк, вакытны бер дә сузып тормыйча күрәсе килде. Югыйсә төлке итеп киендереп тә куйдылар үзен. Кыш бабайга бүләккә әллә ничә шигырь дә әзерләде. Аларын балалар бакчасындагы чыршы бәйрәмен каршылаганда ятлады. Берсе – үзенеке, икенчесе – Таһирныкы, аннан соңгысы – Камиләнеке. Әле тагын да күп иде исендә калган шигырьләр.
– Күрәм, монда төлкеләр яши икән, – диде Кыш бабай, өйгә килеп кергәч тә. – Минем урманымнан качып килгәннәрдер инде…
– Сезнең урманнан түгел мин, – диде Марат. Аның, дөресрәге, урманныкы буласы килмәде. Әбисенә кайткач та, урманда еш була бит ул. Караңгы, куркыныч, үзе гел күңелгә шом салып, шаулап тора.
– Алайса, башка урманныкы инде бу төлке. Йә, ничек яши икән анда төлкеләр? Үзара дусмы?
– Дус, – диде малай, төркемдәшләрен күз алдына китереп.
Тик әтисе ашыгып ташлады. Кыш бабай капчыгын ачканны да көтмәде, горурлана төшеп:
– Безнең улыбыз сезгә әллә күпме бүләк әзерләде бит әле, – дип куйды.
– Монысына без бик шат булырбыз, – диде Кыш бабай. – Йәле, нинди бүләк икән ул Кыш бабайга?
– Шигырьләр, әлбәттә, – дип елмайды әнисе.
Шунда Маратның күз алдыннан шигырьләр тезелешеп үтте. Ай-һай, боларны сөйли башласаң, Кыш бабайның бүләген бирергә онытып чыгып китүе дә бар. Һәм малай хәйләләргә җыенды. Ике кулы белән ике яңагын тотты да:
– Сөйли алмыйм, Кыш бабай, тешем сызлый минем, – дип, күзен читкә алды. Шуннан әтисенең әзмәвердәй гәүдәсенә ышыкланып качып торды.
Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаештылар.
– Алай икән, төлкеләрнең теше сызлавы бер дә гаҗәп түгел, шулай да, сызламасын өчен, иртә-кич чистартырга кирәк аларны, – дип, капчыгына үрелде Кыш бабай. Ә аннан бер кап тәм-томнар, бер зур машина килеп чыкты. Нәкъ шундыйны көткән дә иде Марат.
Ә аннары тормыш чәлпәрәмә килде. Кулдан бәллүр савыт шуып төшкән кебек кенә булды. Барысы да уалды да бетте.
Әти-әниләр баланың тормышын оҗмахка да әверелдерә алалар, тәмуг белән тәңгәлләштерү дә көчләреннән килә икән шул. Нигә шулай ярдан ярга бәргәләнәләр алар? Ничек шулай ихтыярсыз, чарасыз калалар? Нигә уйламыйлар алар уллары турында? Мөгаен, олыгайсалар да, күңелләре белән бала булып яшиләрдер. Алданалардыр аннары. Кемнәргәдер, ниләргәдер ышаналардыр. Менә тимер юл да алдады түгел микән? Ышанды бит югыйсә Марат аңа. Югыйсә, бу юлдан еллар буена күпме кеше үткәндер. Арада берәү булса да тәпиләп баручы очрады микән? Ничекләр сагынган иде бит әбекәен! Кичә генә телефоннан сөйләштеләр ләбаса. «Кайт, балам», – диде. «Көтәм», – диде. Их, элек булсамы ул телефоннар! Хәер, кешеләр, хәзергеләр кебек, хат язарга да өйрәнә алмый калырлар иде.
Малайның әллә ничек кенә әбисе язган хатлар хәтереннән сызылып үтте. Әнисе аларны һаман саклап, башта китап киштәсенә куеп торды. Ул чакта хат язышу дигән бик матур гадәт бар иде. Кешеләр бөтен уй-фикерләрен, теләкләрен, хәтта хисләрен дә хат аша белдерделәр.
Марат укырга кергәнче үк хәрефләрне шушы хатларга карап күчереп язарга өйрәнде.
Малайның күз алдыннан таныш җөмләләр йөгереште:
«Кадерле балаларым! Кайнар сәлам барыгызга да. Бик сагынам, очып барып кайтыр идем. Ике атна элек әллә күрдем сезне, әллә юк, күз алдыма да китерә алмыйм, төштәге кебек кенә булды.
Әле Нәгыйм артыннан күчтәнәчләр җибәрдем, керткәндер.
Улымны карап кына үстерегез, ир бала бик кирәк бит дөнья көтәргә. Бәрәңгегез дә беткәндер инде, кызым. Бәлки, кияү кайтып алып китәр.
Бик көчле буран булды бит әле бездә, бөтен ишегалдын тутырды, телевизор да күрсәтми башлады, антеннаны борды, ахрысы. Аны да карап китәр иде.
Өем җылы. Минем өчен кайгырмагыз, ашарыма, ягарга бар, тыныч. Матур гына үсегез генә. Кызым, бу ай пенсиясе килгәч, акча бирәм үзеңә, теге матур чуклы шәлне алырсың. Акча кирәкми миңа. Бу айда бер капчык он алдым, киртәлекләр алдым, бөтен әйберем бар, Аллага шөкер.
Ураза җитә, алты-җиде кеше чакырып авыз ачтырырмын дип торам. Алла кушсын иде.
Кызым, ваучерны миңа җибәрмә, Марат улыма сакла, зур мөлкәт, дип сөйли бит халык. Амин, шулай була күрсен. Безнең хәләл көчебезне дә бәяләрләр икән, дип сөендем әле.
Кызым, кибет тирәсенә барып, бала калдырып кереп китә күрмәгез, саклагыз улымны. Авырмагыз, зур үсегез».
Әле бу хатта Маратка язылган өлеше дә бар. Авылга хат язарга утырса, әнисе аңа да карандаш тоттырып куя торган иде. Марат әбисенә язылган хатның кай җиренә эләксә, шунда сызгалап, үзенчә ниндидер әйләнәләр төшереп җибәрә. Маһинур карчык аны да игътибарсыз калдырмаган: «Улым, зу-у-у-р үскәнсең икән инде, миңа хат та язгансың бит, рәхмәт үзеңә», – дип үсендергән. Аннан: «Мин сиңа ап-ак оекбашлар бәйләдем, балам, тәпиләрең җылынып йөрер», – дип тә өстәгән.
Марат әбисенең резинка-керешкә бәйләнгән күзлеген яулыгы өстеннән киеп куюын күз алдына китерде. Аны, кигәнче, алъяпкычы итәгенә сөртештереп тә җибәрә торган иде. Керешкә бәйләнгән иске күзлек булса да, килешеп тора ул аңа. Ә менә Рәйсәгә килешмәс иде…
Малай үзалдына елмаеп куйды. Рәхәтлек сибеп, бер мизгелгә буран көчәеп алды да янә тына төште.
Әнә шулай ничә еллар буена Маһинур карчыктан алар тарафына серле җылылык агылды. Күбрәк авылда, әбисе янында яшәсә дә, хатлар нигәдер Марат шәһәргә килгәч ешая торган иде. Хат алган көнне әнисе дә йомшаграк, кәефлерәк булды. Болар барысы да Марат нәни чакта иде шул. Әле анда тормыш түгәрәк, хыяллар күбәләк иде. Иде…
Ул хатлар, йортка рәхәт хисләр таратып, кадерле урында, өстәл өстенә җәелгән эскәтер астында, озак еллар яшәде. Беркөнне Мәликә исереп кайтты. Хатларны кычкырып укыды да кычкырып елады. Аннан, бөтенесен җыеп алып, вак-вак кисәкләргә ерткалап, идәнгә сипте. Шуннан чыгып китте дә кунарга да кайтмады. Марат төне буена бер хатны җыеп дәфтәр битенә ябыштырды һәм аны сумкасындагы көндәлеге эченә качырып куйды. Бу хәлдән соң әнисе үзе дә борчылудан ябыгып киткәндәй тоелды. Тик ул аңа бер сүз дә әйтмәде.
Инде менә Маһинур карчыкның да арык гәүдәсе тагын да җыйнакланды, буе бәләкәйләнде, дөресрәге, чүгә төште, бит-күз тирәләрен тирән җыерчыклар каплады, соңгы араларда колакка да катылана башлады. Малайның бөтен курыкканы шул: әбисе кинәт кенә бөтенләй ишетми башламасын тагын. Алла сакласын! Дөнья йөзендә бер сөйләшер кешең дә калмас бит аннары. Болай әле ул көнгә бер-ике кат шалтыратып хәл белешә. Икесе ике якта ихлас сөенешеп, бәхетле мизгелләр кичерәләр. Аннан атна азагы, кайтыр вакыт та җитә.
Хәзер кешеләр хат яза белмиләр дә бугай. Кесә телефоныннан, акчаларын кызгануларын сиздереп, арлы-бирле берәр җөмлә әйтешәләр дә, бөтенесен шунда ук онытып, ары китеп баралар. Хискә урын юк шул хәзер шәһәрдә. Хисләр, бәлки, авылда яшидер.
Малай күңелсез уйлардан куырылып куйды. Искә төшермәскә кирәк иде аңа бу хәлләрне. Менә йөрәге дә еш-еш тибә башлады. Ямансу булып китте.
Бар җиһан аклыкка чумган, буран тагын көчәя төшкән сыман тоела.
– Адаштырма, буран! – дип эндәште Марат, үзе ишетерлек итеп кенә. Чөнки адашудан ул бик курка иде… <…>


Повестьны башыннан укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=46401
  2. http://kazanutlary.ru/?p=46533
  3. http://kazanutlary.ru/?p=46689

Повестьның дәвамын «Казан утлары» журналының 8нче санында (2018) укыгыз.

Фото: fast-torrent.club