Повесть

14.08.2018 8 (август), 2018

Адаштырма, буран… (дәвамы)


«Их, кар көртләре түгел, яңгыр булсын иде ул хәзер», дип күңелсезләнеп
алды малай. Юк-юк, күңелсезләнергә ярамый! Нигә юкка кәефне төшереп
торырга әле?! Дөнья бетмәгән: юл алга бара. Башы күренмәгән кебек азагы
да чалымланмый. Бик тиздән авылга да җитәр, бәлки.
Авылда бөтенесен алдан хәбәр итеп торырга кечкенә җан ияләре бар,
ичмасам.
– Кам-кам-камилә… – дип кабатлады малай, бияләе белән кар бөртеген
куып. Ә монда бураннан ни сорарга мөмкин соң? Шпаллары да җансыз булып
чыкты, ичмасам.
Марат, үз-үзенә юаныч эзләп, тагын хәтер кузларын актарып алды.
Күңелсезләнгәнен сизенсә, әбекәе тиз-тиз генә такмазаның мондыен да
сөйли иде бит аңа:
Яшәгән, ди, бер Давыт,
Җиккән, ди, сукыр тавык.
Төягән, ди, табак-савыт,
Салган, ди, ярма,
Җиккән, ди, кабык арба.
Барадыр иде, ди, чабып.
Китте, ди, Давыт
Арба белән авып…
Малай көлеп җибәрде. Авызына буран тулды хәтта. Әтисе белән әнисенә
дә ошый иде бу такмаза. Әле тагын да дәвам итә бит ул…
Ап-ак буран, шаяргандай, малайның пар бөркелеп торган бүрегеннән
сыпырып куйды. Дәвамы онытылды. Әнисен исенә төшерде. Әтисен хәтерләде.
Әнисеннән бер генә минутка да аерыласы килми иде шул аның. Тик әтисе
белән әнисе шулай хәл итте: аллергияне дәвалап, авылда шактый торып
килгәч тә, яңадан, алты яше тулганда, кабат малайны җәен авылга кайтарып
куйдылар. Менә шунда көтү, сагыну дигән хисләр бимазалады аны. Һай каты
бимазаладылар да соң… Берзаман ул әтисе белән әнисенең кайтуын төшләрендә
күрә башлады. Ә кайтсалар, өйдә аларны кысып кочаклау тиңсез бәхеткә
әйләнде. Юк, юк, Марат кысып кочаклау бәхетенә ирешкәнче, әле шактый
каршылыклы хисләр кичерә. Ул хисләрдә бераз гына үпкә дә, ачу да, юксыну
да, сагыш та бар сыман тоела иде.
Авыл башыннан нокта кебек кенә чалымланган ике газиз шәүләне аның
күңел күзе бик тиз таный. Авыллары аска – уйсулыкка утырган, шуңа олы юл
да өстән аска таба шуыша төсле. Марат әти-әнисе кайтып керәчәк вакытны
секундына кадәр белә. Һич ялгышмыйча, һәр атнаның җомгасында, кичке якта
аларны каршыларга авыл очына кадәрле йөгереп бара. Маһинур карчыкның
йон йомгагы ничек тәгәрәсә, шулай тәгәри, гүя. Җил өертеп чаба ул. Юк-юк,
җил үзе дә аңа иярәдер. Күлмәк җиңенә ябыша. Кайчакта арттан этеп шаяра.
Әйтерсең, алар җилнең дә әти-әнисе.
Шәүләләр якыная, якынайган саен, шул яктан ниндидер җылы яктылык
агыла. Моны малай үзе генә тоя. Маратны тегеләр дә ерактан ук күреп ала.
Куллары өскә үк күтәрелә. Димәк, кул болгыйлар, дип фаразлый нәни җаны.
Тизлекне тагын да арттыра төшә. Сулуы каба, йөрәк тибеше ешайганнан-ешая.
Инде аларның киң-киң алдырып, тиз-тиз атлаганнары күренә, йөзләрендә серле яктылык уйнаклавын чамалый. Мөгаен, сумкаларында берәр машина
яки пистолет та бардыр әле… Ара якынайганнан-якыная. Йөрәк тә, урын
тарсынгандай, тагын да ныграк тыпырчына. Менә ул тып итеп әтисе белән
әнисенең каршысына ук килеп баса да башын аска ия.
– Балам минем! – ди әнисе, кочакларга кулларын сузып.
– Улым! – Монысын әтисе эндәшә. – Йә, кочакла, сагынмадыңмыни бер
дә? Әллә үпкәләдеңме? Егет кешегә үпкәләү килешми. Йәле, күтәр башыңны!
«Үпкәләдем шул», – диясе килә аның. Тик бу сүзне әйтергә теле әйләнми,
башын аска иеп басып торуын белә. Ә күңеле барыбер куана. Әтисе күтәреп
ала да муенына ук атландырып куя. Һәм әйтерсең лә ачу-үпкәне аңардан сабыр
гына иңеп барган кояш нурлары үзенә тартып ала. Әйләнә-тирәдә бөтен галәмгә
сыймаслык шатлык кына торып кала.
Әти-әнисе белән очрашкан мәлдә бөтен табигать җанлана: каеннар да
куанычлы шаулаша, юкәләр дә серле лепердәшә.
Ул сөенечнең иге-чиге юк, исәбе-хисабы юк. Моны әти-әнисеннән аерылу
газабы һәм очрашу куанычы кичергән затлар гына чамалыйдыр, мөгаен.
Тик ике көн вакыт сизелми дә үтеп китә. Күз ачып йомган ара, гүяки.
Маратның әле күзләре күреп туймаган, күңеле тынычланмаган, рәхәтлектән дә
арымаган була. «Китәләр дәме инде?» – дип пышылдый кәефсезләнеп. Үзләре
белән алмыйлар шул һаман да. Аерылышулар булмаса, бу газапларны һич тә
кичермәс иде кебек. Бер дә шәһәргә җибәрәсе килми аның әтисе белән әнисен.
«Ул шәһәрдә ни калган аларга?» – дип фикер йөртә еш кына. Әбекәе белән
яшәсәләр ярамас идеме? Әнә күршедә генә Алмазның әтисе тракторчы булып
эшләп ята авылда. Мактап кына торалар үзен.Тракторны гына йөгәнләми, ат
та асрый. Район Сабан туена бер арба бала төяп алып бара. Металл тәңкәләр
белән камыт-йөгәннәрне бизи. Дугасына кыңгыраулар тага. Әмма дә күңелле
була балаларга. Авылда атлар әзәйсә дә, күпләр өчен ул бер мәшәкать тудыручы
кебегрәк тоелса да, Алмазның әтисе атка булган ихтирамына хилафлык
китерми. «Ата-бабам атсыз яшәмәде, шуның өчен башлары себер китте, мин
ничек үз нәселемә хыянәт итим соң?» – ди. Маһинур карчык аны: «Булган
кеше, баһадирлар затыннан Гарифулла абыең», – дип мактый.
– Син дә, югыйсә, Елкычура нәселеннән, улкаем, – ди, – Елкычура –
бабаңның атасы, токымлы атлар үрчеткән. Тирә-як сабантуйларында ул атлар
беренчелекне бирмәгән. Елкычура атларын күрер өчен бәйрәмгә килгән халык,
Сабантуйның көрәш мәйданы тирәсеннән чабышкылар ягына күчкән. Аларны
әле дә авыл якты бер хатирә итеп саклый, дәрәҗәсен күтәрәсе килгәндә,
Елкычура чабышкыларын искә төшерә. Нишлисең, Елкычура да үз нәселенең
шулай тиз генә таркалып, чит-ят җирләргә таралып юкка чыгасын башына да
китермәгәндер. Юкса шулкадәрле хәләл көчен исраф итәр идеме соң атларга?
«Нәселнең ир-егетләре кеше арасында төшеп калмасын, үзләренең эшчән,
тырыш ата-бабалары юлыннан тайпылмаганнарын һәрдаим белеп торсыннар»,
дип фикерләгәндер. Тик заманалар, даулы, яулы чорлар, кеше хисләре, аның
яшәеше белән исәпләшмәгән шул. Һәммәсен болгатып бетергән, тараткан,
яндырган… Маһинур карчыкның нәсел турында сөйләве дә тикмәгә түгел:
ихтыяр көчен, сабырлык үрнәген оныгында да тәрбиялисе килә аның. Ихтыяр
көче ирләрдә була. Алар тота нәселне.
Югыйсә, ул афәтләр Алмазныкыларга да тигәннәрдер. Әнә бит әтисе йортны
атсыз тотмый барыбер. Әнисе дә мәктәптә эшләп йөри. Күрше-күлән аны да
хөрмәт итә. Тик Алмазныкылар шул алар.

Авылда яшәү турында Маратның әтисе белән әнисе уйламый да, мондый
мөмкинлек барын башларына да кертеп карамыйлар хәтта. Менә шуңа
күңелсезләнә ул. Качып кына елап та ала.
Бер тапкыр әнисеннән:
– Елыйсым да килми бит, ә күздән яшь нигә чыга икән соң? – дип сорап
куйды. Дөресрәге, озаталмый газаплана Марат аларны. Күрче, әнисе шуны
тиз тоеп алды ласа.
– И улкаем минем, бәгырькәем, киләсе атнага без тагын кайтабыз бит.
Кая, бармакларыңны күрсәт әле, бер, ике, өч, дүрт… Йә, йә, бөклә монысын
да… Менә бишәү булды. Биш тапкыр йокларга ятасың да… син уянганчы, без
кайтып та җитәрбез. Тиз була ул. Бик тиз, – дип тынычландырырга тырышты.
Еш кына Марат, әтисе белән әнисе китәргә дип капкага таба атлаганда,
бакча якка ук чыгып йөгерә. Чия куагы астына кереп утыра. Куак, яшел
ябалдашлары һәм дә ян-якларындагы куедан-куе яфраклары белән малайны
ефәк шәлгә урагандай, дулкынлана-дулкынлана томалап тора. Әтисе белән
әнисен үзеннән аерган минутны һич тә кичерә алмый ул. Мәликә дә моны
чамалый: улын елатып калдырудан курка, болай гына да түгел, аны егет итеп
күрәсе килә. Маратны чакырып ала да:
– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш
минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да
Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен
да булмас үзеңә, – ди.
Тыңлый Марат әнисен. Сумкаларын тутырып, ишек төбенә тезә башлагач та,
яңа уенчыкларын – йомшак аю белән машинасын күкрәгенә кысып сөя, аннан
кире урыннарына куя да ишегалдына юнәлә. Сәпитенә атланып, Алмазларга
юнәлә. Тик ничек кенә читкә каерырга теләсә дә, әтисе белән әнисе китеп
барган юлга төшелә шул…
Күзләрен тутырып тагын бер карап ала да Марат кирегә борыла. Сәпитенең
педальләрен тиз-тиз әйләндерә. Үзе һаман саный:
– Бер, ике, өч, дүрт көн йоклыйсың да, бер генә төн йоклыйсы кала…
Ни генә әйтсәң дә, әтисе белән әнисе киткән көн аларны каршылаган көн
түгел инде. Аның төсе башка, болытлары да еламсырап түбәннән агыла. Җиле
дә салмак, исәр-исмәс кенә кымшана, кояш исә бөтенләй болытлар артына
ук кереп качкан. Әниләрен каршылаган көндәге нурларын көлтәләп коеп,
юмартлыгын күрсәтеп, бөтен җиһанны шаккатырган кояшны бүген алыштырып
куйганнар диярсең…
Бар иде бит шундый бәхетле чаклары!
Маратның әнисе белән яшисе килү теләге зур иде шул. Аның өчен җаны
да жәл түгел иде.
Малайның башы аска иелде, шулай да рельслар буйлап тиз-тиз атлавын
белде. Ап-ак буран кар бөртекләрен өертеп уйный; ул нигәдер тузганаклар
очкан якты җәйне күз алдына китерде. Җиләк ишелеп уңган иде җылы яңгырлы
җәйдә. Әнисенә ул каен җиләгенең иң эреләрен сайлап җыйды. Миңе исенә
төшеп, чигә турысын кашып торды. Әнисенең дә башында нәкъ шундый ук
бер учма җиләк сурәте бар иде. Имеш, әбекәе, авырлы чакта бер күршесенең,
савытка салып, кар базыннан җиләкләре бер дә изрәмәгән кайнатма алып
кергәнен күргән. Бер генә җиләген булса да сорап кабып карарга батырчылык
итмәгән. Алсу җиләк, тәлгәшләнеп, Мәликәсенең башына килеп чыккан, ди,
шуннан…

Көннәрдән бер көнне Мәликә аны, хастаханәгә барып, лазер белән яндыртты.
Һәм миңеннән арынган көннән башын түзеп булмаслык авырту басып алды.
Шуннан башланды барысы да. Тып-тыныч тормышның асты өскә килде.
Кемнәрдәндер ул әрнүне ачы су гына баса икән дип ишетеп кайтты. Әтисе нигәдер
бу хәбәрне шатланып кабул итте. Аннан авыртуны икәүләп бастылар кебек…
Ә теге чакта бер учма җиләк тәлгәшен ул әнисен сөендерер өчен җыйды.
«Бәлки, шуннан баш авыртуы да төзәлеп китәр» дигән сагышлы гөман җанын
җылытып торды.
– Каян таптың моны? – дип гаҗәпләнде күрше кызы. – Үзләреннән бал
тамгандай тоела, үзләре эре дә. Миңа бу кадәрле эре бер генә җиләк тә
очрамады никтер.
Марат, җитдиләнеп, Маһинур карчык өйрәткәнчә:
– Аллаһ бирде, – дип җаваплады. – Балы эчендә аның, чык тама шулай
аңардан. Әниемә җыйдым мин…
Атап җыймаса, һичшиксез, күрше кызына бирер иде дә… Әнисе авырый
шул…
Әбекәе, хуплагандай, күз кысып куйды. Барыбер дә яратып бетерми кебек
Мәликәсен. Үз кызы булса да, һаман яманлап сөйләргә генә тора. Эчә, имеш…
Эчсә соң! Малайның да бу гамәлен һич тә хуплыйсы килми, тик ул аның
җан ярасы. Кагылдыңмы, әрни дә сызлый. Марат әбисенең үз кызы турында
ахирәтләренә сөйләвен бөтенләй кичерә алмый:
– Әни бит ул, һаман шуны сөйләмә инде, – ди дә кырт кына борылып чыгып
китә. Ничекләр аңламый, ничекләр күрми Маһинур карчык Маратның йөрәк
җәрәхәтен, һаман тоз сибәргә генә тора. Кеше җәрәхәтенә тоз сибү җиңелдер,
күрәсең…
Әнисенең мондый хәлгә төшүенә әтисе дә гаепледер. Иңен куярга
курыктымы ул, әллә башка берәр сәбәп булдымы икән – Маратның хәзер
артыгын кызыксынасы да килми инде.
Ә җиләкне әнисе ничекләр яратты бит! «Мәрхәмәтлем син минем», – дия-
дия, кочагына алып сөйде. Әнкә назыннан малайның түбәләре күккә тиде.
Тагын да болынга барсалар, бер учма түгел, җиләкне чиләкләп тә җыярга
ризалашыр иде шикелле. Әнисе генә бәхетле булсын! Яман чиреннән генә
терелсен иде.
Их, белсә иде Маһинур әбисе Маратның әнисе өчен ничекләр өзгәләнгәнен!
Көн саен Марат мәктәп ашханәсеннән иң соңгы кеше булып чыга. Төшке
ашка кергән балалардан, гадәттә, өстәлдә ипи кисәкләре кала. Малай шуларны
җыеп тиз-тиз сумкасына сала. Чөнки дежур торучы балалар өстәлне бик тиз
җыештырып алалар. Гаиләнең туендыручысы шул ул. Әнисе беркайда да
эшләми һаман да.
…Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип
көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы
кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды. Төсе киткән тукыма
гына булса да, әллә ничә еллар шулай тәрәзәне чит күзләрдән каплады ул. Яңа
фатирның бөтен бәхете шул булды. Малай үзе дә, шәһәргә килгән чагында,
урамга ертык одеал тишегеннән карап торырга гадәтләнде.
Бер кайтуында:
– Иреңне кая күмдең? – дип сорады әбисе кызыннан.
– Күммәдем, күмсәм, бу кадәр еламас та идем. Югалды ул, – дип җавап
бирде тегесе.

– Нинди көнгә төштең бит, хәерсез, – дип тиргәде карчык аннары. –
Киләчәгең яман буласын чамалыйсыңмы икән син?
– Һәрнәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган әле бу дөньяда, – дип җавап
бирде Мәликә.
Ул авылга яхшы хәбәр әйтергә дип кайткан иде.
Беркөнне дәресләрдән соң Маратны мәктәп директоры үзенә дәшеп алды.
Әнисен сораштырды. Беркайда да эшләмәвен белде.
– Мин аны үзебезгә, ашханәдә савыт-саба юарга чакырыр идем, – диде
сак кына.
Малай өйгә кош тоткандай кайтты. Мәликә дә кинәт айнып киткәндәй
булды. Авылдагы карт әнисен исенә төшерде. Кечкенә булса да куанычы бар
иде: аны әле кеше арасына кертәләр икән бит. Бөтенләй үк югалмаган әле ул.
Аннан алар икәүләп юлга чыктылар. Поездга чак өлгерделәр.
Менә шул хакта әйтеп, Маһинур карчыкны юатырга кайткан иде бит
Мәликәсе. Ә монда аның ире югалганны хәбәр итәргә җитешкәннәр…
Шуннан Мәликә, ишектән кергән салкын җил кебек, ишекле-түрле йөрде.
Кызмача халәттә күршеләргә кереп китте. Малай да артыннан калмады. Әллә
нинди шомлы кич иде. Урамда, угрыны тоткан сыман, этләр өрә, болытлар
арасыннан тонык кына ай йөзә, йолдызлар да качып беткән иде кебек. Тик
әнисен тыярлык түгел иде шул:
– Кем кушкан сезгә минем тормышны үземнән алда ирештереп, кортканы
борчырга! Ут төртәм, авылыгызны яндырам, белегез аны, – дип янады.
Күршеләре Гөлнара апаның коты алынды. Малай да курыкты. Авылда су
юк бит… «Пужардан Алла үзе сакласын», – дип кенә торалар. Ярый Гөлнара
апаның хәбәр ташучы кызы шәһәргә китеп өлгергән иде.
Әбисе һаман үз кызын орышты:
– Беркемгә дә бишек асып куймаганнар, селкетеп тормыйлар, – диде, теш
арасыннан гына сүзләрен сыгып. Әнисе аны тыңламады да сыман.
Шулай да, оныгын юатырга теләпме:
– Бер дә аптырама, улым, кеше аралары гына түгел, заманалар болганган
чак, – дип башыннан сыйпады.
– Күңелсез шулай да… – диде малай, карашын аска төбәп.
Аннан Мәликә, шәһәргә килгәч, бер-ике атна эшкә йөреп карады. Тик…
төннәр буена ыңгырашып чыкты, башына чыдый алмады. Аллаһ аңа чиксез
зур сынау биргән иде…
Малай, бураннарның салмак сызгыруына кушылып, учларын авызына
якын китереп:
– Әнием! – дип кычкырды. Әнисенең тавышы ишетелүдән үзе үк шүрләп
куйды. Аннары:
– Әбием! – дип сөрән салды. Битләренә җылы карлар гына бәрелде.
Ул озаклап, нидер күрергә теләгәндәй, буран эченнән карашын алмады.
Хәтерендә әбисе сөйләгән бер гыйбрәтле хәл яңарды. Имеш, бер кызның
әнисе үлеп киткән. Әтисе үги әни алып кайткан. Үги әни кызны яратмаган.
Баланы поезд юлына илтеп куйган. Менә берчакны юлдан ыжгырып поезд
килә икән. Машинист карап җибәрсә, ни күрсен, бер хатын кызыл яулык
болгый, ди. Поезд туктаган. Машинист баланы алырга дип төшкән, теге
хатынны эзләп ары каранган, бире каранган – баладан башка һичбер җан
иясе күрмәгән. Ахырдан гына белгәннәр: теге хатын баланың үлгән әнисе
булган икән…


Повестьны башыннан укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=46401
  2. http://kazanutlary.ru/?p=46533

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: colors.life