«Ак җилкән»

10.08.2018 8 (август), 2018

Бәләкәй Фоат. Сугыш еллары турында белгәннәрем.


Бәләкәйләр

Миннән:
– Син – сугыш чоры баласы. Шул вакытлар турында нәрсә дә булса хәтерлисеңме? – дип сорыйлар.
Аларга нәрсә әйтим? Сугыш тәмамланганда, миңа дүрт яшь булган. Бер-ике яшьтә әле шундый авыр елларда яшәгәнлегемне абайлаганмындыр, димим. Шулай да өч яшьтәме икән, әллә дүртенчедәме, бер күренеш хәтеремдә нык уелып калган.
Безнең авыл тау астында урнашкан. Шактый биек, өч йөз метрдан да ким булмас. Безнең бакча башы турысында ул тагын да калкурак һәм текәрәк. Ишегалдыбыз ямь-яшел куе үлән белән капланган. Җәй көннәрендә, шул чирәм өстендә тәгәрәп уйнаганда, кинәт кенә шул тау ягыннан дөбер-шатыр иткән тавыш килә башлый. Тау башыннан пырлый-пырлый берьюлы берничә зур нәрсәләр очып чыга. Алар, авыл өстеннән үтеп, еракка китеп югалалар. Абыем Хәкимулла әйтә:
– Безнең самолётлар. Алар шулай бергәләп сугышка баралар.
Артларыннан кычкырып та кала: – Җиңеп кайтыгыз, абыйлар!
Көннәрдән бер көнне, әбием белән капка төбендәге эскәмиядә утырганда, күршебез Галимҗан абзыйлар капка төбенә атлы арба килеп туктады. Дилбегәне урамның безгә каршы ягында өйләре урнашкан күрше егете Гарәфетдин тоткан. Ул арбада утырып торган абыйга җиргә төшәргә булышты. Теге кеше йөзе белән безгә таба борылгач, әби кинәт кенә урыныннан торды:
– Карасана, Ягъфәр түгелме? Ягъфәр шул!
Әби, мине җитәкләп, алар янына алып китте.
Ул арада аларның капкаларыннан кемнәрдер йөгереп чыкты. Барысы да шатланып ниләрдер әйтәләр, елашып та алалар, арбадан төшкән абый белән күрешәләр. Без әби белән читтәрәк басып торабыз. Әлеге абый безне дә күреп алды, әбигә кулларын сузды:
– Сәрбиттәй, исәнме? Менә аксап-туксап дигәндәй, мин дә кайтып җиттем, исән генә торасызмы?
– И Ягъфәр, болай кайтуың зур бәхет инде. Ямаулыгы үзеңдә, яраларың төзәлер, исән булуың олы куыныч. Әниең Гөлҗамалның бәхете инде.
Әлеге абый мине дә күреп алды. Кулын сузды. Мин, кул бирмичә, әбием артына постым.
– Бу малай яңа туып калган иде. Хәзер әнә йөгереп йөрерлек егет булган. Исемен оныттым әле.
– Фәәт була ул, күрше, Фәәт.
– Ә алай икән, менә сиңа солдат күчтәнәче.
Ул, кесәсеннән алып, миңа бер шакмак шикәр сузды. Мин һаман әби итәгенә ябышып басып торам. Шикәрне әбием алды.
– Баланы сөендергән өчен, сине Ходай үзе куандырсын.
Шуннан соң, озак та тормыйча, икенче бер күршебез Миңсылу тәтәләргә дә бер солдат кайтты. Анысының кулы ак чүпрәккә төрелгән, аны муенына шундый ук тасма белән асып куйган. Гариф исемле икән.
Миңсылу тәтә безгә кардәш тиешле. Ул безгә еш кына кереп-чыгып йөри, без дә аның өендә булгалыйбыз. Гариф абыйны малай чагында ук әнисе ташлап киткән. Аны шушы Миңсылу тәтә тәрбияләп үстергән. Гариф абый аны әниседәй якын күрә. Май тәтә, дип эндәшә.
…Тора-бара авылда солдат киеме кигән башка кешеләр дә күренә башлады. Шуларның берсе, миңа озак кына карап торгач, сорап куйды:
– Син Кәлкәш малаемы?
– Юк, Нурхәят малае.
– Шул инде, шул, коеп куйган Кәлкәш! Әтиең Галимулланы Кәлкәш, дип йөртә идек. Ул минем якын дус иде. Аның бабасы Кәлимулла исемле булган. Шул исемне кыскартып, әтиеңне Кәлкәш, ди торган идек. Менә кайткач белдем әле, әтисез дә калгансың икән. И бала, бала.
Әби әйтә:
– Бу Вәли Галие булгандыр. Шушы арада кайткан дигәннәр иде.
Сугыш чоры турында белгәннәрем менә шулардыр, ахры.


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп баргыз.

Башыннан укырга:
  1. Бәләкәй Фоат. Әти-әни тигез айлар.
  2. Бәләкәй Фоат. Исеме Фоат булсын.

Фотода: Фоат Галимуллин
«Казан утлары» архивыннан