Уены–чыны бергә

10.08.2018 8 (август), 2018

Тукай бүләге


– Менә, Сибгат абый, Равил Фәйзуллинга Тукайны бирергә җыеналар икән, яшь бит әле ул, Сез ничегрәк уйлыйсыз?

– Аны… Обкомда күп әйттем инде… Мөдәррис Мусинычка да… Мирзаһид Фәтхиечкә дә… Табиевның үзенә дә әйттем…

– Ни әйттегез соң, Сибгат абый?

– Равил әле ул… Фәйзулла… бик яшь, дидем… Тукай бүләген …яшь Равил Фәйзуллинга бирсәгез, бирегез инде… дидем (1976).


Фото: «Казан утлары» архивыннан