Юбилейлар

09.08.2018 8 (август), 2018

Тантанадан хәтер яңара


РОБЕРТ МИҢНУЛЛИНГА 70 ЯШЬ

Бүген җитмеш яшен каршылаган Роберт Миңнуллинның иҗат юлы минем күз алдында үтте дияргә мөмкин. Аны яшь чагыннан ук беләм, иҗади аралашып яшибез. Әле дә исемдә: 1976 елда каләмдәшемнең «Бәхетле булыгыз» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күргән иде. Китапка исем биргән шигырь шушылай башланып китә:

Сез ир-егет икән әгәр,
Эш тотсын кулыгыз!
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз!
Бәхетле булыгыз!

Кешеләргә шагыйрь шушындый изге теләк белән ихлас эндәшә. Һәм әсәр «Бәхетле булыгыз!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Ә бит, чынлап та, шагыйрь, гомере буе иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән тормышка яктылык өстәп, кешеләрнең бәхетле булуларына куанып яши.
Роберт Миңнуллинның җитмеш яшькәчә яулаган уңышлары, арта торган биеклекләре сокландыра. Бүген ул – югары хөрмәт казанган иҗатчы, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш премияләре лауреаты. Балалар өчен язган әсәрләре халыкара кимәлдә Андерсен бүләге белән билгеләнде. Аның басылып чыккан дистәләрчә китапларын төрле тарафларда төрле буын укучылары яратып укый, шигырьләренә язылган бик күп җырларын яратып җырлыйлар, кинәнеп тыңлыйлар. Байтак китаплары минем шәхси китапханәмдә бик хөрмәтле урында тора. Шул басмалар арасыннан иң элек Роберт Миңнуллин әсәрләренең җиде томлыгын атар идем. Ул томнарның җидесе – һәрберсе кимендә 500 бит – бервакытта, 2007 елда басылып чыккан. Хәйран калырлык казаныш! Җиде томлыгына тиклем Роберт Миңнуллин миңа балалар өчен язылган «Балачакка ешрак кайтыгыз» һәм «Сөенсеннәр әле сабыйлар» дигән зур күләмле ике томлыгын (икесе дә 2002 елда дөнья күргән) бүләк иткән иде.
Роберт Миңнуллинның өемдәге киштәләрдә торган китаплары арасында минем өчен аеруча үзенчәлекле бер җыентыгы бар. 2008 елда Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Роберт каләмдәшемнең «Мин һине яратам» дигән сувенир басмасы – бик матур җыентыгы басылып чыккан иде. Мәхәббәт шигырьләре генә кергән бу китапны әзерләүдә миңа да катнашырга, аңа кереш сүз язарга насыйп булды. Шушы ук 2008 елда тик мәхәббәт шигырьләреннән тупланган, шул ук форматта әзерләнгән һәм Роберт Миңнуллинның «И бәхетле Бикбай!» дигән мәкаләсе белән минем «Онытырлык булдымыни?» дигән җыентыгым Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде. Бер үк принциплардан чыгып төзелгән, бизәлеше белән бер-берсенә нык охшаган басмалар моңа тиклем берьюлы татар әдәбиятында да, бездә дә булганы юк иде. Роберт Миңнуллинның «Мин һине яратам» (Өфө, 2008) дигән китабына язган «Тугры мәхәббәт кыйссасы» дигән бәләкәй генә мәкаләмне монда тулысынча китерү урынлы булыр дип уйлыйм.
«Мәхәббәт ялкыннарында янмаган, сөю турында язмаган шагыйрь юктыр ул. Ләкин тик мәхәббәт шигырьләреннән торган китабын кулына алып куану бәхете һәр шагыйрьгә дә насыйп булмый. Берсенең сөю хакындагы сүзләре җыентык күләмендә тупланырлык түгел, икенчесенең моңа ничектер игътибары җитми кала яки форсаты табылмый.
Күренекле татар шагыйре, дәүләт эшлеклесе, хөрмәтле исем-дәрәҗәләргә ирешкән Роберт Миңнуллинның бу китабына тик мәхәббәт шигырьләре генә кергән.
Шигърият сөючеләр, аның халык яратып җырлаган күп җырларын күңелләрендә йөртүчеләр Роберт Миңнуллинның безнең Илеш якларында, Сөн буйларында туып үскәнен яхшы белә. Башкорт туфрагында ул егет булып үсеп җиткән, шушында янып-көеп тәүге тапкыр гашыйк булган, шушы газиз төягендә әле канатланып, әле боегып тәүге сөю сүзләрен шигъри юлларга салган.
Шагыйрь өчен олы шатлык: беренче кат гашыйк булган туган җирендә – Башкортстанда Роберт Миңнуллинның тик сөю сүзләреннән торган китабы – мәхәббәт кыйссасы дөнья күрә.
Шау мәхәббәт лирикасыннан тукылган мондый җыентыкларның төрле телдә, төрле вакытта, төрле җирдә чыкканнарын укыган бар: күпме кичерешләр, нинди язмышлар, бәхетле очышлар һәм фаҗигале кыйралышлар, тугрылык белән хыянәт, дөньяның илаһи балкышлары һәм күңел төшенкелекләре.
Роберт Миңнуллинның китабында мин мәхәббәт шигъриятендә бик сирәк очрый торган хәлне күрдем. Мондагы шигырьләр барысы да ярату хакында гына түгел, алар тугры сөю турында. Мондагы бөтен шигырьдә дә сүз башыннан азагына тиклем бер мәхәббәтнең язмышы, шул бер сөюгә генә табыну, шуны данлау, шәхеснең гомерлек яратуы турында бара.
«Мәхәббәт» дигән дүртьюллыгында Роберт болай ди:

Әрнеттең дә ничә кабат,
Юаттың үзең азак.
Газаптан торган шатлык син,
Шатлыктан торган газап.

Ярату нинди генә кичерешләргә, күпме газапларга дучар итмәсен, шагыйрь яшьлек юлларында йөрәгендә балкып кабынган, еллар сынауларын үтеп, хәзергә тиклем сүрелмәгән сөюен тугры саклап, шуңа табынып, инанып яши. Гомере буена тугры мәхәббәт кыйссасын яза».
Әле менә татар каләмдәшемнең бик зур хезмәтләр белән яуланган зур уңышлары хакында уйланып утырам да «Тугры мәхәббәт кыйссасы» дигән сүзләр аның барлык иҗат юлына, күпьяклы тынгысыз эшчәнлегенә хас дигән нәтиҗәгә киләм. Минем китапханәмдә Роберт Миңнуллинның «Шагыйрь генә булып калалмадым» (Казан, 1988) дигән калын җыентыгы да саклана. Әлбәттә, авторның ихлас автографы белән. Монда тупланган мәкаләләр – Роберт Миңнуллинның барлык иҗат эшчәнлегенең бик мөһим бер өлеше. Шагыйрьнең язмаларын әлеге тугры мәхәббәт кыйссасының бик кадерле битләре дияргә мөмкин. Бу хезмәтләрдән тыш, шушы иҗтимагый хәлләр хакындагы публицистикадан һәм әдәби тәнкыйть дигән сәхифәләрдән башка Роберт Миңнуллинның күпьяклы иҗатын күз алдына да китереп булмый.
Мин бу сүзләрне Татарстанда бөек Габдулла Тукай көннәрендәге очрашуларда булып кайтканнан соң язам. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры белән янәшә урнашкан Тукай һәйкәле янындагы шигырь бәйрәменнән, Кырлайдагы, Кушлавычтагы музейларда булганнан соң туган тәэссоратлар әле дә күңелемдә эссе көе саклана. Шуңа да узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында татар әдәбиятына килгән каләмдәшләрем турында уйланганда, Габдулла Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатындагы шушы борчулы сүзләре хәтергә килә: «Бөтен китапханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…»
Тукайның иҗтимагый эшчәнлек традицияләре яңа чорда яңача дәвам итте. Узган гасырның туксанынчы елларында, кызу бәхәсләрдә яңа Татарстан язмышы хәл ителгәндә, яңа буын каләм осталарының байтагы җиң сызганып депутатлык эшенә тотынды, язмышларын Татарстан Дәүләт Советы белән бәйләде. Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим шундыйлардан. Роберт Миңнуллин да шушы фидакарь шәхесләр белән бер сафта булды, 1990 елдан Татарстан Югары Советы депутаты буларак, шигъри иҗатны бик җаваплы иҗтимагый вазифалар белән бергә алып барды. Шунысы куандыра: андый шәхесләр безнең Башкортстанда да булды һәм бар. Гөлфия Юнысова, Гүзәл Ситдыйкова, Йомабикә Ильясова нәкъ шундыйлардан. Саный башласаң, кызганычка каршы, бер кулның бармаклары да бөгелеп бетми кала шул.
Заманында Василий Белов, Валентин Распутин сыман атаклы рус әдипләре дә илнең югары парламентында үзләренең карашларын кыю белдереп эшләп алган иде. Ләкин бу күренеш рус әдипләре арасында традициягә әйләнә алмады. Ә Яңа Татарстан Республикасында исә ныклы традиция булып сакланды, озак еллар дәвам итте. Язучыларына халык монда ышанды, эшчәнлекләренең файда китерүенә өметләнеп кат-кат сайлады һәм бу өметләр күп очракта акланды да.
Әйе, Роберт Миңнуллин шагыйрь булып кына кала алмады. Тугры мәхәббәт кыйссасы турында сөйләгәндә, шагыйрьнең туган Башкортстаны белән тыгыз бәйләнеше, аның язмышы, сулышы белән яшәве хакында да кабат-кабат әйтергә кирәк. Шагыйрь безнең республикада еш була, туган ягының йөрәк тибешен тоеп, рухи тормышындагы һәр яңалыкны белеп-кичереп яши. Аның төрле иҗади чаралары Казанда башланып, Башкортстанда тәмамлана яки Сөн буйларында башлана да шәһри Казанда йомгаклана. «Сәлам, Башкортстан!» дигән мәкаләсендә Роберт Миңнуллин бу хакта шушыларны әйтә: «Дөньяда Сөн исемле кечкенә бер гүзәл елга агып ята. Мин – Сөн кошы. Ә кошка талпына-талпына очарга ике канат кирәк. Ә минем бер канатым – Татарстан, икенче канатым – Башкортстан. Тамырларым – Илеш районында. Шунда туганмын, тәпи атлап киткәнмен, үскәнмен, чыныкканмын. Авылым да Сөн буенда гына». Борынгы тамырлар белән тыгыз бәйләнеш – кешене киләчәккә канатландыручы төп көчләрнең берсе. Башкортстан язмышы Роберт Миңнуллин өчен Сөн буйлары белән генә чикләнми, ул тоташ республика язмышы хакында һәрчак борчыла. Матбугатыбызны, китапларыбызны укып барырга тырыша. Күренекле шәхесләрне биргән Башкортстан авыллары буйлап Роберт Миңнуллин сыман гаиләсе белән сәяхәт итүчеләрне үзебезнең әдипләр арасында бик үк ишеткәнем юк. Каләмдәшем Башкортстандагы төрле чараларга чит кеше булып килми, газиз төбәгенә канатланып кайтып төшә, күрше өенә түгел, туган йортына сагынып килә…


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «Казан утлары» журналының 8нче санында (2018) укыгыз.

Фото: instagram.com