Роман

16.08.2018 7 (июль), 2018

Гөләйза. Иман өчен көрәш.


– Фёкла Тимофеева! Син мәрткә киттеңме әллә? Син суд каршында басып торасың – шуны онытма һәм сорауларга ачык җавап бир!
Бу тавыштан Гөлзада сискәнеп китте, Актау атакае татарчага тәрҗемә итеп биргәч кенә, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлады. Әйе, ул суд каршында басып тора, әйе, аннан кызы Гөләйза турында сорыйлар, әйе, аңа хәзер газиз баласын бу афәттән ничек тә йолып калырга кирәк!
– Кызың Гөләйза, мине чукындырмадылар, мин үземнең керәшен икәнлегемне белмәдем, шуңа күрә балаларымны да чукындырмадым, дип бара. Ник син аңа кемлеген әйтмәдең, атасының да кемлеген белми, чукыну-чукынмавын да белми, моның өчен синең үзеңне дә хөкемгә тартырга кирәк!
Гөлзада аларга дөресен әйтә алмый иде – Гөләйзаның атасы Ишмөхәммәт булуын мәхкәмәгә дә, попларга да әйтергә ярамый, чөнки урысларда ике хатын белән тору тыелган гамәл, ул чагында ирен хөкем итәчәкләр. Шуңа күрә, «балаларымның атасы билгесез», дип, болар каршында зиначы кебек басып торырга туры килә, и Раббым, дөресен үзең беләсең!
– Әйе, менә шул «атасы билгесез» булганга күрә Кызылъяр побы Гөләйзаны чукындырмады, үземне дә «зинадан туган», диде… Гөләйзадан соң туган улымны үзебезнең авылның керәшене Ишук тәрбиягә алды, поп аңа Иван дип исем бирде.
Гөлзада һәр сүзен бик уйлап, ашыкмыйча гына әйтергә тырышты, Ишмөхәммәтнең никахлы ире, ә Иван дип чиркәү кенәгәләрендә генә теркәлгән улының чынлыкта Бикмөхәммәт булуын, ислам динен тотуын әйтеп ычкындырырмын дип курыкты. Әйе, ревизия кенәгәләрендә Бикмөхәммәт Ишмөхәммәтнең тәрбиягә алган улы, керәшен татары, дип теркәлгән, әмма бу ир баланы гаскәргә алмасыннар, лашманлыкка алып китмәсеннәр өчен эшләнгән мәҗбүри гамәл булды. Ни әйтсәң дә, керәшеннәрне солдатка алмыйлар иде, ә бу алар өчен бик мөһим, чөнки анда киткән кеше инде бөтенләй урыс булып кайта, алар динендә була. Боларның барысын да Ишмөхәммәт җайлады, әмма болай булгач, бу мәхкәмә дигәннәре Бикмөхәммәткә дә килеп җитәргә мөмкин, Гөлзаданың башка балаларын да тикшерүләре бар…
– Фекла Тимофеева! Тагы бер тапкыр исеңә төшерәм – син чиркәү кенәгәсендә чукындырылган керәшен, дип язылган, шуңа күрә дә балаларың да үзеннән-үзе христиан динендә булып исәпләнә! Ә син, шушыларны белә торып, аларга христиан тәрбиясе бирмәгәнсең, ислам белән башларын катыргансың! Кызыңны басурманга кияүгә биргәндә, син моның нәрсә белән бетәсен яхшы аңларга тиеш идең! Христиан хатын-кызын аздырган өчен, иреңә – төрмә, кызыңны исә монастырь яки яңа гаилә – урыс кешесе белән чиркәүдә венчание көтә! Шушыларны белә торып, нигә кызыңны басурманга бирдең?
– Мин боларның берсен дә белмәдем! Беркайчан да урысларның телләрен дә, диннәрен дә белмәдем, миңа боларны беркем, беркайчан аңлатмады. Мәрхүм әти-әнине көчләп чукындыру сәбәпле генә мин чиркәү кенәгәсенә керәшен дип теркәлгән, әмма ул динне тотмадым бит! Мин аны белмим дә! Ничек итеп мин балаларыма белмәгән нәрсәне өйрәтим ди? Алай да күңелемә шик килде, Гөләйзаны Чирүле Шонталасына мөселман кешесенә кияүгә бирер алдыннан, Кызылъяр побы белән киңәштем мин, ул вакытта инде анда яңа атакай иде. Ул чиркәү кенәгәләреннән кызымның исемен эзләде, әмма тапмады, ул керәшен буларак теркәлмәгән булып чыкты. Ничек теркәлсен – ул бит чукындырылмаган иде! Шуннан соң Кызылъяр побы Гөләйзаны мөселман кешесенә кияүгә бирергә ризалыгын әйтте.
– Кызылъяр побы ризалыгын бирдеме?
– Әйе, кызыңның атасы билгесез, үзе чиркәү кенәгәләрендә керәшен буларак теркәлмәгән, аның безгә бернинди катнашы юк, диде. Шуннан соң кызымны тынычлап мөселман кешесенә кияүгә бирдем.
Хөкемдар, бу хәлгә ышанырга теләмәгәндәй, Биләр атакаена карады, ул исә атылып торып басты һәм кулларын болгый-болгый сөйли башлады:
– Ялган! Бу мөмкин хәл түгел! Христиан дине әһеле андый әмер бирә алмый! Үзеңнең керәшен икәнлегеңне белә торып, поптан рөхсәт сорарга да кирәкми иде – чукындырылганның баласы да керәшен була! Фекла Тимофеева! Кызың да керәшен синең, Пелагея ул, бернинди дә Гуляйзя түгел, аның балалары да керәшен! Христиан динендәге кызыңа мөселман кешесе белән яшәү язык, сезнеңчә – хәрам! Аларны аерырга, ирен – төрмәгә, хатынын монастырьга ябарга, балаларын чиркәүгә алып барып чукындырырга һәм урыс гаиләләренә тәрбиягә бирергә кирәк! Судья галиҗәнапләре, сез бүген шул турыда карар чыгарырга тиешсез! Югыйсә бу татарваны берничек тә акылга утыртып булмаячак, бөтенләй азындылар, распоясались! Чиркәүгә йөрмиләр, исповедь-тәүбә кылмыйлар, причищение үтмиләр, христианча венчаниене танымыйлар, балаларын чукындырмыйлар, тәре такмыйлар, өйләрендә икона тотмыйлар, ә үзләре крещёный-керәшен дип атала! Моңа чик куярга вакыт!
Гөлзада кызының баш очында кара болытлар куера башлавын тәрҗемәсез дә сизенде, чөнки бу урыс побының йөзе дәһшәт чәчә, йодрыклары һавада уйнап тора иде. Якуб атакай аның сүзләрен тәрҗемә дә иткәч, Гөлзадада боларга карата бөтенләй ышаныч калмады, алар Гөләйзаның башына җитәргә җыеналар кебек иде. Ул, ана арыслан кебек, баласы өчен соңгы яуга ыргылды…
– Син моның шулай икәнлеген ник безгә баштарак әйтмәдең соң?! Биләр белән Шонтала арасы кул сузымында гына, нигә килеп, үз телебездә менә шушыларны аңлатмадың? Мин каян белим, керәшеннән туган балаларның да керәшен дип языласын? Ник килеп урыс динен аңлатмадың, мин каян белим аны ничек тотарга? Үзем белмәгәнне мин балаларыма ничек өйрәтим? Ник Кызылъяр побы ни элеккегесе, ни хәзергесе боларны аңлатмады, палицай белән чиркәүгә куудан башканы белмиләр, ә халык ярты юлда ук качып бетә?! Аларга бары тик чиркәүне һәм үзләрен тоту өчен акча гына кирәк, авылга килеп, егылып эчеп яталар… Сез үзегез гаепле татарларның динегезне яратмавында, кабул итмәвендә! Сездә мәрхәмәт юк, кешегә кеше итеп карау юк, хәзер дә җиңел генә гаиләне ботарлап ташларга уйлыйсыз! Аллаһ бер бит барыбыз өчен дә, моның өчен җәһәннәм утында янудан курыкмыйсызмы?!
Инде Гөлзаданы туктатырлык түгел иде, ул кемгә, ни өчен сөйләгәнен дә аңламыйча, эчендәгеләрне чыгарып түкте, еллар буе җыелган әрнүен һәм рәнҗүен җиткерде. Якуб атакай аның сүзләрен курка-курка гына тәрҗемә итте, чөнки мондый гаепләүләрне үзе дә көтмәгән иде. Бер авыл хатынының үзләренә болай һөҗүм итүен Биләр побы белән хөкемдар да көтмәгәннәр иде, шуңа күрә Гөлзада иркенләп сөйләп бетерә алды. Хөкемдар, мәхкәмәне тиз генә тәмамлап, Биләр побының шикаяте сәбәпле, Казан архиепискобы таләп иткәнчә, Гөләйзаны приставлар озатуында чиркәүгә җибәреп эшне бетермәкче иде, әмма алай барып чыкмады. Хөкемдар күреп тора – очы-очка ялганып бетмәгән нәрсәләр шактый, һәм бу тиз генә карар чыгарып куюга комачаулый. Аның икеләнеп калуын сизгәндәй, Гөлзада тагы телгә килде, ире Ишмөхәммәт өйрәтеп керткән сүзләрне кабатлады:
– Без ак патшага үтенеч яздык, безгә яңадан үз динебезгә кайтырга рөхсәт итүен сорадык… Безнең әти-әниләребез моннан йөз ел элек урыс диненә көчләп кертелгән, үз ихтыярларыннан башка муеннарына тәре тагылган, чиркәү кенәгәләренә исемнәре керәшен дип язылган. Әмма алар беркайчан да урыс динен тотмады, үз динебезне ташламады, безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырдылар. Без гомер буе ислам динен тоттык, балаларыбызга да шуны тапшырдык. Әмма әти-әниләребез чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылгач, без дәүләт өчен мөселман дип саналмыйбыз, һәм безне христиан дине күзлегеннән хөкем итәләр. Шушы гаделсезлекне туктатыр өчен, безгә рәсми рәвештә ислам диненә кайтырга рөхсәт сорадык. Без хәзер авылыбыз белән җавап көтәбез, тирә-күрше авыллардан да күп үтенеч хатлары язылган. Шул хатыбызга җавап килгәнче, кызым Гөләйзага карата хөкем карары чыгармыйча торсагыз иде! Кызылъяр побыннан да сорагыз, ул безнең сүзләребезнең хаклыгын раслар, Шонтала авылы мулласы да Гөләйзаның балаларының мөселман икәнлеген әйтер, чөнки ул үзе аларга исем кушты. Шулай булгач, алар ничек керәшен булсын? Әби патшаның диндә көчләмәскә, дигән әмере бар бит, урыс поплары безне дә үз диннәренә көчләмәсеннәр иде!
Бу татар хатыны әйтмәсә дә, хөкемдар ул указларны яхшы белә иде, шул ук вакытта ул Николай патшаның христиан диненнән чыгуны катгый рәвештә тыя торган әмерләрен дә белә иде. Бәлки бу татарлар белмидер, әмма Петербургтан – Сенаттан да, Синодтан да әмер бар – христиан диненнән чыгуны туктатырга, беркемгә дә яңадан ислам диненә кайтырга рөхсәт итмәскә, киресенчә, ике арада йөрүче керәшеннәргә каты җәза бирергә. Бу Пелагея-Гөләйза эше башкаларны да куркыту, кисәтү өчен бер гыйбрәтле дәрес булып торырга тиеш иде. Әмма болай, очы-очка ялганмаган килеш, әштер-өштер карар да чыгарып булмый, аннан соң бу татарлар суд өстеннән шикаять яза башларлар. Шуңа күрә, карар чыгарганчы, ул тәнәфес игълан итте, капкалап, чәй эчеп алырга да кирәк иде.
Сәркатип бу турыда әйткәч, Гөлзада да мәхкәмә бүлмәсеннән чыгып китте, аның хәле беткән, аяклары тотмый башлаган иде. Ул ишектә күренүгә, Гөләйза аның янына ашыкты, авып китмәсен өчен, анасын тотып алды, агач эскәмиягә алып килеп утыртты. Ишмөхәммәт белән Габделвахит урамда булганнар икән, алар да кереп җитте. Барысы да, хәвеф белән, Гөлзадага текәлделәр. Ул арада суд залыннан Якуб атакай да чыкты, яннарына килеп басты.
– Карар бераздан чыгарылачак, – диде ул. – Ялга туктадылар…
– Карар бүген чыгамы? Нинди карар? – Гөләйза тилмереп анасына карады.
– Белмим, балакаем, башларында нидер аларның… Инде Аллаһтан сорарга, кызым, бу хөкемченең күңеленә мәрхәмәт салсын, сине балаларыңнан аермасыннар иде…
Ирләр аерымрак сөйләшәләр иде.
– Бераз өмет юкмы соң, Якуб энем? – дип сорады Ишмөхәммәт. – Биләр побының тавышы монда ишетелеп торды, шулай ук ул әйткәнчә булырмы икәнни?
– Нәрсә әйтим, Ишук әзи? Суд бит бу, карарны алар чыгара… Биләр атакае шулай әйтергә тиеш инде ул, безнең эшебез – праваслау дине сагында тору. Падишаһыбыз, хөкүмәт тә шушы юлда… Сез генә аркылы килдегез, үзегезгә күпме авырлык тудырдыгыз! Менә безнең кебек керәшенлекне тотсагыз, бу хәлләр дә килеп чыкмый иде…
– Һәркемгә үз дине, энем, хәзер бу турыда сөйләшергә соң инде!
– Гөләйза да, Гөлзада түтекәй дә нык тордылар анысы, үзенекен бирмәделәр… Хәтта хөкемдар да бер мәлгә икеләнеп калган кебек булды. Әмма мин әле мөселманнарны яклап хөкем карары чыгарганнарын хәтерләмим. Хәзер керәшеннәргә таләпләр бик катыланды, борыла да алмыйсың – йә ул динне ничек бар – шулай тотасың, кереп-чыгып йөрсәң – төрмә. Менә бераздан билгеле булыр инде… Суд карарын тыңларга икесен дә чакырачаклар, әзер булып торсыннар, анда-монда китә күрмәсеннәр!
– Кая китсеннәр – күрмисеңмени, мылтыклы сакчылар арлы-бирле йөреп торалар! Шушы хатын-кызларны күзәтә бит алар!
– Нишләтәсең – тәртибе шундый, суд бит бу, казна йорты!
Ишмөхәммәт хатын-кызларга Якуб атакайдан ишеткән сүзләрен ирештерде, тәнәфестән соң икесенең дә мәхкәмәгә керергә тиеш икәнлеген әйтте. Кул астында булган ризыкларны капкалап алдылар, балаларның икесен дә Ишмөхәммәт белән калдырып торырга булдылар. Әмма соңгы мизгелдә генә Габделҗәббар көйсезләнә башлады, әллә урын алыштырганга, әллә йокысы туймаганга, өзелеп-өзелеп еларга тотынды. Гөләйза аны, бер читкә китеп, имезеп тә карады, кулларында тирбәтте, әмма сабый тынычланмады. Баласын күкрәгенә кысып, Гөләйза аны өшкереп карады, дога кылды, улы бераз тынычланган кебек булды. «Раббым, шушы балаларым хакына, мине кяферләрнең явызлыгыннан сакла, аларга мине балаларымнан аерырга ирек бирмә, төрмәләреннән сакла, тәреләреннән сакла! Бу хөкемдар дигәннәренең күңеленә миңа, балаларыма карата мәрхәмәт сал, Раббым, каты карарлар чыгармасын иде! Монда килгәндә ничек үз ирегебездә, үз динебездә булсак, моннан да бергәләп, үз ирегебездә, үз динебездә чыгып китәргә насыйп ит, Раббым Аллам! Син кодрәтле, Син шәфәгатьле, Син мәрхәмәтле, ташлама мине һәм балаларымны рәхмәтләреңнән! Атам-анамны ташлама, нәселемне кыямәт көненә кадәр ислам динендә калдыр!»
Мәхкәмә бүлмәсендә дә аерым сөйләшүләр бара иде.
– Тизрәк эшләрен бетерергә кирәк боларның, Савелий Аркадьеч! Аларның ялганнарын тыңлап торырга да кирәкми иде…
– Тыңламыйча да булмый, атакай, тәртибе шундый бит… Очы-очка ялганып бетмәгән урыннары да бар.
– Татарлар – бик хәйләкәр халык, махсус шулай бутыйлар! Судан коры чыгасылары килә. Чиркәү кенәгәсенә син христиан буларак теркәлгәнсең икән – христиан бул инде, уйнаклама, ике дин тотарга азапланма! Үзең беләсең, йөз ел элек моның өчен тереләй утта яндырып үтерәләр иде, хәзер генә законнар йомшарды, ә алар моннан файдалана! Каты тормасак, берсе дә изге динебездә калмаячак, басурманлыкка чыгачак. Каты торырга кирәк, Савелий Аркадьеч! Башкаларга гыйбрәт булсын!
– Алай да тагы бер кат тикшереп чыксаң, зыян итмәс иде, чөнки мондый эштә ашыгырга ярамый.
– Аларга шул гына кирәк – сузу кирәк, аннан тагы берәр хәйлә уйлап табачаклар! Син монда яңарак кеше, Аркадьеч, татарларны белеп бетермисең, үзенекен итү өчен алар җир ашарга да риза! Өерләре белән яңадан исламга кайталар бит, әле үзләре белән чуваш-чирмешләрне дә өстериләр! Тегеләре, христиан динендә калмас өчен, үзләрен татар дип яздырырга да ризалар, алары да көтүләре белән ислам диненә керәләр! Син ул татарларның ни дәрәҗәдә фанатиклыгын белсәң, алар белән сөйләшеп тә тормас идең! Үз динен, үз телен, хәтта үз киемен бирмәс өчен, ул синең бугазыңа ябышырга әзер, Себер китсә китә – үзе булып, татар булып кала алар! Ачка үлсәләр үләләр – менә бу безнең ризыкларга борылып та карамыйлар, хәрам, диләр, шул ук вакытта үзләренең ат итләрен әнә ничек сыптыралар! Безнең постларны тотмыйлар, ә үзләренең уразаларын челләдә дә тәүлек буе бер тамчы су йотмыйча тоталар! Фанатиклар! Боларга ирек бирсәңме?! Боларга ирек бирсәң, Казан губернасын гына түгел, бөтен Рәсәйне татарлаштырып һәм исламлаштырып бетерәчәкләр – менә нәрсәсе куркыныч аның!
Шулай сөйләшә-сөйләшә, сәркатип әзерләгән чәй өстәлендә капкалап алдылар, аннан Биләр побы каршыдагы чиркәүгә кереп китте, земство судьясы аны тәрәзәдән карап калды. Әйе, Чистай уртасына патша сараедай зур чиркәү төзеп куйдылар, андыйны хәтта Казанда да юк, диләр. Хәер, Казанның бөтен чиркәүләре элеккеге мәчетләр өстендә утыра бит, гөмбәзләрендәге ярымайлары бәреп төшерелеп, алар урынына тәре менгереп куелган. Чистайның менә бу мәһабәт чиркәвен дә Биләрдәге Җәмигъ мәчете ташларыннан салынган, дип сөйлиләр, бәлки янәшәдәге болгар-татар шәһәре Җүкәтаудан да ташылгандыр…
Кечкенә генә Чистайда чат саен чиркәү булса да, халык анда әллә ни күп йөрми, моның яшерен сәбәпләре дә бар. Керәшен татарлары, мәҗбүр итмәсәң, йөрми дә йөрми, урысларның да бер өлеше чиркәүгә йөрми бит, чөнки алар – «иске диндәге» халык, ягъни, «староверлар». Чистай урысларының чиреге, шул исәптән земство судьясы үзе дә шулардан, әмма ул аны артык сиздерми, чөнки эше шундый. Унҗиденче гасырдагы Никон реформаларыннан соң икегә ярылган христиан дине әһелләре менә йөзләрчә еллар инде бер-берләрен танымый, бер-берләренә дошман булып яши. Бары тик Әби патша заманында һәм аның оныгы Александр вакытында гына иске диндәге «староверларны» эзәрлекләүләр бераз туктап торды, югыйсә, аларны да тереләй утларда яндырган вакытлар бар иде бит! Хәзер исә дәүләт дине булган праваслау әһелләре иске диндәгеләрне тагы кыса, эзәрлекли башладылар, шуңа күрә алар ил буенча таралырга, үзләренең кемлекләрен яшереп яшәргә мәҗбүр.
Земство судьясы да иске диндәге урыслардан, аның ата-бабалары да чиркәүгә йөрмәде, аларның попларын танымадылар, чукынмадылар, тәре такмадылар, өйдә иконалар тотмадылар, бары тик дога гына кылдылар. Ул үзе исә чиркәвенә дә йөри, кеше белән бергә чукына да, әмма боларның берсен дә күңеле барып эшләми, иске диндә булуын яшерер өчен генә кылырга мәҗбүр. Шуңа күрә ул татарларны да аңлый, мең еллар буе синең нәселең бөтенләй башка диндә – исламда булсын да, ничек инде поплар кушты, дип, тиз арада христиан диненә күчәргә мөмкин?! Синең бөтен кан күзәнәкләрең, тарихи хәтерең ислам нуры белән мөлдерәп торганда, бөтен яшәү рәвешеңә, тормышыңа, холкыңа, ризыгыңа, киемеңә мөселманлык сеңгәндә, ничек инде аны бер буында үзеңә дошман булган чит-ят дингә алыштырырга мөмкин?! Әнә бит, татарларның хатын-кызларына хәтле үз диннәре өчен утка керергә, Себер китәргә, хәтта үләргә әзер, ничек итеп бу халыкны үзгәртеп булсын?! Һәм үзгәртергә кирәкме? Шушы сораулардан Чистай хөкемдарының башы каткан иде, ул аларга җавап таба алмады.
Тагы бер нәрсәгә игътибар итте хөкемдар – Чистайда татарлар саны артканнан-арта бара, бигрәк тә Екатерина патшабикә заманында бистәгә шәһәр дәрәҗәсе бирелгәч, монда татарларга яшәргә рөхсәт ителде. Һәм алар әйләнеп кайтты, элеккеге үз туган туфракларына, таш калаларына кире кайтты алар. Морзалар, укымышлы дин әһелләре, акчалы бай татарлар әйләнеп кайтты Чистай шәһәренә. Бүгенге көндә биредә сәүдәгәрләрнең күпчелеге – иске диндәге урыс староверлары һәм морза нәселеннән булган мөселман-татарлар. Әлеге татарлар Чистайга килеп урнашу белән, узган гасыр азагында ук биредә мәчет салдырганнар, ул әле дә эшләп ята, кайбер керәшен татарлары да шунда йөри, дигән хәбәрләр килә.
Бу татарлар, динне кысалар, дип елап утырмыйлар – укымышлы муллалары да бар, алар һәрберсе китап яза, шул китаплар буенча хәтта керәшеннәрне дә яшереп кенә ислам диненә өйрәтеп яталар. Әле шуның өстенә, Петербургка төрле шикаятьләр язарга остардылар, моның буенча махсус төркемнәр барлыкка килде, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә, хәтта губернадангубернага барып җитеп, алар керәшен татарларын, көчләп чукындырылган чуваш-чирмешләрне христиан диненнән чыгарга өндәп йөриләр. Аерым урыс байлары, хөкүмәт кешеләре белән эш алып баралар, аның үзенә дә татар морзалары аша сиздереп-чыгып карадылар һәм хәзер бу эшнең нәрсә белән бетәсен көтеп торалар… Бу Пелагея-Гөләйзаны, хәзер кул-аякларын бәйләп, монастырьга җибәрсәң, Чистайның бөтен татарлары кубарылырга мөмкин, аларның динендә бер мөселман хатын-кызын кяфер коллыгыннан коткару өчен бөтен гаскәр кузгалырга тиеш икән… Бар, җиңеп кара мондый динне, буйсындырып кара мондый милләтне!
Хөкем ителүчеләрне сәркатип аша мәхкәмә бүлмәсенә чакырдылар. Гөләйза кулындагы баласын атасына бирергә җыенды, әмма сабый, аерылырга теләмәгәндәй, сыны катып елый башлады, ул әнисенең күкрәгендә генә тынычланды. Ул арада Габделвахит та әнисенең аякларына килеп сарылды, аның да аерыласы килми иде. Сәркатип тагы бер тапкыр чакыргач, Гөләйза үзенә сарылган балалары белән суд каршына кереп басарга мәҗбүр булды, ул аларны үзеннән аерып ала алмады. Бу хәлне күргәч, олы яшьтәге хөкемдар каушап китте, ул хәзер аларны мәңгелеккә аеру турында карар чыгарырга тиеш иде. Бу хатынның һәм аның сабый балаларының язмышы турында соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Балаларны чукындырырга инде каршыдагы чиркәүдә көтеп торалар, аннан үзләрен биредәге берәр урыс гаиләсенә тәрбиягә тапшырырлар, ә анасын… Яшькелт күзле, зифа буйлы бу татар гүзәлен йә берәр урыска кияүгә бирерләр, йә мәңгегә монастырьга ябып куярлар… Коридордагы пристав-урядниклар аның сүзен көтә, алар да әзер…
Шул чакта нәни Габделҗаббар сулкылдап-сулкылдап елый башлады, әйтерсең лә сабый аерылу ачысын тоеп өзгәләнә иде. Аңа Габделвахит та кушылды, ул түбәтәйле башын әнисенең итәгенә төрткән, әрнеп-әрнеп, шыңшып-шыңшып елый… Ә Гөләйза, аягүрә басып, сындай катып, хөкем карарын көтә, калтыранган иреннәре изге дога сүзләрен пышылдый, күзләрендәге чиксез хәсрәт сары сагыш булып бөтен бүлмәгә түгелә… Гөлзада исә, егылып китмәс өчен, кызына тотынган, аны беркемгә дә бирмәс өчен, беләгенә чытырдатып ябышкан, аларны хәзер бу дөньяда аерып алыр көч юк иде сыман…
Карт хөкемдарның үз милләттәшләре күз алдына килде – иске динне тоткан өчен генә утта яндырылып үтерелгән протопоп Аввакумнар, асты-өскә китерелгән, утка тотылган монастырьлары, йортсыз-җирсез калдырылган әби-бабалары, ил буенча качып йөрергә мәҗбүр булган туганнары… Себернең кара урманнарында, төпсез сазлыклары арасында, Алтайның тау куышларында кача-поса үз диннәрен тоткан «староверлар»… Бу ил, бу патшалар хәтта үз урысларына карата да мәрхәмәтсез булдылар, бөтен кешене, камчы белән, рәсми дингә куып кертергә ашкындылар, риза булмаганнарны юк иттеләр. Менә хәзер ул, шул куылган һәм сөрелгән иске дин тарафдарларының бер вәкиле, үзе кебек үк эзәрлекләнгән икенче бер дин-милләт вәкиленә хөкем карары чыгарырга тиеш. Әмма Аллаһ бар бит әле, Ул бар кешеләр өчен бер һәм бердәнбер, аның каршында ни дип җавап бирер? Бу бәхетсез хатынның, бу ятим балаларның күз яшьләре һәм рәнҗеше аның нәселенә дә төшәчәк бит! Һәм хөкемдар бер карарга килде…
– Дәлилләр җитмәү сәбәпле, бу эшне яңадан карау һәм җентекләбрәк тикшерү сорала, моның өчен кимендә бер ай вакыт кирәк булачак, – диде. – Шулардан чыгып, суд карар бирә – 19 март көнне Пелагеянең эшен Чистай мәхкәмәсендә яңадан карарга, аңа кадәр Кызылъяр һәм Шонтала авылларында дин әһелләре белән очрашырга, чиркәү һәм мәчет документлары белән танышырга кирәк булачак. Шушы вакыт арасында яшәгән урыннарыгызда булуыгыз, аннан читкә чыкмавыгыз сорала. Ә хәзергә – сез ирекле.
«Сез хәзергә ирекле! Сез ирекле!» Караңгы залда яңгыраган бу сүзләр алар өчен иң кадерле сүзләр иде! Сез ирекле! Сезне хәзергә аермыйлар! Сез бүген дә бергә, иртәгә дә бергә, ай буе ана һәм балалар бергә булачак! Төрмә көткән, мәңгелек аерылышу көткән бу бәхетсезләр өчен моннан да зур бәхет була аламы?! Гөләйзаның мөлдерәп тулган күзләре бу карары өчен хөкемдарга сүзсез рәхмәт укыйлар иде…
Гөләйза коридорда атасының кочагына ауды, икенче яктан аны анасы кочып алды, алар бергәләп шатлыктан елыйлар… Әйе, хәзер иректә булган өчен, хәзер бергә булган өчен дөньяда алардан да бәхетле кеше юк иде! Югыйсә, әнә чаңнарын сугып, каршыдагы чиркәүдә Гөләйзаның балаларын чукындырырга көтеп торалар, аның үзен этап белән монастырьга озатырга атлар җигелгән, каравыл куелган иде… Ә Аллаһы Тәгалә аны иректә калдырды, әле бәлки бер айдан соң бөтенләй дә аклап куярлар, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк! Шулай шатланышып, җыенып урамга чыктылар, Якуб атакай каршыдагы чиркәүгә кереп китте, бу хәбәрне андагыларга да җиткерергә, чукындыруны кичектерергә кирәк иде. Ул бүген Актауга кайтмаячагын да әйтте. Гөләйзалар исә, ат чанасына төялеп, Татар бистәсенә юнәлделәр, атасы андагы татарлар белән сөйләшеп куйган булган икән. Чиркәү чаңнары аларны ярсып озатып калды, бүген алар бу татарларны үзләренең пәрәвезенә урый алмады, юкка, бушка чаңгылдыйлар иде…


Романны башыннан укырга:
  1. Гөләйза. «Гөләйзаны алырга килделәр!»
  2. Гөләйза. «Керәшен авылы Актауда»
  3. Гөләйза. «Мәхкәмә алдыннан…»
  4. Гөләйза. «Минем исемем Гөләйза!»
  5. Гөләйза. «Минем исемем Гөлзада!»

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото:pixabay.com