Повесть

07.08.2018

Адаштырма, буран… (дәвамы)


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=46401

Малайның башыннан: «Димәк, ир затларның уңганлыгы бәяләнәдер, аннары тәвәккәл булу да кирәктер», дигән уй сызылып үтте. Тәвәккәлләргәдер… «Тәвәккәл тәвә еккан, тәвәккәлсез катып калган», – дияргә ярата ласа әбисе.
– Тәвә ни була соң ул? – дип кызыксынды малай, бик белергә теләп.
– Дөя, – диде дә куйды әбисе, кызык итеп кенә. – Безнең авылда тәвә дип сөйләшәләр, улым, телгә шулай кергән инде. Әнә юрганың да тәвә йоныннан бит. Шулай дип саттылар кибеттә.
– Әйтәм җылы, – дип сүзгә кушылды Марат. – Җылы якларда җылы йонлы тәвәләр яши икән!
Маһинур карчыкның бу сүзләргә күңеле булды: күз төбендәге җыерчыкларга кадәр хәрәкәтләнеп алды кебек. Чөеп бәйләгән яулыгын маңгаенарак төшереп рәтләп куйды да оныгының тырпайган каты чәчләреннән сыйпады.
Их, кайтып җитә алса, шушы тәвә юрганына башыннан ук төренеп ятар иде ул… Аннары ак буранның тәрәзә артында ниләр кыланганын төшендә генә күрер иде, бәлки.
Малай һаман юлга, тимер рельсларга карап торганын аңлады. Гүя, юллар аның катгый карар чыгарганын көтә иде.
Әгәр дә җәяүләп тәпиләсә?
Әйе, әйе, тимер юл буйлап, җәяүләп булса да, барыбер әбекәе яшәгән авылга барып чыгачак Марат. Ара нибары бер тукталыш ласа. Тимер юлның поездны да адаштырганы юк әле, ул үзе дә бу араны атна саен үтә ләбаса.
Марат, аклык эчендә елкылдап изрәп яткан тимер рельсларга төбәлгән көенчә, ышанычлы уен тагын да ныгыта төште. Йөзе шатлык нурыннан балкып китте. Артына борылып карады, анда шәһәрнең биек-биек йортлары күренә, алда исә – еракта-еракта, ап-ак калкулыклар гына шәйләнә иде. Карда, вакыт-вакыт сүрән кояш нурлары җемелдәшә. «Бәлки, көне дә ачылып куяр әле», – дип фикер йөртте малай.
– Кайтырга икән кайтырга! Әбием көтәдер мине…
Марат, йөзен ерганаклар шикелле җыерчыклар ермачлаган Маһинур карчык белән очрашу мәлен күз алдыннан үткәрде. Капка төбенә үк чыгып каршылый ул аны. Яратуын сиздереп, каты итеп кочаклый башта. Үзе шат кебек, ә үзенең күзләреннән яшь коела. Мөгаен, Мәликәсен дә, Маратны да жәллидер шулай. Сагынадыр да. «Бүген әллә ничә чыгып карадым инде, балакаем, пуезың соңлады мәллә соң? – дип сорый һаман. Аннан алар ашыкмый гына өйгә юнәләләр. Марат белә: бу җир өстендә, аны юллап, беркайчан да, беркем дә чыкмаячак, оныгын каршыларга атлыгып торган бер генә кеше бар: ул – әбекәе.
Менә Марат, ашыкмый гына, күкрәге тулы куанычларны югалтмаска, озаккарак сузарга тырышып, капкадан керә. Ишекне ача. Әбекәенең сүзләренең яктысын, җылысын тоя-тоя атлый. Аннан, ишек төбендәге диванга утырып, бүлмәне күзәтә: берәр нәрсә үзгәрмәгәнме? Нигәдер күңеле аның үзгәрешләр көтә… Шәһәрдә берни дә көтми төсле. Хәер, шәһәрдә яшәсә дә, үзен беркайчан да кала малае дип хис итмәде. Әйтерсең, ул анда кунакка гына барып кайта. Мәктәпкә барасы булган өчен генә.
– Кулыңны юып җибәр, улкаем, – ди карчык, Маратның башыннан сыйпап. – Кил табын янына. Бүген өчпочмаклар пешердем, әйдә, бисмиллаңны әйт тә ашый башла, хәзер чәй китерәм…
Телеңне йотарлык шул өчпочмаклары да. Ашап туеп булмый. Кояш кебек табынга нур чәчеп торалар. Өсләренең тигез килгәненә карчык үзе дә шатлана кебек. Сабыр холыклы аның әбисе. Табигате белән нәкъ бала инде менә. Юкка да куана белә, юктан да бер мәгънә табып ала.
– Сиңа атап пешердем, балам, шуңа уңдылар алар, – дип куя, елмая-елмая.
Шул чакта Маратның бөтен күзәнәгенә рәхәтлек тула. «Ярый кайтканмын әле», – дип сөенә эчтән генә. Гәрчә кайтмаска дигән уйның башына килгәне булмаса да.
Элегрәк, мич ялкынында коймак пешергәндә, Маһинур әбекәенең ике бите дә алсу-алсу була торган иде. Хәзер битләре алай алсуланмаса да, йөзе агарып, бәләкәйләнебрәк китсә дә, коймаклары шулай ук тәмле, барыбер.
Ашап туйгач, Маһинур карчык һәрчак: «Битеңне сыпырдыңмы, улкаем?» – дип сорый. Бит сыпыру өчен дога укырга кирәклекне белсә дә, малайның әле ул доганы ятлап бетерә алганы юк, шулай да: «Амин, амин, Аллаһу әкбәр!» – дип, йомшак учларын йөзенә якын китерә. Хәер, аның белгән догалары да әз түгел түгелен. Аннан:
– Рәхмәт, әбием, бик тәмле булды! – ди, тавышына канәгатьлек билгеләре чыгарып. Монысын да бик бәләкәй чагында Маһинур карчык үзе өйрәткән иде аңа.
– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, балам, безне ризыкландыручы Ул, – дип сүзне йомгаклый еш кына. Менә шулай башлана көне авылда.
Марат кыстыбыйны да бик ярата. Аны еш кына икәүләп пешерәләр. Әбисе камырын баса, бәрәңгесен изә. Марат коры табада җәймәләрне әйләндереп тора. Әле әбисе бәрәңге кыстырып тәлинкәгә куйган бер кыстыбыйны майларга да өлгерә. Аннан әлеге сый белән икәүләп тәмле итеп чәй эчәләр. Карчык табын артында хатирәләр яңартырга ярата. Хатирәләре аз түгел аның, әнә алъяпкычы да, һаман-һаман юа торгач, тәмам төсен җуйган. Кулъяулыгын җиңенә кыстырып яки кесәсенә салып куйса да, нигәдер онытылып китә, әледән-әле алъяпкычы итәгенә күзләрен сөртеп-сөртеп алыштыра. Һәм кытыршы кулларын тез өстенә салып, сүзен янә дәвам итә. Малай аларның барысын да аңлап та бетерми кебек. Барыбер тын да алмый тыңлый. Чәй табыны янында җылы, якты, коры… Менә рәхәт тә була ичмасам!
«Мине көтәләр», – дип куйды малай, үзалдына сөйләнгәндәй һәм рельслар буйлап кызу-кызу атлап китте. Адаштырмаслар алар барыбер. Нибары бер тукталыш. Поезд егерме минутта кайтып җитә иде кебек. Тик көтмәгән бу юлысы, киткән дә барган шул.
Авылда малайлар да, кызлар да сагынып тора аны. Узган атнада тагын бергәләп өр-яңа уен уйнадылар. Кызлар өйрәтте. Айгөлне күзен бәйләп уртага утыртып куйдылар да:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче, тиз генә,

– дип җырладылар. Айгөл – Мәликә каршысына баскан берсен капшап-капшап карады да… тик кем икәнен белмәде барыбер. Аңа җәза бирделәр аннары.
Маратның һәр яңалыкны үз итә торган гадәте бар, дөресрәге, ни рәвешле булса, шулай сыйдырырлык киң күңеле бар – әбисе моны белә. Дөресрәге, аңа бу сүзләрне ул әйтә. Тик менә Маһинур карчыкка «Мәликә» бер дә ошамады, авыр сүздән кеше күңелен калдырырга яратмаса да, «кызлар уены уйнап йөрү ир затына килешә торган гамәл түгел», дип тиргәп тә алды. Әбисенең ачу бөркелеп торган йөзен күрү, салкын карашын тою бер дә күңелле булмады. Марат озак баш ватты, бердән, җанына якын исемне – әнисенең исемен кат-кат ишетү аңа рәхәтлек бирсә, икенчедән, анда бит малайлар тагын да бар иде. Гали, Расих, Ринат, Алмаз, мәсәлән… Аннан, малайлар уены нинди булганын ул белми иде. Рогаткадан кошлар атып йөрүчеләрне күргәне булды булуын. Монысы аның өчен түгел шул. Бәлки, әтисе белән ауга чыгучы малайлар бу эшне яратадыр да. Ә аның янында әтисе юк иде инде… Ничә еллар буена бер мәртәбә дә күргәне булмады ласа. Аннан, кошларны үлеп кызгана бит ул. Яраса, оялары белән өйгә үк алып кереп куяр иде әле.
Бер тапкыр Марат:
– Әбием, син мине «Мәликә»не уйнаган өчен орышасың, ә кыстыбый пешерешкәнем өчен мактыйсың, пешерү кызлар эше түгелмени соң? – дип сорады.
– Эшне бүләргә кирәкмәс, балам. Тормышта нинди хәлләргә юлыкмассың. Һөнәрле үлмәс, ди безнең халык… – дип җаваплады Маһинур карчык.
Әбисе аны эшкә өйрәтер өчен дә сагынып көтәдер әле. Әнисе дә көтәдер.
Малайның кабат әнисе исенә төште. Йөрәген нидер чәнчеп алгандай тоелды. Ул бит авылдагы бакча башыннан бераз гына арырак зиратта ята. «Мәликәм – мәңгелек дөньяның күбәләгедер», – ди Маһинур карчык, еш кына уфтанып. Аһ, искә аласы килми аның боларны. Гомумән, үзен борчып торган кайбер уйларны куасы, бураннарга адаштырасы иде дә соң. Уйлар адашмыйдыр, күрәсең. Аларның да үз юлы шул.
«Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә», дип мыгырданып куйды малай, үзе дә сизмәстән.
Карачы, югыйсә, камка очыртканда да бер дә тиргәгәне юк әбисенең. Әле җырын да өйрәтте бит. Кызыл тунлы камиләне уч төбеңә куясы да болай дип әйтәсе икән:

Камка, кач, камка кач!
Киявең килә, капкаң ач!
Капкаңны ач та үзең кач!

Шушы такмак нәни генә җан иясенә көч өсти, имеш. Талпынып та тормый, канатларын җәеп очып кына китә, ди, шуннан. Малай аның ак буран эченә кереп югалганын күргәндәй булды. Канат җиленнән җиңелчә рәхәтлек чәчелеп калды, гүя…
Маһинур карчыкның бер гаҗәп ягы бар: камкага карап һава торышын да әйтеп бирә ала. Әгәр дә ул кулдан җиңел генә җилпенеп очып китсә, көн кичкә кадәрле аяз торачак. Әгәр дә җиңгә кереп качарга теләсә, әкрен кыймылдаса, очарга теләмичә бармак араларында йөрсә, димәк, яңгыр көтелә.
И кызык та соң авылда: барча кош-корт, барча җан иясе нидер хәбәр итә, имеш. Һәммәсе үзенчә нидер аңлата. Хәтта кышын кызыл кикрикле әтәч гадәттәгедән иртәрәк кычкырса да, әбисе: «Көн җылытачак икән, улым», – дип хуплап куярга ярата. Тавыклар сыңар аякта басып тора башласалар, киресенчә, суытуны көтәргә кирәк икән.

Этләр язын, җәен үлән ашасалар яки суга керсәләр дә, яңгырга юрый Маһинур карчык. Мәче төчкерсә дә, яңгыр явачагын белә. <…>


Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: 1000.menu