Роман

02.08.2018 7 (июль), 2018

Гөләйза. «Минем исемем Гөлзада!»


Бу хәлләрдән соң мәхкәмә эшендә тәнәфес ясап алдылар, Гөләйза белән баласын бүлмәдән чыгарып җибәрделәр, Гөлзадага әзерләнә торырга куштылар. Гөләйза әнисе янына кисеп аткан тал-тирәк кебек чыгып ауды, аның җаны актарылган иде, әйтерсең лә тәненнән бөтен җелеген суырып алдылар! Кызын бу хәлдә күреп, Гөлзада аны диварга сөяп утыртты, башына берсеннән-берсе куркыныч уйлар килде, Гөләйзаны хәзер үк төрмәгә җибәрәләр икән, дип уйлады.

– Юк, әни, мәхкәмә бетмәде әле, хәзер сине чакыралар, – диде Гөләйза, бераз сулу алгач.

Аннан хәлсез куллары белән сабыена үрелде, баласыннан килгән җылы тән исен, сөт исен күкрәген тутырып сулады, «Аллага шөкер, без бергә!» дип куйды. Аннан мамык шәл астындагы Коръәнен әнисенә бирде, анда кергәндә, үзең белән булсын, диде. Ул арада Гөлзаданы да мәхкәмә бүлмәсенә чакыртып алдылар, Гөләйзадан әйттерә алмаган сүзләрне аннан әйттерергә өметләнеп, эшкә керештеләр. Гөлзадага да ант итәргә «Библия» китереп бирделәр, әмма ул аны кулына алмады, мин мөселман кешесе, диде.

– Исемең ничек? – дип сорады аннан гаҗәпләнгән хөкемдар.

– Урысча исемем – Фекла Тимофеева, татарча атым – Гөлзада.

– Фекла булгач, син нинди мөселман буласың инде? Документлар буенча да син – чукындырылган керәшен татары, Тимофей кызы…

– Әйе, мин чиркәү кенәгәләрендә шулай язылган, әмма минем беркайчан да кәнисәдә тәүбә-истигъфарда булганым, аруландырылганым юк… Үзем дә, нәселем дә дин иреге килү белән, исламга кайттык, мөселманча, намаз укып, ураза тотып яшибез, әлхәмдүлилләһ!

– Екатерина патшабикә заманында дин иреге килү – ул әле христиан динен ташларга ирек килде, дигәнне аңлатмый, андый хәлнең гомер булганы юк, булмаячак та! Син, Фекла Тимофеева, тумыштан христиан динендә булган, ата-анаң христиан, балаларың да шушы диндә булырга тиеш!

– Минем атам-анам да, мин үзем дә, балаларым да тумыштан насарилар түгел, без – мөселманнар, шушы җирләрдә мең ел буе ислам динен тоткан болгар-татарларның нәсел дәвамчылары! Атам-анамны моннан йөз ел элек Кыр Шонталасы авылында Поп елгасына куып кертеп, көчләп чукындырганнар, әле алар ул вакытта үсмер балалар гына булган. Судан өстерәп чыгарып, муеннарына тәре асканнар, чиркәү кенәгәләренә урыс исемнәре белән теркәп куйганнар. Бәхетләренә, башта аларны туган авылларыннан сөрмәгәннәр, алар шунда буй җитеп өйләнешкәннәр, без туганбыз. Чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылсалар да, атам-анам яшереп ислам динен тоткан, яшерен никах укытканнар, безгә дә мулла мөселманча исем куйган, минем исемем – Гөлзада, Фекла түгел…

– Син үзеңне кем дип тә атый аласың, әмма закон каршында син – чукындырылган христиан хатыны Фекла Тимофеева! – дип, аны бүлдерде хөкемдар. – Атаң-анаң да христиан! Аларның да чиркәүгә йөрү-йөрмәүләрен тикшерергә кирәк булачак, христиан динен тотмыйлар икән, чиркәүле урыс авылына күчерергә кирәк, басурманнар арасында азып ятмасыннар!

– Алар юк инде, алар мәрхүмнәр… Кыр Шонталасында ислам динен тотып ятканыбыз өчен, безнең гаиләне Болгар ягында урыс авылына күчерделәр, бер кечкенә генә өйгә урнаштык. Әти-әни анда да нык торды, үзләре дә чиркәүгә йөрмәде, безне дә йөртмәделәр. Поп килеп көн дә үгет-нәсихәт биреп карады, әти-әни «суйсалар да урыс динен алмыйбыз!» диделәр. Шуннан соң аларны, аяк-кулларын бәйләп, кара мунчага яптылар, үзләре белән аз гына су һәм ипи бирделәр. Без, балалар, урыслардан кача-поса гына, ул мунча янына барып, ишек аша гына әти-әни белән сөйләшә идек, алар безгә ни булса да үз динебезне тотарга кушалар иде. Бер килгәндә, коточкыч хәл күрдек – мунча ишеге йозакка бикләнгән, ә бөтен тишек-ярыклардан ургылып кара төтен чыга… Эчтән әти-әнинең буылып ютәлләүләре, ыңгырашулары, «Аллаһ! Аллаһ!» дигән сүзләре ишетелә… Тышта без үкереп елыйбыз, бикле ишекне тырныйбыз, эчтә аларның бәхилләшү авазлары ишетелә… Соңыннан билгеле булды – аларны чи карабодай саламына ут төртеп, төтенгә тончыктырып үтергәннәр икән… Аларны күмүче дә булмады, хәтта поп да баш тартты, алар урыс диненә килмәде, диде. Без, балалар, аларны Идел буендагы бер калкулыкка алып барып күмдек, елый-елый үзебезчә дога кылдык. Аннан соң безне урыс гаиләләренә бирделәр, алар үзләре белән көчләп чиркәүгә йөртергә тырыштылар, без тыңламадык, шуның өчен күпме кыен алдык, газап күрдек, кимсетүләр кичердек…

Гөлзада тынып калды, урыс авылында үткән бәхетсез балачагы күз алдына килде… Әйе, монда аның өчен бөтенесе дә чит-ят иде – өйләре дә, үзләре дә, ашаулары да, киемнәре дә, телләре-диннәре дә… Гөлзада аларның телләрен аңламады, диннәрен кабул итмәде, кара мунчада төтенгә тончыгып үлгән ата-анасы күз алдыннан китмәде, колагында гел «Иманны саклагыз!» дигән сүзләре яңгырап торды. Ул аларның ризыкларын ашый алмады, дуңгыз итеннән пешкәндә үк күңеле болгана башлый иде, җәйләрен болын-әрәмәләрдә төрле үләннәр, җиләкләр, шомырт-миләшләр ашап үткәрде, кышларын ач була иде… Туганнары төрле авылларга таратылганга, ул аларны да күрә алмый, хәлләрен белми иде. Язын калкулыкларда кар эрү белән, ул Идел ярындагы әти-әнисе кабере янына йөгерә, аның өстенә капланып ятып, салкын туфракны кочып, үксеп-үксеп елый иде…

Ул, кайдадыр еракта, шушы урман артларында, туган авылы барлыгын да белә, шунда чыгып йөгерәсе, бу тәмугтан качасы килә, әмма курка, чөнки арттан куа чыгып тотсалар, кыйнаячаклар, әти-әнисен газаплаган кебек, әле кара мунчага да ябып куюлары бар… Инде буй җиткән кызга әйләнеп бара, аны берәр урыска кияүгә биреп куюлары да бар, ул чагында инде төрмәсенең ишекләре мәңгегә бикләнәчәк, үзе кяфер колына әйләнәчәк… Гөлзаданың иң курыкканы шул иде, чөнки ул күпме татар кызларын, көчләп чукындырылганнан соң урысларга кияүгә биреп, харап булганнарын, юкка чыкканнарын белә иде. Аны да күзәтәләр ахры, өйдән ерак җибәрмиләр, кичке якта урамга чыгармыйлар, башкалар белән аралаштырмыйлар. Хәер, кем белән аралашсын соң монда Гөлзада-Фекла, телләрен белми, үзләрен сөйми, сөйләшмәгәч, инде үз телен дә онытып бара… Аның каравы, бөтен авыр эш аңа, бу бит әле яшь, буыннары да ныгымаган, дип тормыйлар, ирләр белән бергә урман да кистерәләр, печән дә чаптыралар, ябык иңнәрендә капчык-капчык бәрәңгесен дә ташыталар, көтү дә көттерәләр, җир дә казыталар… Бәлки шулай егылып үлгәнен көтәләрдер, бер кашык ким булачак бит!

Гөлзада үзе дә шулай уйлый башлаган иде инде, чөнки бу коллыктан бүтәнчә котылу юлы күренми. Ул инде күптән мәңгегә күзләрен йомган булыр иде, әмма мөселманлыгы тота, чөнки үз-үзеңә кул салуның бик зур гөнаһ икәнлеген белә. Әнисе Гөләйзар әйтә иде, кызым, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан, бу адәм баласына зур сынау, нинди хәлдә калсаң да, Аллаһтан өметеңне өзмә, язмышыңны Аңа тапшыр, дия иде. Шуңа күрә Гөлзада да ниндидер могҗиза булыр һәм кемдер аны бу коллыктан коткарыр, дип көтте. Һәм Алланың рәхмәте белән, ул могҗиза булды.

Ул көнне Гөлзаданы Идел буендагы болынлыкка печән җыярга җибәрделәр, үзләре ни сәбәп беләндер өйгә кайтып киттеләр. Алар инде телсез бу татар кызының беркая да китмәсенә ышана башлаганнар иде, аның барыр җире юклыгын да беләләр иде. Гөлзада, кипкән печәнне күбәләргә өеп куйгач, Иделгә төшеп, юынып менәргә уйлады, чөнки өйдә аңа мондый мөмкинлек юк иде диярлек. Ул, өстендәге киеме белән елганың сайрак урынына кереп, башта бит-кулларын юды, аннан түзә алмыйча, бөтен гәүдәсе белән суга чумды. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа, әйтерсең лә тәнендә еллар буе ябышып яткан кара корымны юып ташлады, җаны сафланып китте, күңелендә ниндидер яктылык, өмет пәйда булды. Ул яшь, сәламәт, үз акылында, нигә әле бу урыс авылында череп, үлем көтеп ятарга тиеш? Качачак, һичшиксез, качачак ул моннан, берәр татар авылына килеп чыгар әле, алардан Шонталаның кайда икәнен сорар, шунда кайтып егылыр, авылдашлары тотып бирмәсләр әле…

Шундый уй-ниятләр белән, Гөлзада судан чыкты, озын күлмәк итәкләрен сыгып, киемнәрен өстендә килеш кенә кояшлы җилдә бераз киптереп алды. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, алтындай озын чәч толымнарын да яулык астыннан чыгарып, җил-кояш иркенә бирде, бу рәхәтлектән үзе балалар кебек сөенде… Шулай бераз мавыккач, чиста тәне белән намаз укып алырга булды, чөнки монда беркем дә юк, иркенләп укырга була, өйдә исә ул юрган астында, яткан килеш кенә намазларын укырга мәҗбүр була иде. Башындагы ике кат яулыгының берсен намазлык итеп җәйде, кояшка карап, кыйбланы һәм вакытны чамалады да намазга басты. Намазын укып бетергәч, озак итеп дога кылды, Аллаһтан бары тик бер нәрсә – үзен бу коллыктан коткаруын сорады…

Ә аның коткаручысы яр буенда басып тора иде…

Ишмөхәммәт ул көнне, атына атланып, Болгардан Биләр ягына кайтып бара иде. Сәфәренең сәбәбе – теге куркыныч елларда Шонталадан урыс авылларына күчерелгән авылдашларын барлау, аларның хәлләрен белү, кулдан килгәнчә ярдәм итү иде. Әлбәттә, мондый хәвефле юлга ул үз белдеге белән генә чыгып китмәде, авыл картлары җыелып сөйләшкәннән соң, Чистай морзалары киңәше белән, шул фикергә килделәр. Ишмөхәммәт яшь иде, гайрәтле һәм иманлы ир-егет иде, ил картларының сүзен үтәргә ул алынды. Биләрдән Болгарга хәтле күп авылларда булды ул, күп хәлләр күрде, русча аз-маз белүе, ялган булса да, керәшенлеге дә ярдәм итте, алар арасында – Измаил Ефремов булып, татарлар янында Ишмөхәммәт Уразманов булып йөрде. Һәр авылда диярлек Чистай-Биләр төбәгеннән сөрелгән татарлар бар иде, Ишмөхәммәт аларның кайберләре белән очрашып сөйләште, күп нәрсәләрне хәтеренә сеңдерә барды, мәгълүмат туплады. Күпләрнең кире үз авылларына кайтасы килә иде, әмма куркалар, моның өчен Себергә сөрерләр, дип хәвефләнәләр.

Идел буендагы бу урыс авылына Ишмөхәммәт елгада юынып чыккач керергә булды. Яр буенда атын төшерергә җайлы урын тапкач, аска карады һәм телсез калды – суда өс киемнәреннән бер кыз коена, ә алтындай чәч толымнары дулкын өстендә тибрәлә иде… Ишмөхәммәт күзләрен читкә борды, кызны куркытмас өчен, аска төшмәскә булды, атын болынга җибәреп, үзе намазын укып алды. Инде эшен бетереп, яңадан атына менеп атланды һәм китәр алдыннан, түзә алмыйча, тагы яр астына карады – кыз бала, кыйблага карап, намаз укый иде. Ишмөхәммәткә аның йөзе таныш кебек тоелды, әмма кем икәнлеген исенә төшерә алмады, бу урыс авылы тирәсендә мөселман кызы нишләп йөри икән, дигән уй башына килде. Нидер сизенгәндәй, Гөлзада да башын күтәреп, өскә карады, ак атка атланган яшь ир-атны күреп, башта куркып китте, аннан бу кешенең йөзе таныш кебек тоелды, ул, тал-чыбыкларга тотынып, яр өстенә үрмәләде. Әйе, Гөлзада аны белә иде, бу – алар авылыннан Ишмөхәммәт абый бит, Әминә апаның ире!

– Ишук әзи! – дип кычкырып җибәрде ул, үзе дә сизмәстән. – Мин – Гөлзада, Шонаталадан! Ишмөхәммәт сикереп атыннан төште, кызга текәлебрәк карады.

– Син Бикмөхәммәт әзи белән Гөләйзар апайның кызы түгелме соң?!

– Әйе, шуларныкы, Ишук әзи!

– Танымаслык булып үзгәргәнсең, үскәнсең, сеңлем! Сезне Шонталадан урыс авылына сөргәндә, үсмер бала гына идең кебек… Әти-әниең, башка туганнарың да шул авылда яшисезме?

Гөлзаданың күзләренә яшь бәреп чыкты, авылдашының күкрәгенә капланып, үксеп елыйсы килде, әмма уңайсызланды. Аның инде ничә еллар үз телендә сөйләшкәне юк иде! Аның инде ничә еллар үз авылдашын, үз милләттәшен, дин кардәшен күргәне юк иде! Һәм ул бу кешедән калмаска тиеш иде…

– Әти-әни юк инде, Ишук әзи, аларны урыслар кара мунчага бикләп, төтенгә тончыктырып үтерделәр, чөнки алар ислам динен ташламадылар… Туганнарымны башка авылларга тараттылар, кайда икәнлекләрен дә белмим… Мине дә урыска кияүгә бирергә җыеналар… Ишук әзи, Аллаһ ризалыгы өчен, калдырма мине монда! Телләрен белмим, диннәрен кабул итә алмыйм, ризыкларын ашамыйм, инде ничекләр шул кяферләрдән нәсел калдырыйм, мин мөселман кешесе бит! Коткар мине бу тәмугтан!

Шулай диде дә, уңайсызлануын да онытып, ул Ишмөхәммәтнең күкрәгенә капланып елап җибәрде. Аны өзелеп кызганудан, бу бәхетсез кыз балага ярдәм итәсе килүдән, тагы әллә нинди кайнар хисләрдән Ишмөхәммәтнең бөтен җаны актарылып китте, ул Гөлзаданың курчакныкыдай нәфис кулларыннан тотты һәм өздереп:

– Елама, сеңлем, мин сине монда калдырмыйм! – диде. – Мөселман кешесе буларак та, авылдашың, милләттәшең буларак та, мин сине бу явызлардан араларга тиеш! Риза булсаң, мин сине моннан алып китәм, хәзер үк алып китәм!

– Риза, Ишук әзи… Ишмөхәммәт абый… Мин бит Аллаһтан сорадым, мине бу тәмугтан коткарырга ярдәмче, сәбәпче бир, дидем! Кая алып китсәң – шунда китәм, хәзер үк китәм, чөнки мин сиңа ышанам!

– Болай эшләрбез, сеңлем… Тегеләр арттан куа чыкмасын өчен, бераз хәйлә корыйк… Бу тишек чабаталарыңны яр астына ыргыт, бер кат яулыгыңны талтирәкләргә элеп калдыр. Яулыгыңнан эзләп табарлар, яр буенда чабаталарыңны күреп… суга батып үлгән, дип уйларлар, эзләп йөрмәсләр.

Гөлзада ул әйткәнчә эшләде – әле генә намаз укыган олы яулыгын яр буендагы куакларга элеп куйды, ә тишек чабаталарын болгый-болгый аска атты. Аңа Шонталадагы бала чагы әйләнеп кайткан кебек булды, шатлыгы эченә сыймады, шушы мизгелләрдә тормышында иң зур үзгәрешборылышлар буласын ул сизенә иде… Ул күк йөзедәй саф зөбәрҗәт күзләрен тутырып Ишмөхәммәткә текәлде, һич сәбәпсезгә йөрәге оеп киткәндәй булды, үз хәлен сиздермәс өчен, кыз бала уңайсызланып читкә карады… Ишмөхәммәт абыйсы аны нечкә биленнән тотып, атка менгереп утыртты, иярен аның астына салды, аннан бер җилпенүдә үзе дә атның биленә менеп атланды. Һәм алар, Биләр ягына карап, чаптырып кузгалып та киттеләр, кара төтенгә батып утырган урыс авыллары, Гөлзаданың анда үткән кара, бәхетсез көннәре артта калды, алда аны туган авылы, үз милләттәшләре, дин кардәшләре көтә иде… Алда аны шәхси бәхете, олы мәхәббәте, гаилә тормышы, балалар куанычы көтә иде…

Ишмөхәммәт Гөлзададан ун яшьләргә олы, инде гаиләсе, балалары бар, әмма аңа да яшьлек дәрте, гаярь егетлеге әйләнеп кайткан кебек булды, ул, йөгәнне кысып тотып, тузаннар туздырып, аты белән бергә киләчәгенә томырылды… Юлдагы вак ташлар чәчрәп читкә очты, каршы искән тыгыз җил битләрдән иркәләде, Гөлзаданың алтындай толымнары, җил уңаена яулык астыннан шуып чыгып, Ишмөхәммәтнең муенына уралды… Аның язмышы да шулай итеп шушы гаярь ир-егетнең тормышына уралды, уртак язмышка әйләнде… Киләчәкләренә томырылып очып барган уңайга, алар күпме генә бер-берләреннән читкә тартылырга теләсәләр дә, тәкъдирләре тәннәрен дә, җаннарын да бергә кушты… Ишмөхәммәт зәңгәр күзле, алтындай озын толымлы бу кыз бала өчен дөнья кадәр җаваплылык тойды, шул ук вакытта ул аны бөтен дөнья байлыгына да алыштырмаячагын аңлый башлаган иде. Гөлзада исә балалар кебек чыркылдап көлә, ат кушаяклап чапканда, куркып аның ялларына ябыша, Ишмөхәммәт абыйсына сыена… Ул гомерендә беренче тапкыр үзенең артында терәк барлыгын аңлады, арка терәген тойды, яклаучысы, саклаучысы барлыгын сизенде, кыз бала гомерендә беренче тапкыр сөю хисләре кичерә иде…

Көннең икенче яртысында Көек авылына якынлашканда, Ишмөхәммәт бер фикергә килгән иде инде, әмма моны Гөлзадага ничек җиткерергә белмәде. Ул бу авылның мулласын яхшы белә, бу якка килешли дә аларда тукталып, кунып чыккан иде. Менә хәзер икәүләп кайтып киләләр, кем дип әйтер ул Гөлзаданы аларга? Хәер, анысы ничек бар – шулай әйтә ала, эш анда да түгел, ул Гөлзаданың үзе өчен юлаучы бер кыз гына булмыйча, иң якын кешесе, гомерлек юлдашы булуын тели, тик ничек әйтергә моны аңа? Әйе, Ишмөхәммәт гаиләле, балалары бар, әмма татарда берничә хатын белән тору гадәте дә юк түгел, моны ислам дине рөхсәт итә. Гөлзаданың хәзер авылда беркеме дә юк, яклаучысы юк, ул ятим бала, аны теләсә кайсы вакытта эзли килергә мөмкиннәр. Шул вакытта кемнәргә сыеныр ул? Ишмөхәммәт тә, гаиләле кеше буларак, һаман-һаман янында булмас, яклый алмас, Гөлзада аның никахлы хатыны булса, ул аны яклап, утка да, суга да керәчәк… Әмма ничек әйтергә моны аңа, аңлармы, санлармы, тыңлармы?

Ишмөхәммәт авылга җиткәнче туктарга булды, атын елга буендагы әрәмә ягына борды. Кызны ул тагы күтәреп төшерде, су белән чистарынып, юл тузаннарын юдылар, бергәләп намазларын укыдылар. Ишмөхәммәтнең үзе белән алган ризыгы да бар иде, табын җәеп, аны ашап алдылар, чишмә суы белән сусауларын бастылар… Әйтерсең лә алар менә шулай гомер буе бергә булганнар, бу чишмә буена да үтеп барышлый гына туктаганнар, әйтерсең лә киләчәктә дә гел шулай бергә булачаклар…

Һәм Ишмөхәммәт сүз башларга батырчылык итте.

– Гөлзада сеңлем, сиңа бик җитди әйтер сүзем бар, – дип башлады ул, бераз уңайсызланып. – Дөрес аңларсыңмы икән, дип борчылам… Син ятим бала, атаң-анаң, туганнарың юк, авылда да беркемең юк… Тагы андый-мондый хәл була калса, яклаучың да юк…

Шулай диде дә туктап калды, иң кирәген әйтергә батырчылык итмәде. Гөлзада куркып аңа карады, күз карашлары очрашкач, икесе дә эсселе-суыклы булып киттеләр.

– Әллә син мине монда калдырып китәргә уйлыйсыңмы, Ишмөхәммәт абый?! Атыңнан төшерсәң, мин җәяү артыңнан кайтырга да риза, монда гына калдырма!

– Юк, сеңлем, мин сине җәяүләп авылга хәтле кулларымда күтәреп кайтырга да риза, нинди калдыру ди ул?!

– Алайса ник алай дип әйтәсең соң?

– Ничек башларга белмим, ничек әйтсәм дә, дөрес аңламассың кебек… Сеңлем… Гөлзада… Мин сине гомер буе бөтен авырлыклардан саклап яшисем килә…

Гөлзада аның ни әйтергә теләгәнен сизенә башлады, диңгездәй зур, серле күзләрен тутырып, Ишмөхәммәткә карады, сүзенең дәвамын көтте.

– Минем никахлы хатыным булырга риза бул, сеңлем, чык миңа кияүгә!

– Әминә апа, балаларың бар бит, Ишмөхәммәт абый!

– Булсын, татарда ике хатын белән тору гадәте бар, безнең авылда да бар андыйлар… Дөрес, урыс попларыннан моны яшерәләр, чөнки алар динендә ике хатын белән яшәү тыелган, ә бездә ярый.

– Ә Әминә апа нәрсә дияр, рәнҗемәсме?

Ишмөхәммәтнең эченә җылы кереп китте, кырт кисеп, «юк» димәде бит әле, һаман Әминә апасы өчен борчыла!

– Юк, Әминә апаң сүз әйтмәс, мөселман хатыны бит ул, Аллаһ рөхсәт иткәнгә каршы бармас. Монда синең сүзең, синең ризалыгың мөһим, сеңлем!

Гөлзада бу мизгелләрдә үзенең язмышы хәл ителгәнен аңлады, аңа дөрес фикергә килергә кирәк иде. Бу кешене ул бер күрүдә ошатты, аны тормышында бер яктылык, терәк, яклаучысы дип кабул итте, әмма хатыны булу турында башына да китермәде! Ә ул хәзер җавап көтә, бу сүзләрне уйнап сөйләми…

– Син риза булсаң, бүген үк Көек мулласыннан никах укытырбыз, мин аны беләм, ул ризалашыр, – дип дәвам итте Ишмөхәммәт. – Авылга да ир белән хатын буларак кайтып керербез, халык аңлар. Ә болай… мин Көек мулласына сине кем дип әйтермен, озын юлны тагы кемнәр буларак дәвам итәрбез? Без болай да артык якынайдык, сиңа тартылудан күңелемне тыя алырмынмы? Ризалаш, сеңлем, иң кадерле кешем булырсың! Атаң-анаң урынына да мин булырмын, туганнарың урынына да мин булырмын, ирең дә булырмын, балаларыңның атасы да булырмын, ризалаш, Гөлзада сеңлем!

– Мин риза, Ишмөхәммәт абый, – диде Гөлзада, калтыранган тавыш белән. – Мин үзем дә сине бер күрүдә ошаттым, әмма моның нәрсә икәнен белмәдем… Хәзер дә күп нәрсәләрне аңлап, белеп бетермим, әмма мин сиңа ышанам, Ишмөхәммәт абый!

Ишмөхәммәтнең өстеннән тау төшкән кебек булды, шул ук вакытта ул Каф таулары биеклегендә җаваплылык алганын да аңлады. Әмма ул – ир кеше, тормышта җаваплылык алудан куркырга тиеш түгел, иле, милләте, гаиләсе өстенә төшкән авырлыкларны күтәрергә, хәл итәргә тиеш! Авыр хәлдә калганнарга ул ярдәм итәргә, ул юл күрсәтергә тиеш! Ә Гөлзада аңа авырлык түгел, Аллаһ биргән бәхет, юлында очраган асылташ иде…

– Рәхмәт, сеңлем, сүземне аяк астына салмадың, моның өчен үкенмәссең, иншаллаһ! Мин сиңа терәк булырмын, тормышның бөтен авырлыкларын үз өстемә алырмын, без бәхетле булырбыз, Гөлзада!

Алар Көек авылына җәяү генә килеп керделәр, ат исә артларыннан атлады… Ишмөхәммәт муллага эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты, аның исә мондый яшерен никахларны шактый укыганы бар иде, шунда ук ризалашты. Гөлзаданы абыстай тиз генә үз ягына алып чыгып китте, сандыгыннан берсеннән-берсе матур күлмәкләр, яулыклар чыгарды, чиккән калфакларын, читекләрен тезеп куйды, бу ятим кызны үз баласы кебек киендерде. Болгар ягындагы урыс авылында ирле-хатынлы татарларны төтенгә тончыктырып үтергәннәре турында ишеткәннәр иде алар, балалары өчен бик борчылганнар иде. Менә хәзер шуларның кызлары үз аягы белән аларга килеп керде, моны Аллаһның рәхмәте дими, ни дисең? Ул арада якын-тирәдән дә татарлар җыелды, заманында Шонталадан бирегә күчерелгән берничә гаилә булган икән, алар да йөгереп килеп җитте. Көек мулласы бөтен шартын китереп никах укыды, Ишмөхәммәт курчак кебек киенгән кәләшеннән күзләрен ала алмады, бу җәүһәрнең үзенеке булуына һаман ышанып бетмәде… Бөтен авыл аларга фатихасын бирде, бөтен авыл аларга бүләкләрен күтәреп килде, бөтен халык алар өчен дога кылды…

Икенче көнне ак юртакны Көек мулласының сиртмәле арбасына җиктеләр, Ишмөхәммәт белән Гөлзаданы, кочак-кочак күчтәнәч-бүләкләр белән, Биләр ягына озаттылар… Алда аларны өр-яңа тормыш, өр-яңа сынаулар көтә иде… Ишмөхәммәт Гөлзаданы башта үз өенә – беренче хатыны янына алып кайтты, Әминәсе бу хәлләрне тәкъдир сынавы дип кабул итте. Гөлзада бик тыныч, күркәм холыклы, гаять тырыш булгач, алар гаиләсенә тиз кереп китте. Әмма Ишмөхәммәт чиркәү кенәгәләренә керәшен дип теркәлгәч, аңа ачыктан-ачык ике хатын белән тору тыелган иде, шуңа күрә ул Гөлзадага аерым өй салып бирде, аны шунда чыгарды. Хәер, мөселман тәртибе буенча да һәр гаилә үз йортында яшәргә тиеш иде.

Гөлзада Ишмөхәммәттән биш бала тапты, Гөләйза иң олысы иде, аннан – Бикмөхәммәт, Шәрифҗамал, Хупҗамал, Миңҗамал… Гөлзада аларның берсен дә чиркәүгә алып барып чукындырмады, рәсмиләр бәйләнмәсен, дип, Ишмөхәммәт улын үзенә теркәтте, барлык балалары да дин-исламда тәрбияләнделәр, мөселманлыкны тоттылар. Поплар да аларга әллә ни бәйләнмәде, алар белән эшне Ишмөхәммәт үзе йөртте, керәшенлек сәбәпле, гаиләсенә авырлык китертмәде. Хәер, ул елларда диндә хәзерге кебек кысу сизелми иде, Александр патша дигәннәре әбисе Екатеринадан калган сәясәтне дәвам итте, мәкруһларга артык бәйләнмәделәр. Менә бу яңа патша Николай дигәннәре барысын да яңадан өстерәп чыгарды – кем керәшен, кем урыс диненнән киткән, кем мәкруһ-отпавший… Гөлзаданың да Фекла Тимофеева икәнлеген казып чыгардылар, имеш, олы кызлары Гөләйза да Пелагея икән, инде башка балаларына да чират җитәргә мөмкин.


Романны башыннан укырга:
  1. Гөләйза. «Гөләйзаны алырга килделәр!»
  2. Гөләйза. «Керәшен авылы Актауда»
  3. Гөләйза. «Мәхкәмә алдыннан…»
  4. Гөләйза. «Минем исемем Гөләйза!»
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: oboi-colibri.ru