Роман

30.07.2018 7 (июль), 2018

Гөләйза. «Минем исемем Гөләйза!»


Иртән мөсафирлар үз өйләрендәге кебек уянып киттеләр, торып намазларын укыдылар, ул арада Нәчтүк чәй кайнатып та өлгерде, сәке өсте тагын ризык белән тулды.
– Кайтышлый да керегез, – диде хуҗабикә, кунакларын сыйлый-сыйлый. – Сез килгәч, өй эчләре яктырып китте, төнлә дә нур сирпелеп торды… Әкълимә әбекәемне төшемдә күрдем, ул да бик сөенгән иде! Дисбесен сиңа бирергә кушты, Гөләйза, ул безнең нәселләрне берләштерәчәк, диде…
– Әйе, мин дә күрдем аны төшемдә, ап-актан киенгән иде, «Исемеңне онытма, иманыңны бирмә!» диде, дисбесен учыма салды… Төнлә саташып уянып киткәндә, кулымда шул дисбе иде…
– Хикмәтле төшләр бу, балалар, бик яхшы төшләр, Аллаһ безгә Әкълимә карчык аша хәбәр бирә, – дип, сүзгә Гөлзада да кушылды. – Эшләребезнең дә ахыры хәерле булыр, Алла теләсә!
– Бу дисбе сиңа булсын, Гөләйза! Әбинең Коръәнен дә сиңа бирәм, ул сиңа кирәгрәк, миннән барыбер алып чыгып китүләре бар, шуңа күрә мин аны җыеп кына тотам.
Шулай диде дә Нәчтүк чиккән ак сөлгегә төргән Коръән китабын Гөләйзага алып килеп бирде, ул аны күкрәгенә, мамык шәле астына яшерде. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, Габделвахитны да уятып яннарына утырттылар. Кечкенә кыз Мәрьям аңа чат ябышкан иде, ул да Габделвахитка ияреп торды, күзләрен уа-уа, сәке өстенә үрмәләде. Инде юлга әзерләнә башлагач, ул Габделвахитны килеп кочаклап алды, «ул минеке, китмәсен!» дип елый башлады.
– Елама, кызым, кайтышлый алар тагы керә безгә, менә шунда туйганчы уйнарсыз, – дип, атасы аны күтәреп алды. – Чана шуарга чыгарсыз, Габделвахитка куяннарыңны күрсәтерсең, яме?
Бала, тынычланып, әтисенең көчле күкрәгенә башын төртте, аңа кунак малай да, әтисе дә бик якын һәм кадерле иде.
– Чистайдан кайтышлый туп-туры безгә керегез, Гөлзада түтекәй, – диде Бәчил. – Ял итеп, кунак булып китәрсез. Кайтышыгызга мунча ягарбыз, Нәчтүк балан бәлеше пешерер, шулай бит, әнисе?
– И, Бәчил җаным, берне түгел, бишне пешерер идем, исән-имин әйләнеп кайтсыннар гына! Синең өчен догада булырмын, Гөләйза кардәшем! Әкълимә әбинең дисбесен ал, син дә зекер әйтеп утырырсың…
– Алланың рәхмәтләре булсын сезгә, иң якын туганнар кебек каршы алдыгыз, яралы йөрәкләребезгә дәва булдыгыз! Инде шул суд дигәннәреннән исән-имин котылып кайтырга язсын. Әйдә, кызым, төр Габделҗәббарны, мин олысын җитәкләрмен…
Шулай бер-берләрен юатсалар да, һәрберсенең күңелендә шом иде – ә бәлки бу соңгы очрашудыр, бәлки алар бу йортка яңадан әйләнеп кайта алмас, кяферләрнең тоткыны булыр… Моны тел белән әйтмәсәләр дә, бу хәвеф күзләреннән сагыш булып сирпелә, күңелләреннән моң булып түгелә иде… Күпме кеше шулай киткән җиреннән яңадан әйләнеп кайтмады бит, аларның кайда икәнлекләрен дә белмиләр хәзер… Раббым, Гөләйзаны андый фаҗигале язмыштан сакла, үзенә дә, анасына, балаларына да яңадан йорт-җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп ит!
– Миңа берәр нәрсә булса, балаларымны ташлама, Нәгыймә! – диде Гөләйза, аны кочаклап. – Аларны урыс кулына бирә күрмәгез – васыятем шул…
– Борчылма, кардәшем, синең балаларың – минем балаларым булыр, Алла ташламасын! Бергә әйләнеп кайтыгыз, без догада булырбыз…
Ул арада капка төбенә Ишмөхәммәтнең җигүле аты да килеп туктады, ул үзе дә, аты да ял иткән, тагы ерак юлга кузгалырга була иде. Ишмөхәммәт тә өйгә кереп, хуҗаларга рәхмәтләрен әйтте, Гөлзаданың әйберләрен күтәреп, урамга чыкканда инде яктырып беткән иде.
Авылның аргы башыннан Якуб атакайны һәм приставларны алып, олаулар юлга кузгалды, мәхкәмә билгеләгән вакытка Чистайга барып җитәргә кирәк иде… Кичтән бераз явып торса да, инде олы юлдан атлы чаналар узган, эз төшкән, инде Ханнар юлыннан шәп кенә җилдерергә дә була иде…
Әйе, Ханнар юлы, Биләр белән Җүкәтауны тоташтырып торган олы юл…
Ханнарны һәм акыл ияләрен, кораллы яу ирләрен һәм йөк төягән кәрваннарны күргән Татар юлы…
Хәзер аннан коллар һәм каторжаннар, атлы казаклар һәм урыс алпавытлары үтә…
Кайчандыр шушы ил-җирләрнең хуҗасы булган, дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан, Болгар, Биләр, Җүкәтау, Тубылгытау кебек йөзләгән таш калалар салган, меңләгән мәчет-мәдрәсәләр төзегән татарлар хәзер моннан тоткын булып үтә…
Әнә Чистай үзе дә күренде…
Шәһәр читендәге агач өйләрнең морҗаларыннан ак төтен күтәрелә, ул, ак болытлар белән кушылып, шәһәр өстенә тарала. Эчкәрәк кергән саен, агач өйләр кимеп, таш йортлар арта бара, урам саен диярлек чиркәүләр калкып чыга. Алар зурлар, өскә авып диярлек торалар, гөмбәз саен алтын тәреләре ялтырый… Урыс авылында яшәгәндә, Гөлзаданы мәрхүмә әнисе тәрегә туры карамаска өйрәтте, күзеңнең нурын алыр, дия иде. Хәзер дә Гөлзада ул тәреләргә текәлеп карый алмый, попның шуны ярсып-ярсып борын төбенә төрткәнен гомерендә дә оныта алмый…
Чистай, чыннан да, таш кала икән, ул рәт-рәт тезелеп киткән кибетләре, әллә ниләр ясап чыгара торган заводлары, ул яр буена тезелгән тегермәннәре, ул җәйне көтеп зарыккан пристань-пароходлары дисеңме – Гөлзада белән Гөләйза өчен барысы да яңа иде. Шәһәрне карау белән мавыгып, алар хәтта мәхкәмәгә барганнарын да оныттылар шикелле. Шулчак авыл өйләре арасыннан манаралы агач мәчет күренде, хатын-кызлар хәтта шатлыкларыннан кычкырып җибәрделәр.
– Мәчет! Монда мәчет тә бармыни, әти?! Керәшеннәргә мәчет тотарга рөхсәт итәләрмени?
– Монда мөселман-татарлар да яши, кызым, керәшеннәр дә шактый. Менә хәзер Татар бистәсеннән үтеп барабыз, бу судларыннан исән-сау котылсак, кайтышлый мәчетләренә тукталырбыз әле, Алла теләсә!
«И Раббым, мәхкәмә дигәннәреннән исән-имин котылып, шушы мәчетләргә кереп, намаз укырга насыйп ит!» дип, Гөләйза мәчет манарасы күздән югалганчы дога кылды. Менә приставларның алдан барган атлары суд бинасы каршына килеп туктады, ул асты таш, өсте агач ике катлы бина булып чыкты. Өяз һәм земство суды да, полиция дә, пристав дигәннәре дә шушында икән, әле үзләренең төрмә кебек ябып тота торган урыннары да бар, ди. «Инде аларын күрергә язмасын, инде биредән үз аякларыбыз белән чыгып китәргә насыйп итсен!» дип, хатын-кызлар бу куркыныч йортка аяк басуга теләк тели башладылар. Ул арада балалар да арып кыймылдарга тотындылар, Габделҗәббар мәхкәмә бинасын яңгыратып, елап ук җибәрде. Бала тавышына бүлмәләрдән чыгып карадылар, мәхкәмәгә чакыртылган кешеләр килгәнлеген белгәч, берәм-берәм керергә әзерләнә торырга куштылар. Ул арада атын бәйләп, Ишмөхәммәт тә кереп җитте, Якуб атакай да аның белән иде, бер почмактан төлке туннарга төренгән Биләр побы да килеп чыкты. Атакайлар шунда ук суд буласы залга кереп киттеләр, Гөләйза, бер читкә барып, баласын имезеп килде, чөнки анда кергәч, күпме торасын, кайчан чыгасын белми иде, сабые ач ятмасын, дип уйлады…
– Пелагея! – дип дәшүләренә, Гөләйза сискәнеп китте, шикләнеп як-ягына карады, суд сәркатибенең үзенә текәлеп карап торганын күреп, куырылып килде. Ишектә Якуб атакай да күренде: «Сине чакыралар, Гөләйза, балаңны әниеңә бир, монда чиратлап керәчәксез», – диде. Гөләйза, ярдәм сорагандай, әти-әнисенә карады, аннан, баласын күкрәгеннән аерып алып, әнисенә илтеп бирде, олысы исә әтисе Ишмөхәммәт кулында иде. Ишеккә җиткәч, ул тагы аларга бер борылып карады, әйтерсең лә соңгы тапкыр күрә, әйтерсең лә аны башка бу ишектән чыгармаячаклар…
«Раббым, сабырлыклар бир, көч бир, иман ныклыгы, тел ачкычлары бир, – дип ялварды ул күңеленнән. – Кяферләрнең телләрен йозакла, күңелләрен мөһерлә, миңа зыян салырга ирек бирмә! И Раббым, бөтен таянычым бер Син генә, бөтен өметем бары тик Синдә генә!
Киез итек кигән аякларын авырлык белән өстерәп, ул мәхкәмә каршына кереп басты. Карадан киенгән урыс судьялары, тәреләре күкрәкләрен каплаган поплар, ялтыр төймәле кительләр кигән хәрбиләр, үрәдникләр һәм приставлар, ишек төбен саклап торган палицайлар, тотып ашардай булып, ак яулыклы бу татар хатынына текәлделәр. Алар монда күп иде, ә ул – берүзе. Алар барысы да урыслар, ә ул – татар хатыны. Алар барысы да праваслау динендә, ә ул – исламда. Һәм алар аны хөкем итә…
Гөләйза, хәтта шушы кышкы киемнәреннән дә күз явын алырлык чибәр иде, ул килеп кергәч, караңгы бүлмә эчләре яктырып китте. Мәрмәрдәй ак йөзеннән нур сирпелеп тора, карлыгач канатыдай сызылып киткән кап-кара кашлар, озын кара керфекләре зур яшькелт күзләрен каймалаган, уймактай иреннәре ут кебек яна… Башында зур ак өрпәк, аның астындагы энҗеле кашбавы ак маңгаен урап алган, иңендә җылы мамык шәле, өстендә бала итәкле озын күлмәк, ул Гөләйзаның зифа буен талчыбыктай күрсәтә, күлмәк өстеннән бәрхет камзулын киеп куйган… Хан кызларыныкыдай кечкенә ак куллары, озын, нечкә бармаклары бераз дерелди, курыкканы, каушаганы күренеп тора… Таза, симез марҗа хатыннарын күреп өйрәнгән урыс ирләре патшабикәдәй гүзәл бу татар хатынына сокланып та, кызганып та карадылар. Алар аны хәзер хөкем итәргә, законсыз татар иреннән аерып алырга, чиркәүгә барып чукынырга ризалык бирмәсә, үгетләү өчен монастырьга ябарга, аннан бер исерек урыска кияүгә бирергә тиеш иделәр.
Мәхкәмә башланганчы, Гөләйзага «Библия» китереп бирделәр, ул, шуны тотып, дөресен сөйләргә ант итәргә тиеш иде.
– Нәрсә бу? – дип сорады Гөләйза, аны кулына алырга куркып.
– Бу – «Инҗил», христианнарның изге китабы, – диде аңа Якуб атакай, татарчалап. – Син, христиан кешесе буларак, шуны тотып присяга бирергә, ягъни, суд алдында ант итәргә тиешсең.
– Мин урыс динендә түгел бит, мин – мөселман, ничек бу китапны тотып ант итим?! Минем үз китабым бар!
Якуб атакай Гөләйзаның сүзләрен хөкемчеләргә тәрҗемә итте, алар әле башланмаган да эшнең болай борылыш аласын көтмәгәннәр иде. Әмма кешегә көчләп «Библия» дә тоттырып булмый бит!
– Нинди «үз китабы» бар, шуны сора!
Гөләйзаның нәрсә әйтәсен белсә дә, судтагы тәртип буенча Якуб атакай моны да сорады.
– Мин сүзләремнең хаклыгына, үземнең ислам динендә икәнлегемә Коръән тотып ант итә алам!
Судта әле мондый хәлнең булганы юк иде – ничек инде ул, христиан кешесе Коръән тотып ант итә алсын?! Мондый вәхшилекнең булуы мөмкин түгел! Моны фанатик татарлар гына уйлап чыгара ала – хөкемчеләр шулай дип уйладылар. Киңәш-табыш иткәннән соң, Гөләйзага «Инҗил» дә, Коръән дә тоттырмаска булдылар, шулай итеп, мәхкәмә башта ук канунсыз, антсыз, присягасыз башланып китте. Бу эшкә бигрәк тә Биләр атакае Михаил Лавровның ачуы килде, бер татар хатынының урыс өчен изге булган китапны кулына алырга да чиркануы аны ярсытты, гарьләндерде, ул үзен чакка тыеп утырды. Башта Биләр побы Михаил Лавровның Гөләйзага карата дәгъвасын укыдылар, аннан атакайның үзенә дә сүз бирделәр. Ул «Библия»не тотып, бары тик дөресен генә сөйлим, дип ант итте һәм сүзгә кереште:
– Кыр Шонталасы авылыннан чукындырылган Пелагея үзе дә законсыз туган, атасы кем икәнлеге билгесез, хәзер улын да чиркәүгә алып килеп чукындырырга теләми. Бу хакта аны урындагы поплар да, полиция хезмәткәрләре дә кат-кат кисәттеләр, әмма ул безне тыңламады. Шуннан соң мин, чара күрүләрен сорап, Казанга, чиркәү суды булган консисториягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Архиепископ Владимир атакай Пелагеяне җирле суд аша чиркәү кануннары буенча яшәргә мәҗбүр итәргә, дип әмер бирде. Ул олы баласын чиркәүгә алып килеп чукындырмаган, ул арада инде икенчесе туган, аны да чукындырмаган, безнең изге христиан кануннарыбызны бар дип тә белмичә, керәшен көенчә басурман ире белән яшәп ятуын дәвам итә. Бүген юлдан язган татар хатынына карата дөньяви суд үз сүзен әйтергә тиеш, бу башкаларга гыйбрәт өчен кирәк, башкалар да шулай азынмасын өчен кирәк! Калганын үзебез христиан дине кысаларында хәл итәрбез.
Якуб атакай Биләр побының сүзләрен Гөләйзага тәрҗемә итә барды, аларны ишетеп, ул тынсыз калды, бу кадәр ялганны, нахакны башына сыйдыра алмады. Инде килеп Гөләйзаның үзенә дә сүз бирелде.
– Минем исемем – Гөләйза, – дип башлап китте ул сүзен, каушавын җиңәргә тырышып. – Мин беркайчан урысча Пелагея дип аталмадым, әни мине һәрчак татарча исем белән – Гөләйза дип йөртте… Әнинең үзенең урысча да, татарча да исеме бар иде, урысчасы – Фекла Тимофеева, татарчасы – Гөлзада, аны бөтен кеше Гөлзада, дип йөртә. Әтиемне белмим, әни мине кечкенәдән мөселман-татар динендә тәрбияләде, урыс динен өйрәтмәде, мин беркайчан да насари дине йолаларын үтәмәдем, аларның нәрсә икәнен дә белмим. Кәнисәдә булганым, чукынганым юк, моның өчен мәхкәмәгә дә тартылганым юк… Мин урысча белмим, аның динен дә белмим, белергә дә теләмим, чөнки мин – мөселман кешесе, әлхәмдүлиллаһ!..
Гөләйза шушыларны сөйләде дә туктап калды, Якуб атакай аны мәхкәмә өчен тәрҗемә итте. Гөләйзаның соңгы сүзләреннән Биләр атакае куырылып килде, ул ниндидер бер авыл хатыныннан шушы сүзләрне ишетермен дип башына да китермәде! Кара син аны, юк кына бер татар хатыны, хөкемдарларның күзенә туры карап, мин мөселман кешесе, дип чәчрәп торсын әле! Баш өстендә балта эленеп торганда, үзен шушы мәхкәмәдән үк монастырьга озатасыларын белгәндә, ике баласының язмышы кыл өстендә булганда – ничек һаман үз динеңә ябышып ятарга мөмкин?! Ирләре дин өчен үлемгә бара, төрмәләрдә, монастырьларда җан бирә, хатын-кызлары балаларын чукындыртмас өчен дөнья буйлап сукбайлыкта йөри, Себер китсә китә – христиан дине алмый! Кайдан көч таба бу халык?! Казанны алганга, дәүләтләрен юк иткәнгә, үзләрен кол иткәнгә дә өч йөз ел тула бит инде, ә алар һаман татар булып калган, ислам динендә.
Яшь кенә бер татар хатынының судта үзен тыныч тотуы, үз-үзенә ышанып сөйләве хөкемдарны да гаҗәпләндерде. Ул инде бу хатын елый башлар, балаларыма гына тия күрмәгез, дип ялварыр, үкенеп тәүбә итәр, нәрсә кушсаң, шуңа ризалашыр, дип уйлаган иде. Юк, ул, әнә, почмакка куып кертелгән, канаты каерылган кош кебек, талпынып-талпынып үз-үзен, алай гына да түгел, үз динен яклый! Хөкемдар аңа өстәмә сорау биреп карарга булды:
– Чиркәү документларыннан күренгәнчә, анаң Фекла Тимофеева – чукындырылган булган, син аны үзең дә шул исем белән атадың. Чиркәү кануннары буенча, анасы христиан булгач, аның балалары да христиан динендә исәпләнә, ягъни, алар чукындырылырга һәм чиркәү кенәгәләрендә теркәлергә тиеш. Әниең моны белгән, әмма белә торып, сине – христиан динендәге кешене мөселманга кияүгә биргән. Ә бу исә – бик зур гөнаһ һәм олы җинаять санала. Шушыларны белә торып, син, Пелагея, нигә мөселман кешесенә кияүгә чыгарга ризалык бирдең?
– Мин боларны белмәдем, чөнки мин туганнан бирле ислам динендә тәрбияләндем, үземне мөселман дип санадым. Мине Чирүле Шонталасыннан Хәким Камаев исемле татар хатынлыкка сораткач, әни, алай да, Кызылъяр атакаена барып, киңәшеп килде, үзенең урысча исеме булгач, шикләнгәндер, бәлки. Попның исемен белмим, ул мине чиркәү кенәгәләреннән тапмаган, татар кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт биргән. Шулай итеп, мин моннан дүрт ел элек Хәким Камаевка кияүгә чыктым…
– Никахны ничек, кайда укыттыгыз – чиркәүдәме, әллә мулла укыдымы?
Гөләйзаны атасы алдан өйрәтеп куйды, мулла никах укыганны әйтмәскә кушты, чөнки моның өчен аны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр икән.
– Фәкыйрьлегебез сәбәпле, никах укытмадык… Бу ирдән ике балабыз туды: Габделвахитка – өч яшь, Габделҗәббарга – ике ай ярым.
– Ә нигә аларны чиркәүгә алып барып чукындырмадыгыз?
– Чөнки аларга исемне авылыбызның мулласы Әхмәт хәзрәт куйды, мөселманча йола үтәп, мәчет кенәгәсенә теркәде. Без шул җитте, дип уйладык, чөнки балаларымның аталары да мөселман, мин дә ислам динендә, Аллага шөкер! Шушы вакыт эчендә бер генә поп та миңа килеп, балаларымны чукындырырга кушмады, мин кайсы чиркәүгә барасымны да белмәс идем, чөнки гомеремдә дә анда йөргәнем юк.
Гөләйза дөрес сөйли иде, аны Кыр Шонталасында торганда да, Чирүле Шонталасына кияүгә чыккач та поплар борчымады, бәлки бу әтисе Ишмөхәммәтнең алар белән эш йөртә белүеннән килгәндер. Кыр Шонталасында, гомумән, гаярь мишәрләр яши, алар хәзер поплардан курыкмый, кубызларына биеми, керәшенлектән качу өчен мең төрле юлын таба. Инде Гөләйзаны да әллә кайдагы Чирүле Шонталасыннан бөтенләй дә эзләп тапмаслар, әкренләп кемлеген, кайдан килгәнлеген онытырлар, дип уйлаганнар иде, нәкъ менә аны эзләп табып, суд каршына бастырдылар. Бу да Аллаһның бер сынавы инде, тәкъдирендә шул язылган булгандыр…
Әмма аның бу дөреслеге мондагыларга кирәк түгел иде, хөкемдар рөхсәте белән, тагы Биләр побы телгә килде.
– Ялган, бар да ялган! – диде ул, үз сулышына буылып. – Бик яхшы белә бу хатын үзенең чиркәү кенәгәсендә теркәлгәнлеген! Шуңа күрә туган авылыннан әллә кая олаккан! Безгә ничә ел кирәк булды аның эзенә төшәргә! Хәзер барысы да закон кушканча булачак, үзе дә, балалары да чиркәү карамагына күчәчәк, мин мәхкәмәнең гадел хөкем чыгарачагына ышанам!
– Юк, Аллаһ шаһит – мин ялган сөйләмим! Мин беркайчан чукынмадым, чиркәүдә булмадым, урыс динен тотмадым, үз динемдә булдым! Кулыма Коръән тотып ант итәм – мин мөселман! Минем исемем Гөләйза! Мин Пелагея түгел, мин урыс түгел, мин – татар кешесе!
Гөләйза, күкрәгенә яшергән Коръәнен кулларына күтәреп, шушы сүзләрне кабатлады, Якуб атакай тәрҗемә итеп өлгермәсә дә, аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладылар. Гөләйзаның зур яшькелт күзләреннән энҗедәй күз яшьләре тәгәрәп төште дә, кулындагы Коръән өстенә тамды. Ул изге китапны күкрәгенә кысты, аннан ут булып янган йөзен аңа куйды, төшендә Әкълимә әби өйрәткән дога исенә төште. «Бисмилләәһиррахмәәниррахииим. Үә биһии нәстәгиинү үә биһил хәүлү үәл кууәтү рабби сәһһил үә йәссир гәләйнәә йәә мүйәссира күлли әмрин гәсиир» – «Раббым, авырайтма, җиңеләйт! Көч-куәт бары тик Синдә, ярдәмеңнән ташлама!» дип пышылдады. Шушы догадан соң Гөләйза тынычланып киткән кебек булды, үзен кулга алды. Әкълимә әбинең төшендә әйткән сүзләрен хәтерләде: «Син мөселман башың белән кяферләрдән куркып торма! Алар бездән курыксын, чөнки гаделлек безнең белән, Аллаһ безне яклаячак!»
– Бу поп ялган сөйли, – диде ул, үзен тәмам кулга алып. – Мин аны гомеремдә беренче тапкыр күрәм, Кызылъяр атакаен да күргәнем булмады. Мин ак патшаның, диндә көчләү булмаска тиеш, дигән сүзләрен дә беләм. Татарларның ак патшадан ярдәм сорап, меңләгән үтенеч язганын да беләм! Һәм мәхкәмәнең миңа карата гадел булуына, балаларымны аерып алмавына, безне чукынуга хөкем итмәвенә өметләнәм…
Шулчак ишек артында сулкылдап сабый бала елый башлады, әйтерсең лә ул да әнисенә кушылып өзгәләнә иде… Ул арада ишектән икенче бала йөгереп килеп керде һәм әнисенең аякларына килеп ябышты, «әниемне бирмим!» дип кычкырып еларга тотынды. Мәхкәмә бүлмәсендәгеләр бу хәлләрдән шашып калды, аларның судта мондыйны күргәне юк иде! Урысның телен дә, динен дә белмәгән һәм белергә дә теләмәгән бер татар хатыны, баш очына Коръән күтәреп, мәхкәмә алдында үзенең мөселманлыгына ант итә! Үлемнән, төрмәләрдән курыкмыйча, кемлеген яшермичә, ислам диненә шәһәдәтлек бирә! Илсез, җирсез, хокуксыз калган бер татар хатыны бүген үзе өчен дә, дине өчен дә ана арыслан кебек көрәшә!


Романны башыннан укырга:
  1. Гөләйза. «Гөләйзаны алырга килделәр!»
  2. Гөләйза. «Керәшен авылы Актауда»
  3. Гөләйза. «Мәхкәмә алдыннан…»
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: mammamia.blog