Хикәя

21.07.2018 6 (июнь), 2018

Әти-и!


1

…Ул зур гына бәлешне төбенә хәтле капйот төсле ялтыратып куйды. Үзе туйса да, күзе туймадымы, «тагын нинди тәмле әйберләрең бар?» дигәндәй, карашы белән табынны айкап алды. Әллә артык ачка киселгән иде – хатын аңламады. Таза ир-ат батырып ашый, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ләкин сакалбай көнозын бер тамагы белән мәшгуль иде. Иртән генә ике тәлинкә борай боткасы «состы», йомырка тәбәсеннән баш тартмады, сөтле чәй белән «озатылган» чәпәк-чәбәк кыстыбый да матур гына үз урынына кереп «урнашты». Күпсенмәде Илһамия, киресенчә, сөенде генә! Аның кул җылысы тигән ризыкларны сагынгандыр. Бу сөенечкә икенче сөенеч тә өстәлде: димәк, читләр белән яшәгәндә, кадере булмаган. Хатын-кыз тәрбиясе күрсә, телгән чыра кебек болай ябыкмас иде.
– Шулпаң кайныйдыр анда, тутый кошым, – диде ир, корсагын сыпырып. – Исе таралды.
– Ите катырак, әзрәк пешсен әле. Ял ит бераз, Минсабир.
– Төнлә яхшы йокладым мин.
– Ризыктан ял ит дим. Берьюлы күп ашап чирләрсең тагы.
Илһамия табак-савытларны җыештырганда, Минсабир өстәл кырыендагы тар диванга җәелде. Баш астына кечкенә мендәрчек кыстыргач, яңгыратып кикерде дә:
– Шулай итеп, безнең малай өйләнә инде, ә? – диде.
– Өйләнә, Аллага шөкер.
– Туйда әти түрдә – янәшәмдә утырачак, ди инде, ә?
– Утырачак, ди, әйе.
– Әтиең кайтты, дип, син хәбәр юлладыңмы, тутый кошым?
– Ничек мин, ничек? – Хатын гаҗәпләнеп иренә карады. – Әле аңа синең хакта ләм-мим. Син Булат белән үзең күрешкәнсеңдер ич! Әти туйда була дип шылтыратмас иде лә!
– Каян килеп күрешик! Аның әдрисен кем әйткән ди!
– Авылдан берәрсе сызгыргандыр, өч көнлек иске кунак лабаса син!
Илһамия тынычланды, ир дә бүтән бәхәсләшмәде. Булат әтисе турында белә, шул җиткән!
– Тырыш икән безнең малай! Безгә нинди шәп йорт тергезгән. Бүлмәләре зур, хет шар сугып уйна, – диде Минсабир, канәгать елмаеп.
Хатын:
– Әни, ялгыз интекмә, безгә – Казанга күч, ди. Аякта чагымда өемнән китәмме соң! – дигәч тә, – ир, сүзеңне раслыйм дип, теле белән шапылдатып мөһерен сукты:
– Китмисең, тутый кош! Син хәзер ялгыз түгел, без икәү! Өр-яңадан тормыш башлыйбыз!
«Тутый кош» биемәде, аллы-гөлле каурыйлары суга чылангандай куырылып бөреште. Егерме биш елдан соң күктән төшкән «сәяхәтче бака»ны, бусагадан уздырмаган очракта, әлбәттә, аны беркем дә «миһербансыз» дип гаепләмәс иде. Ә ул уздырды, хәтта кунак итеп кадер-хөрмәт күрсәтте. Әнә, ничә көн аш бүлмәсендә төрледән-төрле тәгам әзерли. Уздырды, чөнки үзе дә ялгышты… Ишетмәгәндер, мәгәр ишетсә – коймак-кабартмалар бугазына тыгылмагае әле. Хәер, Илһамия җебемәс, беренче син ташладың, имансыз, дияр. Ни гаҗәп, хәсрәт утына салып яндырса-көйдерсә дә, шушы «телгән чыра» кай төше беләндер җанга якын иде. Әйтерсең, былтыр яккан мичнең кызуы сүрелмәгән, әйтерсең, ул һаман йөрәкнең бер читен җылытып тора!
Авыл чибәрләре белән чагыштырганда, Илһамия төскә-биткә шактый кайтыш иде. Ә Минсабир аңа өйләнде. И-и, көнләште дә соң кызлар! Юк кына буй-сының, юк кына кыяфәтең белән менә дигән егетне эләктер әле! Яратмаслык түгел иде Минсабир. Шук-шаян, телгә оста… Их, ул яшьлек! Их, шул чакта кайнап ташыган хисләр! Әнә, әле дә эчтән ургый, ә хатын битараф кылана, тыштан гына, билгеле! Янәсе, сине күрдем дип өзелмәдем… Хәер, йөрәге мүкләнмәсә, ир табынга ризык белән наз да ташылганын сизәргә тиеш иде.
– Килен кайсы яктан? – диде ир.
– Казан кызы. Бик акыллы.
– Хи, чалыш-полыш димәгән икән.
– Кем чалыш-пылыш?! Кем?!
– Аңгыра мәллә син? – Минсабир йодрыгы белән мендәрен төйде. – Безнең малай! Уң аягы зәгыйфь бит аның. Кечкенә вакытта ат арбасының тәгәрмәченә кыстырган иде.
Илһамия кулындагы чәйнеген шап иттереп өстәлгә утырткан иде, капкачы ачылып, ирнең битенә су тамчылары чәчрәде. Тамчы белән бергә ул ачуын да бөркеде. (Сабыен яклаган ана кеше ерткычтан да хәтәррәк иде.)
– Безнең Булат туп-туры атлап йөри! Аягы төзәлде. Син кыстырдың аны исерек килеш, син! Врачларга илтик, дидем, күпме ялындым, кул гына селтәдең! Бала дип хәсрәтләнмәдең, кәгазьдә генә ата идең шул!
– Йә, әнкә тутый кош, зерәгә тавыш куптарма инде. Аягы турайган икән, мин бик шат! – Минсабир яткан җиреннән үрелеп кенә Илһамиянең күлмәк итәгеннән тартты. – Лутчы әйт, туйга мин нәрсә киям? Күрәсең, өстә сәләмә кием.
– Ул икебезне дә кайгырта. Әтигә үзем тектертәм, диде. Нечкәлекләренә хәтле сөйләшмәдек, телефоннан гына хәбәрләштек дим бит. Иртәгә Казанга барам, шуннан соң барсы да ачыкланыр. Син дә әйт менә, егерме биш ел син – сәяхәтче баканы кайсы илләр-җирләр өстеннән очырттылар?
Ир мәче кебек киерелде-сузылды да:
– Дөнья гиздем, әйдәле, үткәннәрдә казынмыйк, – диде.
– Булат «әти» дип көн-төн елады. Син аны үстерешергә ярдәм дә итмәдең, миһербансыз! Җир тишегеннән ун тәңкә акча җибәрер идең хет!
– Чәпчемә инде, Илһамия! Тучны, ялгыз яшәп, тавыш тансыклагансың икән. Мужыт сиңа җен ияләшкәндер, шул котыртадыр. Малай, бак, кинә тотмый бит, «әти» дип, зурлап туена дәшә! Әй, ит пешмәде микән анда?

2

Бүген ул үз-үзен ике атнага эштән «азат итте». Кичтән үк урынбасарына күрсәтмәләр биреп калдырды. «Уң кулы» ышанычлы, тормыш дулкынын кораб кебек ярып йөзгән оешманы бу арада гына төпкә батырмас. Төштән соң авылдан әнисе килде. Чәй дә эчмичә, башта өч катлы коттеджның һәр почмагын җентекләп тикшерде.
– Улым, залга ничә кеше сыяр икән? Туй мәҗлесе шунда узадыр бит?
– Юк, әни, туй ресторанда үтә.
– Абау, улым! Өең нинди зур! Бүлмә өстенә бүлмә! Мин бай дигәч тә алай ук кыланмаска иде инде. Расхут бит ул.
– Акча эшлибез, әни, бер дә борчылма.
Аналы-уллы менә шулай ипләп-җайлап кына туй хәстәре турында сүз башлады һәм моның ахыры бик күңелсез тәмамланыр дип уена да китермәде. Тиктормас әнисе ни эзләгәндер, өске каттан кәчтүм-чалбар тотып төште.
– Уртадагы бүлмәдә ят ир-ат әрбире күп. Сиңа әллә ниткән дуслар сырыша. Кем инде ул тагы? Килен ошатмас, тиз арада чыгар! – дип, ул кулындагы табылдыгын үз буена үлчәгәндәй итте. – Монысы кемнеке? Бигрәк затлы.
– Әтигә туй бүләге, әни. Син дә кибеттән күңелеңә ятышлы күлмәк сайларсың.
– Мин качмам анысы, менә әтиеңне зурлагансың, рәхмәт яугыры! Карале, улым, – әнисе элгечтән чалбарны салдырды. – Моның балагы озынрак. Бер сүәм кистертәсе иде моны. Синең әтиең, хәтерләсәң, кыска буйлы. Әй Аллам, сабый гына идең, ни хәтерлисең икән!
– Әни, әтигә тап-таман ул! Аның үлчәме бу!
– Кечкенәдән үк үз туксаның туксан иде! Озын тек, озын! Жирафка теккәннәр диярсең. Әтиең ябык та әле, кәчтүме дә киң.
Булат, шикләнеп:
– Тукта әни, әллә без икебез ике кеше турында сөйләшәбезме? – диде.
– Ниткән ике кеше? Атаң берәү генә синең ул. Минсабир атлы, тискәре малай! Уф, башым чатный. Әзрәк җилләнәм, Вьетнам базары тирәләрен урыйм. Озатма, адашмам. Уф, башым!


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com