Татар галәме

20.07.2018 7 (июль), 2018

Тормыш назга саран…


Татар әдәбияты – дөнья киңлегендә

Үчти-үчти иттең тезләреңдә,
Алдың, әнкәй, кайнар кочакка…
Әле дә булса әйләнәм дә карыйм
Итәгеңдә үскән шул чакка.

«Азындырма!» – диючеләр булды,
Сөеп иркәләгән чагыңда.
«Тормыш назга үтә саран, – дидең, –
Иркәләнеп калсын янымда».

Синме, әнкәй җаным, аңламаган
Дөнья үчти-үчти итмәвен.
Һәр карышын гомер юлларының
Җиңел генә балаң үтмәвен.

«Түз, бәбкәем», – дисең кыен чакта,
Синең киңәш белән тыелам.
«Үчти-үчти» эзләп, күңелемнән
Тезләреңә килеп сыенам…

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА,
Свердловск өлкәсе, Каменск-Уральски шәһәре


Фото: wallpaperscraft.ru