Публицистика

18.07.2018 7 (июль), 2018

Гамәлләрендә – корыч ныклыгы


Элек-электән кешеләр үз тормышларын камилләштерергә тырышып яшәгәннәр. Бабаларыбыз тормыш тәҗрибәләрен балаларына, оныкларына калдырган, шуның нәтиҗәсендә кешелекнең яшәеше дә һаман яхшыруга таба барган. Кеше үзенең акыл һәм хезмәт эшчәнлеге белән тимерне, ташны, җир байлыкларын буйсындырган, үзенең тормышын алып барыр өчен ышанычлы тирәлек төзегән. Хәзерге тормыш-көнкүрешебезне тимер эшләнмәләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Өйләребезнең түбәләре – калайдан, капка-коймалар – тимердән, машиналарны да «тимер атлар», дибез, ә самолётлар «тимер кошлар» булып күккә күтәрелә. Кешелек тимер белән ерак гасырлар элек үк танышып, аны эшкәртә башласа да, бүгенге югарылыкка ирешкәненә әле бер гасыр гына. Әлбәттә, тимерне күпләп җитештерү һәм аны кулланылышка кертү хакында безнең ерак бабаларыбыз матур хыял буларак кына фикер йөрткәндер. Татар халкының тимерне үз яшәешендә шактый киң кулланганлыгы да тарихтан билгеле. Аны эшкәртү традицияләре безнең осталар тарафыннан гасырлар дәвамында камилләшә һәм үз юнәлешен таба. Элек заманнарда сугышчылар өчен корал, көбәләр тимердән ясалган, кыйммәтле металлардан зәркән эшләнмәләр затлы матурлыгы белән сокландырган. Акчаны да тимерчеләребез суккан. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татар халкына тимер белән эш итү гомумән тыела. Шуннан берничә гасырга сузылган өзеклек безне тимердән, тимерчелек һөнәреннән аерып тора. Заман борылышын бераз үзгәрткәннән соң гына осталарыбыз яңадан бу эшкә әйләнеп кайта башлый. Инде тимерчелек шулхәтле үсештә ки, хәзерге тормышыбыз элекке кешеләр өчен чыннан да әкият дөньясы булып күренер иде. Бүгенге көндә тимер белән эшләүче осталарыбыз һәм эшкуарларыбыз халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен армый-талмый көч куя, зур уңышларга ирешә.

– Әйтегез әле, юкны барга әверелдереп, эш башлап җибәргәндә, Сез бу биеклеккә ирешәчәкмен, дип күз алдына китердегезме? – дигән сорауны «Казан корыч профильләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең оештыручы идарәчесе Илдар Гыйльфан улы НОГМАНОВка еш бирәләр.

– Күңелдә кешеләргә, җәмгыятькә файдасы булган эш оештыру уе бар иде. Аннары Татарстанда һәм Россиядә кулланырлык югары сыйфатлы продукция җитештерүне максат итеп куйдык, – дип җавап бирә ул кызыксынучыларга.

Бу уңышның юллары исә бер дә җиңел генә булмаган. Аның нәкъ егерме еллык тарихы бар. Апас районы Борнаш урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлап, Казанга чыгып киткән 1984 ел – зур юлның башы. Иң әүвәл Илдар Дәрвишләр бистәсендәге төзелеш техникумының ишеген ачып керә. Йөзләгән белгечлек арасыннан Илдар сәнәгать-гражданнар корылмалары төзелеше бүлеген сайлый. Тырыш егет аны кешеләр өчен һәрвакыт кирәкле һөнәргә саный һәм ялгышмый.

Техникумда укучы студентларның республика һәм илкүләм спорт ярышларында катнашып, зур уңышларга ирешүе дә сөендерә Илдар Гыйльфан улын. Димәк, ул бу техникумда белем алу белән беррәттән рәхәтләнеп спорт белән дә шөгыльләнә алачак. Шулай була да. Туган авылының матур табигатендә чаңгы шуып үскән көчле егет техникумның чаңгы спорты тренеры Зәки Миңнуллин җитәкчелегендә 3-50 чакрым ераклыктагы араларга исәпләнгән чаңгы ярышларында катнаша башлый. Техникум командасының алыштыргысыз әгъзасына әйләнә, чемпион дәрәҗәсенә ирешә. Бүгенге көндә инде зур оешма җитәкчесе булып та спортка мәхәббәтен киметми, киресенчә, үз оешмасы тарафыннан республикакүләм ярышлар оештырып, елына ике тапкыр спортчыларны җыя. Биш ел дәвамында Татарстан Республикасының биатлон буенча өлкән тренеры да булып тора. Ул командага килеп эш башлаганда, биатлончылар Россиядә 40-50 нче урыннарны гына алганнар. Быел исә 1 нче һәм 3 нче урыннарга чыккан спортчылары бар. 2018-2019 елгы сезонда республика данын яклап, унҗиде спортчы стартка басар дип көтелә. Аларга җиңү өчен тырышлык, чыдамлык, түземлек, бердәмлек кирәк булачак. Биатлончы теләсә нинди һава торышында, җилдә, буранда мылтык күтәреп җилдерергә тиеш. Илдар Гыйльфан улы кебек тренерлар булганда, аларның уңышларына ышанычыбыз да зур. Илдар әфәнде бу спорт төренә мәхәббәтен үз кызларына да күчергән. Алар да спортка тартылып, бүгенге көндә әтиәниләрен сөендереп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Гөлия Казан (Идел буе) федераль университетының психология факультетында югары белем ала. Россиянең биатлон буенча спорт мастеры, Россиянең чаңгыда йөгерү буенча спорт мастерлыгына кандидат. Алия Ижевскида А.И.Тихонов исемендәге физкультура һәм спорт институтында укый. Казанның олимпия резервы училищесында тренер. Олы кызлары Лилия дә, оныклары Диләрә дә спортны ярата. Илдар әфәнденең тормыш иптәше Кадрия ханым – аның уң канаты. Алар бердәм һәм матур гаилә булып яшиләр. Илдар әфәнденең спортка булган мәхәббәтен Кадрия ханым да хуплый. Үзе дә оешма тарафыннан оештырылган чаңгы ярышларын үткәрүдә даими катнаша.

«Чаңгы спортын, йөзү белән беррәттән, иң файдалы, кирәкле дип саныйм. Чаңгыда йөргәндә, кеше табигать белән аралаша, шуңа күрә физик чыныгу белән бергә рухи ләззәт тә ала. Бу спорт төренең тагын бер өстен ягы шунда: монда җәрәхәтләнү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Чаңгы юлын салу да әллә ни зур чыгымнар сорамый», – ди Илдар Ногманов. Киләчәк буын сәламәт, көчле булып үссен өчен тырышучы мондый җитәкчеләребез күбрәк булсын иде.

Янә яшьлек елларына әйләнеп кайтсак, тынгысыз, яңача фикерли белә торган егетнең, югары белем кирәклекне аңлап, Казан дәүләт университетының биологиятуфрак факультетына укырга керүен белербез. Монда да ул, белем алу белән бергә, спорт өлкәсендәге осталыгын арттыра. Күренекле тренерлар – чаңгы шуу буенча СССРның спорт мастеры, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Юрий Козлов һәм Буа районының Адай-Толымбай авылында туган, СССРның атказанган физкультура хезмәткәре Сабирҗан Нәфыйков остазлыгында тиз арада уңай нәтиҗәләргә ирешә. Университет, республика чемпионы булып таныла. <…>


Фото: «Казан утлары» архивыннан