Татар галәме

16.07.2018 7 (июль), 2018

Татармын мин


Татар әдәбияты – дөнья киңлегендә

Татар мин, төптән-тирәннән,
Тамырым, каным татар.
Телем, уем, фикерләвем,
Зиһенем, җаным татар.

Бишек җырыннан иңгәндер
Күңелемә яктылык.
Тукайлы «Әлифба»лардан
Аңга сеңгән яхшылык.

Халкы белән горурланып,
Яшәүче зат та бар – мин!
Түбәтәйле, Сабантуйлы,
Якты уйлы татар мин.

Шәмси ШАХМАЕВ, Свердловск өлкәсе, Уфа-Шигири авылы


Фото: millattashlar.ru