Повесть

13.07.2018 7 (июль), 2018

Әфган тауларын кичеп…(дәвамы)


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45817

Төркемебездә ике «черпак», бер «дед». Бүтән төркемнәрдә дә шулайрак. «Дед»лар һәр төркемдә дә берәр. Алар безне сугыш тәҗрибәсенә өйрәтергә тиешләр, имеш.

Безгә тәүлегенә егерме дүрт сәгать алмаш-тилмәш тирә-якны, бигрәк тә юлны күзәтергә кушылган. Безнең машиналарның кайчан үткәнен журналга терки барырга һәм командир билгеле код белән бу турыда рация аша үзәккә хәбәр итеп торырга тиеш. Тирә-як тауларда нинди үзгәрешләр була, кем килә, кем китә, «духлар» күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән. Һәр төркемдә дә берәр бинокль.

«Дед» килгәч: «Копайте, если жить хотите», – диде дә йокларга ятты. Без үзебезгә кереп ятарлык бер нәрсә әмәлли башладык. Җир дисәң, хәтере калыр. Монда җир юк, таш та таш. Ташларны тирә-якка өеп, окоп сыман нәрсә әмәлләдек. Көн кыздыра, түзәр хәл юк, су эчәргә ярамый, вакыт җитмәгән. Ярый әле таудан әзрәк җил искәләп китә. Шулай этләнә торгач, кичне дә җиткердек. Консервалар җылытып, кичке аш ашадык. Кемнең чираты – шул дозорда тора. Без йоклыйбыз.

Шулай бер атна үтеп тә китте, тирә-якка өйрәнә төштек. Чиратлап юлны, тауларны күзәтәбез. Ял иткән арада окопларны киңәйтәбез. Төнлә тауларда суык, күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк ниндидер кошлар кычкырып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап көрсенеп куя. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, аны үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә тынып кала. Тик күктә йолдызлар гына, синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көлә сыман.

Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында дошман утырган кебек. Менә-менә сине атып егарлар сыман. Суыктан, бигрәк тә шушы шомлы тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Окопта палатка астында егетләр йоклый, аларга рәхәт, ә син туңа-туңа сакта торасың. Командир йокламаска куша, килеп тикшереп китә. Кайда инде ул йоклау. Кайсы чакларда бигрәк куркыныч була, әйтерсең лә син бар галәмдә берүзең. Шулхәтле ялгыз хис итәсең, хет бүре кебек улап җибәр. Безнең төркемнән ике йөз-өч йөз метр ераклыктагы икенче төркемдәгеләргә дә шулай, күрәсең. Көткәндә вакыт һич үтми. Офык яктыра башлаганын көчкә көтеп аласың.

Монда караңгы ничек тиз төшсә, таң да шулай ук тиз ата. Тауларда кемнең таң аттырганы бар? Дөньяда иң гүзәл күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә син тау башында булсаң һәм түземсезлек белән төне буе таң атканын көтеп утырсаң. Дөньяга яңадан туган кебек буласың. Аста елга ага, тау елгасы. Аның шау-гөр килгәне югарыга кадәр ишетелми. Елгадан томан күтәрелә. Теге якта, каршы тау итәгендә, озын-озын чинар, тагы без белмәгән агачлар арасына яшеренеп, бәләкәй генә әфган кышлагы урнашкан. Тәүге көннәрдә кышлак ташландык, серле бер урын булып күренсә дә, бүген, ничектер, ул күңелгә якын. Җил бу яккарак искәндә, анда-санда эт өргәне, әтәч кычкырганы ишетелеп китә. Иң кырыйдагы өйдән сыек кына төтен күтәрелә. Монда өйләр барысы да бер-берсенә охшаган, яссы түбәле, балчыктан. Кышлак уртасында ихатасы матур ямь-яшел бакча белән уратып алынган зур, биек бер өй. Мөгаен, берәр байның өедер инде. Кайвакыт тауларны яңгыратып азан тавышы ишетелеп куя. Күңелгә рәхәт булып китә. Моны тик мөселман гына аңлый. Кяфер кешегә моны аңлау насыйбы тимәгән.

Ә без күзәтәбез. Кулларда бинокль. Алмаш-тилмәш күзәтәбез. Кушылганча, үтә дә дикъкать белән. Һәрбер ташны җентекләп. Кышлак кырыннан без күзәткән юл уза. Юлдан юньләп үткән кеше дә юк. Атнасына барлыгы унунбиш машиналы ике колонна үтте. Әнә, авылдан ишәкме, әллә лошакмы җиккән бер әфганлы чыкты. Ике тәгәрмәчле арбасына бер-ике капчык салган һәм бер бала утырткан. Шәп-шәп атлап, Кандагар ягына китте. Базаргадыр, мөгаен. Авылдан көн дә берничә сыерны, бер көтү кәҗә-сарыкны тауга куалар. Көтүне ике малай көтә. Авылны күзәтү кызыграк та, күңеллерәк тә. Анда үзенчә бер тормыш бара.

Ниһаять, кояш кыздыра башлый. Тәүдә тән җылыга туя алмый, тора-бара үзең дә җылынасың, аннан кыздыра башлаган кояш җылысына тир бәреп чыга. Бераздан мине алыштыралар. Ашап алганнан соң, өсте палатка белән ябылган куыш-окопка ял итәргә кереп ятам. Арыткан. Изрәп йокыга талам.

Безнең тау-таш арасында ятканга унике көн булды. Ә хезмәт итә башлавыма озакламый алты ай була. Һәр кешенең кесәсендә календаре бар, үткән көннәрне шунда билгели бара. Берсе энә белән тишек тишә, берсе аркылы-торкылы сызып тәре куя, берсе түгәрәк сыза. Мин үзем һәр үткән көнне түгәрәк эченә алам.

Хезмәт шулай җай гына бара. Көн дә шул ук күренеш. Үзебез белән алып килгән су да, азык та чамалы гына калды. Бик шәп итеп мунча кереп, рәхәтләнеп бер каен себеркесе белән чабынасы иде. Эсседә тирләтә. Итекләрне салып, аякларны җилләтәсе, рәхәтләнеп җиргә, үләнгә басып яланаяк йөрисе килә. Егетләрнең аяклары бозыла башлады. Мин, элекке бабайлар кебек, көн дә кич аякларны ком-балчык белән ышкыйм. Рәхәт булып китә. Моны безгә тарих укытучысы Хәлимә апа сөйләгән иде. Аңа – мәрхүмәгә мең рәхмәт инде. Бер шулай дин турында сүз чыгып китте. Без әле алтынчы класста укый идек. Безне бит атеистлар итеп тәрбияләделәр. Дәрес вакытында: «Ә менә мөселманнар чүлдә ничек тәһарәт алганнар, әнә бит, юынырга түгел, эчәргә дә су табып булмый?» дигәч, «Бәдәвиләр ком белән юынганнар. Ком белән аякларын, кулларын ышкыганнар. Шул тәһарәт алуга бәрабәр. Ком да чистарта, тазарта», дигән иде. Укытучыбызның шул җавабы ярап куйды менә.

Никадәр саклап тотсак та, су бетте. Ризыкны тагын бер-ике көнгә сузарга була әле. Әмма сусыз түзүләре ай-һай яман. Командир дүрт солдатны суга җибәрде. Бер өч сәгать чамасы вакыт үткәч, су алып килделәр.

Рәхәтләнеп эчтек. Битләрне юып, кырынып алдык. Кырынучылар күбесе «дед»лар инде. Безнең кебек «салага»ларның мыеклары яңа гына сызылып килә. «Дед»лар әйтмешли, без сөлге белән генә кырынабыз.

Буш вакытта окоп тирәнәйтәбез. Без дигәнебез – салагалар һәм черпаклар. Шуңа да окоплар сукыр тычкан оясын хәтерләтә башлады. Таш актарабыз да таш өябез. Шулай тау арасында ятабыз. Сугыш дигәненең «с» хәрефе дә ишетелми. Әйтерсең, дөньяның барышы бер урында туктап калган да, көн дә шул күренеш кенә кабатлана.

Ниһаять, берничә көннән безгә алмаш килде. Безне төп частька алып кайттылар. Мунча кереп, киемнәрне тәртипкә китереп, өч көн ял иткәч, тагын тауларга җибәрделәр. Хәзер инде без теге бәләкәй кышлакның арт ягында идек. Яңа урынга урнашсак та, һаман авылны, юлны, тауларны күзәтәбез. Һаман шул ук палатка белән өсте ябылган окоп һәм бинокльләр. Карый-карый күзләр арып, тонып бетә. Көн дә һәм атналар буе бер нәрсәне алтышар сәгать күзәтә башласаң, бик кызык түгел ул. Астагы кышлакта кемнәр яши, ничек яши – барысын да беләбез дияргә була. Теге лошак җиккән бабай, чынлап та, базарга бара ахры, утын алып бара. Аннан төрле кием-салым йә ашарга алып кайта. Аннары күрше-тирәгә сата. Йортында берсеннән-берсе бәләкәй бала-чага. Әнә авыл уртасындагы ак йортта улы һәм килене белән бер әби яши. Әбине иртән күтәреп алып чыгалар һәм кәнәфигә утырталар, көн кыздыра башласа, чинар күләгәсенә күчерәләр. Елгада зур тәгәрмәч әйләнә. Гади һәм бик акыллы итеп эшләнгән су күтәрү җайланмасы ул. Көне-төне әйләнә, авылга су күтәрә. Безнең авылда да элек су тегермәне бар иде. Бездә тегермән кулачасына су өстән төшә һәм кулачаны әйләндерә. Ә кулача тагын ниндидер тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә. Алар исә үз чиратында тегермән ташын әйләндерә. Таш кырындагы улакка он коела иде. Без, малайлар, Тегермән буасында су кереп, гел шул зур тәгәрмәчнең әйләнгәнен күзәтәбез.


Повестьның ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: wikipedia