«Хәзинә» әдәби конкурсы

10.07.2018 7 (июль), 2018

Ник керәсең төшләремә? (дәвамы)


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45760

Исеме җисеменә рас килә…

Адәм баласы тумыштан нинди генә сәләтле, әзерлекле, заманага яраклашып әйткәндә, креатив күренмәсен, өендә аңлар, таяныр яртысы, яисә тәртип булмаса, арып-талып эштән кайткач, аркасыннан, битеннән сыйпап, «әйт, җүнсезем, кайларда йөрдең», дип, кичен каршы алучы, иртән хәерле көн теләп, озатып калучы булмаса, ул хезмәт фронтында тулы көчкә тугарылып, ачылып китә алмый. Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтелгән һәркемгә мәгълүм ошбу фикер Әкълим Касыйм улының гаилә учагы белән якыннан танышкач, янә бер исбатлау, ягъни «апробация» узды.

Без дә Алабуганың калкурак өлешендә урнашкан Разведчиклар урамында, юл салучылардан бушаган йортка күчкәч, Мөхәммәтҗановлар белән ике йорт аша гына күршеләр булып чыктык. Рәткә тезелгән бер катлы өйләр артында элегрәк утыртылган, тоташ каеннардан торган, берничә гектар җир биләгән урманчык бар иде. Иртәнге алтыларда, без шаяртып, «Онегин каенлыгы» дип йөрткән урынга чыгып, алда торган көндәлек эшләр турында киңәшеп йөрү гадәтен керттек.

Янәшәдә яши башлагач, Гөлчәчәк ханым белән дә якыннан танышып, дуслашып киттек. Сәйфетдин абзый кызы түгәрәк ак битле, ачык чырайлы, күгелҗем күзле; гәүдәсе тулылана башласа да, спайлыгын саклаган иде. Җитез хәрәкәтле ханымның үз бәясен белеп яшәгәнлеге, ихтыярлы, нык холыклы булуы сизелеп торды.

Минем җәмәгатем Галия – балалар табибы – ифрат тыныч холыклы, һәр шәйне фәлсәфи ноктадан килеп бәяләсә, Гөлчәчәк исә, киресенчә, кайнап торган кызу канлы, артыннан яратып, анда да авызны уч белән каплап, ул чорда киң әйләнешкә кереп киткән «ультра» дигән сүз белән атаган чаклар иде бу.

Без аларга, алар безгә кереп, ял көннәрендә гел аралашып яшәдек. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендәге татулыкны, аңлашу үрнәген күреп, сокланып чыга идек. Гөлчәчәкнең өйдә хуҗалык мәсьәләләрендә баш булуы, олы нефть-газ компаниясе белән җитәкчелектән дә гарык булып кайткан иргә (ул горкомга да артык баш бирми иде) буйсыну иллюзиясен тудыруы эчке талгын рәхәтлек биргәндәй тоелды миңа.

Гөлчәчәк тыштан кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, балаларын тәрбияләүдә, иренә мөнәсәбәтендә хәлдән килгәнчә, терәк булуы сизелеп тора иде.

Өйләрен тәртиптә тоту, яңа мебель алу кебек хуҗалык мәсьәләләрендә ире, башын «юләргә салып»: «Гөлчәчәк, син ничек әйтәсең, шулай булыр», дип, аның һәр теләге белән елмаеп килешә һәм, әлбәттә инде, үзенчә эшли. Хатыны моны сизеп, «Әкълим, алай ярамый инде», дисә, җавабы әзер.

– Гөлчәчәк, син дөрес әйтәсең! Бу юлы шулай туры килде инде. Киләсендә нәкъ син әйткәнчә эшләрбез.

Шул ук тарих кабатлана торса да, ике як та канәгать.

Ирләр арасындагы дуслык хатыннар аңлашуы белән ныгытылса, нур өстенә нур иңгәндәй, хәтта хәмерне дә хәләлеңнән качып-посып эчү мәшәкатеннән дә котыласың. Кыскасы, җәмәгатьләребезнең уртак тел табуы безне тагын да ныграк якынлаштырды.

Гөлчәчәк ханым ире янында, кадрларның белемен күтәрү буенча инспектор буларак, төрле семинарлар, очрашулар, хәтта артистларны чакырып концертлар оештыруга күп вакытын бирсә дә, йөгән кияргә өйрәтелмәгән яшь тай яисә шома балык кебек шуып чыгарга гына торган ирен гелән күз уңында тота. Ышанып, авызыңны ачып торсаң, ирсез калуың бик ихтимал икәнен ул тәгаен белә. Әкълиме әле генә Казан йә Әлмәт белән сөйләшә, шул арада кунаклар каршы алырга Чаллы аэропортына чыгып китә, вертолёт белән Әгерҗегә очканын күрми дә каласың. Гөлчәчәк аның эше шундый булуга күнегеп, үзен тыныч тотарга тырышса да, бер вакыйга аны, тәмам чыгырыннан чыгарып, «атакага» ташланырга мәҗбүр итә.

Алабуга урманының рәссам Шишкинны даһи киндерләрен тудыруга рухландырган бер җирендә, Әкълим Касыйм улы санаторий-профилакторий төзетә. Ул гамәлгә кереп, ял итүчеләрне кабул итә башлагач, табиб вазифасына, яшь, чибәр урыс хатынын алалар. Кемдер юриме, әллә чынлапмы, янәсе чибәркәйне хуҗа үзе махсус читтән алып кайткан дип, яңалыкны тиз арада тараталар. Һәм Гөлчәчәк ханымның колагына да ирештерәләр. Әкълимнең үз-үзен тотышыннан бу фараз аклангандай була. Ул бермәлне: «Әкълим Касыймович кая икән?» – дигән соравына сәркатиптән стереотип җавап ала: «Ул профилакторийга китте, ял итүчеләр, бүлмәләр салкын, йөрәк дарулары җитми, дип зарланалар, берсенең ашыннан чебенме, тараканмы чыккан, илләм тавыш купкан», ди. Икенче вакытта инде аның шиген көчәйтеп, каһәр суккан сәркатибе дә хуҗасын «сатмый» башлый: әйтмәде, белмим, күрмәдем, дип кенә котыла. Һәм вәссәлам.

Сәркатипне дә аңлап була, аны бит эшкә чибәр ханым түгел, ә профилакторий «тикшерүчесе» алды, ни өчен ул аны сатарга тиеш, ди. Дураков нема.

Гараждан бер буш машинаны алып, Гөлчәчәк шунда килеп төшсә, Әкълименең, аныңча, «эшен бетереп», профилакторийда тәртип урнаштырып, тараканлы ашны түгеп, машинасына чыгып утырган мәленә тап була.

– Әкълим Касыймович, сезнең профилакторийның медпунктын тикшерүдән, врачка тәлинкә тотудан башка эшегез калмадымыни? – дип, тавыш тембрын иң югары дәрәҗәгә куеп, корбанына сикерергә әзер арысландай, иренең өстенә килә Гөлчәчәк ханым.

Әкълименең сүздә булса да аны тыңлавына, санлавына, «Гөлчәчәк, Гөлчәчәк», дип торуына күнеккән ханым иренең янә бер сыйфатын ача. Ул хатынының беләгеннән каты итеп тота да кара «Волга»ның арткы утыргычына шып итеп кертеп утырта һәм тәрәзәләрне бикли:

– Син нишләп эш сәгатеңдә монда йөрисең? Кем чакырды, кем котыртты? Синең должность штатный расписаниедә юк, аны мин керттем, кыскарта да алам!

Тегесе:

– Әйдә, мине кыскарт та теге марҗаңны ал, – дигән сүз белән каршы тора.

– Минем арттан күзәтеп, көнчеләр сүзенә карап, тилереп йөрсәң, икебезне дә эшсез калдырасың. Сиңа шул кирәкме? Рәхәтеңә чыдый алмый башладыңмы? Каның куерса, салкын су эч!

Ирнең сүзләре кызу канлы ханымны тиз айнытып җибәрә.

– Ярый, киттек, гафу ит, – дияргә генә кала.

Язмышына буйсынган булып кыланса да, ничек кирәк, шулай итә, әмма профилакторий табибын эшеннән җибәрүгә ирешә ханым…

 


 Хакыйкый бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: on-desktop.com