Хикәя

09.07.2018 7 (июль), 2018

Алтын басуы (дәвамы)


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45788

2

Әнисе улының ниятен хупламады. Ачы таң белән торып, чәй өстәле янына утырган Зөлфәтне битәрләп тә алды әле.
– Шулкадәр укып, кеше булгач, шушы балчыкка кайтырсыңмы инде, юк алтынны эзләп, тау башында чокчынып йөрерсеңме? Әтиең исән булса, тыяр иде дә, мине тыңламыйсың шул син…
Күз яшьләрен чак-чак тыеп торучы әнисенә карап, Зөлфәт ниятләгән эшеннән баш тартырга да уйлаган иде, аннары тагын күңеле үз урынына утырды – авыл советына җыена башлады. Әнисенең әтисен телгә алуы гына бәгырен тырнап алды… Әтисе вакытсыз китте шул – колхоз дип инде, уңыш дип, икмәк дип… Механизатор иде, гомере буе трактордан төшмәде. Әлеге дә баягы Мәмәт кырында кар тотып кайткач, үпкәсе шешеп вафат булды. Зөлфәткә җиде генә яшь иде. Ул вакытта малай әтисенең үлемен тоеп та бетермәгән, күрәсең. Елый алмады ул, елый алмый изаланды. Мәрхүмнең җидесендә генә беренче мәртәбә күз яшен чыгарды. Еламаса, акылдан яза иде малаең, дип, әнисенә әллә ничә кеше әйтеп китте.
Авыл советында сыйныфташы Гөләндәм эшли икән. Укытучылыкка укып, бераз шәһәрдә яшәп кайткач, мәктәптә озак эшләргә туры килмәгән, кыюлыгы-чаялыгы бар, сүзе үтә, дип, авыл җитәкчелегенә чакырганнар. Соңгы сыйныфларда укыганда, Зөлфәт аны берничә тапкыр озатып та куйган иде. Чыгарылыш кичәсендә дә биюгә аны чакырды. Бөтен кеше: «Болар бергә булыр ахры», – дип тел шартлатып торган иде… Аннары юллары аерылды. Һәркем үз юлыннан китте. Күрәсең, алар арасында көчле мәхәббәт хисләре кабынып өлгермәгәндер. Бүген авыл советының тар гына бүлмәсендә очрашкач, шул вакытларны искә төшереп, икесе дә уңайсызланып тордылар. Әмма үсмер чакта кабына язып калган җылы хисләр сүнеп, сүрелеп бетмәгән кебек тоелды Зөлфәткә. Юк, ул төгәл сизде: йөрәге сискәнеп, калкынып куйды, ешрак тибә башлады. Гөләндәмнең күз карашларында да ниндидер нурлы очкын чагылып алды…
– Син авылда калырга уйладыңмы, Гөләндәм?
– Шулай уйладым. Мин дә калмагач, кем кала?.. Барыгыз да китеп югалдыгыз, авыл ятим хәзер. Әнә, кырлар, яланнар, күлләр, чишмәләр – барысы да ятимлеккә дучар. Без үскәндәге Кендек авылы юк инде ул, Зөлфәт…
– Алайса… нигә шәһәрдә генә төпләнмәдең соң?
– Ә син нигә кире кайттың соң?
– Минем тарих башкача, Гөләндәм.
– Юк, шул бер үк тарих бу, Зөлфәт. Кыен чакта барыбыз да авылга кайтып сыенабыз. Ул барысын да күтәрә, киң күңелле, мәрхәмәтле, миһербанлы безнең җир, ничек кенә кайтсак та, үзенең җылысына төреп, куенына ала белә. Сине дә, мине дә сыендыра…
– Үзең нихәлләрдә яшисең соң син, Гөләндәм?
– Мин шәһәрдә эшләдем, кияүгә чыктым. Әмма ялгыштым. Җиде айдан аерылып, шушында кайттым. Әле ярый балабыз юк иде… Балабыз булса, калыр идем дә, түбәнчелектә гомер кичерер идем. Ә үзеңнең гаиләң бармы соң?
– Бар да, юк та.
– Ничек инде?
– Ялгыз ук түгел – якын кешем бар, әмма хатыным юк, балаларым юк…
– Алтын тапсаң, шәһәргә кабат китәсеңме?
– Аны табарга кирәк әле!
– Тапсаң, дим бит…
– Тапсам, бәлки калырмын да, тапмасам – китәм. Мин бу сүземне синең алда – күңелемә иң якын, иң кадерле кеше алдында әйтәм!..
– Димәк, китәсең…
– Нигә алай дисең, Гөләндәм?
– Юк бездә алтын. Алтын куллы кешеләр бар, алтын йөрәкле абзыйлар, апайлар бар… Очраклы гына табылган бер бөртек алтыннан әллә нинди нәтиҗәләр ясап, бөтен авыл шашынып җир чокый… Колхоз да онытылды, язгы мәшәкатьләр дә юкка чыкты, күпләр үз гаиләләрен дә онытты… Мин шуны тоям: дөрес гамәл түгел бу: хакыйкать тирәндәрәк булырга тиеш, ә кеше бик җиңел генә байлыкка ия булмакчы…
– Ярый, Гөләндәм, мин кузгалыйм инде теге җир хуҗасын барып табасым бар. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Менә… документлар өчен, авылга карашың өчен, миңа матур мөнәсәбәтең өчен рәхмәт. Аннары…
– Нәрсә – аннары?
– Кичерүең өчен…
– Кемне? Нәрсә өчен?
– Мине… Теге вакытта үҗәтрәк булмавым өчен. Ул вакытта кыюрак булсам, безнең тормышлар бөтенләй башка юлдан китәсе иде…
– Рәхмәт, Зөлфәт, боларның барысын да аңлавың өчен рәхмәт…
– Ну, мин киттем!
– Зөлфәт!
– Әү!
– Теге, бая әйткән сүзеңне тагын бер мәртәбә кабатла әле.
– Нинди сүз ул?
– «Күңелемә иң якын, иң кадерле кеше» дигән сүз.
Зөлфәт кызарып киткәндәй булды. Чынлап та әйтте микәнни ул бу сүзләрне? Әйтте шул… Нигә әйтмәскә – чынында шулай: бүген аның өчен иң якын, иң кадерле кеше Гөләндәм исемле шушы мөлаем, акыллы, тугры зат булып чыга…
– Әйтәм, игътибар белән тыңла: минем өчен иң-иң якын, иң-иң кадерле кеше…
– Рәхмәт, Зөлфәт… Йә, бар инде кит, үз юлыңда бул. Кайткач тагын керерсең, авыл советы каршында хисап тотарга кирәк булачак… – Соңгы сүзләрен Гөләндәм күзен кысыбрак, хәйләкәр елмаеп әйтте.

3

Райондагы Җир идарәсендә бераз тоткарланып, кирәкле белешмәләрне алгач, Зөлфәт Мәмәт басуының хуҗасын Казаннан – кәттә генә бер банктан барып тапты.
Николай Петрович дигәннәре чып-чын татар икән. Керәшен татары. Кызыл битле, зәңгәр күзле бу кеше бик ачык адәм булып чыкты. Сөйләшкәндә «җ» авазына басым ясап, «һ»не «х»лаштырып, үзенең керәшен икәнен сиздеребрәк сөйләшә.
– Син, җегеткәй, дөрес җулда. Җирнең җылысын хич суытырга җарамый… Үземә дә бик кыен иде ул җир өчен, кызулык белән алып калган идем… Кул җитмәде… Хаман-хаман барып җөреп булмый шул, әле банк, әле кибет эшләре ике кулны җөгәнләп бәйләп куйган… Үз бәясенә бирә алмыйм, кыйммәтрәккә сатмасам, җоклый алмаячакмын. Худай алдында җөзем ак, аның тәртибе шундый. Аңла, җегет: сине хөрмәт иткәнгә генә бирәм. Җир ул – капитал. Аны теләсә ничек, теләсә кайчан сатып җөрмиләр…
Зөлфәткә: «Рәхмәт! Рәхмәт!» – дип, баш чайкап торырга гына калды. Аның өчен барысын да Иван Петрович сөйләп, эшләп бетерде. Бу яклап аның юристлары бик өлгер булып чыкты. Бөтен дөньясын үз кулында тотып яшәгән, әмма шушы болгавыр заманда да күңел матурлыгын, аек акылын югалтмаган бу мөлаем кешенең тагын сүзе калган икән әле:
– Җарый, ал, рәхәтен күр, тик җелеген суырма! Җайлы итеп кенә җөртергә кирәк җир эшен. Ишетсен колагың, җегеткәй: белешеп, тикшереп торачакмын, хилаф эш күрсәм, кире алам, килешүгә дә шулай дип яздым… Аннары…
– Нәрсә – аннары?.. – Зөлфәтнең йөрәге аяк табанына төшеп ятты. Әллә алтын турында сорыймы бу банкир? Каян белгән?
– Аннары шул: тормыш бик китереп кысса, минем җанга кил, мин сиңа җүн генә процентка акча биреп торырмын.
– Юк, кредит кирәк түгел. Бүтән булашмыйм ул нәрсә белән.
– Кредитка түгел. Үз җөрәгем белән тапкан акча турында әйтәм.
– Рәхмәт, Николай Петрович! Бу изгелекләреңне мәңге онытмам…
Әлбәттә инде, Зөлфәт Мәмәт басуындагы алтын турында бер сүз дә әйтмәде. Акчасын кирәкле урынга күчерде дә, районнан тиешле кәгазьләрне алгач, ике көн дигәндә тагын Кендеккә кайтып төште. Кайтышлый ук авыл советына кереп, кирәкле кәгазьләрне күрсәтте, аннары, өенә дә тиеп тормыйча, үзенең хосусый җиренә – Мәмәт басуына менеп китте…
Авылга кайтканнан бирле беренче күрүе иде әле аның «алтын җирен». Ләкин Зөлфәтне Мәмәт тавында «шайтан җире» каршы алды. Балчыктан өелгән дамбага менеп басуга ук, чак кына егылып китмәде. Бу җирне алуына үкенеп куйды.
Басу өслеге чын-чынлап сугыш кырын хәтерләтә: гүя, бомба, миналар шартлаудан әле анда, әле монда «окоп чокырлары» хасил булган, «траншеялар» ерылган, хәтта кунып-төнеп ята торган «блиндаж куышлары»на кадәр бар…
Ул арада, җир астыннан чыккан кебек кенә, Зөлфәтнең каршында кулына көрәк тоткан Трактор Фәниле пәйда булды. Гомере буе трактор тирәсендә кайнашканга күрә, аны шулай дип йөртәләр иде. Кайчандыр алдынгы механизатор булып йөргән, җор телле, алтын куллы, җитез хәрәкәтле бу кешене хәзер танырлык та түгел. Авылга сирәк кенә кайткан мәлләрдә аны бик каты эчә дип әйтәләр иде, дөрес ахры: әнә бит, йөз-бите җимерелгән, маңгай тирәләре, күз читләре җыерчыкка баткан, чал төшә башлаган сакалы кырылмаган, пумала кебек тарау чәчләрендә басу тузаны…
– Нишләп йөрисең син монда, Фәнил абый? Тракторың кайда?
Зөлфәт телен тешли язды. Каян булсын инде аның тракторы, колхоз таралган, тракторлар «очкан», диделәр бит… Ләкин сүз әйтелгән, сорау бирелгән иде инде.
– Ә-ә, Зөлфәт икән әле… Касыйм малае… Трактормы? Трактор – тү-тү… Колхоз да – тү-тү… Менә шуннан соң… Трактор Фәнил дә – тү-тү…
Аракы шешәсенә утырып очты Фәнил абыең… Их, Касыйм белән ярыша-ярыша сөргән басулар, сөенә-сөенә иккән игеннәр! Кайда хәзер ул вакытлар? Касыйм китте дә котылды… Ул күрмәде бу мәхшәрне!.. Кайчандыр тау кебек тракторларны биетеп кенә йөрткән Фәнил хәзер, ярык көрәк тотып, алтын эзләп йөри, тьфү, шайтан типкесе! Их, Касыйм!.. Их, Зөлфәт!.. Аракы сөреме башын миңгерәйткән Трактор Фәниле озак тукталып тормады, иңке-миңке килеп, авылга төшеп китте. Зөлфәт шунда гына кайсы заманга, нинди хәвефле җиргә килеп эләккәнен ныклап аңлап-төшенеп алды. Бу афәткә ул әзер түгел иде, әмма ният кылынган, эш башланган инде. Җир аныкы. Андагы алтын да аныкы. Юк, көрәк тотып, берәм-берәм басудан чыгып, кача-поса өйләренә кайтып баручы авыл кешеләренең зомбига әверелү тарихы аның йөрәгенә тияргә, күңелен авырттырырга тиеш түгел. Ул алар кебек түгел, түгел!
Зөлфәт «сугыш яланына» кереп тормады, карашын алтын басуыннан каерып алып, йөгерә-атлый авылга төшеп китте. Үзе һаман шул бер сүзне тәкрарлый иде: «Түгел! Түгел! Түгел!..»
Бераздан зиһен күгендәге томан тарала төште. Иң тәүге аек уй ныклы карар рәвешендә туды: «Ничек тә бу кыямәтне туктатырга, бу афәтне бетерергә кирәк!» Тик ничек? Мылтык тотып, басу читенә басаргамы? Бу эш түгел. «Җир минеке» дигән документ белән, өй борынча йөреп чыгаргамы? Бу хакта кем белән киңәшергә? Кем бар, кем генә калган соң бу авылда алтын шаукымына бирелмичә? Кем булсын – Ак бабай!


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com