Шигърият

08.07.2018 7 (июль), 2018

Сине күрсәм


Күзләреңдә Мәмдәл урманнары,
Юртыш болыннары чагыла;
Сине күрсәм, бер әйләнеп кайткан
Кебек булам үсмер чагыма.

Кайткан кебек була май айларым,
Кайткан кебек була мартларым,
Һәр чибәрне кочып назлап үбеп
Сөярлек дәрт булган чакларым.

Сеңлем, дисәм, сиңа, кызым, дисәм,
Тумас микән шуңа үпкәләш?
Шулай дими нишлим соң – мөгаен,
Әниең дә миннән күпкә яшь.

Оныккаем булсаң… Нигә шулай
Чәчләреңнән килә яз исе?
Нигә шулай күкрәгемә кысып,
Үбә-үбә килә назлыйсы?

Очрашканда карашыңны тойсам,
Яшәү көчем арта бергә-бер;
Куанамын: бу җиһанда мин дә
Кирәк икән әле кемгәдер!

Мин дә икән әле җәлеп итәм,
Мин дә икән әле файдалы…
…Кайда минем тиле хыялларым,
Язгы теләкләрем кайдале?!

Кайда теләкләрем, хыял-хисләр…
Бар, йөрәктә әле, бар алар!
…Әмма теләкләрдән ниятләргә,
Ниятләрдән гамәлләргә кадәр –
Мин узалмас ерак аралар.


Фото: pixabay.com