Хикәя

05.07.2018 7 (июль), 2018

Алтын басуы


1

«Мәмәт басуында алтын бар икән!» – дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Ул бик тиз генә урам-тыкрыклар аша үтеп, һәр өйгә азга гына туктала-туктала, төшлеккә якынлашканда, Җәмиләләр йортына җитте. Күршедәге Мәрьям карчык алып килде аларга бу хәбәрне. Керә-керешкә үк:
– Ишеттегезме әле, Күркә Фатыйхасының улы алтын эзли ди Мәмәт тавында. Бөтен халык шуны сөйли. Әнә, берничә кеше, көрәк тотып, шул басуга йөгергән дә инде. Ә сез берни белми өйдә утырасыз… – диде.
Ничек кергән булса, күрше карчыгы шулай ук җилләнеп чыгып та китте. Аның артыннан ишек ябылуга, түр яктан Җәмиләнең кичә соң гына шәһәрдән кайтып төшкән улы Зөлфәт килеп чыкты.
– Әнкәй, нишләп йөри бу җен карчыгы ачы таң белән, кеше уятып?
Җәмилә, гүя, аның соравын җавапсыз калдырды. Үз сүзе сүз иде:
– И-и, балам, нинди таң булсын инде? Төш җитеп ята бит. Колхоз булганда, без бу вакытта әбәткә кайта торган идек. Әйдә, юын, үзеңне рәткә китер. Бу юлы бик талчыгып кайткансың, кичкә таба мунча ягып җибәрермен, рәхәтләнеп чабынырсың… Эшкә барасы юк бит, бакчасына да, мунчасына да вакыт иркен хәзер…
– Әнкәй, син мине ишетмисеңме әллә? Бу карчык нигә кергән, дим, нинди алтын турында сөйли ул?
– Юк белән башыңны катырма, улым, ниндидер алтын тапканнар, диме… Буш сүздер әле, бездә бит хыялый халык яши, эшләмичә генә баерга теләүчеләр күбәйде хәзер… – Җәмилә боларын үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтте. Аннары җитди сөйләшүгә күчте: – Күпкәме син, улым? Нигә Әлфия кайтмады? Эшләрең барамы? Әйтми-нитми генә кайтып төштең, шуңа сорашуым…
Зөлфәт үзен бик сәер тотты. Гүя, әнисен бөтенләй дә ишетми иде. Ул һаман алтын турында сорашты:
– Нинди алтын ул, әнкәй? Бу җәһәннәм тишегендә нинди алтын булсын?!
Бу юлы аны Җәмилә ишетмәде. Нидер сизенеп, ул һаман үз туксанын тукыды:
– Барысы да әйбәттер бит? Нигә әйтмисең, улым?
– Әйбәт, әнкәй, әйбәт… Борчылма…
Әнисеннән бер сүз дә ала алмаячагын аңлагач, Зөлфәт, җил-җил атлап, урамга чыгып китте. Аның зиһененә «алтын» сүзе ныклап кереп урнашкан иде. «Алтын тапканнар» дигән хәбәр исә шәһәрдә таркалып, җимерелеп калган бизнесын кабат торгызуга бер илаһи ишарә, өмет чаткысы булып тоелды.
Урамда беркем дә юк. Авылда юкка-барга пычрак таптап йөрмиләр. Яз быел иртә килде, әмма соңарып китәргә охшый. Апрель урталары җитсә дә, кояш калын болытлар аркылы ныклап яктырта алмый, яңгырлары да көздәгечә салкын, ә көтелгән җылы ләйсән бу якларны урабрак уза ахры.
Зөлфәт үзе дә бу пычрак вакытта авылына өстерәлеп кайтып йөрмәс иде. Эшендә бик зур кыенлыклар килеп чыкты. Чит ил валютасы «төшеп-менеп» йөргән бер чорда, аның фирмасы бөлде, кешеләре таралды, кредит акчалары баш очында балта булып эленеп калды. Әлеге авырлыктан чыгуның бер генә юлы бар иде: фирманы бөтен биналары, товарлары белән сатып, кредитны түләп бетереп, калган акчаны кесәгә салып, читкә китеп торырга… Бераз вакыттан соң яңадан берәр эш башларга… Башы яшь, җаен белә, кабат башлау элекке кебек авыр булмаячак. Зөлфәт шулай ниятләде дә – бераз вакытка авылга кайтып, әнисе янында торып килергә булды.
Мәктәпне тәмамлап, Казанга киткәннән бирле, аның юньләп кайтканы да юк икән. Башта укуга бирелде, икътисадчы, юрист дипломнары алды, аннары, әле башлап, әле ташлап дигәндәй, үз эшен булдырырга тырышып, ун еллап гомерен үткәрде. Ниһаять, торак йортларны, кибетләрне җилләтү җиһазлары сату, урнаштыру буенча фирма ачып, эшен җайга сала алды. Фатир булдырды, затлы машина алды, туйсыз-нисез генә Әлфия исемле сабакташ кызы белән яши башлады. Зур мәхәббәт булмаса да, дуслык бар, аңлашу-килешү бар…
Туктале, алтын турында иде бит уйның башы. Зөлфәт уйлаган уйлары белән бүген Мәрьям карчык алып килгән шаккатмалы хәбәргә әйләнеп кайтты: «Алтын тапканнар!..» Нигә аптырарга, бала чактан ук белә Зөлфәт – аларның авылында алтын турында имеш-мимешләр гел йөреп торды. Картлардан кемдер, Казанны алгач, шушы якларга чигенгән морзалар күмгән алтын турында сөйләде, икенче берәүләр инкыйлаб чорында аклар штабы белән барган алтынның чәчелеп төшеп калуы хакында гәп сатты…
Бу сүзләр дөрес булып чыкса?.. Әнә бит – тапканнар, ди! Бар монда алтын, бар!
– Нәрсә, син дә алтын турында җенләнәсеңме, Зөлфәт улым?
Зөлфәт каяндыр җир төпкеленнән килгән кебек ишетелгән карлыккан тавышка сискәнеп китте. Әллә, «алтын-алтын» дип, акылдан яза башладымы? Алтынны шаукымлы, диләр бит…
– Син кем? Син кайда?
– Мин монда, Шакир бабаңны танымыйсыңмы әллә?
– Ак бабай? Синмени бу? Ә мин, колагыма ишетеләме, дип торам…
Койма буена өеп куелган агачлар артында тәмәке көйрәтеп утыручы Шакир картның шәүләсен чамалап алгач кына тынычланды Зөлфәт.
Алар шулай, бүрәнә аша бүре куган кебек, койма аркылы гына сөйләшә башладылар.
— Каян белдең минем алтын турында уйлап утырганны? Ә, Ак бабай?
– Белдем. Бу минутта бөтен авыл алтын турында уйлый.
– Син дә уйлыйсыңмы?
– Юк, мин алтын турында уйлаучылар турында уйлыйм.
– Ничек инде? Сиңа алтын кирәкмимени?
– Инде кирәкми. Миңа Ходаебыз тагын берничә сәламәт ел бирсә, шул җитә.
– Синеңчә, гомер алтыннан да кадерле инде алайса?
– Гомер түгел, берничә сәламәт ел.
– Аннары?..
– Аннары… юлга. Җәннәттә алтын кирәкми, – дип елмайды Шакир карт.
Көн караңгылана башлаган булса да, Зөлфәт чамалап алды: күрше картының йөз-бит чалымнары, гәүдә тотышлары, берничә еллык кына түгел әле. Гомере озын булыр кебек, иншалла! Булсын гына! Ак бабай бит ул, элек-электән малайларның хөрмәт иткән кешесе, өлкәннәрнең киңәшчесе… Ансыз авылда бик күңелсез булачак…
– Әйт әле, Ак бабай, бу хакта син ничек уйлыйсың? Әллә тәвәккәлләп карарга микән?
– Нишләмәкче буласың?
– Кеше нәрсә эшли – шуны эшлим. Иртәгә үк, көрәк тотып, шул тауга менәм, мин дә бәхетемне сынап карарга тиештер бит?
– Бик кирәкмени соң сиңа алтын?
– Кирәк шул, бөтен эшне ябып кайттым, яңасын башларга кирәк.
– Табылдык алтын белән уңышлы эш башлап булыр дисеңме?
– Була, Ак бабай, андый мая табылса – була.
– Алайса, карарың нык?
– Кем белгән инде аны, кеше көлсә көләр, чыгып карыйм.
Карт бераз уйланып торды. Тәмәкесен соңгы мәртәбә суырды да аяк астына салып таптады. Күктә кабына башлаган йолдызларга күтәрелеп карады. Аннары, тавышын баса төшеп, ниндидер мөһим нәрсә хәбәр иткәндәй, сөйләп китте:
– Тагын бер юлы бар алтынны кулга төшерүнең. Көрәк күтәреп, үз-үзеңне кимсетеп йөрүгә караганда, күпкә отышлырак. Яшем бераз яшьрәк булса, мин нәкъ шулай эшләр идем…
– Нинди юл ул, Ак бабай? Миңа әйтергә ярыйдыр бит?
– Әйтәм. Миннән юк инде, шуңа да сиңа әйтәм. Алтын тавын бөтенләе белән бергә үз милкең итәргә кирәк. Тавы синеке булгач, җир куенында яткан алтыны да синеке дигән сүз.
– Колхозны килештереп булырмы соң? Алтын да табылса…
– Колхоз таралды, аның фермасы гына тырпаеп утырып калды, утыз сыер белән ике доярка, бер скотник кына хәзер колхозда. Ә җирләр сатылып бетте, «алтын басуын» казнадагы иң зур банкта эшләүче берәү үзенә алган. Безнең як кешесе түгел. Менә ничә ел инде берни чәчми, кая чәчү, ялгышып та килеп чыкмый. Кабат сатар өчен, җирнең бәясе артканын көтә, имеш.
– Алай да буламыни?
– Әйе икән шул. Мин дә, булмыйдыр, дип уйлый идем дә…
– Ничек табарга соң ул кешене?
– Анысы иң җиңеле. Авыл советында адресы, телефоны бар ла. Бер елны кереп, телефоннан үзем сөйләшеп карадым: нигә чәчмисең, мин әйтәм, җир чүпкә батып, интегеп ята бит, дим… Әлегә мин чит илдә, кайткач килермен, сөйләшербез, дигән иде. Кайтмады да, сөйләшмәде дә…
Икесе дә тирән уйга чумдылар. Шакир карт кабат көйрәтеп җибәрде. Зөлфәт, баш очыннан чаган яфрагын өзеп алып, чәйнәргә кереште… Бу минутта зиһене яшен тизлегендә эшли иде аның. «Ә нәрсә, шәп идея бит бу! Бөтен басуны кулга ала да рәхәтләнеп алтын эзли. Алтын бар анда, бар, әллә кай җире белән тоя ул, бары тик иренмәскә, эзләргә, эзләргә һәм эзләргә! Иртәгә үк авыл советына бара, теге җирбиләүче бәндәне таба, сатып ала… Туктале, җир кыйммәт микән монда? Акчасы җитәрме? Җитмәсә, кредит алыр. Юк, кредитка башка кермәячәк ул… Ант итте…»
Бу юлы да Шакир карт аның уйларын белеп, укып торган икән:
– Әлләни кыйммәт түгел. Синең генә көч җитәрлек.
– Ә? Каян беләсең миндә күпме акча барын?
– Беләм. Йөзеңә карап беләм. Сөйләшүеңә карап, киемеңә карап беләм.
– Ай-һай серле дә кеше син, Ак бабай… Бала чакта да аптырап бетә идек. Хәзер дә аптыратасың…

– Син минем кадәр яшәп кара әле, үзең дә кешеләрне аптыратып йөдәтерсең. Мин бит бер аягым белән ике дөнья чигенә баскан инде. Аллаһы Тәгалә карамагына күчкән вакытта күңел барысын да алдан тоя башлый ул, Зөлфәт улым…


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: oboi-dlja-stola.ru