Шигърият

05.07.2018 7 (июль), 2018

Тау ташы


Тау ташы мин үзем.
Тик… күптәннән
Үз иткән таш яшәү үзәнен…
Ваклануын вакланмадым,
Ләкин… шомардыммы бераз, –
Үзгәрдем.

Тау ташы мин үзем.
Ерак өндә
Күкрәгеннән бөркет очырган.
Горур җанны күккә чөеп калдым,
Убылганда кыя очыннан.

Тау ташы мин үзем.
Яу ташы да.
Абыналар, башлар ярыла!
Йөрәк мүген юып хәтер ургый,
Карашымда хөрлек чагыла.

Тау ташы мин үзем.
Зар ташы да.
Моң ташы да әле, белсәгез!
Бөркет-бөркет җырым каршы алыр,
Кыяларга, берчак, менсәгез…


Сирень ЯКУПОВА (1961) – шагыйрә, прозаик; «Йолдызлы уйлар», «Яшәү сере», «Кар юлы» исемле китаплар авторы. С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты. Чаллыда яши.

Фото: vk.com