Хикәя

26.06.2018 6 (июнь), 2018

Котылу


1

Күз алмасы кебек кадерләп үстергән бердәнбер оныгы, җәһәннәм читендә хезмәт иткән җиреннән, исәпләмәгәндә генә кайтып төшкәч, Мәрфуганың дөньясы түгәрәкләнде. Солтан ерак-еракларда адашып калыр дип ул иртә-кич кайгыра иде. Оныкка чандыр гына гәүдәле, сары чәчле кыз да тагылган иде.
– Әбекәй, таныш, бу – минем хатын, – диде Солтан.
– Сөбханалла, бигрәк чибәр! – Карчык токмач камыры баса иде, кулын алъяпкыч итәгенә җәлт кенә сөртеп, киленен кочакларга сузылды, әмма сары чәч кисәк артка чигенде:
– Ой, кагылмагыз! Күлмәгемне онга буйыйсыз!
– Безнеңчә сөйләшми ахрысы. – Мәрфуга, дөрес, тылмачсыз да киленне аңлады, яшь чагында күрше авыл марҗалары белән бергә имән чикләвеге җыйды, шунда ул «аларча» шактый сукаларга өйрәнгән иде.
– Әбекәй, Изольда Петровна белән дуслашырга тырыш, яме? – Солтан чемоданнарын идән уртасына өйде. – Мине үзәктәге хәрби комиссариатка эшкә чакырдылар. Әлегә фатир юк, диләр. Без ничәдер ай синдә яшәсәк, кысан димәссең микән? Район белән авыл арасы биш чакрым, йөреп эшләр идем.
– Яшәгез, балам, яшәгез! Мәрхүм бабаң нигезе, мәрхүм атаң йорты, – диде карчык, сөенеп. Ә йөрәккә шом үрләде. Изулдә… Ярабби, Питыр кызы Изулдә… Гел генә дә әллә ничек… Тел әйләнми…
Яшьләр, ашап-эчкәч, култыклашып, бакча артында гына җәелеп аккан Көмеш елга буена китте. Тынычлыгын җуйган Мәрфуга анда тотынды, монда тотынды, ләкин баягы шом таралмады. Дөньяда бик зур хата кылынган, һәм аны шушы мәлдә үк төзәтмәсәң – җир убылыр, күк гөмбәзе урталай ярылыр сыман иде. Әй, онык, онык! Уйларда гына яндырасың ла! Үз тиңең беткәнмени соң, йә?! Изулдә… Әйе, ул да адәм баласы, төптән уйласаң. Кемнеңдер газизе. Туктале син, кортка, бәргәләнмә! Бу хатаның ичмасам яртысын, һич югы чиреген булса да төзәтергә мөмкиндер бит. Киленнең исемен үзгәртергә кирәк. Әйтик, Нәркизә, диик. Озын, дисәләр, Наҗия, инде дә ошамаса – Наилә. Өчесе дә күңелгә ятышлы. Гәрчә, Изольда әби кеше белән күрешергә чирканса да, карчык үпкәсен «йоткан» иде.
Әлеге уеннан канатланган Мәрфуганың кунакларны көтеп торырга сабырлыгы җитмәде, ул йөгерә-атлый бакчага чыкты, утын бүкәнгә басып, яр буендагы карт өянке төбендә чүкердәшкән яшьләргә кул изәде:
– Балакайлар, килегез әле, кил!
Килде «балалар».
– Әйдәгез, өйгә керик, аяк өсте сөйләшер сүз түгел, – дигәч, икесе дә артыннан иярде. Сары чәчкә «кырмавык» дигән кушамат бик килешер иде, иренә чат ябыша, йә күкрәгенә баш төртә, йә беләгенә асылына, әнә, Солтан диванга утыргач та, куначадагы тавыкмыни, тезенә менеп кунды. Урамда аунаган исереккә кызыкмаган шул, телеграмм баганасы кебек озын буйлы, төскә-биткә чибәр, эшкә батыр асыл егетне каптырган.
Карчык, башта оныгына төбәп:
– Улым, безгә чит кавемнәр белән туганлашырга язгандыр, нишләтәсең, – диде. – Мин сезгә бәхет телим, – диде. Аннан, каты-коты урысчасын телендә җебетеп, килененә эндәште:
– Кызым, рас син безнекен сайлагансың икән, гореф-гадәтләребездән дә йөз чөермә. Исемеңне үзгәртеп, никах укытыйк. Кыз-катын – инәгә тагылган җеп, димәк ки, ул иренең хак динендә булырга тиеш!
Солтан, хатынын тезендә биетә-биетә, шаркылдап көлде:
– Ну синдәге фантазия, әбекәй!
Изольда учы белән аның авызын каплады:
– Көлмә! Шулай тиеш икән, мин риза!
Мәрфуга, аягын өскә чөйгән киленнең үкчәсеннән сыйпап:
– Рәхмәт яугыры, балакаем. Мулладан колагыңа ниндирәк исем кычкыртырбыз икән?
Оныгының йөзе үзгәрде:
– Әбекәй, әллә акылың кителдеме? Киленеңнең исеме бар! Изольда ул!
– Безнеңчә кирәк, улым, безнеңчә. Нәркизә, Наҗия, Наилә ишерәк ат сезгә ошармы икән?
– О, романтика! – Сары чәч тагын иренең авызына чәпәде. – Стоп, дәшмә! Абейка минем дустым!
Солтан тиз көйләнде. Көйләнми ни! Карчык беренче минутта ук аның хәлен чамалады: хатыныннан бихуш ир гаилә тәхетендәге солтан түгел, итек олтаны гына иде. Боларны уйлап уелса да, Мәрфуга канатын салындырмады: никах мәҗлесенә әзерләнде. «Мичтә мәмрәп пешә», дип, сарык бәрәне суйдырды, йомыркага каймак туглап тутырсаң, тиресе дә суелмый иде, карт тавык та пычакка «алынды». Аргы очтагы аш-суга уңган Фирданиядән ат көпчәге хәтле табада гөбәдия ясаттырды. Бавырсак, чәкчәк ише нәрсәләргә үзе дә оста иде. Кунаклар күп иде, алгы бүлмәгә, бер-берсенә ялгап, ике өстәл бастырдылар. Бер эшкә дә кушылмыйча, озын сөлге җәеп, елга буенда тән каралткан киленгә ачуланып ни файда, син кулың белән этеп кенә кәкре каен турайса икән! Аллаһ каршысында никах белән тату гына яшәсеннәр берүк! Иң азактан кием хәстәренә кереште Мәрфуга. Килен нәрсә генә кисә дә, үзе кыска, үзе җиңсез иде, үзәктәге мөселман тауарлары кибетеннән аңа күлмәк белән яулык юнәтте. Арса да, «уф» димәде, тез капкачын уа-уа чапты-йөгерде. Никах көненә өлгерде ул. Онык эшеннән ял сораган иде, мәрхүм әтисенең кәләпүшен киеп, капкадан ук кунакларны каршы алып торды. Тик менә соңгы минутта гына килен тәртәгә типте.
– Атакайга шалтыратып киңәштем, динегезгә дә күчмим, никах та укыттырмыйм! – диде.
Карлыган куагы төбендә телефонда казынган хатынын Солтан озак үгетләде:
– Үзең ризалык бирдең бит, Изочка! Әйдә, киреләнмә.
Сары чәч ирен тупас кына этеп җибәрде:
– Бәйләнмә!


Хикәянең ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.commelancholiaphotography