«Ак җилкән»

26.06.2018 6 (июнь), 2018

Тәпи киттең…


Өйдә бүген барысы шат –
Тәпи киттең тәүге кат.
Аллы-гөлле дөньяда
Сиңа әле бар да ят.

Бар да ят, бар да каты… –
Гел тояр гомер-йомгак…
Әлегә әни янда!
Әни – тәмле һәм йомшак.

Тәгәрәр гомер-йомгак,
Аның өчен киртә юк…
Әнидән дә кадерле,
Баладан да кадерле
Бу дөньяда берни юк!

Регина НОГМАНОВА. Алабуга шәһәре


Фото: deti.mail.ru