Хикәя

24.06.2018 6 (июнь), 2018

Өзелгән моң


Галия әби белән Шаһидулла бабай арысландай өч малай һәм тыйнак кына, сылу гына бер кыз үстерделәр. Инде балалары башлы-күзле булып, төрлесе төрле якка таралып бетсәләр дә, кайсын кышка, кайсын көзгә, кайсыларын Сабантуйга каршы алып, аннары тагын кайтуларын көтеп, күңелле генә яши бирделәр.
Шаһидулла бабай яздан башлап кара көзгә кадәр өй артындагы алма бакчасын карый, бердәнбер маллары булган сыерларын асрый. Галия әби исә, бакча җимешләреннән балаларына кагын, кайнатмасын әзерли, чолан белән кар базы арасында мәш килә. Кыш көннәрендә, әле тегесен, әле монысын карап, өй эчендә кайнаштылар. Балалары аларны акчасыннан да, күчтәнәчләреннән дә өзмәде.
Бигрәк тә зур гына урында эшләүче олы уллары Закирҗан ярдәмләште. Шулай итеп, Шаһидулла бабай картлыгыннан да, балаларының аерым яшәүләреннән дә артык зарланмыйча, булганына шөкер итеп, карчыгы белән чүкердәшеп кенә яшәп ятты. Балалары кайткан чакларда, алты почмаклы матур өйләре гөр килеп тора иде. Җәй көне булса, бакчаларында, ишегалларында җыр, гармун тавышы тынмый, кыш көннәрендә исә ябык тәрәзәләр аша да моң саркып, тын авыл урамнары буйлап ерак-еракларга ишетелә иде.
Яшь чакларында Шаһидулла бабай бик шәп гармунчы, Галия әби авылның беренче җырчысы булган, дип сөйлиләр. Күрәсең, шуңадыр, Шаһидулла бабай әле хәзер дә гармунны еш кына тоткалый. Андый минутларда Галия әби дә ничектер балкып, яктырып киткәндәй була.
Шулай гомер буе бик матур, бик тату яшәделәр алар. Галия әби, сабыр холыклы булгангамы, сәламәтлегеннән үзе бер дә зарланмый иде. Ә инде карты кәефсезләнебрәк китсә, угалап-сыйпап, ниндидер үләннәр эчертеп, янында бөтерелеп йөрер иде. Шундый чакта, карчыгына карап: «Үземнән калгач, нишләр инде бичаракаем, бигрәк бер җан булып яшәдек шул», – дип, үзәкләре өзелеп куя иде Шаһидулла бабайның.
Ләкин язмыш боларын үзенчә хәл итте. Җәйге бер иртәдә, сыерларын көтүгә куып, ишегалдына кайтып керүгә, башындагы ак яулыгы белән йөзен каплап баскычка кырын яткан карчыгын күреп, Шаһидулла бабай эсселе-суыклы булып китте. Тез буыннарының калтыравын җиңә алмыйча, карчыгы янына килеп утырды да дерелдәгән кулы белән әкрен генә аның иңенә кагылды:
– Сиңа әйтәм, башың әйләнде мәллә?
Карчыгы җавап бирмәде…
Шуннан соң ниләр булганы ачык кына исендә калмаган Шаһидулла бабайның. Врач килүен дә, үзенә укол кадауларын да, балалары кайтып төшүен дә авыр төш кебек кенә хәтерли ул. Ә менә кып-кызыл балчык белән ачылып яткан җир куенына Галиясен иңдерүләре бер генә минутка да онытылып торганы юк. Ничек итеп онытмак кирәк, өйдәге бөтен нәрсә: тәрәзә төбендәге гөлләр дә, мөгрәп йөргән коба сыер да, алмагачлар да, хәтта гомер буе икесенә чәй эчергән җиз самавыр да аны юксыналар кебек бит.
Әтиләренең авыр хәлен күреп, уллары аны үзләре белән алып китәргә тырышып карады.
– Әнкәгезнең эзе дә суынып бетмәгән бит әле, ничек телегез бара? – дип кенә җавап бирде ул, әрнеп.
Әниләренең өчесен уздыруга, уллары, әтиләре янында яшь баласы белән сеңелләрен калдырып, китеп бардылар.
Авыр хәсрәт эчендә елдан артык гомер узды. Көз көне, ниһаять, Закирҗан Шаһидулла бабайны үзләренә барырга күндерә алды. Сыерны саттылар, йортның тәрәзәләрен кадакладылар.
…Өч атна инде менә Шаһидулла бабай Казан каласындагы зур бер йортның дүрт бүлмәле фатирында яши. Улы һәм килене эштән соң гына кайта. Бердәнбер уллары Альберт көне буе үз эшләре белән мәшгуль, әле дәрес әзерли, әле телевизор карый, алай да булмаса, иптәш малайлары белән бергәләп магнитофон акырта. Озын буйлы, җитү чәчле, сөлектәй оныгына карый да хәйран кала Шаһидулла бабай: ни арада үсеп җитте әле ул? Кайчан гына бот буе бала иде. Авылга кайтты исә, алма бакчасына куыш корып, бу минем штаб, дип, шунда үзенчә туплар куеп, алардан аткан булып уйный торган иде. Бик тә тере, бик тә зиһенле бала иде. Тик киленнәре Даниянең аңа «Алька», «Алечка», дип, ир балага һич тә ябышмый торган исемнәр белән дәшүе, оныкларының үз телебездә сөйләшмәве генә олыларның күңелен рәнҗетә иде. Дәү әниләре, мәрхүмә, бакчада кайнашкан оныгын ашарга керергә чакырып-чакырып та, тегесе һаман кермәгәч, тәмам гаҗиз булып: «Әй Ходаем, үз балаң белән икең ике телдә сөйләшкәч, ул сине ничек якын итсен!» – дип, бөтен йөрәге белән сыкранып ала торган иде.
Әйе, якын итеп бетерми шул оныклары. Менә хәзер, көннәр буе ялгызы утырган чагында: «Нихәл, дәү әтием?!» – дип, бер генә эндәшсә дә, яралы күңеленә җиңелрәк булып китәр иде дә бит, юк шул, эндәшми. Алай гына да түгел, оныгы аның барлыгын да сизмәгәндәй итенә, ә килгән дуслары күпвакыт исәнләшергә дә оныталар. Яшьләрнең мондый кыланышлары Шаһидулла бабайны бик тә рәнҗетә, шуңа күрә ул алар күзеннән кая да булса читкәрәк качарга тырыша иде.
Беркөнне улы Закирҗан эштән иртәрәк кайтты. Кайтып керүгә үк, тантаналы төстә куанычлы хәбәр әйтте: аны, илле яшь тулу уңаеннан, озак еллар намуслы хезмәт итүе өчен, орден белән бүләкләгәннәр, кичен кунаклар да киләсе икән.
Кичке сәгать җиде тулганда, балкып торган зал уртасындагы зур өстәл кунаклар каршыларга әзер иде инде.
Мәҗлес күңелле генә барды. Уен-көлке, тантана вакытында сәгатьнең узганы сизелми дә калды. Шаһидулла бабай күп көннәрдән соң беренче тапкыр авыр кайгысыннан айнып киткәндәй булды, кешеләр белән бергә ашады-эчте, балаларының куанычына куанып, күңелле генә елмаеп утырды. Бераз кызып алгач, кунаклар җырлаша, биешә башладылар. Шаһидулла бабай да әкрен генә урыныннан күтәрелде дә, күрше бүлмәгә кереп, гармунын кулына алды…
Шулкадәр бирелеп уйнады ул, бөтен күңеле, йөрәге белән сызланып: «Галиябану, сылуым иркәм, шулкадәрле сагындым…» – дип сузган чакларында күзләренә тулган яшьләрен башкалар күрмәсен өчен, гармунына сыена төшеп, башын түбән иде. Ләкин кечкенә бүлмәгә җыелып өлгергән кунаклар үзләре дә аннан ким дулкынланмаганнар иде, күрәсең, барысы да моң иркенә бирелеп, башларын иеп тынып калганнар.
Шулчак, кинәт кенә…


Хикәянең ахырын «Казан утлары» журналының 6нчы санында (2018) укыгыз.

Фото: pxhere.com