Уены–чыны бергә

23.06.2018 6 (июнь), 2018

Сынап караган


Әхәт Гаффар беренче язган пьесасын режиссёр Равил Тумашевка укырга биргән. Режиссёр аңардан сигез төрле вариант эшләткән. Шуннан соң гына куярга булган.
– Кайсысын? – дип сораган классик.
– Беренчесен! – дигән режиссёр.
– Суң… беренчесен куясы булгач, нишләп суң аны сигез тапкыр эшләттең?
– Драматург була алырсыңмы дип, сынап карарга уйлаган идем!


Фото: Татар-информ