Яңа исемнәр

22.06.2018 6 (июнь), 2018

Җиңү язы килгәндә… (Зәйтүнә)


Хикәя (дәвамы)
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45478

1939 ел. Подольски шәһәренең күпсанлы коммуналь йортларының берсенә урта буйлы, озын калын толымлы, кулына кечерәк чемодан тоткан яшь кенә туташ, кыю гына килеп, кыңгырау төймәсенә басты. Кыңгырау үзен озак көттермәде: шундук бөтен йорт яңгырады. Кызның йөзендә дулкынлану чаткылары чагылды. Бу Нәрхәят иде.
Әнисе Асия ягыннан якын туганы Әминә түти гаиләсенә сыенды ул. Ишле гаиләгә карамастан, Нәрхәяткә дә башын куеп алырлык урын табылды.
Кечкенә авылдан шәһәргә килеп төшкәч, кызның эшкә урнашу турында баш ватасы булмады. Кич белән үк Фаяз җизнәсе үзе хезмәт иткән танк заводына керергә тәкъдим итте.
Нәрхәят танк заводының тимер шомарту цехында эшли башлады. Двигатель детальләрен тигезләү авыр булса да ул тырышты. Якындагы станокта поршень шомарткан Зәйтүнә бер ел эчендә Нәрхәятнең дус кызына әверелде. Беренче карашка усал чырайлы күренсә дә, якынрак танышкач, аның ярдәмчел һәм туры кеше булуын аңлады Нәрхәят. Зәйтүнә дә кайчандыр кечкенә генә татар авылыннан килгән. Әмма, Нәрхәяттән аермалы буларак, кияүгә чыккан ханым. Тормыш иптәше Хәлил дә шушы завод цехында тимер борысларны эшкәртә. Станогында туп көпшәләренең эчен сырлый-ергалый кисә.
Нарасыйлары да юк иде әлегә аларның. Зәйтүнә Нәрхәят белән күп аралашты: кичке театрларга да, концертларга да бергәләп йөрделәр, кибетләргә чыктылар. Зәйтүнә, ике яшькә олырак буларак, Нәрхәят белән үзен олыларча тотты. Ә ул, олы ахирәте белән серләрен уртаклашты. Хәер, унтугыз яшенә җитсә дә, Нәрхәятнең әлегә мәхәббәт серләре юк иде. Сер дә түгел, гадәти теләкләр генә бугай… Ә менә Зәйтүнә ханымның сере бар кебек тоелды кызга.
– Ахирәтем, – дип сүз башлап җибәрде Зәйтүнә төшке аш вакытында, – иптәшем Хәлилне цех бригадиры бер айга укырга җибәрә. Үзем генә ялгыз яшисем килми, әйдә, дустым, минем янга күчен. Икәү күңеллерәк булыр, – диде.
Нәрхәят икеләнеп тормады, ризалашты.
– Хәлилем эшкә оста, – дип горурланды хатын. – Менә, кара, – дип сузды ул кулын, бүлмә ягына ымлап, – мондагы бөтен җиһазларны да үз куллары белән ясады, бәгърем минем, – диде ахирәте әле генә кергән Нәрхәяткә. – Алтын куллы, чын ир! – дип мактануын дәвам итте.
Тиз арада чәйнек тә шаулап кайнап чыкты.
– Гафу ит бу соравым өчен, – диде Нәрхәят, – дустым, хәләл җефетеңне яратасыңмы?
– Сорап торасың инде, җаный. Яратам, бик яратам үзен. Борчылма, сеңлем, сиңа да килер матур мәхәббәт, килер дә кочагына алыр, йөрәк йөрәккә кушылыр һәм гомерлеккә әсир итәр шул кочагында. Күрәм, синең йөрәгең әлегә буш.
– Әйе. Кайвакытларда ярата алырмын микән дигән уй килә. Йөрәгем таш кебек каты, мәхәббәткә ачылмас шикелле, – кыз көрсенеп куйды. – Мәхәббәтнең дә төрлесе була бит, Зәйтүнә апа.
– Була, җаный, була, җавапсыз мәхәббәт…, – дип, авыр сулап алды хатын. – Безнең авылда бер егет миңа шашып гашыйк иде. Башкага чыксаң, үз-үземә кул салам, диде. Туй алдыннан атна калгач килдем янына. Кара, күр, әнкәң-әткәң картлар, кем кулына калырлар син үлсәң? Ә? Уйла, уйла! – дидем. – Баласын югалткан ананың йөрәге мең кисәккә ярылыр һәм һәрбер кисәгеннән дә мең тамчы кан саркып торыр. Ата-анаңны да, мине дә бәхетсезлеккә дучар итәрсең. Син шулай булуын телисеңме? Әйт? И Тәңрем, шушы минутларда, үтенәм, ошбу ахмак бәндәгә тиң ярын эзләп табарга ярдәм ит, дип Ходайдан ялвардым. Минем әйткән сүзләр тәэсир иттеме, белмим, ике көнләп узгач, ул калага китте. Без дә Мәскәүгә юл тоттык. Менә шулай, – дип бетерде Зәйтүнә.
– Җавапсыз мәхәббәт бигрәк тә газаплы буладыр шул.
– Шашып сөясең икән, димәк, киң күңелле, олы йөрәкле бул!
– Тик, бик кызганам теге егетне.
– Нигә әле без ямансулап утырырга тиеш. Әйдә, бәлеш пешерик, бүлмәдәшләрне дә сыйларбыз, чөкердәшеп чәйләп алырбыз, – дип тәкъдим итте ахирәте.
Бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Яңа ел башланырга да атна-ун көн калып бара. Нәрхәят заводтагы эшен бик яратты, алдынгы эшчеләр рәтенә дә керде, мактау кәгазе белән дә бүләкләнде. Тик… Шәһәр тормышына кызның күңеле ятмады. Кысынкы, тар бүлмәләрдә яшәүне үз итмәде.
Кая инде авылдагы киң болыннар, диңгез сыман басулар! Кая ул иркенлек?! Җырлап аккан шифа сулары, яшеллеккә күмелгән хуш исле урманнары. Кая ул җанга-тәнгә сихәт бирердәй матурлык?
Кызыл-Сарай урманы эченә кереп, йөрәкләрдән ташып чыккан көчле тавыш белән җыр сузарга ничек ярата Нәрхәят! – Ау-у! Кәккүк! – дип, кайтаваз яңгыравын шаяртып үртәргә. Кая ул табигый балалык?
Уй-фикерләрне дә барлап булмый ич бу шәһәр дигән җирдә, башың әйләнә дә тубал була.
– Йә, Хода! Мин бүтән монда кала алмыйм, алмыйм! – дип, кинәт кенә, үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрде Нәрхәят. Хәтта узып баручы егет тә аңа борылып карады.
Әминә апасы белән Фаяз җизнәсенә, киңәшләшү йөзеннән генә, китү турында әйткәч:
– Ничек телисең, шулай булсын, – диде Фаяз ага.
Зәйтүнә дустын калырга үгетләп караган иде дә, әмма Нәрхәят үз сүзендә нык торды.
Зәйтүнә авырлы иде. Туачак нарасыена җан да кергән. Сөенечле хәбәрне булачак ана ахирәтенә әйтәсе килде. Менә беркөнне Зәйтүнә Нәрхәятнең кулын түгәрәкләнә башлаган корсагына салды.
Әйе, монда сүзләр артык иде. Анасы карынында яткан сабыйның бәргәләнеп тибенүен тойды Нәрхәят. Менә берәү, икәү… Нәрхәятнең күз алдында дөнья нурланды, түгәрәкләнде. Менә бит ул бәхет кая ята! Тормышның чын мәгънәсе Ходай тарафыннан яңа җан өрүдә яшеренгәндер…
– Ахрысы, малай булыр, – диде ахирәте.
– Исем сайладыгызмы? – дип кызыксынды Нәрхәят.
– Әгәр дә улым туса – Илдар! Нәрхәят, син Илдарның барлыгын белгән өченче кеше, – дип елмайды булачак ана.
Кулына хезмәт хакы алгач, кыз кибетләрне әйләнде. Гаиләсенә, авылдашларына тәм-томнар, бүләкләр сайлады. Әнисенә аяз күк йөзе төсендә күлмәклек, кечкенә энеләренең өс-башына киемнәр карады.

* * *

Тимер җәйран Нәрхәятне туган якка илтергә ашыккан саен, аның өчен якын булган кешеләр дә артта кала барды. Поезд күздән югалганчы, ике пар хәйран гына басып торды.
– Берсе олырак яшьтәге, чал кергән Әминә апай һәм Фаяз ага булса, икенчесе – яшьлек вә мәхәббәт тулы Хәлил белән Зәйтүнә иде.


Хикәянең ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com