Хикәя

21.06.2018 6 (июнь), 2018

Түрә


Хикәяне башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=45446
Ахыры

– Гафу үтенәбез, Әмин Маликович сезнең мәҗлестә катнаша алмый, ул командировкада, – диде үзен ярдәмче дип атаган ир-егет. Шуннан бирле телефон гел «тәтелдәп» торды:
– Гафу, Фәләныч авырый… Гафу, Фәләныч бушамый… Гафу, Фәләнычның оныгы туды…
Гүя барысы да чиратка тезелгән дә телефонны бер колактан икенче колакка күчерә иде.
– Шикләнгән идем аны, – диде хатыны. – Шигем расланды. Хәтерлисеңме, ит комбинаты директоры белән сез әшнәләр идегез. Без ике гаилә Карловы Варыда ял иттек.
– Хәтерләдем ди! Шуннан ни?
– Шуннан шул, аны бер гаепсезгә төрмәгә япкач, син, шалт, арагызны өзгән идең, Илмәт. Фикердәшем дип мактанган нефть тармагы башлыгы Әнәс Кутуевны вазифасыннан төшергәч, йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләкте. Хәлен белдеңме, Илмәт? Белмәдең!
– Мин аларның берсенә дә начарлык теләмәдем! – дип мыгырданды «түрә».
– Сиңа да теләмиләр, сиңа да, абзыкаем! Бары тик исемеңне генә сызып ташлыйлар! Нәкъ синең төсле. Әгәр кемгәдер тары бөртеге хәтле генә изгелегең тисә, үзеңә кире әйләнеп кайтмас идемени, Илмәт?!
Ул озак сызланды. Бу сызлану хәтта ки аякларын чатнатты. «Кемгәдер тары бөртеге хәтле генә изгелегең тисә», имеш! «План, план», – дип, туктаусыз муен тамырыңа тондырсалар, кем изгелек турында уйлар икән?!
…Тимер капканың кыңгыравы чыңлады. «Чың-чың»… «Чың-чың»… Илмәт Гаязович ишек кырыендагы экранга карады. Олы гына яшьтәге хатын, күрәсезме мине дигәндәй, тешен җемелдәтеп елмая иде. Гөлфирәнең эт каешы – туганнары микәнни? Ресторанда алар күңел ачты һәм менә әрсезләнеп коттедж сукмагын да таптыйлар. Әрсез кунакны урамнан ук озату нияте белән, «түрә» үзе каршы чыкты.
– Танымыйсыңдыр, иеме, энем-җаным? – «Җемелдек теш», сумкасын кочаклап, тимер эскәмиягә җәелгән иде.
– Танымыйм! – диде хуҗа, кырыс кына. – Гөлфирә эштә.
– Мин атап сиңа килдем, энем-җаным. Әдрисеңне оешманың кадрлар бүлегеннән белештем. Ялда икән син. Ял кирәк, исән килеш картаю зур бәхет.
– Гозерең ни, гражданка? – «Түрә» кеше тыңлап өйрәнмәгән иде.
– Гыраждан димә әле, Сафия түтиегез мин. Танымассың шул, энем-җаным. Аннан бирле байтак сулар акты.
– Кыскарак тот, Сафия түти!
– Кыскасы – озыны шул: син япь-яшь директор идең. Мин синең кабинетыңны җыештыра идем. И-и, орыша идең инде, пычрак юасың, дип. Идән чүпрәге белән йөземә дә ордың инде.
Беренче уй – тизрәк капканы ябу иде. Болай да авыр, тагын китереп өстиләр!
Ә хатын елмая-елмая дәвам итте:
– Гаеп миндә иде, энем-җаным. Җиде яшьлек авыру улым йоклаганда өлгерим дип ашыга идем. Берсендә син Мәскәүдә командировкада дигәч, Илдарымны да иярттем. Синең кәнәфиеңә яткырдым. Әй, Ходаем, шунда син бүлмәгә кермәссеңме! Самолёт очмаган икән. Таш кебек мең өлешкә уалдым, билләһи.
«Түрә» моның ише вак-төякне хәтерлимени! Бәреп үтермәгәндер, шәт! «Во-он» дип акыргандыр, анысы хак.
– Син түлке тыныч идең, энем-җаным. «Улыңмы? – дидең. – Ник аның чырае ап-ак?» – дидең. «Чирле», – дидем. И Алланың мәрхәмәтле бәндәсе, шофёрыңны чакырттың да: «Бар, әнкәсе белән икесен фәлән бүлнискә илт, баш табибка минем исемнән җиткер, малайга сручны диагноз куйсыннар, бездә дәваламасалар, чит илгә барырга документ хәстәрләсеннәр, расхудларын үзем түлим», – дидең. Табиб: «Әзрәк соңарсагыз, улыгыз үлә иде», – диде. Син генә минем газиземне коткардың, утыз ел мин сиңа рәхмәт укыйм, энем-җаным!
– Хәтер савытының төбе саеккан, – диде хуҗа. Кайчандыр орден-медальләр белән чуарланган күкрәк салкынайган иде, ул җылынып йомшарды. Күзгә яшь пәрдәсе эленде. Йөрәк алай ук тимер түгел икән… Сафия түти «түрә»нең капылт үзгәрүен сизмәде.
– Әй, оешмада меңәрләгән кеше, каян хәтерлисең ди! Мин сездә бүтән эшләмәдем бит, табиблар балагызга тазарыр өчен кымыз эчерегез дигәч, туган якларга – Башкортстанга киттек. Илдарым, шөкер, мәктәп тәмамлады, Мәскәүдә укыды, Уфада калхуз фермасыннан әз генә кайтыш кантурда нәчәлник иде. Аннан тагын да югарырак урынга менде. Ике атна элек Казанга күчендек, Алла кушып.
– Без шат, – диде Илмәт Гаязович. «Без» кемнәр? – анысы мөһим түгел иде. Өч дистә елдан соң рәхмәт китергән кунакны ул, әлбәттә, чәйгә дә чакыра алыр, алар хәзер тигез, алар бер үк статуска ия иде.
Сафия түти сумкасыннан пыяла савытлар бушатты.
– Сиңа әз генә күчтәнәч, энем-җаным. Кыргый бал кортлары агач куышлыгына җыйган ширбәт.
– Рәхмәт, Сафия түти. Мәшәкатьләнмәскә иде.
– Нинди мәшәкать ди! Бер очтан шатлыгымны да бүлешим, дидем. Оешмагыздан хәбәр иткәннәрдер, яңалыклар турында?
– Юк, компания белән хушлаштык без, хәзер безнең дөнья йорт белән генә чикләнә шул, Сафия түти.
Аның тавышы шундый мескен иде ки, ул үзен кызганып куйды.
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!


Фото: futra.ru