«Ак җилкән»

21.06.2018 6 (июнь), 2018

Туган як


Һәр карыш җирең кадерле,
Сөйкемле халкың миңа.
Һәр талың, һәрбер камышың
Тугандай якын шуңа.

Һәр елың – чиксез куаныч,
Зур бәхет – һәрбер көнең.
Хәтта бер йотым суың да
Гомердәй кыйммәт синең!

Иркен сулышыңны тоеп
Үсә күк хәтта чирәм…
Яхшы җырга тиң яшәвең,
И газиз Туган җирем!

Илүзә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Яңа Чишмә районы Чертуш авылы


Фото: «Казан утлары» архивыннан