Яңа исемнәр

20.06.2018 6 (июнь), 2018

Җиңү язы килгәндә… (Урман)


Хикәя

– У-у-ууу!..
Җелекләргә үтеп керердәй ачы җил томырыла. Чатнаган салкын, борынга ябыша да, өзәрдәй итеп, чеметә-чеметә тәмам кызартып бетерә, зәһәрлегеннән куллар, аяклар үзләренең сиземләвен югалткандай була.
Нәрхәятнең күз алдына әнисе килеп басты, аның назлы карашы, йомшак куллары кызны җылыта кебек. Хәзер ул берни дә күрми, ишетми, тоймый төсле. Уйлары белән еракта, туган өйдә: мичтә гөрелдәп янган салам тавышына кадәр ишетә; түгәрәк табын янында, ә анда – әнкәсе әле генә мичтән алган татлы ипи, хәтта ул аның хуш исен сизгәндәй, борынын тартып куйды.
– Агач! Саклан!
Яңгыравык тавыш кызның колак төбеннән чыңлап үтте. Нәрхәят кинәт сискәнеп китте. Бу матур төш, күз ачып йомганчы, чүлләрдәге чалым шикелле югалды.
Кыз бөтен җитезлеге белән кырыйга тайпылды. Бер мизгел эчендә озын, таза нарат, гәүдәсен тоталмыйча, шаңгырдап карга ауды.
Кыш. 1941 елның соңгы тәүлеге. Бусагада 1942 елның гыйнвар ае ишек кага. Кышкы урман моңсу, боек. Кая карама – һәркайда ап-ак кәфенлек – кәбек кар… Тирә-юньне биләгән. Кәүсәләрнең аскы өлешен көрт ураган, әйтерсең, шуңадыр да күңелсез һәм төшенке булып тоеладыр бу кышкы урман.
Кышкы урман тып-тын.
– Чаж-чож! Чаж-чож!
Әлегә кыш тарафыннан озакка дип салынган тынлыкны бертуктаусыз пычкы белән балта тавышлары гына яра.
Алар – алты кыз. Зәйнәп, Гөлчәчәк, Гөлсем, Минзифа, Катя һәм Нәрхәят. Күптән түгел Нәрхәят егерме яшен тутырды. Аның янәшәсендә эшләгән Катяга – егерме бер. Калганнары да шул яшьтә, ә Гөлсемгә унсигез генә әле.
Мари урманы бигрәк куе. Ярты гасырлык чыршылар күкне тишәрләр сыман. Монда икенче дөнья – баһадир агачлар дөньясы – һавасы да, урыны да икенче төсле. Кешеләр яшәгән җирдән аерыла. Шул алып сыман дәү агачлар арасында адәм заты үзен кечкенә, яклаусыз бер җан ияседәй хис итәдер. Менә Нәрхәят тә шушы минутларда табигатьана тудырган иң таза, иң зифа яшел тереклек янында үзен көчсез сабый итеп тойды.
Бераз хәл җыйды. Бу зәмһәрир салкында йөрмәс булган бармакларын угалады, бер-берсенә ышкып алды. Катя да, аңа карап, эшеннән туктады, урынында сикергәли башлады.
Катя – рус авылыннан, ятимә кыз. Әби-бабай кулында гына тәрбияләнгән, ата-анасын да тонык кына хәтерли иде. Кулдашына караган саен, Нәрхәят аны кызгана. Ничек инде кызганмыйсың ди? Өстендә гәүдәсенә күрә хәтсез зур булган, тузган толып. Тыгызлап кына тарттырып бәйләнгән киң каешы биленең нечкәлеген күрсәтеп тора. Башында да искерәк кенә шәл. Аягында бигрәк тупас җәлпәк чабата, җитмәсә, иске чүпрәк-чапрак белән уралып беткән. Шул чабата эченнән озын балтырлы оекбашы чалына. Берничә урында ертылган калын, катлы-катлы ыштаныннан сыйраклары беленеп тора.
Ә беркөнне Нәрхәят түзмәде: кирәге чыгар дип, әнисе юлга тыккан мамык шәлен Катяның иңенә салды.
– Бераз җылырак булыр, дустым, – диде кыз.
– Юк, кирәкми…, – дип, сүрән генә әйтеп маташкан Катяга Нәрхәят, туры карап, кискен дәште: – Бүләк әйберне кире алмыйлар.
Катя кызарды, уңайсызланды һәм һавадай зәп-зәңгәр күз карашын яшерде.
Нәрхәят белән Катя аркаларын терәштеләр. Алар янына башкалар да килеп елышты. Ләкин рәхимсез җилдән һичнәрсә дә сакламады. Тешең-тырнагың белән эшкә тотынасы. Норманы үтәргә! Һичнәрсәгә карамый!
– Чаж-чож! Чаж-чож! – тагын шул тавыш хакимлек итә.
Зәмһәрир җил, томырылып, алар белән сугыша кебек. Күзләргә чәнечкеле бөртекләрен бәрә, керфекләргә сыкы ябыштыра, өздереп бит тиресен йолкый, буыннарга үтәрдәй бозлы сулышын өрә.
Агачларны чанага төягәндә, җил бөтенләй котырынды. Карны туздырып себертте, шайтан туедай, бөтерелеп-бөтерелеп күтәрелде. Нәрхәятнең Ак Колагы әкрен генә кешнәп алды. Кыз аның башын сыйпады, назлы сүзләр пышылдады. Ак Колак күкрәгеннән тагын бер тапкыр аваз чыгарды да башын аска иеп кузгалды.
Нәрхәятнең аты артыннан, калган алашалар да, көрткә бата-бата, тар сукмактан авылга юнәлделәр…


Хикәянең ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 Фото: pixabay.com; автор: strecosa