Афиша, Татар матбугаты

19.06.2018

ТР Милли музеенда шагыйрә Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак


21 июньдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия һәм «Бәллүр каләм» иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Йолдыз Шәрәпованың иҗаты тулысынча балаларга багышланган. 1994 елда аның балалар өчен «Антенналы бәрәңге» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, ул «Ел китабы-94» бәйгесендә икенче урынга лаек була.

Бүгенге көндә йолдыз – 5 китап авторы. Аның күп кенә шигырьләре дәреслекләргә, хрестоматияләргә, төрле җыентыкларга кертелгән, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар телевидение һәм радиода яңгырый.

Журналист буларак Йолдыз Шәрәпова ТР Милли музее чараларында актив катнаша һәм аларны «Шәһри Казан» газетасында яктыртып бара. Йолдыз яшьләр фестивальләрендә, телевизион әдәби программаларда да актив катнаша.

Әдәби салонда Йолдыз Шәрәпованың хезмәттәшләре, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар катнашачак. Кунаклар арасында Нью-Йорк кунагы — аның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Сүрәйя Гайнуллина да булачак.


Татар-информ
Фото: Михаил Захаров/архив