Юбилейлар

14.06.2018

ТУПЛАР ГӨРСЕЛДӘГӘНДӘ ТУГАН ШИГЫРЬЛӘР


МӘХМҮТ ХӨСӘЕННЕҢ ТУУЫНА 95 ЕЛ

Булачак шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә унсигез яшь тулган җәйдә Бөек Ватан сугышы башлана. (Ул 1923 елның 15 апрелендә туган.) Урта мәктәпне тәмамлау таныклыгын алган көндә үк ул Пертропавел шәһәре (Казакъстан) военкоматына килә. «Мине фронтка җибәрегез», дип гариза бирә.
Мәктәптә «яхшы» билгеләренә генә укыганлыгын һәм таләп ителгән нормадан кечерәк буйлы булганлыгын истә тотып, Мәхмүтне Андижан шәһәрендәге артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. «Военком Потапенконың «кушай и спортом занимайся», дигән сүзләрен әле дә онытмыйм», – дип еш искә алгалар иде Мәхмүт ага. Атасыз, мохтаҗлыкта үскән бу ятим бала, чынлап та, әлеге уку йортын тәмамлаганда, буй-сынын шактый ныгытып өлгерә. «Тәртипле ашау, ял сәгатьләрендә турник белән штанга тирәләрендә кайнашуым зыянга булмады. Фронтка киткәндә, инде мин беркемнән дә калышмый идем», – дип сөйли иде ул.

1942 ел тәмамланып килгәндә, алар эшелоны Ленинград тарафына юнәлә. Яшь белгечләрне атаклы шәһәрне дошман чолганышыннан азат итәргә әзерләнгән төрле полкларга билгелиләр. Мәхмүт сугышның иң кайнар ноктасына эләгә. Тупчы взвод командиры буларак, аңа көнне төнгә ялгаган гарасат эчендә өч ай чамасы бәргәләнергә туры килә. «Командование исеменнән беренче рәхмәт сүзләрен ишетү дә, җиңелчә яралануым да шул тәүге бәрелеш көннәрендә булды», – дип сөйләгән иде ул миңа. Әтиемнең дә нәкъ шул айларда, шул фронтта тупчы солдат буларак катнашуы, берничә мәртәбә яраланып, Ленинград госпитальләрендә ятканлыгы Мәхмүт ага белән безнең араны тагын да якынайта төшә иде. «Кыш айларында без блокаданы өзә алмаган идек. Мин, терелеп, частька кайтканда, җәйге һөҗүмгә хәзерлек башланды», – дип, әңгәмәне дәвам итте Мәхмүт ага. (Шул җәйге һөҗүм барышында безнең атабыз Хәйдәр һәлак була да инде.) Ленинград һәм Волхов фронтлары ике яктан бергә һөҗүм иткәч, дошман чолганышы өзелә. Ленинград халкы ач үлемнән котыла. Ә егерме яшьлек тупчы лейтенант янә госпитальга эләгә. «Ул вакытта миңа анда озаграк ятарга туры килде. Уң аягым җитди генә яраланган иде. Ул ярам хәзер дә әле вакыт-вакыт үзен искә төшергәли», – дияр иде ул. Савыгып чыккач та, аның күкрәгенә беренче орден тагыла. Шуннан соң ул дүрт туп – дүрт сугышчан взвод һәм штаб хуҗалыгын берләштергән батарея командиры итеп билгеләнә. Йөз иллеләп сугышчының «батя»сына әверелә. Ул вакытта әле аңа егерме ике яшь тә тулмаган була. Сугыш тәмамланганда, аның күкрәген Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 1нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары һәм берничә медаль бизи.

Шул ук елларда Мәхмүт Хөсәеннең сугыш көндәлекләрен чагылдырган, туган илгә багышланган шигырьләре татарча нәшер ителүче «Ватанны саклау» исемле фронт газетасында басыла. Туплар гөрселдәве тынып торган араларда яки госпитальләрдә дәваланганда иҗат ителгән ул шигырьләрнең бер өлеше соңрак Ленинградта аерым җыентыкка тупланып та чыгалар («Туган ил өчен» китабы, 1945 ел). Ул елларда армия, фронт газеталарында әсәрләрен бастыручы әдипләребез күп булса да, солдат биштәренә үз китабын салып кайтучылар булмаган.

М.Хөсәен армия хезмәтеннән 1947 елның җәендә азат ителә. Шул дәвердә Себер тарафындагы Петропавел каласында гомер итүче анасы һәм сеңелләре янына кай­тышлый, ул Казанда туктала. Язучылар оеш­масына килә. Мәктәптә укыган елларында ук шушы оешма адресына атап шигырьләр җибәр­гәләгәнен сөйли. Бер мәртәбә Муса Җәлилдән аңа хуплау хаты килгән­леген әйтә. Ленинградта басылып чыккан кита­бын күрсәтә. Шул чакта аңа берничә язучы «иҗа­тыңны дәвам ит, уни­верситетка укырга кер», дип киңәш бирә. Һәм ул, өлкән каләмдәшләре сүзен үтәп, бераздан янә Казанга килә. Гариф Ахунов, Нурихан Фәт­тах, Резеда Вәлиева һ.б. белән бер үк елларда университетта укый. Уку елларында (1947-1952) аның тагын бер шигырь җыентыгы басылып чыга – «Сүнмәс яшьлек» (1948). Ә инде берничә елдан соң тагын да күләмлерәк – «Идел таңнары» (1954) китабы дөнья күрә. Университет буенча сабакташ булган,иң өлгере саналган Гариф Ахуновның «Яшьлек яме» повесте исә тагын ике елдан соң гына нәшер ителәчәк.

Мәхмүт аганың 1954 елда дөнья күргән шигырьләр, җырлар һәм поэмалар җыентыгы аңа киләчәктә зур шатлыклар белән бергә байтак кына әрнүләр дә алып килә. Өченче китап авторы буларак, аны, озакламыйча, СССР Язучылар берлеге әгъзалыгына кандидат итеп кабул итәләр. (1958 елга чаклы язучыларны ике этапка бүлеп кабул итү тәртибе яши.) Әмма кайбер көндәш каләмдәшләренең аяк чалулары нәтиҗәсендә, аның кандидатлык срогы, гадәти өч-дүрт ел белән генә төгәлләнмичә, 1973 елгача сузыла. «Дөрес, андый гамәлнең килеп чыгуында үземнең дә бераз гаебем бар. Фронтовик буларак, якыннан аралашкан бер шагыйрь белән бервакыт бик ачуланышкан идек без. Ачуланышуыбыз гаилә мәсьәләсенә кагылышлы иде. Ә ул аны, иҗатыма бәйләп, гауганы зургарак җибәрде», – дип сөйләгән иде Мәхмүт абый. Аның сиксән яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә бастырган искә алу мәкаләсен дә шагыйрь Әхмәт Рәшит, бик хаклы рәвештә, «Йөрәге яралы килеш китте», дип атаган иде. Андый йөрәк ярасы гомерлеккә сузылучан шул.

Әлбәттә, ул вакыйга гына М.Хөсәен иҗатына киртә куя алмады. Аның китаплары ике-өч ел саен нәшер ителә, җырлары радиодан да, сәхнә түрләреннән дә халыкка җиткерелә тордылар. Аның китапларының берничәсенә кереш сүз язучы, каләмдәше әсәрләрен хуплап халыкка тәкъдим итүче икенче фронтовик шагыйрь Сибгат ага Хәким булганлыгын да әйтү кирәктер. Танылган композитор, Татарстанның халык артисты Җәүдәт Фәйзи дә «Канатлы җырлар» мәкаләсендә (1973) М.Хөсәенне халык күңеленә ошардай җыр сүзләрен оста иҗат итүче буларак югары бәяли. Һәм автор бу шагыйрьнең сугыштан кайтканда ук композиторлар белән аралаша башлавын да билгеләп үтә. «Узып барышлый гына Казанга килеп чыккан майор Мәхмүт Хөсәенев композитор Заһит Хәбибуллинга үзенең «Шинель» исемле шигырен калдырып китте. Озакламыйча ул җыр булып радио аша да, концерт залларыннан да еш яңгырады. Аннары Мәхмүт, шинелен салып, укырга керде, Казан университетын тәмамлады. Шагыйрьнең төрле темаларга язган җырлары бер-бер артлы музыка авазлары аша халык күңеленә барып җитте. Аның исеменә бәйле җиде дистә чамасы җыр бар… «Мәхмүт Хөсәен – безнең җыр хәзинәбезгә зур өлеш керткән шагыйрь, – дип яза мәшһүр композиторыбыз. – Аның «Идел дулкыннары», «Яңа Казан», «Өммегөлсем», «Яшәсен кияүләрем», «Ак дулкыннар» һ.б. җырлары халыкка күптән таныш һәм популяр. М.Хөсәен балаларның да якын дусты. Алар өчен дә күп кенә җыр язды». Шушы сүзләргә өстәп, шагыйрьнең иҗатташлары булган кайбер композиторлар исемен дә атап үтик. Күренекле музыкант һәм композитор Фәйзулла Туишевның студент Мәхмүт сүзләренә нигезләнеп иҗат иткән «Дустыма» җырыннан башлыйк (1950 еллар). Еш җырлана торган җырлар авторлары исәбендә исә Заһид Хәбибуллин («Яшьлек вальсы», «Яшәсен кияүләрем»), Рөстәм Яхин («Бик сагындым», «Толымнарың»), Александр Ключарёв («Идел дулкыннары», «Яңа Казан»), Сара Садыйкова («Әнием миләше»), Әнвәр Бакиров («Сәйдәш моңнары»), Ренат Еникиев («Казан – гомерем бишеге»), Алмаз Монасыйпов («Зөһрә», «Бишек җыры»), Фасил Әхмәтов («Хуш киләсез») һ.б. бар.

Мәхмүт ага Хөсәеннең әдәбиятны сөюче тамашачылар белән аралашуга җитди әһәмият биргәнлеген аерым әйтеп китү тиештер. Республика күләмендә һәм аннан читтә оештырылган әдәби кичәләргә Мәхмүт ага бик еш чакырыла иде. Шундый очрашуларда еш катнашкан шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов аны «сәхнәдә ул чын халык артисты иде», дип искә ала. Һәм чираттагы Җиңү көненә багышланган бер очрашудан бик гыйбрәтле мисаллар китерә. «Үзенең бер-ике шигырен артистларча осталык белән тамашачыга җиткергәннән соң, Мәхмүт ага яу кырында ятып калган каләмдәшләре Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй шигырьләрен дә яттан сөйләде. Соңыннан Гадел Кутуйның күләмле «Сагыну» нәсерен яттан укыды. Аның «Сагындым! Бик сагындым сине, туган ил!» – дип кабатлаган сүзләреннән соң хатын- кызларның күз төпләрендә яшь бөртекләре күренде», дип искә ала Мөдәррис остаз шагыйренә багышланган мәкаләсендә.

Миңа да Мәхмүт ага белән берничә очрашуда бергә булырга туры килгәләде. Әйтик, аның алтмыш яше туларга бер ай чамасы калган көннәрдә без Саба районы авылларында һәм Сабаның үзендә булдык. Гадәттәгечә, көндез мәктәпләрдә, кичләрен авыл клубларында тамашачы белән очраша идек. Арабызда ике шагыйрь – Мәхмүт Хөсәен белән Рәшит Гәрәй иде. (Икесе дә күптән мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын.) Әлбәттә, кичен дә, көндез дә тамашачыларның дәррәү килеп алкышлаулары алтмыш яшен тутырып килүче, йомры гәүдәле Мәхмүт ага өлешенә туры килгәндер. Балаларга багышланган атаклы «Чебиләрем» шигырен башкарганда инде ул, сәхнәдә чүгәләп йөреп, чеби рәвешенә дә керә, аяк очларына басып, кулларын югары күтәреп, әтәч булып та бик оста кылана ала иде.

Ә бервакыт безгә аның белән бергә Киев шәһәре янәшәсендәге Ирпен шәһәрчегендә – Украина язучыларының иҗат йортында булырга туры килде. Ирпен – шундый ук атамага ия елга буенда, зур кара урман читендә урнашкан курорт шәһәр. Шушы иҗат йортыннан кала анда берничә санаторий да бар иде. Ял көннәребез сентябрь ахыры белән октябрь ае башларына туры килде. Әмма көннәр бик җылы тора, Мәхмүт ага белән без һәр иртәдә диярлек Ирпенгә су коенырга йөри идек. Иҗат йорты идарәсендә Чистай ягы кешесе туры килү сәбәпле, безне бик җайлы бүлмәләргә урнаштырганнар иде. Кичләрен иркен фойега җыелып, Украинаның күренекле генә шәхесләре белән гәпләшеп тә утыргалыйбыз, шахмат тактасы тирәсендә дә көрәшкәлибез. Безнең белән бер вакытта анда Украина Язучылар берлеге секретаре Леонид Новиченко булды. Мәхмүт ага белән ике арадагы янәшә бүлмәләрдә исә сөйләшеп утырырга яратучан ике шәхес – Довженко исемендәге киностудиянең баш редакторы, язучы Василий Земляк белән кинорежиссёр Владимир Денисенко иде. Денисенко А.П.Довженконың яраткан шәкертләреннән берсе булган. Без очрашкан көздә аның берничә киносы (мәсәлән, «Роман и Франческо») СССР күләмендә бара иде. Без Ирпендә бергә булганда, алар Киев шәһәренең мең дә ничәдер йөз еллыгына багышланган киносценарийны яңадан эшләп утырдылар. Кинолентага алар Киевка бәйле тарихи шәхес рәвешендә Батый ханны да кертмәкче булганнар. Тарихи язмаларда, шул исәптән Украина тарихчысы Михайло Грушевский хезмәтләрендә теркәлгәнчә, 1240 елның кышын Батый хан үз кешеләре белән Киевта уздырган икән. Вакыт-вакыт ул үз төркеме белән атаклы София соборына килә һәм анда барган дини манзараны күзәтеп утыруны ярата торган булган. Бу соборда ул заманда христиан дине чаралары төрки телдә дә уздырылган. Шул хакта архив язмалары сакланган, дип, берничә мәртәбә әйтте безгә Василий Земляк.

Ул үзенең ерак бабаларының да кыпчаклар булганлыгын кат-кат сөйләде. «Минем бабамнар яшәгән Полтава өлкәсендә 1926 елгы халык санын исәпкә алу барышында күпчелек кеше милләтен – «половец», сөйләм телен «украинча», дип яздырган. Һәм мондый хәл ул вакыттагы республикада дүрттән бер өлеш чамасына туры килгән. Мин шул елгы перепись документлары белән таныш», дигән иде ул.

Батый ханны һәм шуңа охшаш тагын кайбер вакыйгаларны төшереп калдырсалар да, безнең ул чордагы күршеләрнең әлеге фильмы Бөтенсоюз күләменә чыкмады, «Сон Шевченко» һ.б. шуңа охшаш фильмнар рәтендә үз республикаларында гына күрсәтелде шикелле. В.Землякның миңа истәлеккә дип бүләк иткән бер китабы гына саклана. Үзе катнашкан сугыш вакыйгаларын чагылдырган китап.

Инде әдәбият белгече Леонид Новиченко белән аралашу вакыйгаларын искә төшереп үтим. Ул, атнасына бер-ике мәртәбә, иҗат йортына килгән язучыларны күрше санаторийларда ял итүчеләр белән очрашуларга оештырып җибәрә яисә алып бара иде. Без дә ике җирдә булдык. Шуларның берсенә – аның җитәкчелегендә, икенчесенә прозаик Николай Олейник төркемендә бардык. «Липки» дигән ял йортыннан бирелгән, исем-фамилиям теркәлгән рәхмәт язуы бүген дә саклана әле. Очрашуларның берсенә безнең белән язучы, тәрҗемәче Зиновий Биленко (тәхәллүсе – З.Ромен) да барды. Ул Муса Җәлил шигырьләрен дә тәрҗемә иткән. Ләкин без кибетләрдә аның тәрҗемә әсәрләре тупламасын очратмадык. Сатып ала алмадык.

Мин ул очрашуларда Галимҗан Ибраһимовның 1914 елда Тарас Шевченко язмышына һәм иҗатына багышлап күләмле мәкалә язуын, Муса Җәлилнең 1940 елда Киевта узган, бу бөек шәхескә багышланган тантаналы җыенда катнашуын, аңа багышлап мәкалә, шигырь язганлыгын искә алган булдым. Киев тарафына чыгып китәр алдыннан андый мәгълүматны тупларга тырышкан идем. Әмма тыңлаучыларга минем Шевченко сөргендә булган Оренбург төбәгенә бәйле хатирәләрем күбрәк ошады. Оренбург һәм Орск музейларында аңа багышланган стендлар булуын, Орск шәһәре уртасында бу бөек шәхескә һәйкәл куелуын сөйләгәч, кул чабулар озак дәвам итте.

Әмма ике очрашуда да сәхнәне төп биләүчеләрнең берсе Мәхмүт ага Хөсәен булды. «Татарның сөйләм теле украин теленә якынрак», дип, ул әүвәл бер шигырен бик илһамланып татарча яңгыратты. Аннары шуны ук русча кабатлады. Әмма сәхнәдә утыручыларны да, залдагыларны да берөзлексез кул чабарга мәҗбүр иткән чыгышлары – һич тотлыкмыйча, Муса Җәлил, Тукай шигырьләрен рус телендә яттан сөйләве булгандыр. Башка кайбер авторларның үз әсәрләрен дә китаптан карап укыганны күреп торган тамашачыны мондый күренеш бик сөендергән иде.

Мәхмүт аганың 95 еллыгына багышланган бу истәлек язмамны халык мәкале белән төгәллисем килә.

Сүнә яшен, «әнә яшен», дигәнче.

Үтә гомер, «менә яшим», дигәнче…

Мәхмүт агабыз да, 70 яше тулырга бер ай калганда, кинәт кенә арабыздан китеп барган иде шул…


Автор: Лирон ХӘМИДУЛЛИН

Фотода — Уңнан сулга: Мәхмүт Хөсәен, Язучылар берлеге хезмәткәре Дания Хәмидуллина, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Ринат Мөхәммәдиев. 1983 ел, 6 май.

Фото Л.Хәмидуллин архивыннан.