Шигърият

30.05.2018

“Ак карга”


Калдым микәнни җиде ятларга,
Качыйм микәнни җиде якларга?
Бар да кап-кара, бер мин “ак карга”,
Кай тарафларга белмим атларга…

— Атла, — ди, — бире, җиде юл чаты,
Тарткалый кире җиде юл чаты;
Заман шулчаклы катлаулы-катлы,
Ә мин һаман шул – сабыр, беркатлы.

Җиде юл дәшә җиде чатларга,
Тик бозы-ташы тора чатнарга…
Кызыл кар түгел, яумый ак кар да, —
Якты кыйблам кайсы якларда?!

Боздан табанны куптара торам,
Туңган тән-җанны коткара торам;
Чынлап әллә нәкъ уртада торам,
Әллә иң биек ноктада торам?..

Кайда торсам да ятка сер бирмәм:
Артка егылмам, алга бөгелмәм!
Тик яшьне сөртеп, баш исәм иям,
Бөртек наз көтеп Туган җиремнән!