«Ак җилкән»

29.05.2018

Мизгел


Дәвамы. Башы монда: http://kazanutlary.ru/?p=44700

Әби кабат күзлеген югалткан. Шкафларны ачып, киштәләрне тикшереп йөри. Тагын уку өстәлендә калдыргандыр инде. Эче пошкан чакта шунда куя да оныта… Бабай исә ишекле-түрле йөренә. Иң борчылганы ул бугай. Күзләрендәге газаплы үкенечне сизми мөмкин түгел. Ара-тирә үзалдына сөйләнгәләп куя:

– Хәтерсез, диген! Кайда калдырдым икән соң?! Түш кесәмә генә тыккан булсам инде…

Шулчак әти гәҗитеннән башын күтәреп карады да:

– Ярый, хәерлегә булсын. Юкка кайгырма, әткәй. Мәрхәмәтлесе булса, кайтармый калмас, – дип, бабайга эндәште.

Барысы да балталарын суга төшергән шикелле. Өйдә болай күңелсез булганын һич хәтерләмим. Бозланып беткән йон бияләйләремне сала-сала, бабайга эндәштем:

– Бабакай, бабакай! Ни булды?

Ул урамга караган тәрәзә буена әкрен генә килде дә, челтәрне бераз күтәрә төшеп:

– Бүреккә дип җыйган акчамны төшереп калдырганмын. Кайда икәнен генә белмим. Кара әле, улым, ак кулъяулыкка төрелгән акчалар иде ул. Сиңа, яки дусларыңа очрамады микән? – диде.

Кинәт кенә йөзем кызышып китте. Кулларым ут яна башлады. Кесәмә салып куйган ак кулъяулыкны учыма кыстым да урамга атылдым. Күземә ак-кара күренмәс, колагым берни ишетмәс булды. Ишек ябылганда, әни нидер кычкырып калды. Кулларыңа ки, диде бугай… Оятымнан җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җитеп, кибеткә йөгердем. Тизрәк, тизрәк… Кулга җиңел генә килеп кергән чаңгылар хәзер мине бер тамчы да җәлеп итми иде инде. Әтине, әнине, бабайны, әбине борчуга салган чаңгы… Юк, чынлыкта мин үзем гаепле идем. Бик начар эш эшләгәнемне аңлап, артка борылып карадым. Көн яктысын каплый башлаган караңгылык та минем бу оятымны яшереп калырга тырышкан кебек тоелды… Акчаны кире кайтарып, өйгә кергәч, күңелем тынычланып калды. Өстемне дә салмыйча, ак кулъяулыкка төрелгән акчаларны өстәлгә китереп куйдым. Җиңел сулап, урындыкка утыруым булды, шунда ук күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек йөгерде. Мин чаңгыларсыз да бик бәхетле идем!

Моннан соң байтак карлар яуды, биек-биек таулар өелде. Чаңгыларның да төрлесендә шудым. Һәр яңасын кулга алуга, иң беренче, күз алдыма урланган “бәхет” мизгеле килеп баса, агач исе борыныма бәрелгәндәй була. Шул чагында әле һаман да элгечтән төшмәгән бүреккә карыйм. Бабай инде күптән юк, ә бүреге исән. Иске булса да, җылы ул: анда бабай җылысы белән бергә минем бала чагымның “бәхет” мизгеле җылысы да бар…

Алинә Хәбибуллина,

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы