Бәян

29.05.2018 5 (май), 2018

Сугыш күләгәсендә


дәвамы

Яртысы командирларга

Хатларны атнага бер мәртәбә Суслонгерга алып китәләр, аннан – күрсәтелгән адресатлар буенча җибәрәләр икән. Бирегә элегрәк эләккәннәр җавап хатының якынча бер айдан килүен әйттеләр. Алай булса, ноябрь җитә әле.

Көн саен лагерьдагы курсантлар янына кем дә булса килмичә калмый. Кайсының әтисе, әнисе, улының монда икәнлеген белгәч, бәрәңгесен, сохариен хәстәрләп юл капчыгына тутырган да тәпи-тәпи дистәләгән чакрымнар үткән.Кемнеңдер әби-бабасы. Соңгылары күбрәк тә, чөнки хезмәт яшендәгеләрне колхоз эшеннән бик җибәрмиләр. Гадәттә, авылдашлар мондый ерак юлга берничә кеше бергәләп чыга икән. Сугыш вакыты шул, юл тулы угры-карак. Талап, соңгы әйбереңне алып калырга да күп сорамаслар. Андый очраклар бар, диләр. «Юл газабы – гүр газабы» дип белмичә әйтмәгәннәрдер. Җылы вакытта, чана юлы төшкәнче, сәфәр чыгуның уңай ягы көн озынлыгында булса да, Суслонгерга кадәр күтәренеп ерак ара үтүләре һай ла авыр, иңде күпме генә ризык алып барырга мөмкин соң? Кышкылыкта юл чыгучылар кул чанасыннан файдалана. Анда, өйдәге чамага карап, азык-төлекне мулрак төяү мөмкинлеге бар. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, тәүлекнең якты вакыты саплам җептәй кыска булганлыктан, караңгы төшү белән, юлдагы авылларның берәрсенә тукталып, «кундырып чыгармыйсызмы?» дип йорт тәрәзәләрен чиртергә туры килә. Ара ераклыгына карап, Суслонгерга килеп җиткәнче, берничә тәүлек үтәргә мөмкин. Шуның кадәр кайтасы да бар әле.

Беркөнне, землянкалары артыннан ук башланган урман эченә кереп карарга дигән фикергә килде Кашшаф. Кыргый табигать кочагында балан, миләш, гөлҗимеш куаклары үсми калмас әле, юк чагында чәйнәр өчен аларның җимешләре дә ярап торыр. Төшке аш вакыты. Дежурныйлар батальон ашханәсеннән шулпа дип аталучы сыеклыкны кайтарып җиткергәнне көткән арада, җитешергә теләп, биш-алты сикерүдә өн-торакларының янына килеп басты. Тагын берничә адым атласа, аргы якта булачак. Шулчак колагына ниндидер ят авазлар ишетелгәндәй тоелды. Әллә тоелды гынамы? Игътибарын туплап тыңлап торды. Юк, кемнәрдер чыннан да сөйләшә. Тавышларның берсе лейтенант Ивановныкы ич. Аны уннарча кеше арасыннан да таныр иде Кашшаф. Нидер бүлешәләр кебек. Кайсыдыр ярым-йорты урысчасы белән:

– Тагда прасили сала. Ват привезли, – ди вата-сындыра.

– А почему так мало? – Бусы Иванов инде, ризасызлык белдерә торгандыр, аңа хас сыйфат. Кызыксынуы көчле иде, кемнәр икәнлеген белергә теләп, саклык белән, бәхәс барган якка үрелеп карады. Ике хәрби һәм ике граждански киемендәге кеше аяк асларына ниләрдер таратып салганнар да базарда сатучы белән сатып алучы арасындагы сатулашуны хәтерләткән бәхәскә керешкәннәр. Икенче офицер – Кашшафларның рота командиры өлкән лейтенант Алексеев түгелме соң? Шул ич. Белүенчә, алай ук холыксыз түгел. Һәрхәлдә Иванов шикелле ерткычланмый. Курсантларга кизәнгәнен, ямьсезләнеп акырынганын да ишеткәне юк.

– Да ладно тебе, Иванов. Пожалей стариков, ты просил сало, они достали. Скажи спасибо, – дип, ротный Алексеев картларны яклап телгә килде.

– Товарищ старший лейтенант, не мы, а они должны сказать спасибо нам за то, что каждый месяц им разрешаем посещать своих внуков, – дип тасма телләнә лейтенант. Ротный урынында булсам, күрсәтер идем мин бу эткә! дип нәфрәтләнде егет. Мари картлары, ахрысы – киемнәре, сөйләшү рәвешләре шуларныкына охшаган. Әйе, нәкъ шулай. Алар взводындагы ике чирмеш малаеның бабалары булырга тиеш болар. Ай саен киләләр ди. Әйтәм аны, чирмеш егетләренең өс-башлары башкаларныкыннан чиста-пөхтәлеге белән аерылып тора, яңаклары да суырылып кермәгән. Димәк, алар ачлыктан ул кадәр интекми, тик запаслары белән дә бүлешмиләр үзләре…

Кашшаф, офицерлар күзенә чалынганчы, тизрәк төшке аш бүленә торган урынга ашыкты.

<…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=44252 
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44326
  3. http://kazanutlary.ru/?p=44495
  4. http://kazanutlary.ru/?p=44601
  5. http://kazanutlary.ru/?p=44763
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото «pikabu.ru» сайтыннан алынды