Роман

29.05.2018 5 (май), 2018

Каһәр (IX,X бүлекләр)


Немецларның кадрларны психологик яктан эшкәртү оешмалары бар иде. Биредә дә үз илләрендәге кебек хәрәкәт җәелдерделәр. Беренче көннәрдә үк Латвияне Германиянең хәләл өлеше дип, элеккеге законлы җирләре дип игълан иттеләр.

Тулы хуҗа булып алдылар. Хуҗаларча яңа җирне, халыкны үзләштерергә керештеләр.Кыскасы, алга карап эш йөртәләр. Әмма ышанычлы кадрлардан башка бер эш тә майтара алмыйсың. Латвиядә дә Германиягә җаны- тәне белән бирелгән кадрлар кирәк. Хәзер дә, киләчәктә дә. Латышлардан, руслардан, башка милләтләрдән булса, тагын да яхшы. Латышлар русларга шикләнеп карый, үз чиратында руслар да кайбер латышларны өнәп бетерми. Идарә эшендә милли каршылыкларны куллану бик үтемле ысул.

Ә Милашлар нәселенә татар каны да катнашкан. Андрейның әнисе татар, ләкин ул инде руслашып бетә язган иде. Шуңа күрә Андрей татарча бер авыз сүз белми. Ә кан тел белүгә-белмәүгә карамый, буыннан-буынга ага бирә. Кан тел кебек тиз генә бирешми, юкка чыкмый. Ул тирәндәрәк. Аны кысу- җимерүләр һәм указлар белән генә бетереп булмый. Кайчак һич көтмәгән җирдә кан үзенең холкын күрсәтеп куярга мөмкин. Гасырлар буе тыелып килгән үчме яки якты хисме, бер мәлдә хәлиткеч көчкә әверелә дә куя. Билгеле, тышкы шартлар туры килсә генә.

Немец органнары тышкы шартларны үзләре теләгәнчә булдыра ала. Алар Радик өчен шундый шартлар тудырды да. Иң элек бер бай латыш кызы белән таныштырдылар. Инга исемле зур гына борынлы, ягымлы гына кыз. Әгәр борыны зур булмаса, аны татар дип тә әйтергә мөмкин иде. Ни өчен борыны зур кызны сайлаганнар? Моның бер хикмәте бар, әлбәттә. Борыны зур кешеләр, гадәттә, секс ягына авышучан була. Ә адәм баласы өчен бу – хәлиткеч нәрсә. Секс ягына авышып, шуңа хирысланган кешенең тора-бара ихтыяры сына. Аның өчен секс иң мөһим нәрсәгә әверелә. Ашау-эчү кебек үк, ул шуңардан башка көн итә алмый. Ач кешенең уенда бары ашау гына булган кебек, моның уена да башка идеяләр керә алмый. Ә идеясез кешенең бернинди хәтәрлеге юк. Ул нәрсә кушсаң, шуны эшли. Бер эштән дә баш тартмый. Ул – чын мәгънәсендә кол. Аңа нинди дә булса эш бир, ашарына бир һәм секс бир. Аның дөньясы шуның белән түгәрәкләнә. Шул түгәрәктән ул читкә бер карыш та чыга алмый. Менә сиңа капкын әзер. Бу – иң ышанычлы һәм «осечка» бирми торган капкын. Шунысы мөһим: адәм баласы бу капкыннан үзе дә ычкынырга һич теләми. Хәтта аны коткаручылар булса да, ул риза түгел. Капкындагы кеше властьлар өчен куркыныч түгел. Ул инде зур эшләр өчен яраксыз кеше. Канатлары сындырылган, имгәтелгән, беркая да оча алмый. Шәхес буларак бернигә тормый, шәхесе шул секска сарыф ителеп бетеп бара.

Асыл егетләрне яшь чакта, акылга утырганчы, әнә шул ысул белән бөгәләр, бетерәләр.

Икенче юл да бар. Анысы – аракы белән капкынга эләктерү. Дөресрәге, аракы капкынына. Яшь вакытында адәм баласы талымсыз, чөнки әле аның акылы әйле-шәйле. Хисләре утырмаган, кайнар ташкын кебек, тән тиресе эчендә ургыла-ургыла ага. Яшь йөрәкне бер чиктән икенче чиккә ташлый. Шул мәлдә аңа аракы тәкъдим итәләр. Моның өчен үзенә аерым кешеләр була. Яшь кешене әледән-әле эчертеп торалар. Аракы – мәкерле нәрсә, ул яшь организмны тиз агулый, яулап ала. Бераздан яшь кеше аракы колына әйләнә, шунсыз яши алмый башлый. Алкоголик стадиясенә җиткерелгән кеше – шулай ук беткән кеше. Аның башына яңа фикерләр, идеяләр килә алмый. Бүтән эшләргә инде сәләте дә, теләге дә калмаган. Хәмер капкыны йотып бетергән.

Немец органнары ихтыярлы, талантлы, үз фикере булган яшьләрне әнә шул ике капкынның берсенә каптыра, көчсезләндерә, нейтральләштерә. Эзәрлекләнә торган кеше малайларын шушы ике капкынга кандидат итеп теркиләр һәм ниятләрен әкренләп, тайпылышсыз тормышка ашыралар. Ә эзәрлекләнә торган кешенең малайлары булмаса, кызларына законсыз бала ясаттыралар. Бу эшне аерым, бозылган, әшәке егетләрдән яки ирләрдән эшләтәләр.

Милашлар эзәрлекләнүчеләр исемлегенә теркәлде, чөнки немецларга эшләүдән баш тартты. Дөрес, үзләре больницада эштә калдырылды, әмма аларга караш бик начар иде. Немецка эш башкару гына җитми икән, эшләү өстенә син күзәтчелек белән дә шөгыльләнергә тиешсең. Ягъни орган кешесе сиңа кем өстеннәндер күзәтчелек итәргә куша. Син шымчылык эшен үтәсәң һәм агентка җиткереп торсаң гына, тулы хокуклы адәм саналасың. Шунда гына сиңа ышаналар. Димәк, син Германия мәнфәгатен кайгыртасың. Әгәр агент кушканнардан баш тартсаң, димәк, син Германия өчен көч куймыйсың һәм аның тулы хокуклы гражданы да була алмыйсың. Сине инде властьлар бөтен җирдә кыерсыта. Юньле эш бирмиләр, торакның да иң начары – сиңа. Азык-төлек бүлгәндә дә, бу бик нык исәпкә алына. Кыскасы, сиңа бернинди мөмкинлек калдырылмый.

Болар барысы да астан гына эшләнә, бик яшертен генә тормышка ашырыла. Кайбер калын тиреле, уйлаудан мәхрүм кешеләр моны сизмәскә дә мөмкин. Менә сиңа бәла килде: сыерың югалды, ди. Кемнәрдер урлаган. Ә кай очракта органнар моны шул кешегә җәза бирү өчен махсус эшли. Син исә караклар эше дип йөрисең.

Немец органнары барча кешеләрне үз ятьмәсенә каптырырга тели. Берәүне дә читтә калдырмыйлар. Хәтта гарипләрне дә. Шулай итеп, бик тыгыз челтәр барлыкка китерәләр. Аннары һәркемгә, эшенә, урынына карап, күрсәтмә биреп кенә торалар. Син аны үтәми генә кара! Син бит үтәргә риза булып имза куйган! Вербовать иткән чакта, төрле сәбәпләр, дәлилләр китереп, сине ике агент кыса. Зур сүзләр сөйләп, алар сине какшата белә инде. Каты гына яныйлар да. Имза куймый кала алмыйсың. Юкса сине хыянәтчеләр рәтенә куялар, һәм син бирешәсең.

Агентлар кушкан эшне теге яки бу сәбәп белән үтәмәсәң, һич тә гафу ителми. Ике тапкыр үти алмасаң, теге яки бу яктан җәза бирәләр. Моның мең төрле ысулларын белә алар. Мәсәлән, яга торган утынга башка ис тидерә торган агу сибү яки кое суына эчәктә бабасыр үрчетә һәм шуның белән кешене аяктан ега торган дару салу… Немецлар бернидән дә чирканып тормый. Максатларына ирешү өчен, алар барлык чараларны да куллана. Бу өлкәдә «немец төгәллеге» дигән нәрсә тагын да ныграк тормышка ашырыла.

Милашларны уллары Радик аша җәзалыйлар иде. Радик эштән төн уртасында гына кайта. Һәрвакыт салмыш була. Аңа Инга да ияргән. Кыз алдында егетнең үзен күрсәтәсе килә һәм ул әти-әнисенә тиккә дә бәйләнә башлый. «Нигә сез Ингага кырын карыйсыз, ә?» – дип кычкыра. Моны ул әнисенә төбәп әйтә, әнисе дәшүдән куркып бер якка кереп поскач, әтисенә тотына… Син әнә үзең хатының белән рәхәтләнеп яшисең, ә миңа ярамыймыни? Мин дә кеше, минем дә кеше төсле яшисем килә. Нигә, әллә моңа хакым юкмы? Син әйт, бармы хакым, юкмы? Ник су каптың? Беләм мин сине, немецларны яратмыйсың…»

– Тукта! – дип, теш арасыннан кысып чыгарды әтисе сүзләрен, чөнки Инга алдында шундый сүз ычкындыру хәтәр иде.

– Нигә туктыйм? – диде Радик, идән уртасына хуҗаларча баскан килеш. – Син Инганы да өнәмисең, аны фахишә дип атыйсың.

– Ялганлама, сволочь! – дип кычкырып куйды Андрей, чыгырыннан чыгып. – Мин Инганы алай атаганым юк! Юк! Ә син артыграк эчкәнсең. Син сөйләмисең, эчкән аракың сөйли. Телең ни әйткәнне колагың ишетми…

Инга биек үкчәле туфлидән, болай да сузан буе белән стенага терәлгән килеш карап торуын белде. «Әтиеңә нигә бәйләнәсең?» – дип, ул Радикны тыярга, тынычландырырга тиеш иде ләбаса. Тик Инга аның батыраюына сокланган, горурланган төстә карый, бер сүз эндәшми. Бәлки, эченнән генә, шул кирәк аларга, дип тә торадыр әле. Өстәвенә үзе турында әйтелгән сүзләргә дә ышанды бугай ул. Радик исә әти дип тормады, үз атасын шушы сиртмә койрык Ингага сатты. Димәк, аңа Инга кадерлерәк икән. Малайлар, үсеп җитеп, хатын-кыз итәгенә каплану белән, әти-әнисен онытучан була шул.

Ата-ана эчтән, билгеле, Инганы һич тә кабул итмәде. Аздыручы, малайны адаштыручы, диделәр. Ә тыштан берни сиздермәделәр, яхшы мөгамәлә күрсәттеләр. Бигрәк тә Клара Инганың күңелен күрергә тырыша, аның белән ихлас сөйләшергә, аңлашырга тели иде. Бәлки, ул начар кыз да түгелдер. Тыңлаучандыр. Әйбәт тәрбия алган булуы да мөмкин. Радик аны бай кызы дип әйткән иде. Курляндиядә әтисенең туку фабрикасы булган. Кызыллар килгәч тартып алганнар. Хәзер әтисе үз фабрикасына кабат үзе хуҗа икән. Әмма фабриканы сатып, чит илгә китәргә дигән карарга килгән. «Нишләп?» дип сорагач, Инга «Белмим» дип кенә куйды. Клара шуннан соң үзенчә нәтиҗә чыгарды: димәк, ул немецларга ышанмый, шуңа читкә таярга уйлый… Менә бит, бер алар гына түгел, латыш капиталистлары да, әнә, немецларга ышанып бетми. Капиталист акыллы ул, күп нәрсәләрне алдан сизә.

Радик тузынды, әмма әти-әнисе тарафыннан аңа каршы тору ише бер хәрәкәт булмагач, бераз басылды. Ул Инганы үз ягына алып кереп китте дә ишеген бикләгәне ишетелеп калды.

Ә ата-ана төне буе җаннарын кая куярга, нишләргә белмәде. Яткан җирдән колакны колакка куеп, пышылдап кына сөйләштеләр.

– Бу Инга агент булмыйча, кем булсын, – диде Клара. – Радик ахмак, шуңа ышана, ә безгә – юк!

– Мин күп нәрсәгә әзер идем, әмма улым кайчан да булса мине бер хатын-кызга алыштырыр дип башыма да китермәдем, – дип, Андрей йөрәк ачысы белән карганды. – Менә син баланы кадерләп үстер. Аны син генә артык иркәләп боздың. Һәрвакыт, син акыллы, дип мактап кына тордың. Мактауга кечкенәдән күнекте, канына сеңде ул аның. Кан хәзер көчәйде һәм ул гел мактауны таләп итә. Немецлар аның салпы ягына салам кыстырып, мактап, үзләренеке итте. Мактауның фаҗигасен күрдеңме инде? Мин әйткәч ышанмыйча, һәрчак каршы килеп, ачуланырга керешә идең. Мактау – наркотик шикелле үк нәрсә ул.

– Тормышыбызның болай асты-өскә килер дип белмәдем мин. Радикны җаным кебек ярата идем, аны мактап кына торасы килә иде.

– Артык ярату фаҗигагә китерә, дип белми әйтмәгәннәр.

– Шуңа күрә мине дә үлчәп кенә яраттың, бәхетле дә итмәдең, – дип әйтеп куйды Клара. Сүзләре урынсыз булса да, күңелендә тәгаенләнгән нәрсә искәрмәстән чишелеп алды.

– Нәрсә сөйлисең син, Клара, ә? Бәхетле итмәдең, имеш. Ә син мине бәхетле иттеңме соң? Ул хакта нигә тагын бәхәсләшергә? Менә безнең уртак балабыз турында сөйләшергә кирәк. Радик һәлак булачак һәм безне дә бетерәчәк ул. Хикмәт шунда. Без аны коткарырга бурычлы!

– Ничек итеп коткарырга, ничек? Син – ата кеше…

– Ул мине гомер буе санга сукмады, син, мактап, аны үзеңә якынайттың. Сине генә тыңлады. Хәзер дә тыңлату әмәлен тап…

– Кулымда бер корал да юк бит, Андрей. Ник шулай әйтәсең? Минем мактауга мохтаҗ түгел ул, гаиләдән киткән. Тормыш эченә кергән, әнә шул тормыштан килгән мактауны гына санлый ул. Чөнки шуның гына әһәмияте бар. Хәзер мин көчсез…

– Тукта, аның өчен син һаман да көч әле. Синең белән бераз санлаша да. Ана хакы көчле ул.

– Хәзер итәктән аера аласыңмы аны? – диде Клара, шелтәләгән төстә. – Мин ул юбкадан көчлерәк түгел инде. Ир-ат итәккә бер капланса, башын җуя инде. Бетте дигән сүз. Үзеңне хәтерлә. Беренче кичтән соң ничек итәгемә ябышып каттың. Кубарып алып булмый иде. Радик та шулай инде. Берни белән дә итәк эченнән тартып чыгарып булмаячак аны. Үзең әйткәндәй, хатын-кыз итәге бүре капкыны белән бер, аңа бер эләксәң, ычкынам димә.

– Баланың беткәнен карап торыйкмыни?

– Шулай инде, әнә немецлар бер хуторда карт белән карчыкны утка ыргытканнар, ә ике өлкән баласы карап торган. Берни эшли алмаганнар. Коткарырга тырышсаң, үзеңне аталар да үтерәләр. Әтисе ут эченнән: «Безне коткарырга маташмагыз!» – дип, балаларын кисәтергә өлгергән.

– Биредә ут-ялкын юк шикелле әле…

– Ә нәрсә соң? Улың һәр көнне исереп, бер хатын-кыз ияртеп кайта да шуның алдында безне адәм хуры итеп сүгә. Өченчекөн бәхәсләшкәндә, сиңа тибеп, мине этеп җибәрде. Бу хәл уттан ким түгел. Менә минем күңелем, эчем, аңым эчтән янып, кара көеп бетте. Синең дә күз төпләреңә кара сары күләгә булып ятты, тикмәгә түгел. Нинди калын тиреле кешесең әле югыйсә…

Клараның бу сүзләреннән Андрей авыр итеп уфтанып кына куйды.

– Хәзер Инганы безгә каршы куйдылар. Радикны агентлар котыртса, монысы өстәп торачак, – диде Андрей. – Һәм ул шул ук вакытта Радикның агентлар биргән күрсәтмәне ничек үтәвенә шаһит та. Билгеле, Инганың үзенең аерым агенты бар, ул шуның күрсәтмәсе буенча эш итә.

– Нинди тыгыз боҗра! Ычкынып кара син моннан…

– Әйе, баланы үз ата-анасын сатарга һәм кыйнарга мәҗбүр итү – фашизмның әшәкелеге. Бу бернинди әхлакка да сыймый. Моңардан да зуррак явызлык була аламы? Һәм шушы нәрсә астан гына, бер гаилә эчендә эшләнә. Туганнар арасында эшләнә. Аңгыра Радик ник ул агентларга, булдыра алмыйм мондый эшне, дип әйтми икән? Ул бик оялчан бала иде бит, кая китте аның намус- вөҗданы?

Оялчанлыкны аны хатын-кызга кушып бетерәләр икән. Инга бик тәҗрибәле күренә, ул Радикны үзенең колы итте. Колга боерык кына бир, теләсә ни эшли ул. Кол итү мөһим. Аннары адәм кулы белән әллә нинди әшәкелекләрне чирканмый эшлиләр.

– Оялчанлыгын бетерү өчен эчертәләр. Иң элек эчендәге кешелеген җимереп юкка чыгаралар. Бервакыт аны партизаннарны эзләү операциясенә җәлеп иттеләр. Ул анда берәрсен атмадымы? Кулын канга буямадымы икән? Фашистлар кешедән пычрак эшне эшләтә, гаеп, гөнаһ ясата. Гаепле кешегә әмер бирү җиңел. Әгәр алар кушканны үтәмәсә, аңа гаебен исенә төшерәләр, пычрагын борын төбенә китереп иснәтәләр. Кеше бөгелә дә төшә. Ни боерасың, дип тора башлый… – дип, һаман бер нәрсә хакында сөйләнде Андрей.

Клара, бераз уйланып торганнан соң, телгә килде:

– Ул операция алдыннан кисәттем мин аны: немецлар синең кулыңны канга буярга тели, дидем…

– Чынлап шулай әйтә алдыңмы?

– Кайткач та, операция турында сорашып утырдым. Ул тәгаен генә әйтмәде, ләкин эш кан коюга хәтле барып җитмәгән иде шикелле.

– Үзе теләп барды микәнни?

– Нишләп, мәҗбүр иткәннәр, билгеле!

– Белмәссең, немецлардан макталасы гына килеп тора аның! Рас каты мактаулар белән агулангач…

– Бигрәк инде син, Радикны чит кеше баласы кебек күреп фикер йөртәсең.

– Чит кеше балалары безне кыйнамый, үз балабыз кыйный.

– Аны бит мәҗбүр итәләр! Нүжәли аңламыйбыз? Менә күкрәгеңә пистолет терәп мәҗбүр итсәләр, үзең нишләр идең?

– Әти-әнине кыйнарга кулым бармас иде.

– Алайса, сине атып үтерерләр иде. Синең үз башыңа төшмәгән, шуңа кырыс хөкем итәсең. Үзеңне стенага терәсәләр, йә әти-әниең, йә үзең, дисәләр… Радикны гына гаепләргә ашыкма! Нишләсен ул, йә! Аңа нибары унтугыз яшь. Аның яшисе килә…

– Юк, Клара, моны аклап булмый.

– Була, Андрей, йә, менә үзең кайсын сайлар идең?

– Белмим, әйтә алмыйм, – дип мөгрәде Андрей. – Башка сыймый бу.

– Радик, бичара, нишләсен? Ну, нишли ала ул? Ә син, Андрей, әйдә, без бетсәк тә ярый, ул яшәсен, дип әйтә алмыйсыңмыни?

– Әллә шуның бәрабәренә яшәтәчәкләр дисеңме? Тот капчыгыңны! Фашистлар, диләр аларны!

Тагын озак кына уйга чумып яттылар. Ашарга юк иде, моңарчы элеккеге запас белән тернәкләнделәр. Радикка бирелгән паёк та әйбәт кенә иде. Ләкин өч җанга җитәрлек түгел. Хәзер ул паёк та тәтемәячәк, чөнки Инга пәйда булды. Нишләргә?

– Андрей, мин немецларга эшкә керәм, – диде Клара.

– Эш өстенә шымчылык итәргә кушуларына риза булыпмы?

– Башкача ничек? Ачка үликмени? Бүтәннәр ничек, без дә шулай. Ни булса – шул. Без белгән кешеләр барысы да төрлесе төрле җиргә урнашты…

– Өч смена эшләргә дә ризамын, әмма миннән шымчылык, юк, булмый.

– Миңа нишләргә кушасың?

– Булдыра аласың икән, кер, эшлә. Яткан таш астыннан су йөрми, диләр.

– Ничек булдыра алыйм? Ачка үлмәс өчен әллә нәрсәләргә барырсың. Бәлки, частный практикага рөхсәт бирерләр, ә? Әнә, Кальнин эшли бит. Мин үз исемемә кәгазь алсам, син минем кул астында эшләүче буласың инде, ә?

Клараның тавышы өмет белән тулы иде. Андрей аңа гаҗәпләнеп карап куйды. Бу ниндидер яңа нәрсә. Клара иренә әйтмичә генә немецлар белән элемтәгә кереп караган мәллә? Шайтан алгыры! Ирнең күңелендә шик корты кыймылдап куйды. Клара, әллә тел белгәнгә, оккупантлар белән ничектер борчак пешерә ала иде. Нәрсә бу? Чынлап та частный практика ачарга рөхсәт бирерләр дип өметләнәме?

Андрей озак кына дәшми торганнан соң:

– Мине үз җаваплылыгыңа аласың, шулаймы? Рас синең булышчың булып эшләгәч, ә? – дип әйтеп куйды.

– Минем кул астына керергә теләмисеңмени? Кара нинди горур хәерче, ә?

– Сиңа бит минем өстән күзәтчелек итәргә кушарлар?!

– Нигә, мин болай да сине күзәтү астында тотам бит, яшьрәк, чибәррәк хатынга китмәсен дип… – Клара, тавышсыз көлә-көлә, Андрейның битенә йөзен куйды. – Ризамы, ә?

– Димәк, син минем шымчым буласың инде, ә?

– Шымчымы-ниме, рөхсәт алырга кирәк, – диде Клара. – Бар шартларына риза булып. Анда күз күрер. Юкса ачка кәкрәячәкбез. Андрей, ачлыктан бик куркам мин!

– Син чынлапмыни? Шаяртасың дип торам…

– Ахмак, гомерең кыл өстендә чакта нинди шаярту ди…

Клара иренең муеныннан кочаклап алды. Андрей эндәшмәде. Ул соңгы вакытларда шикләнүчән булып беткән иде. Әллә Клараны немецлар вербовать иткәнме икән дип дә уйлады. Әмма бу уен тышка чыгарырга, хәтта үзенә әйтергә дә курыкты.

X

Бер-ике көннән соң Радик тагын бүләкләр тотып кәефләнеп кайтты. Инга белән бергә. Ләкин бу юлы кызның йөзендә читләшкәнлек төсмерләре сизелә иде. Әллә инде Радик белән аралары салкынайганмы? Әллә бу бер битлек кенәме? Хәзер һәркемдә битлек, чын йөзне берничек тә күрмисең. Дөнья кысан булгач, адәм баласы битлек артына поса, чөнки бүтән саклану һәм гомерен саклау чарасы юк. Инга да битлек артына яшеренгәнме? Әллә кешегә хас әз генә оялчанлыгы бармы?

Ата-ана балага һәрчак өмет белән карый. Менә ул бүген әйбәтләнгәндер, элеккеге шәфкатьсезлеге беткәндер дип уйлый. Радикның да ата-анасына мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрсә, барысы да үз урынына утырыр төсле. Кытлыкка, башка төрле түбәнлекләргә дә түзәргә була. Алары әллә ни авыр түгел. Иң авыры – үз балаң тарафыннан кыерсытылу, кимсетелү. Радикның йөзенә уйчан көлемсерәү, битенә бераз гына сәламәт алсулык йөгергән иде. Ул Инганы үз бүлмәсендә калдырып чыкты да, әнисенә нәрсәдер әйтергә теләгән, шуңа җай эзләгән кебек йөренә иде. Клара кухняда, йөзенә шатлык нуры чыгарып, өстәл әзерләп йөри, Андрей аңа бик теләп булыша. Ул да улын әйбәтләнер дип өметләнә, шуңа куллары да дәртле хәрәкәтләнә иде. Ата-ана өчен рәхәт мизгел бу. Уллары эштән кайткан, хәер, бик соң инде соңын, шулай да әйбәт. Менә гаилә бергә җыелып, рәхәтләнеп чәй эчәр, сөйләшер, хәбәрләшер. Кешегә иң зур җәза – аңа сөйләшер шартлар булдырмау, сөйләшүдән тыю. Дөрес, властьлар ата-ана белән бала арасына чөй какты кагуын. Шулай да ата-ананың мәхәббәте чиксез, баланың һәр кимчелеген онытырга, аңардан күргән җәберне гафу итәргә әзер тора. Әнә алар нинди ихласлык һәм ярату белән табын әзерләп йөри. Тизрәк табынга бергә утырып сөйләшәселәре, улларын ныклап күрәселәре, аның сөйләгәннәрен тыңлыйсылары килә. Шуңа бик зарыкканнар. Радик бит андый бала түгел иде, шушы немец мәлгуньнәр килеп кенә адаштырды аны. Ул акыллы бит, исенә киләчәк, әти-әнисен санлап, олылап торачак. Аның күңеле яхшылыкта булырга тиеш. Бу аның әтәчләнү чоры, яшьлек авыруы гына. Авыруны уздырмыйча булмый инде. Һәркем башына килә торган нәрсә ул…

Табынга утырырга торганда гына, Радик бүлмәсенә кереп китте дә, кызарынып, авызын учы белән сөртә-сөртә килеп чыкты, әнисе янына килеп басты һәм каты гына тавыш белән сүз башлады:

– Әни, мин Ингага өйләндем, – диде.

Клара, эшеннән туктап, аңа борылды.

Андрей, Радикның ачулы һәм җирәнүле карашын күрде дә, ишекне ябып, кухнядан ян бүлмәгә шылды.

– Ничек инде, бу ниткән сүз? Шушындый вакытта? – дип, Клара, лып итеп, урындыкка утырды да алъяпкычына кулларын сөрткәләде. Улының бу эшне уйламыйча эшләгәнлеге күренеп тора иде.

– Без Инга белән бер ай инде ир һәм хатын булып яшибез! – диде Радик, масайган тавыш белән. Муен төене бер өскә, бер аска хәрәкәтләнә иде.

– Чынлапмы, болай гынамы? Ныклап уйладыңмы? Бу бит авыр камыт кию, Радик! Ул камытны кияргә син әле әзер түгел шикелле. Нигә үзең теләп муеныңны камытка кертәсең? Үкенмәссеңме?

– Син риза булмассыңмыни? Нигә, сәбәп нәрсәдә? Инга ошамыймы?

– Радик, ул бик тәҗрибәле күренә, сине харап итәр кебек. Бел, көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, диләр.

– Ялгышасың, әни, Инга мине бәхетле итәм, ди. Ул андый түгел.

– Яшьли нәрсәгә ул камыт? Йә? Өзлегерсең, имгәнеп калырсың.

– Юк, мин Инганы ташламыйм, ул да мине ярата.

– Ярату юктыр анысы, инстинкт кынадыр. Аңа, бәлки, чынлап та, җенси теләген канәгатьләндереп торырдай ир генә кирәктер? Син аңа чын ир түгел, ә нервыларының киеренкелеген бетереп торучы бер корал гына булачаксың.

– Әһә, син Инганы кимсетергә телисеңме? – дип, тавышын күтәрде Радик.

– Врач буларак күзәтүемне әйтәм, Радик. Сиңа иш түгел ул, юк! Синнән олырак та…

– Өч яшькә генә, куркыныч түгел. Мин кыз кеше идем, ди.

– Синең аның өчен беренче булуың – бу миф, билгеле. Ул инде әллә ничә кулда булгандыр.

– Тукта, авызыңны чамалап ач, әни! Юкса!.. Нигә Инганы кимсетәсең?

– Мин кимсетәсе калмагандыр инде. Ул синең аша нигәдер ирешергә тели. Аңлыйсыңмы, юкмы? Бәлки, ул гестапо агентыдыр. Шул хакта уйлаганың юкмыни? Барыбызны утыртып бетерер. Безне харап итмәкче буласыңмы?

– Инга андый түгел, моны синең куркуың әйттерә.

– Кайда эшли соң ул?

– Тегү фабрикасында ниндидер мөдир, башлык…

– Әнә күрдеңме? Немецлар үзләренә яшерен хезмәт итүчене генә башлык итеп куя. Бу – аларның тайпылышсыз үтәлә торган законы. Фәкать органнарда актив эшләгән кеше генә башлык була… Үзең дә беләсең…

– Юк, Инга андый түгел, – диде Радик, ләкин тавышында ниндидер ышанып бетмәү төсмере чагылып алды, чөнки аның моны кире кага торган ныклы дәлиле юк иде. Ул Инга янына кереп китте…

Әйе, немецлар органнарга вербовать ителгән һәм аларның яшерен боерыкларын үтәп барган кешеләрне генә җайлы, төшемле урынга куя. Дөресрәге, ул кешене яхшы урын белән сатып ала. Немецларда эш урыннары кешенең сәләтенә карап бүленми, ә органнарга ничек хезмәт күрсәтүенә карап бирелә. Әйтик, жулик табигатьле, ертлач, гуҗ кеше органнарның һәр боерыгын бик яхшы үтәп бара, хәтта арттырып үти. Теләсә нинди яшерен эшләрен башкарырга булдыра. Менә шул бәндә иң югары идарәгә баш итеп куела. Аларда бары шундый принцип гамәлдә. Кешедәге бүтән бер сәләт тә исәпкә алынмый, фәкать органнарның яшерен боерыгын карусыз үтәү генә карьера баскычы буйлап күтәрә. Карьерага омтыласың икән, талантлымы син, ачышлар ясыйсыңмы – барыбер органнарның яшерен боерыкларын үтәргә тиешсең. Ягъни, асылда, син ике төрле эш башкарасың. Беренче урында – органнар боерыгы буенча яшерен, психологик эш, фәкать шуннан соң гына син төп эшеңә хокук яулый аласың. Әгәр органнарга вербовать ителүдән баш тартсаң, сине беркем дә кешегә санамый. Син ил гражданы түгел, син эмигрант хәлендә. Сине эчке эмигрант дип йөртәләр. Сиңа юньле эш бирмиләр. Синең өчен иң юньле эш – җир казу. Шул җирдән башыңны чыгармыйлар. Азык-төлекнең дә начар сортын гына бирәләр. Торак урыны фәкать барактан гына була.

Радик бүлмәдән чыкты, үзе тагын да кәефләнгән иде шикелле.

– Инга син әйткәннәрнең берсе дә түгел, – диде ул, әнисе каршына килеп.

Клара алдына карап утырган җирдән башын калкытты. Чырае хәтәр чытылды, калын иреннәре ачу белән бөреште:

– Икәү сөйләшкәннәрне җиткердеңмени? Ахмак! – диде Клара һәм, өметен өзгәндәй, башын икенче якка борды. Шулай озак кына сүзсез торганнан соң, улына карап: – Нүжәли синдә әз генә булса да туганлык хисе калмады, ә? Шул калдык-постык хатынга әти-әниеңне саттың! Оятың кайда синең? Йа Хода! – дип инәлде.

– Син ни генә әйтсәң дә, мин Инганы ташламыйм, – диде Радик, нык тавыш белән. – Ул миңа яшьлеген бүләк итте…

– Нинди яшьлек, ахмак, күзеңне ачыбрак кара!

– Мин сүз бирдем, хәзер чигенмәячәкмен. Аннары, әни, сез политиканы аңламыйсыз. Инга аша мин югарыга үрләячәкмен. Элемтәләре күп аның…

– Элемтәләр барысы да юкка чыгачак. Алданып йөрмә, дип, ничә тапкыр кисәттем инде…

– Юк, сез политиканы аңламыйсыз…

– Нигә син безне шул өстерәлчеккә алыштырасың? Йә, әйт әле?

– Ул – башка, сез – башка. Нәрсәсе гаҗәп моның? Ярар, бу хакта сөйләштек инде. Мин бит сезнең өчен тырышам. Инга белән булсам, материаль яктан хәлебез дә яхшырачак. Алар байлар.

– Әйе, сиңа берни керми икән! – дип, Клара, тагын кулын селтәп, башын икенче якка борды.

– Син әти сүзләрен тәкрарлыйсың, – диде Радик, янаулы тавыш белән.

– Мин үз сүземне әйтәм, ул өстерәлчек белән бер өстәл янына утыра алмыйм, – дип кычкырды Клара.

Радикның күз аклары зурайды, борын яфраклары дерелдәргә тотынды.

– Әһә, сез әле шулаймы? – диде ул, нәрсәгә тотынырга белмичә, һавада кулларын бутады. Кинәт бер артлы урындыкны алып, идәнгә бәрде. Урындык дүрткә аерылды. Тавышка Андрей килеп керде. Радик, шуны гына көткәндәй, кинәт аңа барып ябышты: – Син бутап ятасың безнең тормышны! – дип, тегенең яңагына чалт-чолт суккалый башлады.

Клара, инәлеп кычкыра-кычкыра, ата белән улны аермакчы булып маташты. Радик аңа тибеп җибәрде, Андрейны идәнгә бөгеп салды. Башына, иңенә ботинкасы белән типкәләде. Ул исереклек белән бик нык ярсыган, нәрсә кыланганын белештерми иде шикелле. Клара, Андрей янына иелеп, Радикның аякларыннан эләктерде, тегесе гөрселдәп стенага бәрелде. Аркасы белән стенаны сыдырып төшеп, идәнгә таянды. Аның борыны гыр-гыр килә иде… Ул кинәт кенә сикереп торды да үз ягына таба атлады…

Бераздан, дөбер-шатыр килеп, Инга белән өйдән чыгып киттеләр.

Андрейның яңаклары, күз төпләре кара янып беткән иде.

– Тәмам җене котырган икән, – диде ул, өстен-башын кага-кага. – Ярый әле касыкка, бавырга типмәде. Үз башына кылана торгандыр…

– Ничек үз балаңа шулай әйтәсең, – дип каршы төште Клара, ана хисләренең үртәлүенә чыдый алмыйча.

– Аңардан барыбер игелек күрмәссең, юк!

– Немец ерткычлар харап итте баланы! – Клара елый ук башлады. Аның ирләрнекедәй киң иңе һәм калку күкрәкләре, гаҗизлек белән тулышып, дер-дер селкенә, бите буйлап тар гына юеш тасмалар сузылып төшкән иде.

– Юк, монда немец кына түгел, ул үзе дә гаепле! – диде Андрей, тонык тавыш белән.

– Ни сөйлисең, шул фашистлар гына харап итте аны. Кабахәтләр! Дөньяны ерткычлар белән тутырдылар.

– Мондый улың булганчы… Тфү!

– Радик гаепле түгел монда, түгел! Аны әнә шул өстерәлчек Инга гына аздыра. Әнә баланы ияртеп алып чыгып та китте. Берни эшли алмыйсың.

– Радик теләмәсә, алып китә алмас иде.

– Аның өчен хатын-кыз итәге бездән күпкә көчлерәк шул! Кемдә көч – шул җиңә! Безнең көч аңа тәэсир итми. Әнә бер өстерәлчек бездән көчлерәк! Уф! – Клара тагын күз яшенә буылды, бераз лышык-лышык елады да аннан ачыргаланып кычкырырга тотынды.

Андрей аны юатмады. Ул, чүпрәк юешләп, шуны битендәге авырткан җирләренә куйгалап йөрде. Клара һаман елады. Иң яраткан, җаны кебек күргән баласы бит. Ничек гарьләнмисең? Үзең табып, кадерләп үстергән затның хыянәте икеләтә авыр була икән…

Клара елый-елый тәмам йончыды. Шуннан соң гына туктады. Ата белән ана, балалары үлгәндәге кебек, кара кайгыга батып утырды. Эчләре дөрләп яна, әмма төтене күренми иде. Адәм заты өчен бала китергән кайгыдан да авыррак нәрсә юк шул…

Радик икенче, өченче, дүртенче көнне дә кайтмады. Ингаларда яшәргә булдылар микәнни? Радикның ташлап китүе һәм билгесезлек ата-ананы бик нык изә иде. Йокылары – йокы, ашаулары ашау түгел. Яшәүнең бөтенләй рәте калмады. Ни өчен шушы кадәр газаплар, түбәнлекләр кичерергә? Ә кичерми мөмкин түгел. Салкын канлы булып тумагансың икән, акыл белән генә хисләреңне тыя алмыйсың. Бәгырьгә боерык биреп булмый, ул һаман сыза да сыза. Кызган табадагы май кебек сыза ул. Үзеннән-үзе. Акылыңа һич тә буйсынмыйча.

– Радикны бер-ике айда үзе кебек зиначы итеп бетерәчәк ул өстерәлчек, – дип, кайгысыннан нишләргә белмичә бәргәләнде Клара.

– Фәхеш кеше беткән кеше инде, теләсә кемне сатарга сәләтле ул.

– Хикмәт тә шунда шул. Шәхесен җимерәләр.

– Аның шәхесе бар идеме соң? Умырткасы юк иде бит аның, – дип, Андрей үз баласы турында дөресен әйтергә тайчынмады.

– Кавырсыны нык кебек иде лә, әнә шул сиртмә койрык кына сындырды. Хатын-кыз алдында сынмаган ир-ат юк инде анысы…

– Бар, нигә булмасын? Син мине сындыра алдыңмы соң?

– Безнең алда андый мәсьәлә тормады.

– Үз кубызыңа биетергә күпме тырыштың…

– Йә, шаяртма. Әллә мин синең кубызыңа биеп тордыммы?

– Һәр шәхеснең үз дөньясы, сере булырга тиеш, – диде Андрей. – Юкса ирек фикция генә булып чыга түгелме?

– Юк, булырга тиеш түгел! Синең миннән гайре серең, дөньяң булмасын! Юк!

– Алайса, бездә шәхес иреге була алмый. Шулаймы?

– Нәрсәгә сиңа шәхес иреге? Әллә син берәр бөек кешеме, иҗади шәхесме? Сиңа тышкы ирек бирелгән, шул җиткән…

– Тышкы ирек бәрабәренә эчке ирек тартып алынган. Хатыннар тартып алды аны. Шуның өчен бездә хатын-кызга дан һәм дәрәҗә!

– Эчке ирек белән нишләмәкче буласың? Бүтән яшьрәк хатын-кызларны яратасың киләме? Бу бит азгынлык! Азып-тузып йөргән ир-ат бернигә ярамый ул. Эштә дә бернигә ирешә алмый, көче азу-тузуга исраф була. Син шуны телисеңме? Сез хатыннарга рәхмәт укып кына торырга тиешсез.

– Эчке ирекне азу-тузуга исраф итмичә, нәрсәдер уйлап чыгарырга, иҗатка чумарга була.

– Ярар, пүчтәк нәрсәләр хакында әрепләшеп, тел әрәм итмик. Ничек итеп Радикны теге сөйрәлчек тырнагыннан коткару турында уйла син.

– Котырыгы беткәч, үзе үк бизәр…

– Бизми, бизми, уйлама да. Баланы ашап бетерә ул ерткыч, бетерә. Авызын да сөртмәс. Төн йокыларым качты, бер ерткычның балаңны кимергәнен ничек карап торырга? Син менә тыныч, бер дә борчылмыйсың кебек…

– Җитте, булды. Эш турында уйларга кирәк… Теге аптекарь…

– Баланы коткармыйча торып, башым эшләми.

– Теге аптекарь немец сиңа бәйләнәме әллә? – дип, Андрей сәер генә Кларага карап куйды.

– Әһә, син дә көнләшә беләсеңмени, Ходаем? Алга китеш бар. Әйе, миңа аерым игътибар күрсәтә.

– Ирең барын белмимени?

– Беләдер, ахрысы. «Ирем бар», дигәч, бер дә гаҗәпләнмәде.

– Оккупантларга бар нәрсә дә рөхсәт ителә дип уйлыйлар, кабахәтләр!

– Бәлки, аның белән уйнап караргадыр, ә? Борыныннан тартып йөртергә…

– Ул алашага яшьләр беткәнмени? Әнә алар күпме!

– Мин дә шулай әйттем, ә ул, миңа сөйләшә белә торганы булсын, ди. Без бит хайваннар түгел, дип җибәрә.

– Кабахәт, ерткыч! – Андрейның йодрыклары төйнәлә башлады.

– Йә, йә, калай әтәчләнмә, – диде Клара, җитди итеп. – Мин аның белән уен башлап карыйм әле. Кызык, нәрсәләр сайрар икән… Кара, син әллә чынлап көнләшәсең инде?

– Юк, туктале, немецлар бик мәкерле халык, үзеңнең башыңны ашамасын.

– Соң, болай ачка үләргәмени? Тәвәккәлләмичә, бер эш тә майтара алмыйсың. Үзебез өчен бит…

– Белмим, белмим…

– Үзең тап, алайса, немецка берәр чәчбикә, мин әйләнеп тә карамас идем…

Тегеләйгә борылсаң да – стена, болайга атласаң да стена иде. Алар тикмәгә сөйләшүләрен эчтән аңлап, үзләрен эчтән тыйды. Бүтән бер сүз дә катмадылар.

I бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44229
II бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44349
III-IV бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44509
V-VI бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44596
VII-VIII бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44727
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Фото «www.yadvashem.org» сайтыннан алынды