Бәян

25.05.2018 5 (май), 2018

Сугыш күләгәсендә


дәвамы

Балык башы

 Якшәмбе көнне, гадәти көннәрдән үзгә буларак, ашау рационын чак кына баеталар икән. Хәер, баету дип әйтергә ярыйдырмы – төшкелектә бирелә торган баландага, өстәп, кылчыгы-ние белән тозлы балык һәм балык башлары салалар. Ул балыкларның итен кем ашый торгандыр (анысын чамаларга мөмкин: командный состав һәм аларның куштаннары булыр), анысын курсантлар төпченеп тормый, тизрәк үз өлешен алып калырга ашыга. Тозлы суны хәтерләткән баланданы чөмереп, кылчыгын суыргалап утырганнан соң, һәркем биштәрдәге кадерле ризыгын шатырдатып чәйнәргә керешә. Гражданкада чагында эткә-мәчегә ыргытыла торган «деликатес»тан да тәмлерәк нәрсә юк бу чагында. Ләззәтләнүдән күзләр йомылган, хәтта шушы вакыт аралыгында гына булса да әйләнә-тирәдәге коточкыч чынбарлык та онытылган. Билгеле инде, балык башының ашарга яраклы җире аз. «Ач тамакка – барсы да мач», дигәндәй, курсантлар, чәйни торгач, аның яртысыннан артыгын барыбер кабып йоталар. Тозлы аштан соң үтереп тамак кибә. Шөкер, башка чагында үлчәп кенә бирелә торган кое суын бу көнне чикләү юк. Хәер, алай ук түгел икән: торымнан-торымга казылган коелар янына курсантлар чиратка тезелеп баскан, һәркемгә бер-ике кружка эчәргә рөхсәт. Чират бер кат үткәннән соң, теләгәннәр икенче әйләнешкә тезелә. Еш кына коеның төбендәге запасы төкәнеп, аннан инде ком катыш сыекча ала башлыйлар.

Якшәмбе, төштән соң, урман кисәргә йөрүләр дә юк. Һәркемгә ял бирәләр, моны икенче төрле «шәхси вакыт», диләр. Теләгән кеше өенә, туганнарына һәм якыннарына хат яза; теләгәне биштәреннән көзге кисәге һәм кайчысын (үзендә булмаса, кешедән алып) чыгарып, сакал-мыегын кыра һәм чәчен төзәтергә керешә. Бу төр хезмәтне взводтагы курсантларның берәр остарагы башкара ала, билгеле инде, нинди дә булса ризык бирү хисабына. Кемдер өстендәге киемен салып, шатыр-шотыр бет сытарга керешә. Ул хәшәрәтләрне чүпләп кенә бетерешле димени?! Учак тергезеп, кайчагында күпмедер вакыт «буржуйка» өстендә тотып, аларның чертләп коелуларын күзәтүчеләр бар. Арада хәлсез һәм хасталар күп, андыйлар землянкадагы урыннарына кереп сузылу ягын карый.

Кашшаф өйдәгеләргә хат язып салырга ниятләде. Уч төбеннән чак кына зуррак кәгазь кисәге һәм каләм юнәтеп, үзенең ике авылдашы белән Суслонгер лагерена өйрәтүләргә билгеләнүен белгертәсе килде. Аларга укыту-өйрәтү үзәгенә китерелгән көнне үк биредәге тәртипләрнең катгыйлыгын читкә чыгармаска дигән кисәтү ясалган иде. Командирлар моны дәүләт сере дип аңлаттылар. Ә дәүләт серен чишү җинаять буларак бәяләнә. Хатларның цензура аша узып, ачып укылу ихтималы булуын әйттеләр. Моның ише өркетүләргә тамчы исе китмәде егетнең. Шулай да авыр шартлар турында җәелеп язуны башына да кертеп чыгармады. Әти- әнисен хафага саласы килмәде. Хатының зур өлешен авылдагы яңалыклар, өйдәгеләрнең хәл-әхвәлен сораштыруга багышлады, өстән-өстән генә лагерь хәлләренә тукталды: «Кадерле әтием, газиз әнием! Өйдән чыгып китүемә ике атнадан артса да, менә бүген генә – октябрь аена кергәч – сезгә беренче хатымны язып салам. Тазалыкларыгыз ничек, авырмыйсызмы? Абыйның фронттан хәбәре килмәдеме? Мин авылда чагында ук аннан хат алмаганга өч айдан арткан иде бит. Әгәр үзгәреш булса, кичекмәстән миңа белгертегез. Сеңелкәш мәктәптә укуын дәвам итәме? Өлгереше ничек? Кара аны, сеңлем, укуыңны ташлама!

Киләчәк – белемлеләр кулында. Читкә китеп, кешеләр белән тыгызрак аралаша башлагач, моның шулай икәнлеген яхшырак аңлыйсың икән. «Бөрлегән» бозауладымы инде? Бозауласа, ничәне китерде? Бүксәсе бигрәк дәү иде. Аны искә төшергәч, әнинең угыздан пешергән коймагын ашыйсы килеп китте никтер. Безне ач тоталар дип уйламагыз тагын, кунак сыенда яшәтмәсәләр дә, түзәрлек. Көннәр хәрби өйрәнүләрдә, үзебезнең хәстәрне кайгыртып уза. Командирларның: «Здесь нет мам, научись жить сам», дигән гыйбарәсенә инде күнегеп киләбез. Читкә киткәч, уллар әниләренең, ирләр хатыннарының ярдәменә мохтаҗ икәнлеге яхшырак аңлашыла икән. Сәдәф төшсә, аны тагасың; кием ертылса, ертыкны ямыйсың. Бусы – хатын-кыз вазифасы, бусы – ирләрнеке дип тору юк, барсына өйрәнергә туры килә. Хәер, әни, абый белән мине син инде кечкенәдән энә-җеп тотуның ир балалар өчен дә оят түгеллеген өйрәтеп үстердең. Моның өчен рәхмәт сиңа. Әти безгә: «Үзе егылган еламас», – дип әйтә иде һәрчак. Мондый тәрбия шулай ук дөрес булган. Әле дә хәтеремдә: сигез-тугыз яшьлек чагым иде бугай, өйгә елап кайтып кердем. Авыз-борын кан гына.

– Нәрсә булды, дөнья куптарып үкерәсең? – дип сорадың.

Шунда Түбән оч урамының миннән өч яшькә өлкәнрәк шадра Шакир малае Әхсән белән тәпәләшүемне, аның иптәш малайлар алдында сине «зимагур» дип атавы чыгырымнан чыгарды, дидем. Бу адымымны хупларсың, хәтта мине яклап Шакир абыйларга юнәлерсең, һич югы «молодец» дип аркамнан кагарсың, дип көткән идем. Ә син: «Дөрес әйткән, минем кебек читкә китеп йөрүчеләрне шулай атыйлар, – дидең. – Кыерсытучыңны бер сугуда аяктан егарлыгыңа ышансаң гына ташлан. Үзе егылган еламас, диләр, шыңшыма. Ну-ка, борыныңны сөрт!» – дип, миңа аркан борылдың. Ул чагында хәтерем калган иде. Үсә төшкәч, синең хак булуыңны аңладым. Һәрчак дөреслекне яклап яшәдең. Хәкимовларның маркасы элек-электән югары саналган, дия идең, горурланып. Әлеге хисне без – улларыңа сеңдерергә тырышуың бушка китмәде, дип әйтергә була торгандыр, әти. Һәрхәлдә, йөзеңә кызыллык китермәбез. Хуш, сау булыгыз, кадерлеләрем.

Фашист мәлгуньне оясында дөмектергәч, җиңү белән кайтып очрашканга кадәр. Улыгыз Кашшаф.

<…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=44252 
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44326
  3. http://kazanutlary.ru/?p=44495
  4. http://kazanutlary.ru/?p=44601
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото «mywebs.su» сайтыннан алынды