Роман

25.05.2018

Каһәр (VII-VIII бүлекләр)


VII

Зур сумка белән азык-төлек күтәреп, Радик кайтып керде. Күпме генә кытлыкта яшәсәләр дә, әнисе Клара улының бу нигъмәтләренә сөенеп карамады. Сынаганы бар: Радик азык-төлек алып кайтса, өйдә тавыш куба. Егет әтисе белән бәхәсләшә, аңа басым ясый башлый. Әйе, әйе, һөҗүм итә, дөресрәге, аның рухына тукына, дөньяга карашыннан көлә, һәм шул кыланышы әтисен чыгырдан чыгара, провокация ясаган кебек итә. Аңлы рәвештә белеп эшлиме, әллә берәр максатны күз алдында тотамы ул?

Радик әнисенә ит консервасы ачып бирде, шуның белән бәрәңге кыздырырга кушты. Элеккеге иждивенец малайдан ул хәзер гаилә башлыгына әйләнеп бара иде. Немецлар аны ничектер шәһәр магистраленә эшкә алды. Радик телне әйбәт белә иде. Шунда эшли башлаганнан бирле, егет бик нык үзгәрде. Әнисенең сораулы карашыннан уңайсызланып, беркөнне әйтеп тә куйды: «Немецлар мине үз тәртипләренә өйрәтә, мин аларга совет тәртипләрен аңлатам», – диде. Әнисе аңа, ачуын китермәслек йомшак тавыш белән: «Кеше газапларына сәбәпче була күрмә», – диде. Соңгы вакытларда бик күтәренке кәеф белән йөрсә дә, егет бер сүздән дә кинәт кабынып китүчән була башлады. Нидән бу? Үзенең мөстәкыйльлеген тануданмы? Әллә моның артында бүтән нәрсә ятамы? Элек ул мыштым иде, хәзер исә аның йөзендә «мин беләм, ә сез берни дә белмисез» дигән нәрсә шәйләнә. Әллә немецлар аны тәмам үз кулларына алырга өлгердеме? Алар әнә шундый яшьләрне үз кармагына эләктереп сыный да үзләре яклы итеп эшкәртә. Моның өчен аерым кешеләре бар. Радик та шундый эшкәртүче кулына капканмы әллә? Алай булса, бик хәтәр бу. Ире Андрей үзенең сиземләвен әйткәч, хатыны аңа ышанып җитмәгән иде. Ләкин беркөнге сөйләшү бик нык сагайтты. Кич белән чәй эчеп утырганда, Радик:

– Немецлар Мәскәүне алган… – дип, ниндидер канәгатьлек белән әйтеп куйды.

Андрей улының немецлар белән уртак тел табуын бер дә өнәмәде, шуңа күрә аңа шикләнеп һәм куркып карый иде. Әнисе дә эндәшми кала алмады.

– Сөйләмә юкны, кеше ышанмастай сүзне! – диде ул кырыс кына. – Безне сынар өчен генә әйтәсең…

– Әни, син күп нәрсәләрне белмисең әле… – Радикның күзләре еракка караган кебек кысылды.

– Син әллә немецлар кубызына биисеңме? Алдыңны-артыңны чамала, уйла! – диде әнисе, кисәтүле тавыш белән.

– Нәрсә уйларга? Сайларга мөмкинлек юк…

– Немецларның әкиятләренә ышанма. Әнә ничек шапырыналар…

– Әни, син политиканы аңламыйсың, әти йогынтысыннан чыга алмыйсың.

– Тукта, шапырыну нәрсәдән килеп туды, ә? Нинди кеше шапырынучан була? Йә?

– Адәм баласын бөгеп буламыни? Көчлелектән дә шапырыналар. Син нәрсә?

– Көчлелектән беркем дә шапырынмый. Ә үз көченә ышанмаудан шапырыну килеп туа.

– Син әти фикерләрен тукыйсың…

– Анысы мөһим түгел, ә үз көчеңә ышанмаудан шапырыну хакында әйтәм мин.

– Немецлар – бик исәпле халык… Аннары…

– Хискә бирелмә, улым, хис алдый ул. Немецлар шуңа исәп тота.

– Аларда бар төштә дә төгәллек, әни. Син әти сүзләрен сөйлисең.

– Төгәллек белән әллә кая китеп булмый. Менә филне әнчек җиңә аламы?

– Филне кырмыскалар да җиңә ала, әгәр фил тирән чокырга төшсә, – дип, Радик көлеп куйды.

– Ул аерым очрак кына, ә безнең ил аерым очрак кына түгел, улым. Ул – бик көчле фил.

– Әнә бит немецлар кая кадәр керде хәзер. Ленинградны алырга җыеналар…

– Вакытлыча андый нәрсәләр булуы мөмкин. Шул хакта шапырынулары аларны сата да. Шапырыну аларның үзләренең дә күзен томалый һәм бу нәрсә, һичшиксез, җиңелүгә китерәчәк…

– Әни, син ничек шулчаклы ышаныч белән раслыйсың, ә? Әти тәмам миеңне чүпләп бетергән икән.

– Бар нәрсәне экономика – материаль ресурслар хәл итә.

– Безнең әти һаман шул экономик теориядән аерыла алмый инде. Хәзер бар эшне политика хәл итә.

– Политика вакытлыча гына ота ул, фәкать экономика гына тотрыклы эш итә. Бу – немецларның әлегә политик отуы гына. Ул озакка бара алмый.

– Һаман әти фикерләрен сөйлисең. Политик отуны экономик оту белән ныгыталар да, менә шул чын оту була. Әллә немецлар шуны белми дисеңме? Без белгәнне алар әллә кайчан чыгарып элгән.

– Аларның политик оту уңышыннан башлары әйләнгән. Уңышлардан һәркемнең башы әйләнә ул. Әйтәм бит, политик оту бары вакытлыча гына була ала.

– Әни, сукыр булма, әти хаталана. Нигә ул немецларга ышанмыйча карый, ә? Моның начар булып бетүе дә ихтимал бит…

– Ә нигә син әтиеңнән баш тартасың әле? Син аның улымы?

– Баш тартмыйм, әни, мин хәзерге шартларны гына күздә тотам. Яшәр өчен шул таләп ителә. Кем шартларга җайлаша алмый, шул бетә. Табигать законы. Шартларга яраша алмаган күпме кешеләр харап була.

– Немецлар чын ерткычлар, Радик, үз күзләрең белән күреп торасың. Күпме гаепсез кешеләрне концлагерьларга озаттылар?!

– Юк, әни, немецлар уйлап эш итә. Ул кешеләр Советлар тарафыннан подпольеда эшләргә калдырылган булган. Аларны үз араларыннан берәү саткан. Партийный хатын. Ничек кеше сатлык җан булып китә? Менә бу сатылуларны күргәч, мин шул хакта көне-төне уйланам…

Радик китап шкафы янына килде. Аның пыялалы ишеген ипләп кенә ачты да Пушкин томын алып актара башлады…

VIII

Алар хәрби шәһәрчектәге фатирларыннан китеп, бер танышларының ике бүлмәсенә урнашырга өлгерде. Бу эз югалту өчен дә эшләнде. Йорт хуҗасы гимназия укытучысы булып, анда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара иде. Аның хатыны әбиләре ягыннан Кларага чыбык очы туган иде. Милашлар бирегә килгәч тә элемтәгә кергән иде. Бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Ләкин хуҗаны безнекеләр кулга алды. Моның башбаштаклык икәнен белеп, Андрей күпме чапты аны араларга, күпме тырышып карады, әмма берни булдыра алмады. Ул ниндидер яшерен политик оешмада торган. Ул оешманы Советлар алдан ук белгән булган. Әлеге оешмадан берәү Советлар ягына чыккан да шул исемлекне ачкан. Шуннан берәм-берәм чүпләгәннәр. Нинди яшерен оешма – анысын шайтан белсен. Русларга каршы оешма булды микәнни? Андрей берни дә белә алмады… Балалары булмаган, бүтән туганнары да юк иде, Клара хуҗа карчыгына бердәнбер якын кеше булып калды.

Алар Добелэдән кайтырга җыенып йөргән көндә генә сугыш башланганлыгын әйттеләр. Әле бернигә ышанырлык түгел иде. Өйлә җитәрәк, канатларында зур- зур тәреле самолётлар шәһәр өстеннән түбәнтен генә очып үтте. Ул арада кичкә таба шосседан танклар хәрәкәт иткәне күренде. Танклар артыннан күтәрелгән тузан, куе томан булып, бар тирәне сарып алды. Андрей тизрәк биредән ычкыну хәстәрен күрә башлады. Аны бигрәк тә Таня борчый, ул аның язмышы турында кайгыра иде. Бүтән нәрсә хакында колагына да керми иде. Тегендә дә, монда да барыбер түгелмени хәзер? Андрейның күзләрендә бизгәк уты янып торды. Ул үзенә урын таба алмый йөдәде. Дөрес, аның болай ашкынуы бер Таня өчен генә булмаска тиеш кебек иде. Рита да, баласын алып, алар белән Митавага китәргә карар кылды. Әмма Отто, нидер сизенеп, моңа ризалашмады. Шәһәрләрдә хәзер ачлык булачак, ә аларның ерак түгел хуторда үз җирләре бар. Советлар килгәч, әле җирләрне тартып алырга өлгермәгән иде. Хәер, Оттоның алыр нәрсәсе юк, бер гектар чамасы урман кисәге, ике гектар булыр-булмас көлсу туфраклы сөрү җире генә бар иде. Шулай да мондый чакта бу җир белән дә ачка үлмәскә булыр дип уйланылды. «Ә без нишләрбез, безнең җиребез юк», – диде Клара. «Сезгә дә җир табылыр, биредә калыгыз, – диде Отто. – Анда, шәһәрдә яман булачак…» Андрейның боларны ишетәсе дә килмәде. Ул бик ашыктырды. Күп бәхәсләр, ачуланышулар, үпкәләшүләр булды. Рита баласы белән Андрейларга иярергә теләде. Нигә шулай итте икән, әллә Оттоның бик үк ышанычлы түгеллеге белендеме? Араларыннан кара мәче үттеме? Алай дисәң, соңгы вакытларда Оттоны эш урынында күтәргәннәр, директор урынбасары иткәннәр, аңа ышаныч арткан иде. Отто шуңа бик горурлана. Рита да моңа бик канәгать иде кебек. Оттоның горурлануы хәзер артык-портык сүзләр сөйләшмәвендә дә күренә иде. Элеккеге кебек, ул бернинди сорау бирми, бернигә ачуланмый-борчылмый иде шикелле. Күп нәрсәләрне үзе аңлаганмы, әллә үз эченә бикләнгәнме? Шартлар белән килешмәгән кешеләр, бер авызлары пешкәч, үз эчләренә бикләнеп яши башлый. Отто да шулай булганмы? Тормыш шартлары адәм баласын кырыкка бөгә. Әмма Ританың да тәэсире булмый калмагандыр. Ул җылы җилнең кай яктан искәнен бик тиз сизеп ала, нәкъ флюгер кебек. Һәм кыйбласын шуның уңаена юнәлтә. Бу аның сәләтле булуыннан килә торгандыр. Ләкин Кларада, күпме тырышса да, андый сәләт юк. Андрей исә башка сорт кеше, хатынының аны хәзергә чаклы аңлап бетергәне юк.

Отто аларга ат һәм олау тапты. Завод хуҗалыгында атлар күп иде, шуннан бер ямчы яллады. Әзерләнеп беткәч, Рита, баласын кочаклап, арба янында буталды, менеп үк утырды. Отто аны һәм малаен арбадан күтәреп төшерде. Рита еларга тотынды, Кларага килеп асылынды. Ул, аптырап, бер Оттога, бер Андрейга карады. Алар икесе дә күзләрен читкә яшерде. Нигә Андрей шулай эшләде икән? Үз өстенә йөк аласы килмиме? «Ритага Отто янында хәвефсезрәк булыр, – дип пышылдады ул хатынының колагына. – Отто, ни әйтсәң дә, гәрчә латышлашкан булса да, немец. Алар үз милләттәшенә рәхимлерәк булыр. Мин менә шулай сизәм». Рита исә: «Безне бетерәчәкләр, – дип, ачыргаланып еларга кереште. – Отто бит русларга эшләде, русларга яраклашты, немецлар әллә исәпкә алмаслар дисеңме?..» Сүзгә Андрей кушылды: «Хәзер немецларга яраклашырга туры киләчәк. Берни эшләр хәл юк…» – диде. «Ике дингә дә чукынырга без әллә тегеләйме?» – дип куйды Рита. «Чараң булмагач нишлисең, чукынасың, – диде Андрей. – Адәм баласына тия торган өлеш әнә шундый. Элек тә, хәзер дә…» «Элек алай булмаган, – дип, Андрей сүзләренә ачуы чыгып чәрелдәде Рита. – Хәзер генә бар төшкә политика катнаштырып, тормышны газапка әйләндерделәр. Ир белән хатын арасына политика китереп керттеләр, ата белән баланы шуның аша дошманлаштырдылар…» «Әнә немецлар ирек алып киләбез дип дөнья кубара, – диде Андрей. – Бәлки, рәтле тормыш корып бирерләр?» – Аның тавышында зәһәр киная ишетелде. «Алар безне кызыллар дип эзәрлекләячәк, ул фашистларга ышанмыйм мин. Әнә Тельманны нишләттеләр? Роза Люксембургны? Аларның бит тамчы да гаепләре булмаган. Бары тик карашлары өчен генә җәзага тартканнар. Шулармы ирек алып килер? Ирек дигән нәрсә юк ул хәзер, була да алмый, бары сүзләр генә!..» Ританың сүзләреннән Андрей да уйга калды, йөзенә икеләнү төсмере чыккандай булды. «Болай итәбез, – диде ул, ниһаять, бер карарга килеп, – без хәзер Митавага кайтабыз, Таняның хәлен беләбез. Аннары берничә көннән шушы ук олау белән барыбыз бергә сезнең янга киләбез. Отто канаты астына. Оттога үзебезгә ышанган кебек ышанабыз. Аның утарындагы җирдән безгә дә туенып торырга мөмкин булачак… Отто, син бу планга ничек карыйсың?» «Уңай карыйм, – диде Отто, аптыравын җиңә алмыйча. – Ни күрсәк тә бергә дигәндәй». «Немецлар сиңа тимәскә тиеш», – диде Андрей. «Кем белгән, кем белгән…» – дип куйды Отто. Аның куш ияге уртасындагы чокыр кып-кызыл булып тора иде…

Олау янында шундый әйткәләшү булып алды. Аңлашу рус һәм немец телләрендә барды. Ямчы латыш иде, ул русча да, немецча да аңламый иде шикелле. Шулай итеп, алар шушы олау белән берничә көннән соң кире әйләнеп кайтырбыз дигән карарга килде. Биек маңгайлы картуз кигән, түгәрәк битен керпе энәләре кебек каты төк баскан ямчы җирдән дилбегәсен иелеп алды да атны алгарак тарттырды. Бу тизрәк булыгыз дигәнне аңлата иде. Отто аңа латышча кат-кат аңлатты: олы юлдан йөрмә, хутордан хуторга бара торган ян юлларны чамала, диде.

Ямчы аларны шәһәргә илтеп җиткерде. Артык газап күрмәделәр. Ләкин курку һәркайсының өнен алып бетергән иде, шуңа күрә җаннары уч төбендә булды. Аларның элеккеге ихтыяры беткән, барысы белән курку идарә итә иде. Юл узган саен, курку арта гына барды. Бер юл чатында әсир кызылармиячеләрне күреп, йөрәкләре тәмам ярыла язды. Берничәсенең кулбашы яраланган, аны марля белән түгел, эчке күлмәкне ертып бәйләп куйганнар иде. Куллары, битләре шешенгән. Тукта, болар биредәге частьлар түгелме соң? Арадан берәрсе үзләрен танып алса нишләргә? Йөрәкләрен шул нәрсә дә чәнчеп куя иде. Алар белән бергә алып китүләре дә мөмкин ич. Андрей шуңа аска карабрак утырды. Клара да читкә карамаска тырышты. Гәрчә алар хәрби частьта эшләсә дә, хәрбиләр түгел иде. Әмма үзләре хәрби паёк белән яшәде. Кием-салым алырга литер биреп торалар иде.

Аларны хәрби шәһәрчеккә кертмәделәр. Анда сак куелган иде. Клара каравыл начальнигы белән дә сөйләшеп карады. Ул хатынның сорауларына җавап бирмәде, гел аның немецча белүе белән кызыксынды. Үзләренә эшкә чакырды. Клара, квартирама үткәрегез, анда безнең балабыз калды, диде. Ләкин каравыл начальнигы риза булмады, кулын гына селтәде.

Алар шәһәр үзәгендәрәк, елганың аргы ягында яшәүче теге кардәш әбигә килеп ауды. Туганнарын күрүгә, карчык әй шатланды, әй куанды. Ә тегеләрнең сөйләшерлек хәле дә юк иде. «Таня кайда, ничек?» – дип ут йотты алар. Әби хәрби шәһәрчектән бар кешеләрне шәһәргә күчерүләре турында әйтте. Әмма Таня биредә күренмәгән икән. Алар Таняны эзләргә кереште. Каян, ничек эзлисең? Клара берничә танышына барып карады, ләкин берсен дә очрата алмады. Әллә ишекләрен ачмадылармы? Бөтенесе урамга чыгарга куркып ята. Әмма урам да буш түгел, таныш түгел җирле халык әллә кайдан гына пәйда булган сыман иде. Клара урамга бары үзенең немецча белүенә ышанып кына чыкты. Чынлап та, тел белү бик нык ярдәм итә иде… Ә Таня табылмады. Тик менә өйгә ничек керергә соң? Анда, бәлки, ни дә булса калдыргандыр ул? Ләкин шәһәрчек чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган, беркемне кертмиләр. Начальниклар да «белмим»нән башканы әйтми иде.

Төнлә Андрей да «ау»га чыгып керде. Аның хатыныннан яшерен адреслары булырга тиеш иде. Һәрхәлдә, Клара шулай сизә, әмма аңардан берни төпченми иде. Андрей үзе дә әйтми. Биредә подпольеда эшләргә кемнәрнедер калдырган булырга тиешләр бит. Андрей шуларны да эзли иде. Әмма ул хатынына бу хакта белгертүне кирәк санамады. Моңа, әлбәттә, сәбәпләр дә күп булды. Андрей белән Радик тәмам дошманлашып бетте. Табын янына бергә утыра алмыйлар, ачуланышып китәләр. Ризык җыю дигән изге гадәт бозылышу белән бетә, тәгамнең бәрәкәтен җибәрә. Радикның немецлар ягына бик тиз авышуы җанны кыйнап тора, Андрейга исә бу хәл бигрәк тә нык суккан иде. Эчтән рухы сынган кебек йөрде ул. Шулай булмыйни, ничек рух сынмасын? Совет мәктәбендә укыган, совет гаиләсендә тәрбияләнгән малай немецлар белән якынаеп китте, алар идеологиясенә ышана башлады. Моңа, билгеле, телгә сәләте булуы да ярдәм иткәндер. Немец телен ярыйсы белә иде ул. Кечкенәдән әнисе аның белән немецча сөйләшергә тырыша иде. Элек башына сеңгән сүзләр хәзер, кирәге булгач, калкып чыкканмы? Кеше организмына гаҗәпләнерсең. Аңарда әллә нинди сәләтләр үз шартларын көтеп ята шикелле. Адәм баласында теләсә нинди мохиткә җайлаша ала торган көчләр бар. Моны бер Радик мисалында гына түгел, күпләрдә күрергә була. Шәһәр башкарма комитетының медицина-санаторий бүлеге мөдире, ягымлы гына Гульманис фамилияле адәм, мәсәлән, хәзер немецларда бик югары постта хезмәт итә икән. Клара моңа бик нык аптырады. Ничек шулай үзгәрергә, кыйбланы шулай тиз алыштырырга мөмкин? Моны аның аңы сыйдыра алмый иде. Теге чакта Клара Гульманис янында ике-өч тапкыр булды, ул эш эзли, аңа хәрби частьтан китәргә кирәк иде. Үзенә дә, иренә дә җитәкчелек тарафыннан басым нык көчәйде. Юкка да бәйләнә башладылар. Политик карашларны көн саен диярлек төрле юллар белән сынап торалар. Алар ниндидер пунктка да туры килми, моны үзләре дә яхшы сизеп йөри иде. Частьның политидарәсендә эшләүче өлкән политрук хатынына һәм тагын ниндидер якыннарына эш урыны кирәк икән дип тә ишеттеләр. Шулай да сәбәпнең иң зурысы – аларның сәяси карашларының ниндидер пунктка туры килмәве иде. Шул төп аргумент, ә сәбәпләрне бик күпләп табарга була. Беркем дә гөнаһсыз түгел. Клара бер кызылармияченең сукыр эчәгесе авырта дип диагноз куйган иде. Берничә тапкыр өянәк булгач, шул диагноз буенча операция ясадылар. Ләкин эчәгесе таза булып чыкты. Аның бөерендә таш булган. Таш бәвел юлыннан чыкты, ә сукыр эчәгесенә ясалган яра төзәлмәде. Әллә нинди дәвалар кулланып карадылар, әмма терелтә алмадылар. Яраны яңадан ачып карарга булдылар. Кызылармияченең хәле тагын да начарланды, аннары үлде. Андрейның да шундый «ялгыш»ларын искә төшерәләр иде. Врач, билгеле, Алла түгел. Алар да күп нәрсәләрне белми. Юк, Клара моның белән акланырга теләми. Әгәр кеше врачлар хатасы аркасында дөнья куя икән, бу – зур җинаять. Ләкин бу шәхсән аларның гына бәласе түгел. Ул медицина өлкәсендәге гомуми белемнәр җитенкерәмәүдән, диагноз куя торган бернинди инструмент булмаудан да килеп чыккан бәла.

Шул рәвешле, аларны үз теләге белән китәргә мәҗбүр иттеләр. Радик, моны белгәч, бик нык борчылды. Әти-әнисенә шырпы кадый-кадый, кинаяле сөйләшкәләде. Менә, намус саклап йөргән идегез, күрдегезме, сезнең намуслылык нәрсәгә китерде, янәсе. Намус дигән нәрсә сүздә генә бит ул!..

Андрей шулчак корт чаккандай кинәт сикереп торды да Радикның яңагына чалтыратып җибәрде. Егет нишләргә белмичә аптырап торды, атасы исен җыеп өлгерде һәм: «Гафу ит!» – диде. Радик, берни әйтмичә, үз ягына кереп китте. Шул көннән соң ул бөтенләй сөйләшмәс булды.

Алар, хәрби частьтан китеп, үзләренә эш эзли иде. Гульманис шәһәр больницасында эш вәгъдә итә итүен, ләкин аның юлламасы белән барсалар, бездә урын юк, дип җибәрәләр иде. Баш әйләндергеч нәрсә булды. Шул чакта аларны Отто килеп алды.

Яңа власть урнашкач, кешеләрнең кинәт үзгәрүе иң гаҗәпләндергән, таң калдырган нәрсә булды. Әле кайчан гына Май бәйрәмен билгеләп үткән тантаналы җыелышта речь сөйләгән Гульманис – киң маңгайлы, фырт ир-ат – бүген икенче властька теләп хезмәт итә. Ничек иманны шулай тиз алмаштырырга мөмкин? Иман бит ул кешенең рухы, җаны. Андрей хатынын юата: аны безнекеләр немецларда эшләү өчен махсус калдырган булырга тиеш, ди. Әмма моңа ышануы кыен, чөнки шәһәрдә аны күпләр таный бит. Немецлар белми дисеңме? Һәр адымын, һәр гамәлен күзәтәләрдер. Әгәр дә инде ике якка да уйнау политикасын алып бара икән, шулай ук ышандырмый. Элеккеге большевик Самарецны кулга алдылар. Гульманисның кулы уйнаган, дип сөйләделәр. Андрей аның янына барып, кылын тартып карарга булды. Безгә эш кирәк иде, эш белешүне сәбәп итәргә уңай мәл иде, һәм, чынлап та, Гульманис Клараны бер больницага рекомендация белән җибәрде. Андрейга ни өчендер андый язуны бирмәде. Соңрак килерсез, мин хәзер ул эшләрдән ерак, диде. Шулай да ул аларны таныды. Шуңа сөенделәр. Әллә безнекеләр калдырганмы, дигән фикер аларда да ныгыган кебек булды. Тик аның Андрейга ышанып җитмәве беленде. Бу исә ир белән хатынның ныгый башлаган фикерләрен тамырдан какшата иде. Нинди битлек кигән ул? Кемгә хезмәт итә – Аллагамы, Иблискәме? Битлек – көчсез рухлы кеше коралы. Ә алар нигә битлек кия белми? Юкса үзләрен көчлеләрдән дә санамый ич. Ә битлек артына посарга тартыналар. Оялалар, чөнки аларда оят бетмәгән. Бүтәннәр әнә бик тиз алмашына бит, ә алар нигә булдыра алмый? Радик менә ул яктан ата-анасына охшамаган икән. Тизрәк җайлашу сәләтенә ия, ахрысы. Әллә соң тормышта гаделлек юк, дигән фикер аңарда тамыр җибәреп өлгергәнме? Әгәр шулай булса, аның тиз алмашынуы беркадәр аңлашыла. Әлбәттә, тормышта килеп туган гаделсезлекләрне Радик күргәләде. Ләкин ул кимчелекләр гаделсезлекләр генә идеме соң? Гомумән, бер-бер кимчелексез тормыш була алмый бит. Һәр кимчелекне гаделсезлек дип санарга ярамый. Радик менә шул нәрсәне аера белми иде шикелле. Аерырга яше дә җитмәгән. Малайның уй-фикере генә түгел, тәне-каны да утырып җитмәгән. Кыскасы, теләсә кем теләсә ничек бөгә ала торган вакыты аның. Моңа әнисе бик курка иде. Андрей да аның яшьлегенә, яшь кан котыруы чорын үтеп җитмәвенә ташлама ясый. Шулай да немецлар идеологиясен тиз кабул күрүен барыбер гафу итә алмый. Әнисенә исә Радик якын, әмма ул ике ут арасында яши. Немецларның ерткычлыкларын үз күзләре белән күрә башлагач, үзе дә аларга төкерер, бизәр дип үз-үзен юата. Хәзер әле ул сукыр көе йөри. Немецларда күзне сукырайтырлык нәрсәләр дә бар шул. Тик алар вакытлыча әйберләр. Шулай булгач, фашистлар үзләре дә вакытлыча. Әмма моны Радикка һич төшендереп булмый иде.

…Радик, ниһаять, Пушкин томыннан үзенә кирәкле битне эзләп тапты, ничектер канәгать чырай белән укып та китте: «На всех стихиях человек – тиран, предатель или узник»…

– Син үзеңнең немецларга тәлинкә тотуыңа аргумент эзлисең, – диде әнисе. – Йә, йә?

– И әни, хыянәт итми торган кеше юк ул.

– Немецлар үзләренең канлы эшләрен әнә синең кебекләр кулы белән эшли. Шундый эшләргә тартырлар дип куркам. Бер буялдыңмы, тормышың бетә инде, бетә! Аңлыйсыңмы шуны? Кеше канын коярга сәбәпче икәнсең, син кеше булып яшәүдән туктыйсың. Ерткычка әйләнәсең! Йә, шушындый кан кою озак дәвам итә аламы? Кеше каны бит ул!

– Үзегезнең дә сөйләгәнегез бар, теге елларны бездә дә күпме яхшы кешеләрне нахакка әрәм иткәннәр. Кемгә нәрсә булды? Исәннәр рәхәтләнеп яшәде, – диде Радик. Әнисен ялган өстендә тотмакчы булды.

– Бездә андый хәл булмады, улым, ялгышма!

– Соң, бер сүз өчен безнең тарих укытучысын утырттылар. Утыз тугызынчы елда. Булмады, имеш…

– Нигә немецларны безнең ул чактагы хәлләр белән чагыштырасың? Бездә партия сафларының чисталыгы өчен көрәш барды. Бездә бөтенләй башка, улым…

– Нинди генә сәбәп белән булмасын, барыбер кеше канын кою ул! Кешене харап итәргә бернинди сәбәп булырга тиеш түгел. Әйе, түгел! Бу – закон!

– Шулай да меңләгән гаепсез кешеләрне кыралар, бетерәләр! Мин әйткән закон немецларның үзләренә кагылмыймыни?

– Билгеле, кагыла. Алар, без дөньяны һәртөрле пычрактан чистартабыз, диләр.

– Адәм затларын кырып, дөнья чистара димени? Ничек шуны уйларлык та башың юк синең? Кан коюдан да пычраграк эш юк. Димәк, дөньяны ныграк пычракка батыралар, тормышны тәмугка әйләндерәләр. Әнә Рига янындагы концлагерьга туганнары янына барып кайтучылар бар. Анда көн дә меңәрләгән кеше ачтан үлә, ди. Син моны беләсең, ишетәсең һәм кайбер нәрсәләрне күрәсең дә. Синең күңел күзеңне немецлар ничек сукырайтты? Һич аңламыйм.

– Мине беркем сукырайтмады, – диде Радик, китапны шкафка урнаштырып. – Бәхәсне туктатыйк, әни, мин ачыгып кайттым. Ач кешенең ачуы яман, диләр.

Алар кухняда өчәү бергә чәй эчәргә утырды. Клара ит консервасы белән бәрәңге кыздырган иде. Ул шундый тәмле булган. Әллә мондый ризык бик сирәк эләккәнгә шулай инде. Клара да, Андрей да рәхмәт әйтә-әйтә ашады. Радикның шуңа бик кәефе булды, әмма аның бераз салмыш икәне ничектер менә хәзер генә беленде. Ул көтмәгәндә әтисенә бәйләнергә тотынды.

– Әти, син нигә немецларны кабул итмисең, ә? – диде ул, һаман үзенең ниндидер властен сиздереп.

Андрей аптырап калды. Немецларны кабул итмәүне тану үлем белән бер икәнен белә ул. Радикка һич ышаныч юк иде. Әти-әнисе аның алдында немецларны начар итеп телгә алмаска дигән карарга килде. Андрейга ялганлаудан башка әмәл юк иде.

– Ни сөйлисең, улым, – диде ул, ялагайланып. – Немецларны хөрмәт итәм мин. Аларның техникалары иң камиле. Музыкалары бөтен дөньяда яңгырый.

– Әти, сиңа карашыңны үзгәртергә кирәк, – дип куйды Радик, аның сүзләренә ышанмыйча.

– Ничек үзгәртергә? – диде Андрей. – Әйтәм бит, немецларга уңай карыйм, дим.

– Уңай карашыңны гамәлдә күрсәтергә кирәк, әти. Немецлар сүзгә ышанмый, алар башка. Бездә генә кызык сүз сөйләп карьерага үрлиләр иде, шул карьеристлар Россияне харап итте дә! Немецларда башка…

– Аларда да карьеристлар җитәрлек…

– Немецлар бүтән, әти. Ә Россияне карьеристлар, яһүдләр шул хәлгә төшерде. Моны танырга кирәк инде…

– Россияне, улым, бернинди карьеристлар да, яһүдләр дә харап итә алмый, – диде Андрей, тыныч кына тавыш белән нык итеп. – Россия бит ул гаять зур континент. Әнә Себергә крепостное право да үтеп керә алмаган һәм анда колхоз төзүләр дә булмаган. Себернең үз законнары. Шуның шикелле, рус халкының үз характеры, үз холык-фигыле. Ул берәр нәрсәсен югалта башлагач кына, чынлап торып кузгала…

Андрей тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, Радикның йөзе чытыла башлагач туктады. Ул аның ачуын гына китерер һәм араны тагын да катлауландырыр дип шикләнде.

– Юк, карашыңны уңга таба борырга кирәк сиңа, – дип, Радик башын күтәрде, аның йөзе тартылган, иреннәре кысылган иде. Борын яфраклары да киеренкелек белән кабарган.

– Минем карашым болай да сул түгел, ә турыдан, – дип, Андрей ничектер гаепле кеше төсле әйтеп куйды. Радикның нервысын чыгармас өчен, ул инде малаеның җаеннан гына тора иде.

– Турыдан ерак барып булмый, әти. Нигә син шултиклем тискәре? Үз иленең патриоты, имеш. Аларга синең ватандарлыгың бер тиен. Нинди легендар командирларны утыртып бетерделәр. Үзеңнең әйткәнең бар. Менә хәзер шуның җәзасын күрәләр.

– Мин үземне патриот санамыйм. Ә тугрылыгым алар өчен түгел, үзем өчен генә.

– Тугрылыгыңны бәяләрләр дисеңме? Уптым утыртырлар да куярлар. Аларга бит кызыл сүзләр, антлар кирәк. Ялган антлар, ялган сүзләр. Ә син кызыл сүз артына поса алмыйсың. Немецлар эшлекле, сүзләргә алданмыйлар.

– Юк, алданалар, – диде Андрей. – Соңрак үзең дә күрерсең. Ә бит фюрерга, безгә берьюлы ике фронтта сугышырга ярамый, дип әйтүче аек акыллар да булгандыр. Ә ул андыйларның башын кистергән. Ә тәлинкә ялаучыларның сүзен тыңлап, Россиягә каршы сугыш башлады. Сүзгә алдану түгелмени бу?

– Бәлки, фюрерның планы өстен чыгар? Ул чакта нәрсә?

– Белмим, әйтә алмыйм, – диде Андрей, үзен җиңелгәнгә санап һәм тавышын мескенәйтеп.

– Нәкъ менә карьеристлар немецларны харап итәчәк тә, – дип, сүзгә кушылды Клара. – Фюрер шуларның сүзен тыңлаган, чөнки үзе дә шундый сорттан булса кирәк. Немецлар үзләрен дөньяга бәхет алып килә торган «сверхчеловек» дип игълан итте. Дөнья белән алар идарә итәргә, ә бүтән халыклар кол дәрәҗәсендә яшәргә тиешләр…

– Әни, син һәрчак кирегә сукалыйсың. Ни өчен немецлар безгә каршы сугыш башлаган? Чөнки Россия үзен дөньяда әйбәт тормыш кора торган система дип тәкъдим итте. Совет кешеләре барча китапларда фәрештә кебек изге итеп сурәтләнде. Бу да шулай ук «сверхчеловек» дигән сүз инде. Ә немецларның беренчелекне бирәселәре килмәгән.

– Төп сәбәп экономикага кайтып кала, – диде Андрей, Радикның башына немецлар ниләр иңдергәнен чамалап. Шуның өчен дә Радик белән сөйләшеп утырырга, аның рәнҗетүләрен күтәрергә кирәк иде. – Ресурслары саегып бара, ә бездә кул тимәгән иксез-чиксез байлык. Капиталистларның моңа күзләре яна. Басып алып булмасмы? Шул максатка юнәлтелгән идеология булдыралар. Озак еллар буе Көнчыгышка поход девизы астында кешеләрнең миләрен эшкәртәләр…

– Алай түгел, немецларны большевикларның дөньяда социализм төзү идеясе котырткан, гыйфритне шул шешәдән чыгарган. Алар бу дөньяга яңа кан бирергә үзләрен генә сәләтле дип саный. Алдынгылыкны бирәселәре килми. Техника, фән буенча барча ачышлар диярлек немецларныкы бит. Ә Россия фән- техника буенча бер генә зур ачыш та ясый алмаган. Бөтен җирдә техниканы, фәнне, философияне, музыканы немец халкы алга җибәргән. Маркс, Энгельсны алар биргән. Шуңа күрә үзләрен законлы рәвештә «сверхчеловек» дип атаган.

Радикның тавышында кырыслык төсмере бераз кимеде, чөнки аның дәлилләре көчле иде. Инкяр итеп булмый, бар зур ачышлар диярлек чынлап та немецларныкы. Моңа каршы нинди дәлилләр китерәсең?

Бу казанышлар немецларга башка халыкларны кол итәргә хокук бирми ләбаса. Коллык заманнары үткән инде. Хәзер бүтән дәвер. Халыклар коллыкта яшәргә риза булмаячак. Хәтта немецлар җиңгән очракта да. Заман үзгәргән, заман башка.

– Җиңсәләр, чарасын табарлар, аларның башы йомры, – диде Радик.

– Патшалар ил белән без идарә итәбез дип уйлый һәм ялгыша. Ил белән заман идарә итә. Заманны исәпкә алмаган патша, нинди генә көчле булуына карамастан, иртәме, соңмы, барыбер җиңелә.

– Немецлар җиңәрме, юкмы? – дип, тамак төбе белән кеткелдәп куйды Радик. Әтисенең бу сорауны провокацион дип уйлавын белеп, ул аны шаяру формасында әйтте шикелле. Әмма ата берни булмаган кебек гади генә җавап кайтарды:

– Белмим, белмим…

– «Белмим»нең башы авыртмый инде аның, – дип куйды Радик, кәефе кырылган төстә.

– Син дә юкка баш авырттырып йөрмә, Радик, – диде Андрей.

– Үзем беләм мин, миндә эшең булмасын! – дип кычкырып җибәрде Радик. – Мин сезгә малай-шалай түгел! Үз эскәнҗәгездә күп тоттыгыз, җитәр! Үземчә яшәргә телим, миңа комачауламагыз! Сез генә түгел дөньяда!

– Әтиең сине кайгыртып әйтә, Радик, – дип арага керде Клара.

– Сез үзегезне кайгыртасыз, мине түгел! – диде уллары, үз алдында бармак яный-яный.

Ата-анасы аңа гаҗәпләнеп карады: бу аларның улымы соң, әллә башка берәүме? Кем аны шулай алыштырып куйды?..

Радик үз ягына кереп яткач та, ир белән хатын, бер-берсенә карарга базмыйча, гаепле кешеләр сыман утырды. Тәмле ризыкның бәрәкәте киткәнгә генә түгел, йөрәк парәсе кебек кадерле уллары аларның сүзен санга сукмаганга, икесенең дә күңеле нык кимсенгән иде. Әле кайчан гына алар аны үз өлешләренә тигән иң зур шатлык, бәхет саный иде. Ул ата белән ана өчен дөньядагы иң зур куаныч булды. Аның тууы һәм яшәве аларның гомерен мәгънәле, тулы итте. Үзләренә авыр вакытларда шул бала кеше күтәрә алмас кайгыларын басарга ярдәм итте, кара көннәрен яктыртты. Бала бәгырьдән өзелеп төшә һәм гомер буе җаныңның тере кисәге булып кала бирә. Синең өчен аңардан да кадерлерәк берни дә юк. Менә шул зат үзен тудырган, үстергән әти-әнисенә каршы бара, үзенә кан һәм җан биргәннәргә дошманга караган кебек карый. Моны ничек аңларга? Ничек башка сыйдырырга кирәк? Һич мөмкин эш түгел бу. Җан кабул итми мондый хәлне. Бу нигә шулай? Ата- анасы биргән тәрбиянең начар булуыннанмы? Әллә шартлар гаеплеме моңа? Дөрес, Радик үскәндә, тормыш тигез генә бармады. Бер гаепсез кешеләрне кулга алулар турында астан гына йөргән хәбәрләрне ишетте ул. Сүзләр бер төрле, ә гамәл бөтенләй икенче төрле булуын үзе күреп, татып дигәндәй белде. Менә шушы хәл аның немецлар ягына авышуына төп сәбәп булды, ахры. Ул аларда дисциплина күрде, сүз белән гамәлнең аерылмавын белде. Шулай да төп гаеп ата-анада, аны үстерүчеләрдә иде. Алар Радикны идеяле кеше итә алмады. Идеялелекне Клара кызыл сүзләр генә дип йөри иде. Үз башыңа төшкәч кенә беләсең бит: баланы яшьтән үк идеяле итәргә тырышырга кирәк икән. Кешенең үзенең бер идеясе-омтылышы булырга тиеш. Адәм баласын шул нәрсә йөртә бит инде. Идеяне баланың канына сеңдерергә кирәк. Ә Радик бер идеясез, иркә бала булып үсте. Идеясез кешенең аумакай булуы – билгеле нәрсә. Ул шунлыктан немецларны хуп күрде. Яшәү шартлары шуңа барырга мәҗбүр иттеме? Моны да исәптән төшерергә ярамый иде. Шартлар кешене кырыкка бөгә.

Яшьләрне Германиягә җыеп озаталар икән дигән хәбәрне алар алдан ук ишеткән иде. Моның өчен врач комиссияләре төзеделәр. Клара немец врачлары өчен тәрҗемәче булды. Берничә рус врачы да бар иде. Андрей да хатыны ярдәме белән шунда урнашты, чөнки эшләгән өчен паёк бирәләр иде. Эшләмәгән кеше шунда ук шик астына алына, партизаннарга ярдәм итүче булып хисаплана һәм концлагерьга озатыла иде. Немец властьлары белән сөйләшеп, Клара Радикны да почтага эшкә урнаштырды. Ул анда әйбәт кенә эшләп китте. Немецлар аны ошатты. Тел белү бик зур нәрсә шул. Тел кешеләрне бер-берсенә якынайта. Кеше газаплары белән бәйләнгән эштән читтә булу аларга бераз юаныч бирә, юкса немецлар барча канлы, пычрак эшләрне җирле латышлар һәм руслар кулы белән башкара иде. Андрейлар моны тиз сизеп алды. Иң яман эшләрнең башында немецлар тора, ә башкаручылары гел җирле сатлыкҗан мөртәтләр иде. Сатылучыларның күп булуы Адрей белән Клараның җанын гел газаплап торды. Уллары өчен ут йотып яшәү белән беррәттән, күпләрнең немец ягына бик ансат кына чыгуы шаккаткыч иде. Ни өчен шулай үзләре теләп чыгалар? Юкса алар да ачлык кичерде һәм үлем куркынычы астында яшәде. Клараны да, Андрейны да аерым-аерым чакырттылар, бик төшемле урыннар тәкъдим иттеләр. Шуның бәрабәренә немец подданныйлыгы алырга кыстадылар. Ләкин алар риза булмады. Ә ирле-хатынлы таныш врачлары немец тәкъдимен кабул итте. Аларга ат, олау бирелде, шуңа утырып, хуторларда медицина ярдәме күрсәтеп йөриләр иде. Бер-ике ай эчендә балда-майда йөзә башладылар. Андрейлар ач иде, аларны хәрби заказлар үтәргә көйләнгән завод-фабрика санчастена куйдылар, ләкин бертөрле медикамент та бирмәделәр. Алар, им- томчы карчыклар шикелле, төрле халык ысуллары кулланырга киңәш биреп утыручы булды. Әмма үзләре барыбер немецларга булышканлык хисе тоя иде. Бу хис аларны эчтән генә гел кимереп торды.

Нинди генә авыр шартлар булса да, барыбер чыдыйсың, актык көчкә җанны уч төбенә йомарлап дигәндәй тереклек итәсең. Барысын да шулай тиеш дип кабул итәсең, түзәсең. Әмма Радикның үз әти-әнисен дошман күрүгә хәтле барып җитүенә чыдап булмый иде. Аның үз-үзен тотышында читтән көчләп тагылган нәрсәләр отыры күбрәк күренде. Әти-әнисе бит Радикның холык-фигылен яхшы белә, аңа тагылган нәрсәләрне сизү, белү авыр түгел иде. Аңа еш кына бүләкләр биреп кайтаралар һәм шул кичне Радик әтисенә, әнисенә бәйләнмичә калмый иде. Кызык бит, бүләк бирәләр дә аларны үзара дошманлаштыралар. Әйтерсең, Радикка бүләк бирү белән бергә әти-әнисенә басым ясарга, аларны төрлечә хәкарәтләргә мәҗбүр итәләр кебек иде. Моның күп мәртәбәләр кабатланып, системага салынуы, ниһаять, аларның гөманын раслады кебек. Радикны кемдер астан гына котырта, һәрчак әти-әнисенә басым ясап торырга боера иде. Кем булыр ул? Немецның шундый агентлары бар дип аларның колагына кергәне булды анысы. Башта, билгеле, ышанмаган иделәр, аннары ышанырга мәҗбүр булдылар. Радикны бик явыз җаннар үз кулларында тота һәм кубызларына биетә иде. Аның әти-әнисе шик астына эләккән кешеләр, әмма тотып ябарлык гаепләре дә күренми. Менә шуңа, үз карашларын кабул итмәгәнгә күрә, астан гына үч алалар. Баланы үз ата- анасын кыйнарга мәҗбүр итәләр! Моннан ары әшәкелек була алырмы? Юк, билгеле. Бәлки, әле Радикка үтерү белән дә яный торганнардыр? Әгәр безгә каршы уйда йөргән әти-әниеңне җәзаламасаң, без сине расходка чыгарырга да күп сорамабыз, дияләрдер. Вакытны үзең беләсең, йә мал, йә җан, дип тукыналардыр. Радик әйтми генә, ул тулысынча ерткычлар тырнагында иде. Ничек аны коткарырга, чынбарлыкка күзләрен ачарга? Ул бүгенге белән генә яши, алда ни буласын уйлап карамый. Тәмам башы миңгерәүләнгән. Яшь белән бәйләнгән, яшьлек юләрлегеннән килә торган шушы халәттән аны ничек аерырга? Чәчәк авыруы шикелле нәрсә бу. Яшьләр ул вакытны авырып уздырырга тиешләр. Биредә башка нәрсә. Радик психологиясенең йомшак ягын сизеп алганнар да шуның белән уйныйлар. Ул мактаганны, күпертелгән мин-минлекне ярата. Менә аның йомшак «кнопкасы». Эшендәме яисә «яшерен киңәшче»семе аны бик каты мактый. Радик, беркатлы күңел, шуларны чынга ала. Андыйлар мактаган саен күперенә, үзен бар кешеләрдән өстен күрә. Үз-үзен барларга, нәрсә эшләгәнен шәйләргә уена да килми. Ул шөһрәт дәрманы белән тулган. Зиһене томаланган. Шул сукыр килеш түбән таба тәгәри. Тәгәрәгәнен әз генә аңларга, күрергә теләми. Якын да килми. Телендә мин дә мин, башка нәрсә аның өчен әллә бар, әллә – юк. Әтисе белән әнисен дә күрми, барын да шөһрәт сөреме йоткан. Туганлык хисләре, вөҗүди якынлык, кан кардәшлектән барысы шул шөһрәткә омтылуга корбан ителгән. Кеше психологиясендә шөһрәт компоненты иң көчлеләрдән санала. Кайбер шәхесләрдә бу хис гаять көчле була. Менә Радикның шул хисен төрле бүләк, мактау ише нәрсәләр белән ризыкландыралар, үстерәләр. Шөһрәт шулай үсә, көчәйгәннән-көчәя бара. Ул шешәдән чыгарылган гыйфрит шикелле. Бер көчәеп китсә, берни белән дә санлашмый башлый. Аның үз тирәсендәге бар кешеләрне шушы хисне «тукландыру» өчен корбан итүе дә мөмкин. Бу аның өчен гади бер нәрсә булып күренә, чөнки ул үзен зур шәхес дип таный. Ул – акыл иясе, көчле ихтыярлы да, шуңа күрә бүтәннәр аның боерганын көтеп торырга һәм һәр сүзен үтәргә тиешләр дип саный. Шөһрәт хисе моның белән генә һич тә канәгатьләнә алмый әле. Аны һәр төштә, һәр көн мактап торулары кирәк. Аның дәгъвалары гаять күбәя. Таләпләре бик нык арта. Әмма ул таләпләр үзенә карата түгел, бүтәннәргә карата.

Радик отыры түзеп булмаслык булып бара иде. Өйдә ызгыш-талаш көннән- көн көчәйде…

 

<…>


I бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44229
II бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44349
III-IV бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44509
V-VI бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44596
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.